XVII
Бу кайтуларында Хәлим кунып китәргә булды. Элекке кебек йөгерә-йөгерә эшен эшләп, шул ук минутта урманга чыгып чапмады. Бу мөмкин дә түгел иде. Машина бер хәл, атларны ял иттерәсе бар. Шуңа күрә машинага мөмкин кадәр күбрәк агач, такта-мазар төяп, чытырдатып бәйләделәр дә Зөфәрне юлга чыгарып җибәрделәр. Иптәшкә яшь кенә бер егетне бирделәр. Юл озын, сөйләшсеннәр әйдә: Утарда кызлар белән эшләр ничек тора – шул хакта да, тегесе-монысы хакында да...
Кичке эңгергә кадәр бераз вакыт бар. Хәлим Ак бабай белән саубуллашты да, кунарга аның янына кайтырга сүз биреп, ялгызы гына авылны урап килергә булды. Район администрациясе кушкан бер мөһим эшне дә төгәлләп куясы бар. Үз нигезләрендә дә күптән булганы юк. Әнкәсенең: «Кайта-нитә калсаң, өй-нигезне, каралты-кураны карап кил, кулга тотарлык коралларны ал, бакчабызның алмасын сагындым, бераз алма, җиләк-җимеш җый», – дигәннәрен исенә төшерде.
Ул йортны тагын ничек карыйсың инде?! Көл өеме астыннан тырпаеп торган агач, такта кисәкләре, баганалар, убылып төшкән кар базы, качып калып, койма такталары арасында кысылып калган тавык мәете... Нинди бакча, нинди җиләк-җимеш?! Әнә сыңар алмагач калган... Яшәргә тырышып ята... Бер-ике учлам яфрагы, хәтта... хәтта берничә алмасы да бар. Хәлим үрелеп өзеп алмакчы булды, әмма аны нидер туктатып кклды. Торсыннар! Шушы шыксыз дөньяда бер ямь булып, яшәүгә ишарә булып, киләчәккә өмет булып торсыннар! Әнә бит, Сәмун җиле котырып үткән кебек, бөтен дөнья янган-көйгән... Ара-тирә исән калган тупыл, усак, каен агачларының саргылт, кызгылт яфраклары гына, бу көл көртләрен каплап куярга теләгәндәй, буш урам буйлап очып уйнап йөриләр.
Хәлим кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды. Урамнар буенча йөреп, кемнең йорты, каралты-курасы ни хәлдә булуын исемлеккә теркәп бара башлады. Торгызып булырдай йортлар берничә генә. Төзек каралтылар да бармак белән генә санарлык. Мәймүнә карчыкның өе исән булырга тиеш. Ә кайда соң ул? Менә бит, шушында иде ул... Юк... Шунда гына Хәлим аңлап алды: карчык, урманга кергәнче, кампәрлеләрне эзләргә чыгып китәр алдыннан, үз йортына ут төрткән булып чыга! Кире кайтыр юлларын өзгән, димәк... Менә сиңа кирәк булса! Чып-чын сихерче, юк-юк, җеннең үзе икән бу «маймыл» әбисе! Бу сүз каян килеп керде тагы?.. Авыл малайлары шулай үртиләр иде бугай аны... «Мәймүн» сүзенең бездәге мәгънәсе «маймыл» булып чыга, ягъни мәсәлән...
Ике сәгать вакыт үтеп тә киткән. Аяк астында яткан, көл-күмер астыннан тырпаеп торган берничә сәнәк-көрәк тотып, сүтелеп бетә язган мәчет янында кабат пәйда булганда, аның каршында, күктән төшкән кебек кенә, Ак бабай калкып чыкты. Ул корымнан арындырылган бер бүрәнә өстенә утырды да, учларын алга кушырып, дога укырга кереште. Хәлим дә аның янына чүкте, учларын тезләре өстенә җәеп салды, һәркем үз догасын укый башлады. Шулайдыр, Ак бабай үзе укый, үзе ахылдап, хәтта аһылдап, тирән ыңгырашып куйса, Хәлимнең догалары өметле иде, эчке мәкаме-моңы да дәртлерәк иде. Шулай һәркем, үз рухи юлы төшеп, Аллаһы Тәгалә каршында Коръән сүзе белән иман яңарткач, бит сыпырып куйдылар. Бераз тын тордылар.
Көн караңгылана башлады. Бу вакытта кичләрен, таңнарын суыта. Әбиләр чуагының соңгы атнасы тәмамланып килә. Ниндидер сәер тынлык. Шомлы тынлык. Күңелдә иләс-миләс тойгылар. Бу шомлы хис-тойгыларны яңа гына калыккан, чисталыгы, сафлыгы, яктылыгы белән йөрәкне җилкетеп торган ай да, төн пәрдәсе өслегенә җем-җем килеп җәелә башлаган йолдызлар да һич үзгәртә алмый. Тукта, ә бу нәрсә? Шушы ай яктылыгында кемнеңдер, нәрсәнеңдер мәһабәт шәүләсе? Йорт, манаралы бина шәүләсе. Иң кызыгы бу да түгел әле. Иң кызыгы – бу манараның башында ай бар! Хикмәти Хода дими, ни дисең?! – Җирдәге шәүләнең ае күк йөзендәге төнге айга туры килә! Нәкъ шулай: мәчет үзе юк, әмма шәүләсе һаман бар! Ае бар!
Бу хәлне Ак бабай да күреп калган.
– Күрәсеңме?
– Күрәм, Ак бабай, күрәм. Тик... нинди галәмәт бу?
– Аллаһы Тәгалә шулай ым-ишарә бирә. Мәчетләрне юкка гына «Аллаһ йорты» дип йөртмәгәннәр. Бу мәчетне дә Раббыбыз үз иткән, үз йорты итеп таныган.
– Ак бабай, ә син беләсеңме: кайчан, ничек мәчетләргә – манара, ә манара очына ай куя башлаганнар? Кызык бит бу... Ни өчен нәкъ менә ай?
– Ә-ә, аның риваяте бар. Бабайлар сөйли иде...
– Сөйләле, Ак бабай. Бүген шундый көн, күрәсең... Риваятьләр тыңлый торган төн...
Ак бабай сөйлим дә димәде, сөйләмим дә димәде, беразга тын калды, күктәге айга карап алды, аннары гына, ата-бабалар рухына дога багышлап, шул ук дога мәкаме белән сөйли башлады:
– Бик борынгы дәверләрдә, әлмисак чорларында, ислам динебез кабул ителгәнче үк, яшәгән, ди, бер каһарман Алып. Ул атлап йөргәндә, бөтен дөнья дер селкенеп торган, ул йөргән җирдә күлләр, таулар кала, имеш, ә ул сөйләшкәндә, күкләр, галәмнәр калтырана икән. Ул заманнарда ук Җир өсте дөньясы белән Җир асты дөньясы арасында илаһи багланыш булган. Җир өстендәге кешеләр янына Җир астында яшәүче диюләр бик еш чыгып йөри икән. Алар адәми затларның иң гүзәл кызларын урлап, талап алып китәләр, кешелек дөньясына афәтләр яудыралар, бәлаләр китерәләр икән.
Ничек кенә көчле булмасын, Алып батыр диюләр баскынчылыгына каршы тора алмаган. Көннәрдән бер көнне батыр үз көчсезлегенә үртәлеп, гаҗизләнеп утыра икән, аның каршында Хозыр-Ильяс пәйда булган.
– Ярдәмгә Күк алласын чакыр, – дигән ул.
– Чакырыр идем дә, ул бик өстә шул, – дип җавап биргән Алып.
Хозыр-Ильяс әйткән:
– Син Күк-Тәңрегә якынаю юлын үзең табарга тиеш. Шул очракта гына ул синең күңелеңә, бәгыреңә үтеп керә алыр, ярдәм итәр, – дигән.
Алып батыр уйга калган. Ничек Күккә, Тәңре катына менәргә? Ничек Аның ихтыярына, игътибарына ирешергә? Тау түбәсенә менеп карасаң?.. Бу якларда болытларга житәр тау-кыялар юк шул... Биек-биек агачлар да үсми,
ичмасам...
Батыр уйланып утырганда, Җир астыннан тагын дию гаскәре килеп чыккан. Ике арада хәтәр алыш башланган. Бу юлы да Алып батыр баскынчыларга бик авырлык белән каршы торган. Диюләрне кабат Җир астына куып, алар төшеп киткән бура кое янында хәл җыеп утырганда, аның янында тагын Хозыр-Ильяс пәйда булган.
– Һәрнәрсә ике яклы: уңга киткән – сулга китә, алга киткән – артка китә, аска киткән – өскә китә... – дигән дә шунда ук юк та булган ул.
Баштарак берни дә аңламаган Алып батыр. Бераз вакыт Җир астына төшеп киткән кое авызына карап торганнан соң, ул, ниһаять, барысына да төшенгән: бу кое бурасын өскә таба да төзеп була ласа!
Алып шунда ук эшкә керешкән. Якындагы урманны кисеп, агачлар әзерләгән дә бура бурый башлаган. Бик күп көннәр, бик күп төннәр алны-ялны белмичә эшләгән ул. Төннәрен Ай аңа үзенең көмеш нурларын сибеп торса, көндезләрен Җир өстендә Кояшның алтын нурлары балкыган.
Ниһаять, көннәрдән бер көнне, дөресрәге, көннәрдән бер төнне, төннең дә нәкъ уртасында, Айның иң якты бер мәлендә, Күккә алып менә торган бура-корылма төзелеп беткән. Болытларга җиткән манара башындагы Алып моны шуннан белгән: бервакыт аның колагына моңлы һәм сихри көй ишетелә башлаган. Күкләр катында яшәүче Аллаһы Тәңренең изге догасы икән бу. Тәңре догасы ишетелә башлагач, Аның белән сөйләшергә кирәклеген һәркем белә. Алып батыр да тәвәккәлләп Күк иясенә – Тәңрегә Дәшкән, Җир өстен явыз диюләрдән азат итүне сораган.
Тәңре Алыпның үтенечен ишеткән, әлбәттә. Шунда ук, кеше күзенә күренми торган учлары белән сыпырып, диюләрнең Җир өстенә алып чыга торган коеларын күмеп, туфрак белән тигезләп, таш-таулар белән бастырып куйган...
Җирне диюләрдән азат итеп, манара башыннан төшеп килүче Алып батырны Җир кешеләре шатланып каршы алганнар. Ул төзегән манараны изгеләштергәннәр. Бу манараның түбәсе Ай астына туры килүен күреп, башка шундый манаралар башына да Ай беркетеп куя башлаганнар.
Изге мәчет-манаралар – Аллаһ-Тәңре йортлары әнә шулай барлыкка килгән.
...Кайтыр юллары тагын Хәлимнәр йорты яныннан үтте. Каяндыр җил-давыл чыгып, янгыннан соң караеп, мәһабәт кисәүне хәтерләтеп утырган тупыл агачын дер селкетеп куйды. Шунда Хәлим кайчандыр Нәфисәдән Өрәк-Албасты куу йоласын исенә төшерде һәм, сискәнеп, шул тупыл башына күтәрелеп карады. Ә анда!.. Корым эчендә калган сирәк-мирәк яшеллеген сакларга тырышып утырган тупыл ябалдашлары таган атына иде. Алар арасындагы караңгы бушлыкны – өн-ояны күрми мөмкин түгел иде. Кинәт шул ояда ниндидер җанлылык сиземләнде, гүя үзенең ут-күмер күзләре белән Хәлимнәр ягына төбәлеп карап торган кебек иде!.. «И-и, хәшәрәт! - дип уйлап куйды Хәлим. – Бу афәтне безнең авылга син чакырып китергәнсеңдер әле! Ә мин бөтен гаепне мари карчыкларына япкан булам... Менә хәзер аңладым инде җилнең каян искәнен!»
Хәлим, бу ямьсез, шыксыз күренештән, дөресрәге, караңгы, шомлы уйлардан качарга теләгәндәй, карашын аска төшерде, тирә-яктан күзне, җанны иркәләрлек, бер дә булмаса, күңелне тынычландырырлык сурәт эзләде, һәм тапты! Үзләренең алма бакчасында янгыннан ниндидер тылсым белән котылып калган баягы алмагач иде ул. Ләкин баягы да түгел! Хәзер аның ут теле йолкыганнан калган ябалдашларында бары тик бер генә алма калган иде. Хәлим түзмәде, йөгерә-атлый шул бакчаларына таба китте, җимерелеп-авып яткан койма-капкаларны атлап чыгып, алмагачның төбендә пәйда булды. Күп уйлап тормады, үрелеп, теге соңгы алманы өзеп алды һәм... шул мизгелдә үк әнкәсе еш әйтә торган бер халык ышануын исенә төшерде. «Агачтагы соңгы алманы өзгәндә теләк теләсәң кабул була!» – ди торган иде ул. «Соңгы алманы өзеп алсаң, бәхеткә юра», – дип тә әйткәне бар. Көз ахырында Хәлимнән шулай фал ачтыра, теләк юрата иде.
Хәлим нәкъ шулай эшләде дә. Күңел түрендә йөрткән иң матур, иң изге ниятләрнең берсен сайлап, теләк теләде. Укучыга ачмый торыйк әле бу нәзер-теләкне. Изгелек – тыйнаклыкның кардәше, диләр бит... Вакыты җиткәч, барысы да ачыкланыр, аңлашылыр. Ә хәзергә алар үз юлларында булсын. Бүген аларның юллары, чынлап та, изге, игелекле. Бу юлда дога бар, бәрәкәт бар, өмет-ышаныч бар.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo