XIII
Даниярда «дәваланып» чыкканнан соң, Хәлим бик авыр тойгы белән яши башлады. Ул Данияр фатихасы белән Утар карчыклары сихер пәрдәсенең бер читен күтәреп карады бит. Ярамаган эш эшләде. Ә бу хәл, бу сер болай гына кала алмый иде, барыбер берәр вакыт карчыкларга ачылырга, ә Хәлим исә аларның тәнне генә түгел, зиһенне зәгыйфьләндерә торган җәбер-золымына дучар булырга тиеш иде... Бу – сихернең кара кануны, берни дә эшли алмыйсың... Башыңа, язмышыңа төшәсе золымны чигереп торуның бер генә юлы бар – дәшмәү, әлеге сер хакында беркемгә дә әйтмәү, ачылмау.
Хәлим әйтмәде, ачылмады. Бу авыр серне үзенең яраланып, яргаланып беткән йөрәгендә саклап, дөресрәге, бикләп яши бирде. Дөресен генә әйткәндә, әйтер кешесе дә юк иде аның. Майяга ничек тә ишарәләп әйткән булыр иде, мөгаен... Ул командировкада. Тагын кемгә? Әнкәсенә? Нәфисәгә? Ак бабайга? Юк, боларның берсе дә сер сандыгы була алмый. Чөнки алар Хәлимнең язмышына битараф түгел. Ә битараф булмаган җаннардан барысын да көтәргә мөмкин. Тормыш шуны өйрәтә... Әлегә шулай, соңрак барысы да җайланыр, дөнья үз күчәренә әйләнеп кайтыр дип өметләнәсе генә кала...
«Майя кайткан, бер көтү кеше ияртеп кайткан» дигән хәбәр Утарны аякка бастырды. Майяның кайтуы аңлашыла, ә менә бер көтү кеше белән кайтуы күпләрне сагаерга мәҗбүр итте. Кемнәр алар? Нигә килгәннәр? Кем башына шулай көтүләп җилкенеп йөриләр? Янгыннан соң, бу сәер мөһаҗирлек язмышыннан соң кампәрлеләрнең һәрберсендә шундый шикле-шөбһәле уйлар күбәеп киткән иде.
Хәлим кунакларны Тәкыя белән Нәкыя карчыклардан, бүлмәләренең кап урта бер җиренә куелган озынча өстәл артында ашап утырган җирләрендә барып тапты. Майя да шунда. Ул кызып-кызып нидер сөйли. Карчыклар аш сосып, икмәк кисеп, итен-бәрәңгесен чыгарып, өстәл хәстәрләп йөриләр.
Хәлим килеп кергәч, берара тын калдылар. Тынлыкны Майя бозды; ул ике якны таныштыра башлады. Хәлим аеруча Мөдәррис Мирхәйдәрович дигән профессорны шундук истә калдырды. Нәкъ менә ул артык күп сөйләшүчән һәм сорашучан булып чыкты:
– Казан алынгач, хан сарае кешеләренең шушы урман төпкелендә гомер сөрүе бик мөмкин. Елъязмаларда «Хан ярәннәре Казан артындагы куе урманнарга кереп яшеренәләр» дигән хәбәрләр бар. Алтынны да аларның үзләре белән алып китүе ышандыра. Башка җирдә табылганы юк бит, хәтта моңа намёк та юк. Сездә табылган алтынның нәкъ шул алтын булуы бар... Ә менә Казан ханлыгының китапханәсе кайда икән? Бу сорау гыйльми җәмәгатьчелекне берничә гасыр борчый инде. Майя, Нәкыя ханым, Тәкыя ханым, иң элек сездән сорыйм: табылдык әйберләр арасында китап-мазар очрамадымы?
Майя да, карчыклар да «юк» дигәнне белдереп баш кактылар. Шунда Хәлим карчыкларга кискен күтәрелеп каравын сизми дә калды. Бу шулкадәр көтелмәгәнчә чыкты, карчыклар хәтта сискәнеп киттеләр. Ләкин карашларын Хәлимнең күзеннән алмадылар. Шулай яшен тизлегендә берничә мизгел вакыт узды. Шушы берничә мизгелдә Хәлимнең җир асты мәгарәсе хакындагы хатирәләре, алтыннар һәм китаплар турында күргән-белгәннәре карчыкларның төпсез һәм нурсыз күзләренә суырылып кереп бетте... Авырлык белән табылган сер берничә мизгел эчендә фаш ителде дә куйды.
Әңгәмә дәвам итте. Күбрәк Майя белән профессор сөйләштеләр. Хәлим бер сүз дәшми утырды. Аның дәшәрлеге дә юк иде. Әбиләр шушы ике сәгатьлек сөйләшү вакытында, әле алмашлап, әле парлап, Хәлимгә төбәлеп карап торуларында булдылар.
Соңгы сүзне барыбер Хәлим әйтергә тиеш иде. Чөнки ул – авылның рәсми хуҗасы, һәм ул соңгы сүзне әйтте. Профессорның, үҗәтләнеп:
– Минемчә, казу эшләре алып барырга кирәк бу урында, непременно кирәк! – дип лаф оруына җавап итеп, ул, профессорлар гына түгел, академиклар да аңларлык итеп әйтте:
– Бернинди казу эшләре дә кирәкми. Мин каршы, авыл халкы каршы. Йорт-җирләре янып, нигезләреннән мәхрүм калган, мең бәла белән урмандагы шушы шаукымлы аланга килеп чыккан кешеләрнең хәзер аяк астындагы җирләрен казый башларгамы?! Юк, дидек бит инде, бөтен алтын табылып беткән. Аларны Майя хөкүмәт органнарына илтеп тапшырган... – Хәлим Майяга таба борылды. – Тапшырдыңмы, Майя? Димәк, алыш-биреш шуның белән төгәлләнгән... Менә шул: безне хәзергә тынычлыкта калдырыгыз, кешеләрнең күңеле болай да чактан гына тора... Уттай дөрләп кабынып китмәсен тагын... Инде җир астындагы хәлләргә килсәк... – Ул тагын карчыкларга күтәрелеп карады. – Әллә ничә җирдән кое казып карадык, хан сарайлары да, алтын, китап хәзинәләре дә табылмады... Так что...
Шулай диде дә Хәлим китәргә җыена башлады. Саубуллашып тышка чыгуына, артыннан бастырып диярлек Тәкыя карчык куып җитте. Аны күрүгә, Хәлимнең җаны өзелеп төшә язды. Күңелендәге ярсу иләсләнү дәрәҗәсенә җитте... «Тагын нәрсә кирәк инде боларга?! Нәрсә ярамады инде?! Баягы карашым ярамады, беләм... Серемнең ачылуы, җәбер-золымның миңа карата башлануы шушыдыр инде...»
Ләкин Хәлимнең юравы юш килмәде.
Тәкыя карчык урамга кадәр ияреп чыкты да, бер сүз дәшми-нитми, үзен туктап көтеп алган Хәлимгә чүпрәк төргәк сузды. Хәлим башта каушагандай итте, аннары карчык кулындагы төргәкне тартып диярлек алды да, куенына яшереп, кайтыр якка борылды. Бераз баргач түзмәде, төргәкне кабат тартып чыгарды, чүпрәген чишеп, сүтеп җибәрде... Аннан, гәрәбәдәй балкып, Ирәмәл шаман калдырган курай килеп чыкты!..
Хәлим елмаеп җибәрде. Юк, көлеп җибәрде. Кураен куенына кочып, рәхәтләнеп, озаклап көлде... Көлеп туйгач кына, исен җыеп ала алды. Ниһаять, аңына барып җитте: кичерделәр, әйе-әйе, карчыклар аны кичерде! Шуның билгесе итеп кураен кире кайтардылар. Бу курайның серле-тылсымлы икәнен беләләр бит алар. Ә барыбер кайтардылар. Димәк, Хәлимне кичерделәр, хәтта... хәтта аны үз иттеләр... Аны үз ишләре итеп таныдылар...
Сәбәбе, әлбәттә, тирәндәрәк. Хәлим җир асты заллары хакында Казаннан килгән кешеләргә әйтмәде. Карчыклардан шикләнү дә булгандыр анысы... Әмма карчыклардан курку гына түгел бу... Хәлим әлегә җир астында калган хан ставкасы хакында «өстәгеләр»гә сөйләргә кирәк түгел дип саный. Килер вакыт, барысын да белерләр. Әлегә төп максат – авылны торгызу, кышка әзерләнү. Шундый кискен вакытта Утар карчыкларын үртәү дә дөрес булмас. Ә алар әлегә бу сернең дөньяга фаш булуын теләмиләр. Хан сарае хакында ишетеп, Утарга кешеләр килеп тулса, аларнын торган нигезләре, баскан туфраклары аяк астына китәчәк... Хак бит? Хак!
Казаннан килгән галимнәр Утарда озакка тукталмадылар. Авыл буйлап, аннары урман янындагы әрәмәлекләр яныннан урап-урап йөрделәр дә үзләре белән килгән җиңел машинага таба борылдылар. Юл уңаеннан Вәлиәхмәт абзый казыган яңа кое суында бит чылаттылар, юлга да су тутырып алдылар.
Озак та үтмәде, тагын бер төркем белгеч килеп төште. Болары юл салу хәстәрен күреп йөриләр икән. Икенче бер бригада ут үткәрү буенча сөйләшергә килгән. Ронодан җибәрелгән вәкил исә ата-аналар белән җыелыш үткәрде. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән килгән, ике сүзнең берендә «ызначит» кушып, үзенең бик тә мөһим эш белән йөрүен күрсәтергә ярата торган иптәш, Кампәрледә таралып беткән колхозны кабат торгызып, аның рәисе итеп Нәсимне сайлап китте... Иң мөһиме бу да түгел әле. Иң мөһиме – Казаннан килгән бер чиновник Кампәрле авылының су баскан яки янгында зыян күргән авылларны торгызу буенча дәүләт программасына кертелүе, бу эшнең иртә яздан ук башланачагы турында хәбәр итте.
Уңышларга карамастан, Хәлим күңелен сагыш, шагыйранә моң басты:
Сагындырып кына килә бу көз,
Сагындырып ява яңгыры.
Хисләр генә мөлдерәмә таша,
Җан күзенә тама яндырып!..
Моңсу уйлар һич тынгылык бирми,
Алар инде күптән ак кышта.
Куркыта да: охшамасам иде
Кыш куенында калган аккошка...
Көз кояшы әсир иткән, ахры, –
Карашларым бүген яп-якты.
Ә шулай да буран сорый күңел, –
Җылы тормыш инде ялкытты!..
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo