XVI
Бу мөһим эшне бик тиз башкарып чыгу юлын Ак бабай күрсәтте. Кампәрледә калган мәчетне Утар авылына күчереп салырга тәкъдим итте ул.
Сүтеп, бүрәнәләрен көлдән, корымнан чистартырга да, олаулар белән ташып, кабат өеп тә куярга! Шулай килештеләр. Ак бабай белән Вәлиәхмәт абзыйны, алар белән тагын өч егетне алданрак бер җигүле ат белән Кампәрлегә озаттылар. Яшәп тору өчен, арбаларына калын палатка белән тимер мич тә салдылар. Өч көннән берничә кеше белән Хәлим кайтып кушылырга тиеш. Аларның бурычы – чистартылган ниргәләрне олауларга төяп Утарга ташу.
Изге эшкә гел уң килеп тора бит ул. Биш олау аты белән Кампәрлегә кайтып барганда, Хәлимнәргә бер йөк машинасы очрады. Каян килсен ди бу җәһәннәм төпкеленә машина тикле машина?! Аннары... ничек узышырлар икән соң алар?! Бер-берсенә каршы килгән җигүле атлар тәгәрмәч күчәрләрен бер-берсенә бәрдерә-бәрдерә узыша алса да, машина белән узышу... Ай-һай!.. Артка да юл юк. Кире чигенәм дисәң... ярты көн килделәр бит инде.
Атларын туктатып, Хәлим машинага каршы китте... Ул да туктаган, кабинасындагы кеше дә нишләргә белми утыра. Күрәсең, беренче тапкыр керә бу юлга. Адашып килеп чыкканлыгына шик юк... Әнә ул кабинасын ачып, җиргә сикермәкче була. Әллә урманга качып китмәкчеме? Чын-чынлап таныдымы әллә?
– Хәли-и-им!.. Синме бу? Гомеремдә икенче тапкыр очратам мин сине, беренчесендә җенгә әверелгән идең, икенчесендә дә, менә хәзер дә, каршыга шүрәле заты чыкты дип торам, билләһи!..
– Зөфәр? Синме бу? Каян килеп чыктың? Без инде сине югалткан идек... Ике еллап күренгәнең юк бит... Сине нефтьчеләр янында эшли, дигәннәр иде... Шулай да... әниеңне җирләргә кайтып киткәнсең, рәхмәт анысы өчен. Мин кайдадыр дөнья куып йөргән арада, Кампәрледә дә булгансың...
– Әйе шул, ул кайтканнар онытылды инде, Хәлим. Күптән кайтканым юк иде. Менә бу юлы бөтенләйгә кайттым, барлык акчаны да эшләп бетереп булмый, дидем дә... Өй дә буш тора бит... Тора иде... Сезнең монда хәлләр булган... Сорашып, җан үртәп тә тормыйм...
«Табигатьнең холкы шундый: ул кешене туган ягына, якыннарына кайтару өчен барысын да эшли...» – дип уйлап алды Хәлим.
– Күргәнсеңдер: синең өй генә түгел, бөтен авыл буш тора хәзер. Әйткәннәрдер инде, авыл белән урманга күчендек... Телгә кергән... атаклы «албастылар утары»на. Хәтерлисеңме, теге вакытта юлда сиңа очраганда, мин нәкъ әнә шул утарда хәтердән калып, бер елдан соң кайтып килә идем. Хәзер ул утар безнең авыл инде. Исемен дә Утар дип куштык. Менә юл салдык, ут керттек... Хәзер килеп, мәчет торгызу нияте белән йөрибез... Әйдә, безгә кушыласыңмы? Ә торыр урын өчен борчылма, ялгыз калдырмабыз... Сорамадым да: гаилә беләнме?
– Юк-юк, әлегә холостой. Берәр кеше очрамасмы дип кайтам да инде... Рәхмәт, Хәлим, матур сүзеңә. Әйдәгез, мине дә үзегез белән алыгыз. Нәрсә эшләргә соң, нәрсә ташырга?
– Мәчет.
– Ә-ә? Мәчет? Алай да буламыни?!
– Була шул. Туктале, син, бөтенләйгә кайтам, дисең... Бу машина каян соң, алайса?
– Каян булсын – нефтьчеләрдән. Унике ел тырышып эшләвемне бәяләделәр – иске генә машина биреп җибәрделәр. Сатып алдым дисәң дә ярый... Кешегә әйбер ташып, яшәрлек акча эшләп булыр әле... Шәхси эшмәкәр диләрме андыйларны? Эш кенә булсын, мин эштән курыкмыйм анысы. Син безнең нәселне беләсең, Хәлим... абый.
– Нинди абый булыйм мин сиңа?! Син минем чәчләргә карама... Без бит кордашлар.
– Бу чәчләр күп нәрсә турында сөйли, ахры... Ә, Хәлим?
– Сөйли, сөйли... Туктале... Син бу таныш түгел юлга ничек кереп китә алдың соң?
– Ә-ә ә... Кызык булды ул. Нәкъ шушы тар юл кереп китә торган урында бер җигүле ат каршы алды. Аты җенгә охшаса да, карты мөлаем гына икән. Безнең Ак бабай кебегрәк... Нигәдер туктыйсы иттем. Янып көл булган авылдан кире китеп барам бит... Андый чакта һәр яңа юл, яңа сукмак өмет биргән кебек. Моны күп мәртәбәләр сынаганым бар. Менә шул карт та әйтә: «Сиңа шушы юлдан кереп китәргә кирәк», – ди. Күзгә карап әйтә, нык итеп, бармый калырга ярамаган кебек әйтә... Һәм мин ике дә уйлап тормыйча кердем дә киттем. Вәт!..
– Бу юлдан китеп дөрес эшләгәнсең, Зөфәр кордаш! Син бит безнең авыл кешесе, ә безнең авыл хәзер кара урман эчендә. Ат белән ярты көнлек юл. Машинада... ике сәгатькә якын гына булыр. Кал син безнең янда. Язмышыңа төшкән кешесе дә табылыр, гаилә дә корырсың... Киләсе елдан Кампәрлене торгыза башлаячакбыз. Кешеләр үз нигезләренә әйләнеп кайтыр, кешеләр, элеккечә, җанлы тормышта үзләре теләгән, үзләре генә лаек бәхетләре белән яши башлар... Ә теге... сиңа очраган картка килгәндә... Таныш карт ул – Юламан исемле, һәрхәлдә, без шулай атап йөртәбез аны. Шушы юлларның хуҗасы, иясе кебек ул. Аңа очрыйсың икән, димәк, юлың уңа. Синең дә юлың, гомерең уңачак бу җирдә. Кал син, Зөфәр, үкенмәссең.
– Хәлим, әйдәле, башта мәчетне күчереп куйыйк, аннары күз күрер. Юк, мин калмыйм дип әйтмим, күз күрер, дип кенә әйтәм. Тик... ничек борылырмын икән соң бу тар сукмакта, ә?
– Борылырсың, борчылма. Менә хәзер минем егетләр шушы ике агачны егалар да юл читенә турап куялар. Бу агачлар болай да чак-чак кына торалар, утынга киселер вакытлары җиткән. Шулаймы, егетләр?
...Кампәрле юлында Зөфәр Хәлимнәрне көтебрәк барды. Урман белән авыл арасындагы яланга урнаштырылган палаткалар янына бергә килеп туктадылар. Монда эшләүче егетләр белән аралашып, чәйләп алгач, мәчеткә юнәлделәр. Анда аларны Ак бабай каршы алды. Ул шушында гына, бер ягы исән калган йортта торып тора икән. Куллар биреп күрешкәч, Хәлим сорап куйды:
– Ак бабай, төннәрен суык түгелме? Сине, бәлки, яшьрәкләр алыштырыр? Аннары... ялгызың гына бу хәрабәләр арасында хыяллана күрмә тагын!
– Юк-юк, бер дә җайсыз-уңайсыз түгел. Үзем әлегә чаклы аптырап йөрим: зур янгынның җылысы көннәр, атналар гына түгел, айлар буе бетми, суынмый икән! Янган йортта кунарга ярамаганын беләм дә соң, карт сөяккә җылы кирәк, шуңа да мин монда... Саташу дигәннән, догаларым саклый мине, Хәлим улым, догаларым... Килеп-килеп карадылар, яшермим, ниндидер... тәннәре көлдән торган бәндәләрме, рухлармы?.. Дога укып куясың да, шул зат кисәге шыбырдап җиргә коелып төшә, аның урынында көл өеме генә кала... Әкәмәт хәлләр!.. Алла сакласын! – Ак бабай Зөфәргә таба борылды: – Кем дип әйтим сине, улым? Таныш кебек тә, түгел дә...
– Хатирә малае мин, Ак бабай. Өч ел элек бакыйлыкка күчте. Читтә эшләп йөргән җиремнән аны гүргә иңдерергә кайткан идем. Хәтерлисезме?
– Хәтерлим, нигә хәтерләмәскә?! Үзем җеназа догасын укыдым.
Сүзгә Хәлим кушылды:
– Менә безгә ярдәм итмәкче әле ул. Бәлки, бөтенләйгә дә калыр әле?! Машинасы үзенеке. Ә безгә транспорт бик кирәк. Шул машинасы-ние белән колхозга язып куярбыз әле. Матур гына эш хакы биреп, ә, Зөфәр?
Зөфәр җавап итеп ирен чите белән генә елмайды.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo