XVIII
Иртән аларны машина тавышы уятты. Баксаң, Зөфәр мәчет бурасының калган өлешен алырга килеп тә җиткән. Шунда ук Айрат та йөреп ята. Ул кичә районда булган икән. Авылны торгызу буенча оештырылган киңәшмәдә катнашкан. Хәлим юкта андый чараларга Айрат баргалый. Төнлә генә кайтып җиткән. Ул районнан әйбәт хәбәрләр алып кайткан: быел ук, котлован казып, янгыннан калган барлык хәрабәләрне шул чокырга күмәчәкләр. Моның өчен махсус бригада җыелачак. Бу бригада карамагында бульдозерлар, йөк машиналары булачак, ди. Янгыннан калган арурак агачларны утынга турап куяр өчен тагын бер төркем оешып ята икән.
– Нигә хәбәр итмәдегез, Хәлим абый, мәчет өчен үзем машина бүлгән булыр идем, – дип, бераз үпкәләп тә алды егет.
Хәлим аны тынычландырырга ашыкты:
– Синең үзеңнең эшең дә муеннан ашкан. Ул ике машинаңны ун җиргә куарга кирәк. Синең эшкә зыян килмәсен дип, мәчет күчерүне үзебез аткарып чыгарга булдык... Менә бит, Ходай Тәгалә безгә Зөфәрне кайтарып җибәргән. Бөтенләйгә калам, ди. Машинасы да үзе белән. Йә Нәсимгә, йә сиңа эшкә дә урнашып куйса... Эшләр хутка китәчәк безнең...
Айратның пошаманга калуы мәчет күчерү белән генә бәйләнмәгән икән. Ул янгын тикле янгыннан исән калган мәчетнең сүтелүе, авылның мәчетсез калуы өчен күбрәк үртәлгән булып чыкты... Хәлим ни дип тә җавап бирә алмады. Сүз әйтерлек түгел иде шул. Ике як та хаклы кебек. Әмма кем хаклырак – әйтүе дә кыен хәзер. Шулай да Хәлим үзенә акланырга дәлил тапты: авыл өр-яңадан торгызылган вакытта, аның мәчете дә өр-яңадан салынырга тиеш, бу – бәхәссез...
* * *
Мин, автор буларак, күбрәк Айрат яклы булсам да Хәлимнең фикерен дә хөрмәт итәм. Хәтта Хәлимнең фикерендә мәгънә зуррак. Сорауны төгәлрәк итеп тә куярга мөмкин бит: бүген мәчет кайда кирәгрәк?
Чынлап та, мәчет шушы мәчет тирәсенә тупланган мәхәллә кешеләре өчен хезмәт итәргә тиеш. Мәчет – халык дин-ислам кушкан гыйбадәт йолаларын башкарсын өчен, Аллаһы Тәгалә һәм аның фәрештәләре белән аралашсын өчен, аларга иман китерсен өчен махсус төзелгән йорт. Шуңа да ул – Аллаһ йорты. Ә халык бүген Утарда, шулай булгач, мәчетнең Утар авылына күчүе бер дә гайре табигый хәл түгел, бәлки, мәҗүси карчыклар мөселман кардәшләрне чит-ят тәгълиматларга алып кереп китмәсен өчен, тиз арада Утар авылында, анда яшәүче халык каршында калкып чыгуы бик тә әһәмиятледер. Мин шулай уйлыйм, һәм мәчетнең күчерелүен аклыйм.
Әнә бит, Хәлим мәчет мәшәкатьләре белән йөргән арада, Нәкыя белән Тәкыя үз аланнарына бер төркем халыкны җыеп та алганнар. Кое янында сәхнәне хәтерләтүче такта идәнгә басканнар да нидер сөйлиләр. Алларында учларын ачып куеп, нидер пышылдыйлар, аннары кулларын күккә чөяләр, шул учлары белән битләрен сыпыралар. Бераздан үз алачыгыннан Майя да чыкты. Ул озын ак күлмәк кигән, бу киндер күлмәккә эре сурәтләр чигелгән. Күкрәк турысындагы боҗра сурәте аркылы-торкылы сызыклар белән дүрткә бүленгән. Майя озын чәчләрен артка таратып җибәргән, шул чәчләрен җыйнакландырып җыеп торсын өчен, баш очына яшел тасма такыя-боҗра кигән... Бәй, болар, ниндидер мәҗүси шаукымга бирелеп, зиһеннәрен вак-төяк рухи затларга, ияләргә, җен-шайтаннарга, албасты-өрәкләргә багышлап, яшерен секта оештырып яталар түгелме соң?! Әгәр шулай икән, бу бер дә әйбәт әйбер түгел әле. Мин үзем бу хәлгә бер дә аптырамадым, ни өчен дигәндә, «албасты» карчыкларның сихри егәрен яхшы беләм, ә менә бер нәрсәгә йөрәгем тетрәнми кала алмады: мәҗүси җыенда катнашучылар арасында Гөлмәрьям белән Данияр да бар иде!
Кампәрледә бу хакта берни дә белмиләр. Анда, элеккеге мәчет урынында, салмак кына хәрәкәтләнеп, халык сәфәргә, юлга әзерләнә. Шундый хәл, укучым, хәзер мәчет Кампәрледә дә калмады, Утарга да барып җитә алмады. Нәкъ шундый мәлләрдә көт тә тор инде син сихернең җаныңа үрмәләвен...
Ат арбаларына мәчет кирәк-яракларын төяделәр. Манараны, яньчелмәсен өчен, ике карыш биеклегендә печән түшәлгән озынча арбага урнаштырдылар, айны тагын бер арбага салдылар, паласларны, комганнарны, шәмаил-туграларны, китапларны – тагын бер арбага... Бер җигүле атка авыл урамнарында, хуҗалыкларда табылган чиләкләр, сәнәк-көрәкләр, чалгылар, пычкылар, сабаннар, тырмалар төяделәр... Ниһаять, юлга кузгалдылар.
Айрат моңсу гына озатып калды. Кулыннан иң яраткан уенчыгын тартып алган сабый баланы хәтерләтте ул. Аны аңларга була. Мәчетсез калды ул бүген. Ләкин ул аңламаслык егет түгел: мәчет ул йорт, бина гына. Аллаһка ышану, иман тәгълиматы, дога күңелдә, җанда, бәгырьдә яши. Шуннан китмәсен, сүтелмәсен иман, шуннан югалмасын...
Бу урында мин үз-үземә күпмедер каршы килүемне аңлыйм, бик аңлыйм. Әле кайчан гына: «Утар авылына мәчет кирәк, кешеләрне иман шартларында яшәтергә Аллаһ йорты кирәк, бик кирәк», – дип авыз суын корыткан идем... Кемдер, «Иман күңелдә, җанда яшәгәч, Утарга мәчет нигә соң? Нигә тик торганда мәчет сүтеп йөрергә, алайса?» дип, мине битәрли дә башлар... Ул кешегә дә җавабым бар: «Мәчет буш торырга тиеш түгел. Анда бертуктаусыз азан яңгырарга, вәгазь сөйләнергә, намаз укылырга тиеш! Мәчет Аллаһ өчен генә түгел, иң элек Аллаһка күңел баглаган кешеләр өчен! Дин кардәшләр өчен! Шул».
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo