XV
Беренче яңгырларны, салкын рәшә-кырауларны үткәреп, әбиләр чуагына килеп кергәндә генә, авыл халкы арасында шомлы хәбәр таралды: урманга таныш түгел җен кергән. Кергән дә чыга алмый тинтерәп йөри, имеш. Кешеләргә якын килми, әмма алардан бик ерак та китми. Иң сәере шул: рухлар, ияләр, албасты-җеннәр урманда парлап йөриләр. Хәлим бу хакта ишетеп кенә түгел, андыйларны күреп, үз язмышында татып белә. Ә бу ялгыз, ди. Аны урманчылар, утын хәстәрләп йөрүчеләр, гөмбә, җимеш җыючылар күрә. Хатын-кыз кыяфәтендәге бу затның зыяны юк югын, әмма, күрә-нитә калсаң, йөрәгең алынырга мөмкин, ди. Утарга якын килми, ди. Киләм дисә дә килә алмыйдыр ул. Шулайдыр, Тәкыя белән Нәкыянең авыл тирәсенә корылган шаукымлы боҗрасы кертми торадыр, әллә авылга якынлашкан һәр чит-ят җан иясен дау куптарып каршылый торган Утар этләре куып җибәрәме?
Албасты-җенне тотарга аучылар төркеме җибәреп карадылар. Бернәрсә дә барып чыкмады. Күреп кенә калалар, күз алдында юкка чыга, ди. Җен булмый кем булсын?! Ул шулай иң элек күз алдында пәйда була аннары «ә» дигәнче юкка да чыга, күздән гаип була, ди... Мылтыктан атып та карадылар. Барып тия, ди, әмма берни дә булмый, ди, үзенә... Һаман шулай аркасына капчыгын асып, бөкре гәүдәсе белән алга сөрлеккән кебек агачлар арасыннан йөзеп бара, ди. Әйе, нәкъ менә йөзеп яисә шуып бара икән ул. Рухларны, албасты-җеннәрне әнә шул йөрүләреннән, дөресрәге, йөзүләреннән белеп була да инде...
Курыкканга куш күренә, диләр, әллә шул очракмы бу?
Кайчагында үзе кешеләрне эзәрлекли башлый, ди шул... Учын каш өстенә куеп, танышларын күрергә теләгәндәй, бераз карап тора да шуып, йөзеп диярлек килә башлый икән. Үзе нидер кычкыра, ди. Кулларын баш очына күтәреп, нидер әйтергә тели, хәтта тирги, яный, ди... Куркып качмас җиреңнән качарсың... Тик аның ни кычкырганын беркем дә әйтә алмый. Чөнки җеннәрнең тавышын гадәти кеше ишетә алмый, ди. Җеннәр тавышын «җенле кеше» генә ишетә ала, хәтта аңлый ала, диләр иде, дөрес булып чыга... Әлегә «җенле кеше» аңа очрамаган булып чыга...
Башкалар тота алмагач, Хәлим үзе урманга керергә булды. Аның урман тәҗрибәсе бар, сихер-михер белән дә бер генә очрашмаган... Андый сихерче, «албасты» карчыклар белән күп аралашты, дуслашып та карады, дошманлашып та булашты... Бу юлы да сынатмас, берәр җаен табар әле...
Бер тәүлек дигәндә җен карчыгының эзенә төште Хәлим. Тагын ярты көннән үзен күрде. Бөтен йөреше, хәрәкәт, йөз чалымнары белән шундук кемнедер хәтерләтте бу җен кисәге. Тик кемне? Хәлим һич кенә дә исенә төшерә алмады. Бәлки, шулай тоела гынадыр?
Алар, әле бер-берсенә күренеп, әле кача-поса, шактый «качышлы» уйнадылар. Шулай бер-берсен сынадылар, танырга, аңларга тырыштылар, ахры. Бер табышып, бер югалтышып, егерме-утыз адым аралыгында гына янәшә бардылар... Хәлим Утар ягына алып китте. Авылга якынлашкан саен, алар бер-берсенә якыная бардылар. Хәлим дә инде ашыкмый, төгәл белә: бу – үз кеше, Кампәрле буенча авылдашы... Тик кем, кем?..
Утарда яши-яши, Хәлим инде аптыраудан узган иде, бу юлы да аптырамады: авыл читендә аларны Нәкыя карчык белән Тәкыя карчык каршы алды. Дөресрәге, Хәлим белән бу җен карчыгы Утар әбиләренең өсләренә килеп чыктылар һәм үзләре дә шунда очраштылар. Хәлим каршында Кампәрленең имче-сихерче карчыгы, янгында йорты-каралтысы исән калып, шунда яшәп калган Мәймүнә әби тора иде! Тора дию дә дөрес үк булмас, ул шулкадәр хәлсезләнгән, талчыккан, буынсыз-өнсез калган, – аягында чак басып тора, ни әйтергә дә чарасы юк, ахры. Әнә бит, авызын ачып нидер әйтмәкче була, әмма бөтен тыны-сулышы белән ыһылдап торса да, мәгънәле, аңлаешлы аваз чыгарырга көче-егәре җитми... Ул шулай, уң кулын алга сузып, бераз чайкалып торды да, якындагы яшь каенга тотыныбрак, җиргә шуып төште һәм йөзе белән аяк астындагы сары яфрак өеменә капланды. Менә шунда тавышы ачылды да инде аның:
– Зинһарлап сорыйм... Тәкыя... Нәкыя... Үз яныгызга алыгыз мине... Ялгыз яшәп арыдым... Чәчем белән идәнегезне себерергә дә риза... Менә... бөтен байлыгымны алыгыз... Кумагыз гына... – Мәймүнә карчык кулындагы күн букчаны алгарак этеп куйды, аның ачык авызыннан эре асылташлар белән бизәлгән берничә көмеш беләзек, алка ише бизәнү әйберләре, ялтыравык тәңкәләр һәм төргәк-төргәк кәгазь акчалар килеп чыкты...
Шулвакыт Нәкыя карчык алгарак тартылып куйды. Тик... ниндидер көч аны баскан урынында кадаклап куйган иде. Бу хәлдән чыгу юлын эзләгәндәй, ул Тәкыя белән күзгә-күз карашып алды. Карчыклар Мәймүнәнең бу «хәзинә букчасы»ннан үзләренә генә аңлаешлы мәгънә таптылар, ахры. Берничә мизгелдән барысы да ачыкланды. Нәкыя тиз-тиз генә яулык-шәлен чишә башлады, Дөресрәге, аның бер як читен ачып куйды, ике куллап үрелеп, колагына тагылган зур алканы ычкындырып алды. Аннары Мәймүнә карчыкның күн букчасына иелде. Букча авызында яткан алка кисәген учларына салды, Үзендәге һәм Мәймүнә букчасындагы алкаларны янәшә куеп чагыштырырга кереште. Үзәктәге түгәрәк фирүзә таш тирәсендә көмеш чыбыклардан үреп ясалган таҗлары җәелеп киткән алкалар, чынлап та, игезәк парлар булып чыкты.
– Менә кемнәр алган булган икән... Әбекәй югалтып хафаланган иде, хәтерлисеңме? Авылдан куган вакытта кемдер урлап чыккан, диделәр...
Җирдә тезләнеп торучы Мәймүнә Нәкыянең әйткәннәрен аңларга тырышып карады. Әмма аңлый алмады. Нәкыя карчык, учларында яткан алкаларга карап, үз туксанын тукыды:
– Бу алка сыңары инәкәйдән калган иде. Башкалары белән бергә торсын дип, гел саклап килде. Мин дә сакладым... Карале, икесе бер бит болар! Нәкыя, алыгыз барысын да, мине генә кумагыз... – Мәймүнә карчык янәшәдәге каенга тотынып торып басты. Билен турайтып бетерә алмады, башы да иелгән килеш калды. Бермәл шулай торганнан соң, ул, сазлык пычрагына буялып, катып беткән кул бармаклары белән кысып тоткан букчасын Нәкыя карчыкка сузды.
Утар карчыклары башка бер сүз дә эндәшмәделәр. Букчаны да үрелеп алмадылар. Әмма фирүзәле алканың букчадан чыккан икенче парын да кире кайтармадылар. Эш бетте, дигән кебек, кырт борылып, авыл ягына киттеләр. Бераз баргач, Нәкыя карчык, артына борылып, Мәймүнәгә кул болгады. Әйдә безнең белән, янәсе... Шуны гына көтеп торган кебек, Мәймүнә карчык, хәзинә-букчасын күкрәгенә кысып, алар артыннан йөзепме, шуышыпмы китеп барды...
Хәлим ялгызы торып калды, күңеленә, ургылып, бер кирәксез, мәгънәсез бушлык килеп керде. Шундый тойгы: гүя аның тәне дә, җаны да каядыр убылып төшеп киткән, ә ул торган саен үзен ныграк югалта бара...
Яшәү гамен югалтып, шактый утырды әле Хәлим. Бу гамьсезлекнең әбиләр тарафыннан Утар тирәли корылган шаукымлы боҗра тәэсире булуын да чамалый ул. Әмма берни дә эшли алмый, – кыл кыймылдатырлык та егәре калмаган булып чыкты. Тамыр җибәргән кебек, бер урында күпме утыргандыр, кичке эңгер сиземләнә башлаган иде инде, аны Нәфисә килеп тапты. Тиргәмәде, битәрләмәде, иңеннән кочып, сак кына торгызды да Утарга таба алып китте. Ике-өч адым гына үткәннәр иде, Хәлимнең тәмам уянып җиткән күзләре сары яфрак өеме өстендә яткан саргылт тәңкәне күреп алды. Иелеп кулына алса... Гарәпчә мөһер сугылган, чит-читләре кытыршы бу та6ылдык, әлбәттә инде, Мәймүнә карчык букчасыннан төшеп калган иде.
Нәфисә дә теге тәңкә кисәген күреп калган икән:
– Хәлим, нәрсә таптың инде тагын? Ташла, кирәкми, бу зәхмәтле урманнан берни дә кирәкми. Сине, сихерләп, тагын алып калмакчы булалармы әллә?
Хәлим тапкан акчасын ташлаган булып кыланды – кулын читкә селтәп җибәргән булды, ләкин уч төбендә ябышып калган кечкенә тәңкә кисәгеннән тиз генә аерыла алмады, нәфес дигән шайтан коткысына бирелеп, аны ян-як кесәсенә шудырып төшереп җибәрде. Ул бу табылдыкның киләчәк тормышында нинди авыр вакыйгаларга китерәчәген аңламый иде шул әле...
* * *
Кызык бу дөнья дигәннәре. Кампәрлене сагынып яшәгән, кабат туган нигезләргә кайтып, яңа тормыш кору турында хыялланып гомер кичерүче халык янына авылда калган соңгы җан иясе дә килеп җитте... Соңгы элемтә өзелде, соңгы ризык сынды, хыял, өмет тоныкланып калды. Хәерлегә генә булса ярар иде! Мәймүнә карчык килү белән бәйле тормыш детальләре дә җаннарны сагайта торган булып чыкты лабаса: сыңар алка, кайчандыр урланып та, хәзер генә дөньяга фаш булган ханнар хәзинәсе... Моннан соң ничек булыр Кампәрле сихерчесенең язмышы? Утар сихерчеләре белән ничек килешер ул? Автор буларак, мине бу да борчый. Нәкыя белән Тәкыя нәселенең фаҗигасе Мәймүнәләр нәселе кылган явызлыкларга барып тоташса, үч кайтарусыз гына булмас, ахры... Аллаһ сакласын!
Хәлимне дә аңларга була. Аның хәле дә хәл. Утар икегә аерылырга тора лабаса! Карчыклар, Майя, авылда тагын берничә гаилә элеккеге мәҗүси йолалар буенча, сихри ышанулар, ырымнар, арбаулар, им-томнар шаукымы белән яшәсә, Кампәрледән күчеп килгән төп халык дин-ислам кушканча гомер кичереп, язмыш сынавын үтеп ята... Алар Ак бабай һәм Хәлим тирәсенә тупланган. Чынлыкта бу шаукымлы җирдә халык акрын-акрын гына мәҗүсилеккә, табигать һәм сихер стихиясенә күчеп бара, шулай булмый ни: Утар аланында һәр баскан җирең – серле-магик ырымнар, һәр хаста-сырхавың – им-том, һәр гамәлең әфсен-төфсен, ырым-шырым белән килештерелә, бу – факт!
Әлегә шулай. Тәңречелек, мәҗүсилек белән ислам тәгълиматы янәшә, килешеп яши. Килешеп микән? Чөнки сихер-шаукым һәрчак үҗәтрәк, хәйләкәррәк, һәм ул, үз иркенә куйсаң, дин-ислам йолалары буенча яшәгән кешеләрне дә берәм-берәм үз арасына чүпләп алып торырга мөмкин. Өстәвенә табигатьнең серле-тылсымлы көчләре, җан ияләре, әүлия-шаманнары, ирәннәре, «албасты» карчыклары, ниндидер шүрәлеләре, Давыл-Җавыллары, Юламан картлары, кеше акылыннан да үткен зиһенле бүреләре, башка бик күп хикмәти һәм хәтта илаһи хәлләре, телиме ул, теләмиме, – кешене мәҗүси кануннарга ышандыра, хәтта инандыра башлыйлар. Аннары... табигатьнең бу галәмәт хәлләрендә Аллаһы Тәгалә кулы да уйнамаган дип кем әйтә ала?! Шуңа да кайчакта мәҗүсилек белән илаһилык чикләре юылып, кеше бик тиз ялгыш юлга кереп китә, кыргыйлык заманнарыннан килүче табигый, рухи затларга, ияләргә, җен-пәриләргә табына башлый, Коръән кәлимәсен әфсен-төфсенгә, ырым-шырымга, им-томга, төрле келәүләргә, антларга, каргышларга алыштыра башлый... Бу ахыр чиктә аның рухын какшата, кешелеклелек тәгълиматыннан читләштерә. Шуңа күрә дә Хәлимнең соңгы вакыттагы бөтен гаме – динне саклау, догалы йолаларны көчәйтү, имани тәгълиматны ныгыту. Болар өчен бер шартның үтәлүе аеруча мөһим: Утар авылында мәчет булырга тиеш!
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo