Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 ноябрь 2024, 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (62)

Мин районга килеп төшү белән, таш капчыкка тотып яптылар. Юлда очраган иң беренче милиционер миндәге алтынның урланган булуы хакында «дело» ачтырды.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (62)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (62)

XIV

Котырып яңгырлар ява башланганчы, Утар авылы утлы да, юллы да булды. Кампәрле тирә-ягындагы басулардан сугып алынган игенне шул ком юл буйлап ташып та куйдылар. Мәктәп бурасы да менә-менә түбәле булырга тора. Авыл советы да яңа бинага күчте. Балалар бакчасы да шул ук бинада, медпункт та... Күңелле... Көне буе бала-чага тавышы яңгырап тора. Хәлимнең ничә мәртәбә шул хакта уйланганы булды: балалар тавышы алдагы тормышка өмет, яшәүгә дәрт биреп тора, бу – факт!

Ләкин һаман бер эш эшләнмәгән кебек тора. Бик четерекле эш. Эш тә түгел, сөйләшү! Майя белән ачыктан-ачык сөйләшү. Хәлим хәзергә кадәр анык кына белми: Утарга кем хуҗа – кампәрлеләрдән читләшебрәк гомер сөрүче Тәкыя белән Нәкыя карчыклармы, үзалдына бер дөнья тудырып яшәүче Майямы, әллә Кампәрле авыл советымы, яңа төзелгән колхоз җитәкчелегеме? Хәлим үзенчә аның җавабын да уйлап тапты: «Кемдә алтын, кемдә алтын бәрабәренә табылган акча – утарга шул хуҗа». Ләкин яшәеш алай гади генә була алмый, анысын да аңлый ул...

Иң сәере бу да түгел әле. Майяның авыл эшләреннән читләшүе шикләндерә. Аңа мең рәхмәт, – ул юл салдыруда, ут кертүдә башлап йөрүче булды, хөкүмәт органнары белән башка мөһим эшләр хакында сөйләшүләрне ул башлады. Әмма шул ук вакытта ни өчендер авыл халкы белән якыннан аралашмый, бөтенләй үз эченә, үз тормышына йомылып яши. Аның үз-үзен тотышы Утарга Моратның килеп китүеннән соң аеруча нык үзгәрде, танымаслык хәлгә килде.

Бу юлы Морат Хәлим белән очрашмады. Хәлим дә аны эзләп йөрмәде. Аның килүен дә Нәфисәдән генә ишетеп белде. Бер көнне килеп, Майя янында кунып, икенче көнне киткән булып чыкты бу бәндә. Хәлим нәрсә уйларга да белмәде. Ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшы белгәнгә күрә, ул баштарак борчылган иде, ахырдан тынычланды: Майя белән Морат арасындагы мөнәсәбәтләр – бары тик алар арасындагы мөнәсәбәтләр генә, бу мөнәсәбәтләргә Хәлимнең бер катнашы да юк. Майяның үзенә карата җылы карашын, карчыкларның да, аларның икесен бергә кушып, Утарда мәңгелеккә калдырырга теләгәнен дә белә, ләкин бу хакта уйламаска тырыша. Кем әйтмешли, уйласаң, күз алдына килеп басарга да мөмкин.

Һич көтмәгәндә Майя үзе килеп керде. Нәфисә яланга сыер саварга чыгып китәргә җыенып йөри иде, Сания белән Тәскирә, һәрвакыттагыча, әллә яслегә, әллә Мәдинә карчык янына кереп киткәннәр. Майя үрелеп ишектән башын тыкканда, Хәлим ялгызы гына төшке ашны ашап утыра иде. Ул Майяны өй түренә чакырды, аш тәкъдим итте. Кунак өстәл артына килеп утырды утыруын, әмма аштан баш тартты. Нәфисә саубуллашып чыгып киткәч кенә, Хәлим белән чын-чынлап исәнләште:

– Исән-саумы, Хәлим? Ни хәлләрең бар?

– Миндә хәлләр ярыйсы, Майя. Ә менә синдә ничек? Соңгы вакытта утырып сөйләшкән дә юк. Ятсынып йөрисең димме?.. Үзгәрдең син, Майя...

– Үзгәргәнем нык сизеләме, Хәлим?

– Үзең дә сизенгәч, ныктыр инде. Бу сорауны бирмәс идең...

– Ни өчен үзгәргәнемне бик беләсең киләме?

– Минем беләсе килүем белән синең сөйләргә теләвең бер-берсенә бәйләнгәнмени?

– Бәйләнгән.

– Алайса... беләсе килә. Нигә, ничек үзгәрдең, Майя? Безне түгел, сине якты дөньяга китергән әнкәңне дә оныттың бит син...

– Ярый, сөйлим. Сөйләр өчен килдем дә. Хәзер сөйләмәсәм, шартлап үләрмен кебек... Тыңла. Авыр булса да тыңла. «Җитте, бүтән сөйләмә» димә. Үзең сорадың. Менә шул... Хәтерлисеңдер, бер капчык акча күтәреп, бик дәртләнеп чыгып киткән идем Утардан. Үзем юрист, барысын да акыллы гына эшләрмен, алтынны акчага әйләндереп, авылны рәткә салырлык сумма юнәтермен дип уйлаган идем.

– Менә бит, юнәткәнсең, хәзер әнә юлларыбыз да бар, ут та кергән, мәктәп эш башларга әзер, башка эшләр дә гөрләп бара... Рәхмәттән башка бер сүз дә юк.

– Юк әле, алай җиңел генә бирелмәде без ниятләгән акча. Мин районга килеп төшү белән, таш капчыкка тотып яптылар. Юлда очраган иң беренче милиционер миндәге алтынның урланган булуы хакында «дело» ачтырды. Ә бер ачылган «эш»не тиз генә ябу мөмкин хәл түгел. Мин моны үзем дә беләм. Тикшереп тә тормыйча, ун елга утыртып куялар иде, ей-богу! Чыккан очракта да, арттан бер адым да калмый, бандитлар ияреп йөрер иде. Алтынны кулга төшерү өчен аларга бер кеше гомере нәрсә инде?! Пустое место...

– Ну, ну? Ничек чыга алдың соң бу авыр хәлдән? Менә бит, башың исән, алтының исән!

– Моратка шалтыратырга туры килде.

– Әйе шул, ул бар бит әле безнең...

– Бер мәрхәмәтле милиционер мине таныды, Моратның кызы икәнемне аңлады, шуңа да аның белән сөйләшергә телефонын бирде.

– Шуннан? Коткардымы? Аны соңгы вакытта игелек ягынарак сыгынып яши дип беләм...

– Шалтыраттым. Ә ул миннән постель сорады.

– Кит инде!.. Шайтан тәганәсе! Ничек җир йотмый диген?!

– Бер атна баш бирмәдем. Бер атна буе кыйнадылар, су бирми интектерделәр, уголовник хатыннар янына ябып тоттылар.

– Вәт кабахәтләр! Хәзер дә шундый төрмәләр бар диген, ә?!

– Бар, ещё ничек кенә?! Анда да түздем. Түзәр дә идем. Кампәрле халкы, Утар авылы хәтердән чыкмады. Ярдәм итәргә йөрим ләбаса! Ризалык бирдем. Морат минем янга свиданиегә кереп чыкты. Өч көн изде, өч төн сытты, кешелегемне калдырмады... Әмма сүзендә торды. Мине сизодан чыгарттырды, «эш»не яптырды, алтынны бирдертте, иң мөһиме – Казанга бару өчен сак билгеләде, хәтта кирәкле кешеләргә шалтыратып, ярдәм итүләрен үтенде. Шуннан барысы да җайланды. Эшем барып чыкты, теләгәнемә ирештем. Ут кертү, юл салу, телеграф чыбыгы сузу, почта бүлекчәсе ачу турында тиешле оешмалар белән договорлар төзедем, акчасын да түләдем, аннан соң да әле бер букча акча алып кайттым. Бер өлешен кассага салдым...

– Ә бу галимнәр?.. Бу сәер профессор?

– Алар да чын. Аларсыз булмый иде. Чөнки тарихи экспертиза кирәк иде, тиешле формада алар язып бирделәр, акчаның Казан ханлыгы акчасы булырга мөмкинлеген төрлечә исбатларга тырыштылар... Ләкин аларны артык якын җибәрергә ярамый бу урынга. Үзең дә аңлыйсыңдыр. Синең сүзләрдән соң алар үз ниятләреннән кире кайттылар. Көчле доводлар китердең... Югыйсә бу утар җирен бульдозерлар белән актарып ташлыйлар иде инде...

– Ә Морат белән эшләр ничек тора? Килеп киткән дип ишеттем. Минем күзгә күренергә кирәк тапмады, ахры...

– Димәк... күренерлеге юк...

– Кунып-төнеп ятуын әйтәм...

– Анысы хак. Хәлим, аңласаң да, аңламасаң да... без инде бергә.

– Бергә, шул маньяк беләнме?

– Маньякмы-түгелме – белмим, әмма ул мине ярата. Мин моны төгәл әйтә алам. Ул әнә шулай ярата, башкача ярата белми, бернишләп тә булмый... Бер генә очракта мин аңа баш бирмәс идем. Без синең белән бергә булганда гына... Ә без бергә була алмыйбыз, шулай бит? Кампәрлесенә дә, Утарына да карамас идем, барысын да ташлап, синең белән дөнья читенә чыгып китәр идем, ышансаң да ышан, ышанмасаң да ышан...

– Ышанам, Майя... Шулай килеп чыга инде: без бергә була алмыйбыз...

– Аннары... беләсеңме, Хәлим, Моратның минем янда булуы бик җайлы һәм файдалы да. Хәзер дә бөтен эш аның аша эшләнә, ә ул, тотынса, эшне ахырына җиткерми калмый. Хөкүмәт органнары эшли алмаганны аның йогынтысында яшәгән бандитлар ярдәм итә. Бүгенге чорда ансыз да булмый икән, Хәлим... чын менә: безнең заманда тәүфыйклы песи булып утыру уңышсызлыкка гына илтә...

Хәлим дәшмәде. Эчке бер сызлану һәм шул ук вакытта олы хөрмәт белән Майяның ымсындыргыч, әмма арыган күзләренә карап тик утырды. Бүген ул күзләр үз Майясының күзләрен хәтерләтә иде...

– Мин соңгы вакытта бик күп уйландым, Хәлим. Үзем өчен генә түгел, шушы Утар өчен, Кампәрле өчен, алар да яшәүче һәм яшәячәк кешеләр өчен, бөтен кешелек өчен, Дөнья өчен... Шулай да була икән ул. Гади генә бер кеше, үзендә җаваплылык тоеп, бөтен дөнья турында, яшәеш турында уйлана, борчыла... Бу уйлар миндә әнә шул Казан ханлыгы алтынына кагылгач башланды, ахры. Ә бит уйласаң уйларга була: ханнар булып ханнар да бердәнбер көнне кара урман уртасындагы аланда үзләренә тынычлык һәм юаныч табалар. Алар хәтта монда бәхетлерәк тә булгандыр әле... Әллә бәхетсезме? Ханлыктан колак каккач, оятларыннан кереп посканнармы Ходай Тәгалә оныткан бу урман төпкеленә? Әллә?.. Әллә, шушында качып, киләчәк буыннар дәүләтебезне торгызыр дип үзләренең байлыгын, мирасын, хәтерен саклап калырга теләгәннәрме? Бәлки, бөтен татар рухы, уянып, олы дәүләткә, ханлыкка кайту юлын шушы аланнан башлар? Сораулар күп. Бу сорауларга хәзер төгәл генә беркем дә җавап бирә алмый. Бәлки, һәркем үзенчә җавап бирәдер. Минем үземнең дә җавапларым бар. Шуңа да мин монда, шуңа да мин үз җанымны, тәнемне, гомеремне корбанга бирәм... Бу матур сүзләр генә түгел, Хәлим, мин – чыннан да корбан. Ләкин кызганыч яки очраклы корбан түгел. Шушы төбәк халкы өчен билгеләнгән, туганымнан башлап шушы корбанлыкка әзерләнгән язмыш иясе. Мин моны хәзер генә аңладым. Тагын шул хакта уйлыйм: гадәттә, игезәкләр икәү була. Ә мин – өченчесе. Димәк, минем миссия башка, язмыш башка... Шушы алдагы ике кызның язмышын мәгънәлерәк, нәтиҗәлерәк итү өчен махсус тудырылган бала. Юк-юк, мин Сөембикә булырга җыенмыйм. Әмма кайсыдыр яклап безнең язмышлар охшаш та... Аңлыйсыңмы шуны, Хәлим, ә?

Хәлим аңлый да, аңламый да иде. Күбрәк аңламый иде. Ләкин ул «аңлыйм» дип баш какты. Майя өчен шулай кирәк иде. Аның күңеленә ышаныч, көч бирү өчен кирәк иде. Ләкин баш кагу «аңлыйм, Майя» дип әйтү түгел әле. Моны Майя да сизде.

– Әллә мине әле генә сөйләгәннәремне аңлап бетерә дип уйлыйсыңмы? Мин синнән бер нәрсә хакында гына сорыйм, Хәлим: ниятләремдә, эшләремдә, зинһар өчен, минем ышанычым, таянычым бул. Рухи юлдашым бул, син янәшә яшәгәндә, мин көчлерәк булырмын кебек... Ә, Хәлим?..

– Майя, мин синең таянычың булырга риза. Буласы-нитәсе юк, мин болай да синең иң якын дустың, ярдәмчең. Тик... Син яңа дин уйлап чыгарырга җыенмыйсыңдыр бит?

– Теләсә ничек ата, Хәлим, дин дип, миссия, хәтта мессия дип... Әмма мин үземнең зур язмышка билгеләнгән особый кеше икәнлегемә ышанам, һәм шушы ышанычымны аклар өчен барысын эшләргә дә риза. Хәтта җанымны, гомеремне корбанга бирүдән дә тайчанмаячакмын!..

– Туктале, Майя, ашыкма әле син үзеңне корбанга 6ирергә. Яшәргә кирәк, менә яңа тормыш корып ятабыз лабаса... Аннары... корбан сорап торган кыенлыклар күренми дә кебек. Һәрхәлдә, иң зурлары узды инде: янгыннан котылдык, күченүне аткарып чыктык. Синең корбан турындагы уйларың бүгенге яшәештән дә, Алаһы Тәгалә тәгълиматыннан да ерак тора, Майя, үзең дә Аллаһыдан ерагая барасың... Аңлыйсыңмы шуны, юкмы?!

– Аңлыйм, Хәлим, нигә аңламаска... Менә хәзер син «Догада булыйк, дога кылыйк, мәчет салыйк, намазга басыйк» диячәксең. Мин, асылда, дингә каршы түгел, үзең беләсең, Утардагы беренче намазда ук кулларымны алга кушырып дога кылдым. Әмма бу минеке түгел, мәчет юлы минем юл түгел... Моның өчен бездә гаепләмиләрдер бит?

– Юк, әлбәттә... Һәр кеше үзенең рухи юлын үзе сайлый; ләкин бит кеше ялгыз гына яшәми, җәмгыятьтә яши, мәхәллә корып яши, бер дин, бер мәчет тирәсенә тупланырга тырыша. Дин ул дога гына түгел, минемчә. Кешегә яшәү өчен ышаныч кирәк. Ышаныч ул – Аллаһы белән бер мәгънәдә. Кешеләргә, үз-үзеңә ышаныч, киләчәккә ышаныч... Менә шул ышанычны эзләү, шул ышанычка илтә торган юл рухи тәгълимат була да инде... Ә бүген кешеләргә ышаныч кирәк, димәк, Аллаһы Тәгалә тәгълиматы кирәк.

– Ладно, Хәлим, дискуссияне шунда туктатыйк, һәрберебезнең үз фикере. Шулай калсын...

– Калсын, әмма мин бер сүзне барыбер әйтеп бетерергә тиеш.

– Нинди сүз ул, Хәлим?

– Син карчыкларга нык якынайгансың, Майя. Сак бул. Син Моратны кабул иткәнсең, шулай ук сак бул. Алар безнең ихлас динебездән бик ерак торалар. Ялгышма. Зиһенеңне алай бик тиз бирмә, рухыңны, җаныңны бирмә. Миндә синең фикереңне үзгәртерлек көч юк. Әмма хәлиткеч мәлдә минем бу сүзләремне исеңә төшер: безнең рухи юлыбыз, ышанычыбыз һәм киләчәгебез бары тик «Әшһәдү әлләә иләәһә илләл-лааһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдәр расүүллүл-лааһ» кәлимәсендә. Безнеңчә әйтсәк: «Мин гуаһлык бирәмен Аллаһыдан башка илаһы юк, шулай ук гуаһлык бирәмен Мөхәммәд – Аллаһының илчесе». Миңа бу кәлимәне Ак бабай биш яшемдә үк өйрәтте. Аны минем балаларым да белә. Әйтәсе килгәнем шул иде.

– Хәлим, рәхмәт минем өчен борчылып яшәвеңә. Ләкин мин үз язмышымны үзем дә көйли алам, үз юлымны үзем дә таба алам. Мин үземдә көч сизәм, һәм ул мине зур эшләргә ашкындыра... Бу юлда миңа берни дә комачау итә алмаячак...

Майяның «мин», «мин», «мин» дигәннәренә бик үртәлсә дә, Хәлим бүтән дәшмәде. Сөйләшүнең тәмамланган булуын белдереп, сәгатенә карады. Чынлап та, аның бүген Айрат белән очрашасы бар иде. Ул кичә кич Утарга ике йөк такта алып килгән, шуларны урнаштыру турында сөйләшү өчен, авыл советында киңәшмә билгеләнгән.

Майя җыена башлады. Хәрәкәтләрендә үз-үзенә ышаныч, хәтта ниндидер үҗәтлек, тәвәккәллек сизелсә дә, күзләре моңсу иде аның. Хәлим моны шундук тойды һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды: димәк, Майя Хәлимнең әйткәннәрен барыбер күңеленә алган. Бу инде өметле фал.

Инде торып баскач, Майя Хәлимгә бер букча сузды. Бер букча акча булып чыкты ул.

– Менә алтынны алыштырып алган акча. Барысы да түгел, әлбәттә. Калганнары банкта калды – процент белән үрчи торсыннар. Болары – авыл ихтыяҗы өчен. Күпме вакыт инде халык акчасыз эшли, бу акчаның бер өлешен эш хакы итеп таратыгыз. Колхоз ныклап аякка басканчы, үзе акча эшли башлганчы, аңа да бер өлешен бүлегез. Җитә-җитә, анда бик күп. Бер өлешен мәчет салырга тотыгыз. Син хаклы – ансыз булмый. Идеясез, догасыз булмый, үземнән беләм... Аннары... мәктәп. Парталар алырга акча юк дип ишеттем, бирегез. Яслегә караватлар кирәк. Айрат та килгән, аңа да өлеш чыгарыгыз, күпме бушка такта ташырга була инде?! Авыл советына, медпунктка дигәнен үзең карарсың. Эш хакларын, тегесен-монысын... Хәлим, нигә болай сәер карыйсың? Аптырама, яме... Документлар барысы да тәртиптә. Юридик ягы да, финанс ягы да. Син дә һәр тиенне документлар буенча урнаштыр, совет карары, колхоз карары һәм башкалар... Накладнойлар... Бер бухгалтер ал, башыңны акча белән дә катырма, болай да мәшәкатьләрең җитәрлек. Ә! Берәр кечкенә кибет ачып булмасмы? Вак-төяк өчен дә халык урман аша районга барып йөрмәс бит инде. Бер көн барырга, бер көн кайтырга дигәндәй... Телефон, телеграф чыбыкларын инде сузып киләләр. Бүген-иртәгә килеп җитәрләр, каршы алырсыз... Менә шул иде.

– Ничектер... мәңгелеккә киткән кебек хушлашасың, Майя? Бүген авыл советы җыела, анда син дә бар...

– Юк, Хәлим. Мин хәзер үземчәрәк яшәрмен. Борчылма, барысы да әйбәт булыр... Мин бит беркая да китмим, шушында гына...

Саубуллашып тормадылар. Берсе – авылның әбиләр яшәгән чатына, икенчесе эш-хезмәт белән кайнап торган Күкчәчәк аланына китеп бардылар.

Хәлим бу юлы Майяны аңламыйчарак калды. Гүя аның җан түрендә ике «мин» яши: аларның берсе Майяны үз күрә, якын итә, хәтта ихлас ярата, туганнарча, дусларча ярата, ә икенчесе аңардан шикләнә, ятсына, хәтта чиркана, аны кире кагарга тырыша... Анысы нәрсә? – Кешедә ике «мин» һичшиксез булырга мөмкин. Шунысы аянычлы: кайбер мәхлук җаннарда «мин» бөтенләй булмый. Менә алар ничек яши икән?

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (62)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (62)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: