Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 ноябрь , 09:20

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (7)

Кичке якка бер кыз ияртеп, Флорид кайтып керде. Мөселман кызы, саф татарча сөйләшә. Казаннан икән. Әтисе хәрби, әнисе табиб.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (7)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (7)

(Ахыры.)

– Альберт, утыр, – диде Минзадә һәм яңа гына әтисенә әйткән хәбәрен җиткерде. Альбертның йөзе җитдиләнде, үзе Минзадәгә карады. Ул аңардан гафу үтенде, күзләрендә исә шатлык иде.

– Ә нигә икәү барып алмаска ул кызны? Нишләп бу хыялыңны күптән миңа сөйләмәдең? Син бит минем юләрем! Бүген син минем күзләремне ачтың. Ишетәсеңме? Бу музейдан гарык. Бала-чаганың шат көлүен ишетәсем килә. Әйдә бүген үк киттек, җыен.

Минзадәнең йөрәге ярылырдай булып типте:

Фатыйх белән Сәрия фатирларына кайтып китте. Иртәгә авылга юл тотачаклар. Кичке якта кабат Минзадә хәбәргә чыкты. Альберты балалар йортына шалтыраткан икән.

– Әти, иртәгә барабыз. Сәрия апага әйт инде, мине догасыннан калдырмасын, – дип үтенде.

Сәрия уйлап торды да:

– Әллә соң бергәләп барып кайтабызмы? Ашыгыр җиребез юк. Минзадәгә шалтырат, каршы түгелләрме? – диде.

Фатыйх озак уйлап тормады. Минзадә дә, кияве дә каршы килмәде. Киресенчә, сөенделәр генә.

Икенче көнне, бергәләп, балалар йортына кузгалдылар. Сәрия юл буе эчтән генә догаларын кабатлады. Минзадә бик дулкынланды. Ирләр үзләрен сабыр тотты, кичерешләрен сиздермәде. Менә килеп тә җиттеләр. Аларны мөлаем гына хатын каршы алды.

– Сезне көтәләр, – диде дә, мөдир бүлмәсенә озатып куйды.

Олырак яшьтәге хатын үзе белән таныш-
тырды. Бүлмәсе бихисап күп дипломнар, медаль, сувенирлар белән тулган. Балаларның фотолары да күп. Аларның төрле бәйгеләрдә катнашып яулаган бүләкләре икән бу.

– Яшемә карамагыз. Күптән хаклы ялда инде мин. Яшьләр килеп, ике-өч көн эшләп карый да, уртак тел табалмый. Балалар елашып, мине таптыра. Әниләре урынына күрәләрдер инде. Һәр балага ачкыч яратырга, назыңны кызганмаска кирәк шул.

Ул килүчеләрнең һәркайсына сынап карады:

– Сез яхшылап уйладыгызмы? Бала алу – четерекле эш. Аларның психикасы болай да какшаган. Кайберләрен алып китәләр дә, бер-ике айдан соң янә китереп ташлыйлар. Алар мәче баласы түгел ич.

Минзадә үз өстенә җаваплылык алып, телгә килде:

– Бар да яхшы булачак. Гаиләбез тату, тыныч.

Мөдир ханым тагын бер карап куйды да, кәгазьләрен барлый башлады. Ручкасын өстәлдә биетеп алды:

– Ярый, җитди кешеләргә охшагансыз. Сезгә баланы ышанып тапшырырга буладыр дип уйлыйм, – диде. – Кызмы, малаймы? Ничә яшьлек?

Минзадә өч-биш яшьлек булса иде диде.

– Ярый, әйдәгез, минем арттан барыгыз, – диде мөдир.

Минзадәнең йөрәге дөп-дөп типте. Альберт аны куенына алып тынычландырырга тырышты, аркасыннан сөйде. Сәриянең дә башында йөз уй бөтерелде.

Мөдир аларны бер бүлмәгә алып керде. Өч-биш яшьлекләрдә дәрес бара. Балалар чиста, матур киемнән, бүлмәләре дә җыйнак, пөхтә. Тик күзләрендә генә сагыш. Моны күреп, Фатыйхның йөрәге чәнечте. Үзе дә бала алыр иде дә, яше зур. Балалар, кунакларга карап, аптырап калды. Көтмәгәндә курчак тоткан дүрт яшьләрдәге зәңгәр күзле кызчык: «Мама!» – дип, Минзадәгә килеп сарылды. Минзадә каушады. Аннары кызны күтәреп алды да: «Әйе, мин синең әниең булам!» – дип күкрәгенә кысты. Ул арада башка балалар да йөгерешеп килде. Минзадә кызны кулыннан төшерергә теләмәде. Тәрбияче: «Ашыкмагыз, аны сезгә иртәгә бирерләр. Башта документларын әзерләргә кирәк», – диде. Кызчык исә Минзадәне муенына сарылган килеш үкси башлады. Сабыйга кушылып, Минзадә дә елады. Альберт бу хәлгә тыныч кына карап тора алмады. Мөдирнең колагына нидер пышылдады.

– Баланың киемнәрен җыегыз. Йолкып алалмыйбыз ич инде без аны хәзер. Кушканны эшләгез, – диде ул тәрбиячегә кырыс кына.

Өлкәннәр янә мөдир бүлмәсенә юнәлде. Бала исә Минзадәне бик якын итте, кулыннан төшәргә уйлап та карамады. Минзадә үзендә ниндидер яңа хис уянуын тойды. Ул бу вакытта мөдирнең соравын да ишетмичә, кыз белән әвәрә килде. Кул куярга кирәк икән.

Мөдир елмаеп:

– Ике көннән документлары әзер булыр. Баланың әти-әнисе мәрхүм. Аңа ике яшь кенә булган ул вакытта. Алар су буенда ял иткән. Әнисе йөзә белмәгән килеш суга кергән, бата башлаган. Ире абайламаган. Халык акырышканга йөгереп килсә, инде соң булган. Үзе дә суга сикергән, көзән җыерудан төпкә киткән. Әтисе балалар йортында үскән. Әнисенең әтисе вафат, әнисе ялгызы үстергән. Ул бу кайгыны күтәрә алмаган.

Кайтканда Минзадәнең башыннан мең төрле уй узды, ул изрәп йоклаган баланы кочагына кысып утырды.

Минзадә әтисен шәһәргә алып килер алдыннан сәер төш күрде. Имеш, әнисе исән икән. Ул елмаеп, Минзадәне өйгә алып керде. Үзе бер сүз дә эндәшми. Кызын чәченнән сыйпады да, итәгенә ап-ак күгәрчен куйды. Минзадә күгәрченне кулга алам гына дигәндә, Мәрфуга томан кебек эреп югалды да куйды. «Әни, әни», – дип кычкырып та карады. Күгәрчен исә аның иңенә кунды. Альберты уятмаса, һаман үксеп әнисен эзлисе иде. Альберт: «Бик саташтың. Куркыныч төш күрдеңме әллә?» – диде. Стакан белән су бирде. «Тынычлан, әниең хәер өмет итәдер. Мәчеткә барып кил», – дип юатты. «Үзем дә күптән шул хакта уйлап йөри идем. Җае гына туры килмәде», – диде Минзадә.

...Баланы өйгә алып кайткач, Альбертны алыштырып куйдылармени! Ул кызны өрмәгән җиргә утыртмады, ни кыланганын белмәде.

Кирәк-ярак хәстәрләүне ире тулысынча үз өстенә алды. Документлар җәһәтеннән кыенлык булмады. Альбертның яше бераз сагайтты, әлбәттә, түрәләрне. Ләкин барысы да яхшы төгәлләнде. Аннары бергәләп мәчеткә барып кайттылар. Балага мулладан Айсылу дип исем куштырдылар.

Икенче көнне Фатыйх Сәрияне авылына алып кайтырга уйлады. Сәриягә авыл тормышы бик якын. Бар гомерен авылда үткәргән кеше бит ул. Калага күчеп килгәч, оныгы үсеп, башлы-күзле булгач, калган гомерен авылда яшәргә хыяллана иде. Тик Ходай ничек куша бит. Шулай уйларына бирелеп басып тора иде, Фатыйх, шыпырт кына килеп, иңнәреннән кочты. Сәрия дертләп китте.

– Нинди уйларга чумдың? Хафаланма, авылдашлар сине үз итәчәк, ошатачак, – диде ир.

Сәрия күз яшьләрен тыялмады:

– Мин сиңа чиксез рәхмәтлемен. Без калган гомеребезне дус-тату, иңгә-иң узачакбыз, Ходай кушса, – диде.

Аларның әңгәмәсен кабат телефон шалтыравы бозды. Минзадә икән:

– Сәрия апа, уйлаштык та, без дә сезнең белән авылга кайтырга булдык. Альберт белән Айсылу җыенып яталар инде, – диде. Фатыйх белән Сәрия юлга әзер булуын хәбәр итте.

Авылга күмәкләшеп, ишле гаилә булып кайтып төштеләр. Айсылу әле берсенең алдына менеп утыра, әле икенчесенә, үзе бертуктамый тәтелди.

Фатыйх кына дулкынлануын баса алмый. Югыйсә, күрше-күләнгә шалтыратып, яңалыкларын сөйләгән иде инде. Күршеләре Сәрияне машинадан төшү белән үз итте. Шик-шөбһәләре шундук юкка чыкты.

Икенче көнне зиратка бардылар. Сәрия озаклап дога кылды. Альберт белән Минзадә, кыш көне килеп булмас дип, каберлек өсләрен тазартты.

Минзадә белән ире атнага якын торып киттеләр авылда. Күрше-күлән көн саен аш-суга алды. «Әни исән чакта нишләп сукыр булдым икән? Эх, үткәннәрне кире кайтарып булса иде», – дип уйланды. Фатыйх, кызына карап, сөенеп бетә алмады. Тормыш һәр нәрсәне үз урынына утырта икән шул.

Сәрия белән матур гына яшәп киттеләр. Оныгын да бик яратты. Флорид укуын тәмамлап, хәрби академиягә керде. Беркөнне телеграммасы килде. «Көтегез, кайтам. Сезне булачак кәләшем белән таныштырасым килә», – дигән.

Сәрия аш-суга оста. Күп әзерләде. Гаиләсе белән Минзадә дә кайтты. Айсылу өченче сыйныфка бара инде. Укуы да яхшы. Флорид белән Айсылу бер-берсенә охшаган да әле, җитмәсә. Күзләре дә бер төсле, холыклары да шук-шаян. Алар бик тиз уртак тел тапты.

Кичке якка бер кыз ияртеп, Флорид кайтып керде. Мөселман кызы, саф татарча сөйләшә. Казаннан икән. Әтисе хәрби, әнисе табиб. Бертуган энесе бар. Кыз әнисе юлыннан киткән. Курчак кебек, билләре өзелеп тора. Сәриянең күзенә яшь тула да тора. Минзадә аны тынычландырырга тырыша: «Тынычлан, карале нинди пар килгәннәр».

Яшьләр бик күп бүләкләр белән кайткан. Күрше-күләнне дә калдырмаганнар. Кызның әдәплелеге күренеп тора, ата-анасы дөрес тәрбия биргән. Нишлим дип соранып тормый, шундук эшкә тотына.

Флорид бик бәхетле иде. Гомер буе шушы гаиләдә үскән кебек тойды үзен. Бер кич утырганда, сүз алып, өлкәннәргә рәхмәтен белдерде. «Мин сезгә бурычлы. Гомерем буе. Сез мине кеше иттегез, әти-әниемне алыштырдыгыз. Әбиемне бәхетле иттегез. Сез булганга без бәхетле», – диде дә, һәркайсын кочаклап чыкты. Альберт белән Фатыйх, мыек астыннан елмаешып, бер-берсенә күз кысышты. Димәк, дөрес эшләгәнбез.

Аннары Фатыйх телгә килде:

– Син, улым, үзеңә максат куеп, үз өстеңдә зур эш башкардың. Бар нәрсә кешенең үзеннән тора. Дөрес юлга бастың, без булыштык кына, – диде.

Өч көн өч сәгать кебек узды да китте. Флорид белән кәләше иртүк юлга чыгарга әзерләнде. Менә хушлашыр мизгелләр җитте. Сәрия оныгын кочып алды. Бу мәлдә алар икесе дә бәхетле иде.

– Яшәргә, көрәшергә кирәк, улым, үз юлыңнан атларга...

Фото: Freepik.

 

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (7)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: