XII
Берничә көннән Майя, үзенең хикмәтле ниятләрен гамәлгә ашыру өчен, Казанга чыгып китте. Хәлим Утар өчен җаваплы булып калды. Утарда тормыш акрынлап үз ызанына төште, кешеләр урнашып бетте. Соңгы атнада гына тагын өч кечкенә йорт төзелеп бетте, аларга ишле гаиләләр урнаштырылды, һәкемгә эш билгеләнде, халык чын-чынлап эшкә йөри башлады. Бригадир итеп Нәсимне билгеләделәр. Эре терлекләр фермасына да аның ярдәмчеләре җитәкчелек итә.
Хәлим үзенең эш урынын яңа йортка күчкәннәрдән бушап калган палаткага күчерде. Авыл советына дип билгеләнгән бура йортны ялгызы гына өч бала карый торган Нәгыймә дигән хатынга бирде. Биш ел элек ире балта осталары бригадасына кушылып шабашкага киткән булган, шул китүдән юкка чыккан. Их, булсын иде икән хәзер гаиләсе белән, менә дигән йорт юнәтеп керер иде, билләһи!
Хәлим үзе эштә бик сирәк була. Гел халык арасында, әле оешып яткан мәктәп мәшәкатьләре, әле кышка утын хәстәрләү, яслегә ризык кайтарту, әле аракыга авызланган авыл ирләрен «тәрбияләү» белән мәшгуль ул. Ишек башына «Авыл советы» дип язып куелган палаткага көннәр буе Гөлмәрьям хуҗа. Моның бер сере дә бар: палатканың икенче яртысында медпункт урнашкан, анысы тулысынча Данияр кулында. Берәр нәрсә сорап әле берсе кергән була, әле – икенчесе... Көннәр буе алышып-бирешеп йөрешәләр шулай, бер көләрсең, бер... тагын көләрсең...
Нәфисә баштарак ясле кебек җиргә эшкә баргаласа да, хәзер, ике сәгатькә Хәятны әнкәләренә калдырып, тиз генә сыер савып кайта. Шулай көнгә өч тапкыр... Бик соң ята, бик иртә тора; җәйге савым эшен укучы беләдер: савымчының йокысы агачтан яфрак өзелеп төшкәнче генә... Йокы эләккәндә дә төннәре бик тынгысыз аларның. Хәлим бик еш саташып уяна. Ниндидер караңгы баздан чыгаруларын сорап ялвара, үтенә, хәтта күз яшьләре белән елый... Аннары кинәт елмая-көлә башлый, балаларча шатлана, алтын тапкандай куана, үзе ниндидер китаплар турында сөйли...
Уятып сорасалар, Хәлим үзе берни дә хәтерләми. «Шаукымлы төш бу, шаукымлы төш кенә бер тамчы да истә калмый», – дип, тагын да ныграк канны кыздырып җибәрде күрше Мәдинәттәй. Бу хәлгә Хәлим тәмам аптырады инде. Үзе дә тынгысызлана, өйдәгеләрне дә бимазалап җәфалый. Ниндидер табибка барып караргамы? Көн саен шул хәл бит, хет бер көнгә югалып торсын иде бу зәхмәтле төш, бик тә сер төш: алтыннар белән, китаплар белән җенләндерә торган төш. Ничек аларны янәшә куеп булсын ди?! Бу мөмкин түгел! Алар гомергә дә бергә була алмаячак, аларны хәтта бер-берсенә дошман дияргә дә була...
Беркөнне палаткада, өстәл артында документлар карап утырганда, башын беләкләренә куеп йоклап киткән. Янәшәсендә кемдер йөргәнен сизеп уянып китсә, Данияр үз бүлемтегенә кереп бара икән.
– Данияр, сәлам! Барысы да тәртиптәме?
– Барысы да тәртиптә, Хәлим абый. Менә сездә тәртип булмавын күреп-чамалап торам. Нәрсә, йокламадыгызмы әллә?
– Йокладым йоклавын, тик саташып уянгалыйм, өйдәгеләргә дә тынгылык бирмим... Кое чокырына төшеп менгәннән соң башланды бу хәлләр: гел баз күрәм, мәгарә, анда алтын күрәм, аннары... ниндидер китаплар. Бу төшнең мәгънәсенә һич төшенә алмыйм... Кызык бит ә, «төш»не «төш»енү! Төшенү, – димәк, төшне юрау, ачыклау, белү! Ә мин үз төшемне ачыклау, белү түгел, юрый да алмыйм хәтта!
– Беләсезме, минем беренче белгечлегем нинди? Юк белмисез. Психотерапия. Сезнең очракка бик тә туры килә. Хәзер сез – минем пациентым. Әйдәгез минем якка – медпунктка!
Хәлимгә буйсынудан башка чара калмады. Данияр иң элек журналга Хәлимнең исем-фамилиясен теркәде, нидән зарланганын тәфсилләп язды. Аннары гына сораулар бирә башлады:
– Төшегездә иң күп күргән нәрсәгез?
– Ниндидер караңгы баз, мәгарә, стенада уентыклар, келәмдәге кебек сызыклар... Башка берни дә юк, әйтәм бит – баз, салкын, караңгы баз!
– Юк, баз гына түгел, әнә шул сызыклар, уентыклар сез күргән төшне мәгънәле итә дә инде. Минемчә, сез күргән төшне сездән яшерәләр. Хәтта болай дип әйтер идем: сез төшегездә чынлап та күргән вакыйгаларны күрәсез. Әмма сез аны күрмисез дә, чөнки тормышта күргәннәрегезне, ягъни мәсәлән, күргәнегез белән бәйле хәтерегезне юып, йолып алганнар. Ниндидер вакыйгалар хәтерегездән алып ташланган. Шул... Уф! Хәлим абый, сез миннән профессор ясый яздыгыз...
– Синең профессор булуыңнан миңа ни файда?! Бу төшләрдән, саташулардан ничек тә котылырга иде бит...
– Хәзер-хәзер... Берәр чарасын күрербез, Хәлим абый, бераз сабырлык кына сорала...
– Нәкъ менә анысы бездә җитеп ашкан инде...
– Әйтегез әле, Хәлим абый, сездә берәр амулетмы, тамгамы, бөтиме – шундыйрак, иң кыен вакытта ярдәм итә торган, һәрхәлдә, ярдәм итә дип ышанган, инанган әйбер юкмы?
– Юк шул, каян булсын бездә андый әйбер?! Без бит тылсымчылар да, сихерчеләр дә түгел...
– Шулай да берәр кыен хәлгә калган вакытыгызны хәтерегезгә төшерегез һәм шул хәлдән ничек чыгуыгызны уйлагыз...
– Карале, чынлап та, булганы бар андый хәлләрнең. Син әйткән тылсымлы әйбер аркасында гына котылдым ул вакытта. Курай! Өреп уйната торган дала курае! Нишләп онытканмындыр?.. Аны миңа башкорт ягыннан килеп чыккан Ирәмәл шаман калдырып киткән иде. Үзе гади кеше генә түгел ул, әүлиялар нәселеннән, чып-чын Галәм кешесе, космос белән эш итә торган зат. Шушы «албастылар утары»нда да яшәп алды ул. Әбиләрнең аңа көче җитмәде бугай, исән-имин кайтып китте. Менә шул дустым биргән курай белән берничә тапкыр үлемнән калдым. Уйнап кына җибәрәм... Дөресен генә әйткәндә, мин юньләп уйный белмим. Әмма бу курай белән оста уйнау да мөһим түгел. Өреп җибәрсәң, үзе уйнаган кебек ул, билләһи. Чын тылсым инде, ырымлы, сихерле тылсым. Гел түш кесәсендә йөртәм мин аны. Туктале, соңгы вакытта юкка чыкты әле ул. Өйдә калдымы, әллә югалдымы? Ә-ә, теге вакытта, кое авызына төшкән көнне юкка чыкты ул. Төшеп-менеп йөргәндә төшеп калдымы, әллә... берәрсе куенга кереп алдымы?..
– Менә монысы кызганыч. Димәк, сезнең подсознаниегә алып керә алырдай ачкыч юкка чыккан. Ансыз сезне бу тынгысыз төшләрдән арындыру кыенрак булыр. Шулай да әлегә күңелне төшермик, ни дә булса уйлап табарбыз, Хәлим абый, хәзергә ял итегез. Миңа да ял кирәк. Әйдәгез иртәгә очрашабыз. Шул шаман дустыгыз турында көне буе уйлап йөрегез, аның белән сөйләшегез, гәпләшегез, бәхәсләшегез, үзегез генә белгән уртак вакыйгаларны, серләрне искә төшерегез... Берәр ишарә, ым бирмәсме? Шул ишарә буйлап аң-зиһенегезгә, андагы хәтер сандыгына үтеп кереп булмасмы?
Хәлим шулай эшләде дә. Көне буе башыннан, күңеленнән Ирәмәл шаманны чыгармады. Аның белән беренче сәер очрашуны, соңгы тыныч, җылы очрашуны кат-кат хәтерендә яңартты. Ирәмәлнең әйткән һәр сүзен, киңәшен дога кебек кабатлап йөрде...
Менә хикмәт: бүген Хәлим тыныч йоклады. Әллә шул Ирәмәл шаманның сихри тәэсире булдымы? Шулкадәр тыныч йоклады, хәтта төш тә күрмәде. Нишләп күрмәсен? Күрде, Ирәмәлне күрде. Төш тә түгел бу, күз алдына килә торган тонык кына кадрлар... Дөресрәге, бер кадр. Бер мизгелдә күз алдында гөлт итеп кабынып алган күренеш: Ирәмәл аңа курай уйнарга куша. Урманда чактагы кебек. Ләкин бу юлы ул бигрәк сәер – ниндидер чыбык кисәгендә дә, камышта да, кесәсеннән алынган карандашта да курай уйнаган кебек кыланып уйнап чыкты. Нәрсә әйтергә теләде – һич аңлашылмады.
Икенче көнне Даниярга шулай дип әйтте дә. «Ну.. Уйнарга куша, ну, минем курай юк бит инде, нәрсәдә уйныйм?!» – диде. Менә шул чакта Даниярның зирәклеге күңел байлыгы алга чәчрәп чыкты да инде.
– И-и, Хәлим абый, кулыгызда нәрсә бар, шунда уйнарга куша бит инде ул, – дип, үзенчә юрады Данияр Хәлимнең төшен.
Чынлап та шулай икән бит: төрле әйберләрдә уйнаган булып кылануы әнә шул «нәрсәдә уйнасаң да ярый» дигән сүзгә бик туры килә. Хәлим озак уйлап тормады, Даниярның өстәлендә яткан кызыл карандашны иреннәренә тидерде дә курай уйнаган булып кыланырга кереште. Шулчак колак төбендә бер моңлы көйме, чың яисә зыңмы яңгырап киткән кебек булды. Кайдадыр ишеткәне дә бар кебек аның бу нечкә, нәзберек көйне... Менә шул көй зыңлап торган бер вакытта Хәлим гүя кое авызы буйлап аска – җир үзәгенә төшеп бара. Адымнары салмак, җиңел, тәнне хәрәкәтләндерәсе дә юк, – аркан үзе алып төшкән кебек. Менә бервакыт аяклары җиргә тиде. Җәйге чирәмне хәтерләткән йомшак җир... Ә як-ягында!.. Җәйнең дә җәе! Аяк астында да, диварларда да затлы келәмнәр, ялтыравык савытлар, вазалар, мәһабәт урындык-сәкеләр, каядыр эчкәрәк алып кереп китә торган уентык-коридорлар... Хәлим шуларның берсенә кереп китмәкче булды, әмма тиз генә кереп китә алмады, күзләре зур урындык (тәхет?) янында торган ике сандыкка төште. Җир асты кануннары буенча, табылган һәр сандык-хәзинә ачылырга тиеш. Хәлим аларны бик җиңел ачты. Күрәсең, каптырмалары ук затлы ташлар белән бизәлгән сандыкларны бик еш ачалардыр. Бу мәгарә, бу... бу «хан сарае» күп гасырлар кеше аягы басмаган урынга һич кенә дә охшамаган. Сандыкларның берсе китаплар белән шыплап тулган, икенчесенә исәпсез-хисапсыз алтын-көмеш әйберләр, савыт-саба, күз явын алырдай асылташлар тутырылган. Хәлим табышына аптырамады, чөнки кайдадыр боларның барысын да күргәне бар кебек иде инде. Күңеленә ошаган бер уентыкка кереп, диварлары тигез һәм пөхтә итеп кырылган җир коридор буйлап бераз баргач, Хәлим өске ягы ярымайлап эшләнгән ишеккә тап булды. Көмеш тоткасына үрелгән генә иде, ишек үзе ачылып китте, һәм эчке якта аны Нәкыя карчык белән Тәкыя карчыклар каршы алды. Хәлим моңа да аптырамады, чөнки аның бу җир асты дөньясындагы беренче сәяхәте хәтеренә төшә башлаган иде инде. Менә хәзер аны, кулыннан тотып, бер кысан җиргә алып барачаклар, стенадагы тар гына аралыкка утырткач, учларын, киң ачтырып, тез өстенә куйдырачаклар, күзләрен йомдырачаклар, үзләре кулларына канат алачаклар... Ниндидер зәһәр ис аңкытып торган шул канатлары белән Хәлимнең бар җирен сыпырып чыккач, ырымлау йоласы башкарачаклар... Аның аң-зиһене томан эчендә калачак, аннары ул үз иясен бөтенләй ташлап китәчәк... Соңгы күренешләрне Хәлим инде тоймый да, сизми дә, әнә шул ташлап киткән аң-зиһене, әллә җанымы, читтән карап-күзәтеп торган кебек кенә... Менә аны җир асты коридоры буйлап алып баралар. Өстән төшерелгән аркан-бау янына алып киләләр, бауны тарткалап, өстәгеләргә Хәлимнең чыгуын хәбәр итәләр... Арканга ябыштырып куйганчы, аның эчке куен кесәсеннән курайны суырып чыгаралар... Шулвакыт Хәлимнең күңеленә шом керә, шом белән бергә зиһене уяна, томаланган башы ачыла башлый... Курку булып кайткан аң-зиһене яшен тизлегендә эшли, ләкин тизрәк өскә чыгу теләге аңа һич кенә дә көч бирми, киресенчә, аның соңгы көчен ала... Һәм ул үзенең язмышын өстәгеләргә – аһ-уһ килеп аны якты дөньяга чыгару белән мәшгуль авылдашлары кулына тапшыра...
... Данияр авырулар өчен әзерләнгән түшәккә илтеп салганда, Хәлим, соңгы көннәрдә йокламаган йокыларын бергә җыеп, татлы йокыга талган иде. Бу йокысыннан ничек уяныр ул? Курайлы сеанстан соң хәтеренә хилафлык килмәгәнме? Хәтере кайтып, бу кадәр яңалыкны аның аң-зиһене, нечкә күңеле, теткәләнеп беткән йөрәге күтәрә алырмы? Әлеге сорауларга беркем дә төгәл генә җавап бирә алмас иде. Хәтта ун-унбиш елдан талантлы психотерапевт-табиб буларак бөтен дөньяга танылачак фельдшер Данияр Афзалов та...
(Дәвамы бар)