Чит җирләр хәтердә, ничектер, биеклек рәвешендә калган. Ихтимал, таулы урыннарда йөрү шулай тәэсир иткәндер. Ә биектә куркыныч: егылып төшсәң, сөякләреңне дә җыярлык түгел. Ә мин туган җиргә кайтып егылдым һәм исән калдым. Аннан да ышанычлырак урын юклыгына инандым. Туган җир! Ничә кабат кайтып егылдым сиңа мин үз гомеремдә, ничә кабат?! Ничә кайтсам да — кабул итәсең. Шуңадыр, күңел үзен монда тынычрак хис итә.
Кайткач та беренче ишеткән хәбәр шул булды: Сафуан абзыйны җирләгәннәр. Әлбәттә, минем өчен яңалык түгел бу, шулай булачагын сизеп киткән идем ич.
...Снарядлар яумый, ләкин кешеләр үлә.
...Сугыш дәвам итә... Геройларсыз, романтикасыз...
Икенче хәбәр — анысы менә минем кулда: Ленадан хат. Көтеп яткан.
Хатны ачарга ашыкмадым. Өстәл артында якын киләчәк турында баш ватып утырдым. Ихатага чыктым, бакчага кердем.
«Җәмгыятькә нәрсә дә булса бирмисең икән, синең аңардан үзеңнең дә таләп итәргә хакың юк». Дөрес сүз, килешәм. Дөресрәге: килешәм һәм килешмим. Ни өчен? Җавап әзер түгел.
Бакчада орлыктан тишелеп чыккан алмагач үсентеләре бар, күптән аларны күчереп утыртырга вакыт, әмма кемнең дә кулы тимәгән. Алар рәтләп үссеннәр өчен берәү кайгыртырга тиеш. Ни өчен шул берәү мин түгел? Димәк, үсентеләргә урын сайларга кирәк. Бу урында элекке бакчаны бетереп, бәрәңге утырта башлаганбыз. Бәрәңгесез — көн юк. Әнә тегендә, өй түрендә күпме җир буш ята, шунда киртә корып, ник бакча ясамаска.
Иске-москы агачлардан көнозын киртә тоттым. Икенче көнне алмагачларга урыннар казый башладым. Көзге кояш үзенә күрә җылыткан була. Тирләп маңгайларны сөртеп куям. Үзем эшлим, үзем уйланам.
Бу агачларны күчереп утыртмасам, су сипмәсәм, терлек ашамасын өчен хәстәрен күрмәсәм, койма тотмасам, алардан нинди уңыш көтәргә мөмкин? Җимеш бирми, дип аларны тиргәргә кемнең хакы бар? Бакча гына түгел, басу да шулай. Ашламагач, карап үстермәгәч, уңыш юк. Ә миннән уңыш көтәләр...
Өй янында тәрәзәләргә каршы бакча барлыкка килде, Алмагачлар үсәр, шомыртлар. Алардан рәтле җимеш көт инде син: ялганмаган агачлар, вакытында кул җитмәгән. Хәзер соң инде. Шулай да үссеннәр, әче булса да, җимеш бирсеннәр — безнең кичерешләр әчелеге аларда калсын. Кемнәрдер аны татып караячак бит әле! Татып карарлар һәм, ихтимал, безне дә аңларлар...
Кесәдә хат һаман йөри — Лена хаты. Таушалып беткән инде, ә минем ачканым юк. Нәрсә язуы мөмкин икән? Ачсам, романтик рухта язылган төче сүзләр укыйм:
«Әнис бәгырем!
Син минем белән серләреңне бөтенләй уртаклашмый башладың. Мин моның сәбәбен аңлыйм, әлбәттә. Ләкин чарасын таба алмыйм. Мин сине һаман үз янымда гына тотар идем, иң ышанычлы киңәшчең булыр идем. Тик син моны теләмәдең һәм теләмисең. Синең күңелең башкада иде, һәм хәзер дә тынычлана алганың юк. Шулай да мин сиңа ачуланмыйм. Теләсә ничек кенә булса да, әллә нинди авыр хәлләрдә калсам да — барыбер мин сине яратачакмын. Сине миннән беркем дә тартып ала алмас.
Сине көтеп арыгач, үзеңне эзләп авылыгызга килгән идем. Син инде киткәнсең икән. Кая, ни өчен? Синең миңа бу хакта әйтерлек тә якынлыгың калмагандыр шул инде. Яратуыңны таләп итмим, гади дус, таныш буларак, үзең хакында белдерүне дә хәзер артык күрәсеңмени?
Син бу хатны укый алырсыңмы, белмим. Минем өчен барыбер. Миңа эчтә җыйналган ярсуымны тышка чыгарырга кирәк. Бары шуның өчен генә язам, чөнки язмыйча булдыра алмыйм, түзә алмыйм.
Авылыгызга килгәндә урмандагы үзебез генә белгән, кайчандыр янында үзебез кичләр уздырган каенга синең исемеңне уеп яздым. Каенның яралары төзәлгәч тә, ул исем барыбер танырлык булып калачак. Ул исем минем күңелдә дә үзенең эзен җуймаячак. Аерылсак та, бөтенләй очрашмас булсак та.
Хуш, минем бәхетсез мәхәббәтем!
Лена».
Хат, бер карасаң, йөрәк каны белән язылган, анда үлеп баручы мәхәббәтнең соңгы әче зары ишетелгән сыман тәэсир итә. Икенче минутта, әллә ничек, ышанмау, шик туа бу сүзләр аның үз йөрәгеннән чыккан сүзләр түгел, ә күпләргә таныш, гомуми сүзләр, ятланган фразалар төсле тоела. Ләкин бер нәрсәгә ышанам: ул инде өметен өзгән һәм башкалар белән чуала башлаган. Бу җылы сүзләр мине рәнҗетмәскә, хәлемне җиңеләйтергә тырышудан гына язылган. Кирәкмәгән төчелекнең шулай максаты була, моны гына аңларлык хәлдә бит әле мин. Шушы кырыс нәтиҗәне раслар өченме, шикләнү тойгысын басарга теләпме, үзебез генә белгән теге каен янына ашыктым. Шигем монда тулысынча өстенлек алды — анда минем исем язылмаган, каен тузы чип-чиста. Ленаның кулы бөтенләй кагылмагандыр да, бәлки. Эх, Лена, Лена! Мәхәббәт турында, үлемсез мәхәббәт хакында сөйлисең бит. Исемемнең синең күңелдә күпме сакланачагын инде ахырынача төшенгәнмен ич. Йә, хуш инде. Мин сиңа ачуланмыйм. Минем сиңа бернинди дәгъвам юк, аерылсак та, бөтенләй очрашмас булсак та. Минем белән бернәрсә дә чыкмасына ышангач, үз тормышың, хакында уйларга тиеш ич син, ниһаять!
Шулай да безгә тагын очрашырга туры килде. Ишкарга кино килгән иде. Авылда сирәк була торган вакыйга бу, бармый ничек каласың.
Караңгы күптән төшкән. Халык клубка шулай һаман соң җыела. Мин барып кергәндә, алдагы урыннарның күбесе буш иде әле. Ни өчендер, арттагы урыннарның берсенә утырдым да тагын бер кешелек урын калдырдым. Әллә Лена өчен... Гаҗәп... Лена!
Озакламый керерсең, гадәтеңчә якты итеп бер елмаерсың, нечкә, җиз калай тавышын белән көләрсең... бәлки, бераз күңел дә күтәрелеп китәр әле. Белмәссең. Кергән бер кешегә күтәрелеп карыйм, уңайсызланып, караганымны сиздермәскә тырышам Шулай азакка хәтле диярлек көткәч, күңел сине күрергә ашкына башлады. Теләк — ярсынуга күчте. Без һәрвакыт шулай, үзөбөзнө үзебез нәрсәгә дә булса ышандыра алабыз, алдый алабыз һәм кичерә башлыйбыз. Кино башланырга санаулы минутлар гына калды. Урамда мотор гөрелди башлады, пленка тәгәрмәчләрен аппаратка якын китерделәр, берсе әнә куелды да. Ут сүнәр һәм... Шул минутта ишектән син күрендең... Йөрәк шатлыгыннан сикереп, дөпелдәп куйды. Син күрсен өчен мин урынымнан торып бастым. Менә күрерсең дә таныш елмаюың белән... Син елмайдың... башыңны түбән идең һәм алга таба атлый бирдең. Синең арттан тагын бер кеше ир кеше килә иде. Нишләп мин аны күрмәгәнмен әле? Менә ул сине култыклап алды, нинди чибәр хатынны эләктердем бит дигән сыман, горур гына басып, алдагы рәтләрнең берсендә сиңа урын тәкъдим итте һәм... ут сүнде. Экранда ниндидер сурәтләр барлыкка килә, кемнәрдер нәрсә хакындадыр сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, тиргәшәләр, сугышалар... Ә мин аңламыйм. Нәрсә соң бу. Лена, кем белән син? Аңладым, якында гына берәү күршесенең колагына иелеп пышылдады:
— Лена кияүгә чыккан.
Әйе, ул кияүгә чыккан. Табигый. Минем аңа бернинди дәгъвам юк, ул шулай булырга тиеш. Ниһаять, бервакыт хәл үзгәрергә, төгәлләнергә тиеш ич! Бары шул гына, бик примитив дәрәҗәдәге табигый хәл. Ә ник син шушы хәтле югалып калдың? Сиңа нәрсә?
Кино бетте, кешеләр кузгала, мин дә ниндидер инстинкт белән кузгалып киттем. Төнге караңгы урамнан ялгызым гына барам. Япа-ялгыз... Менә шушы минутта инде мин чынлап та ялгыз... Кап-караңгы...
Мине үзебезнең авыл кешеләре утыртып кайттылар. Нәрсәдер әйтәләр — ишетмим. Эндәшеп-эндәшеп җавап ишетмәгәч, кул
селтәделәр бугай, бөтенләй сүз кушмас булдылар. Үзара юл
буе гәпләшеп, бәхәсләшеп, көлешеп, тиргәшеп кайттылар. Сүзләре колакка кермәде. Үз хәлемне соңыннан тикшереп карагач, мин тагын бер ачыш ясадым: күңелең белән аерылышырга һәр минут әзер торсаң да, яратмасаң да, һичнәрсә дәгъва итмәсәң дә үзең белән бәйләнештәге кешеңнән аерылу барыбер фаҗига, син аны барыбер көнлисең... Үзеңә кирәк түгел, ә читләргә бирәсең килми. Кеше күңеле бөтен дөньяны кочарга омтыла, һәрвакыт шулай, һәркем шундый. Сынап карагыз, әгәр ышанмасагыз. Уйлап карагыз. Кешегә бервакытта да җитеп туктамый...
Тора-бара үзем өчен бернәрсәне ачыкладым: әйтерсең мин озак кына вакыт авырып яткан һәм хәзер терелеп урамга чыкканмын Югалтулар ачысыннан һәм... ихтыярымны бәйләп торган, ярыйсы ук азгын мәхәббәттән терелеп чыгуым иде бу. Авылны, үз хәлемне шунда үз төсендә күрә алдым.
Сугыш дәвам итә... Сафуан абзыйлар гомерләрен дә кызганмый, ә син? Дезертирмы? Хакын юк бу көрәштән читләшергә. Сафуан абзый юк, бер кеше кимеде. Буш урынны кем алырга тиеш? Үз хакында гына кайгыртырга хакың юк. Сафуан абзыең Килмитов, үзе өчен генә үлмәде. Хакың юк!
Йөгән тоттым да иртән иртүк атлар утарына кердем. Миңа «Гани аты» дигән кара-туры атны бирделәр. Тояклары чабата кебек җәелгән, яндырганнар. Яхшы ат идең шул син, дус, начар ат янмый ул. Кешеләр дә шулай... Әйдә, яңадан яши башлыйбыз, безгә үзебезнең нәрсәгәдер сәләтле икәнебезне күрсәтергә кирәк хәзер.
Атым уйчан, акыллы күзләре белән карады да, мин риза дигәндәй, башын иде. Камыт кидерә башлагач, аның муенында, күкрәк янындарак чәйнек капкачы хәтле суелган урын, җәрәхәт күренде. Камыт тигән иде атка, кемгәдер, җансыз кешегә туры килгән. Шактый вакыт азапланып, камыт бөяте аркылысына, җәрәхәттән өскәрәк туры китереп, сәнәк сабы юанлыгында тегелгән чүпрәк бәйләдем. Хәзер яра төзәлергә тиеш.
Шулай мажар җиктем дә Сөлем тавы ягы басуына көлтә ташырга киттем. Көлтә дип искерәк гадәт буенча әтәм, ул чакта ашлыкны көлтәләп торырга вакыт җитмәгәч, чабып кына өяләр иде Кара-туры дустым белән кара көзгә чаклы ул басуларнын аркылысын-буен күп кичәргә туры килде безгә...
Кырда кар ята инде. Ләкин ашлык һаман сугылып бетмәгән. Бозланып каткан чүмәләләрне көч-хәл белән куптарып төйибез.
Ындыр табагына йөк китерәм. Халык ялга туктаганмы — учак янына җыйналган. Хәбир аларга газета укый икән. Мине күрүгә, каршыма атлады. Үзенең авыз колакта.
— Менә синең мәкаләң чыккан!
Йөк өстеннән сикереп аягымны сындыра яздым.
— Менә! — ул газетаны миңа тоттырды. — Кай арада язып
ташладың әле син аны?
Йотылып укыйм, әйтерсең күңелдә еллар буе йөргән авыр уйларны мин түгел, газета үзе миңа сөйли:
«Авыл кешесе үз хокукларын үзе белеп җиткермәсә, аңлатырга, көн саен аңлатып торырга кирәк. Шәйми Ишмөхәммәтов кебек башбаштакчылар аның өенә бер сәбәпсез кереп, тентенеп йөрмәсен. Колхозчы, әгәр гаебе юк икән, куркып яшәмәсен. Үзенең бүгенге тормышның хуҗасы икәнен белеп яшәсен...»
— Ну, малай, баяныңны да юллап алдың, үзен дә җиңдек. Хәзер ул милиционер түгел икән инде. Йөрәк бар икән үзеңдә!
— Минем йөрәк нәрсә! Аларның фәлсәфәләре җиңелә!
— Фәлсәфә дип ми череттең инде! — диде Хәбир һәм, мин аңа текәлеп карагач, сүзен борды: — Бер ай чамасы элек миңа да килгәннәр иде.
— Кемнәр?
— Районнан. Бүтән өйләргә дә кергәннәр.
— Нәрсә әйттеләр?
— Шәйми турында сораштылар.
— Ә син дөресен әйттеңме? Нәрсә әйттең?
— Синең баянны хаксыз алганын...
— Ә үзең...
— Безгә гел килешеп кенә яшәргә кирәк булган икән.
Хәбирнең йөзендә үкенү төслерәк борчылу сизелә иде.
Каты бәрелмәдем:
— Ялгыштык шул бераз, — дидем. Шул вакыт, минем иң кирәклесен белмәвемне чамалап, күрәсең, ул бераз дулкынланып сорады:
— Ә Шәйми кем булып чыкты? Беләсеңме соң?
— Карак булып!
— Дөрес! Ишеткәнсең икән. Башта уктыр әле, синең хат буенчадыр әле. Уфада тотканнар.
Юк, мин монысын белмидер идем әле. Сизенә генә идем. Үз гомеремдә беренче тапкыр чит кеше бәхетсезлегенә сөенеп кычкырып ук җибәрдем:
— Булды! Болай булгач, яшибез! Күрерсең!
Яңа ачыш!
Бүрене тәки үтердем бит! Мылтыксыз да ата алам! Минем бүтән коралым бар, бар! Миннән аны беркем дә тартып ала алмаячак! Миңа хәзер дөньяда яшәү куркыныч түгел, мин беркемнән, бернәрсәдән дә курыкмыйм, мин кеше!
— Күрдеңме, Хәбир, сез минем берданканы юкка тына талап алдыгыз ләбаса.
— Ничек тагы «талап алдыгыз»?
— Хәбир, мин барыбер беләм, сизенәм: баян хакында әйткән кебек, мылтыкны да Шәймигә син әйттең бит. Ашлык белән булган теге хәлдән соң... Син бит Шәйми белән бәйле идең...
— Син ни сөйлисең?!
— Ярый инде, гафу итәм мин сине, мин сиңа ышанам. Кеше булачаксың әле син.
Шунда ул миңа өлкән кешегә караган төсле, бераз гына каушаган, оялган төслерәк карап торды һәм, барын да аңлагандай, башын түбән иде.
Бу аның белән соңгы сөйләшүебез булды. Озакламый аны армиягә алдылар.
Алда җиңеллекләр күренми иде әле.
Алда иң авыр 46 нчы ел...
Тик теләсә нәрсә булса да, мине куркытмый инде: физик авырлыкны җиңә беләм мин, күп кичердем.
Үземчә яшим, байрагым — кешелеклелек.
(Дәвамы бар,)
Фото: freepik.com