Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 ноябрь , 09:20

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (5)

– Бичара хатын. Безнең йортта ике еллап яши. Кызы белән киявенең юл һәлакәтендә гомере өзелде. Үсмер уллары ундүрт яшендә ятим калды. Баланы әнисе яклап әбисенә алырга рөхсәт иттеләр. Балалар йортына бирмәде. Шулай бер еллап әйбәт кенә яшәделәр. Әмма нидер булып, малай укуын ташлады. Әбисенә баш бирми. Төне буе кайдадыр йөри, көн озыны йоклый. Бер көнне кыйнап кайтарганнар. Уен автоматларына ияләшкән. Байтак акча оттырган. Әбисе авылдагы йорт-курасын сатып, җитмәгәнен туганнарыннан алып түләгән. Хәзер уйнамый. Эшләми дә, укымый да. Армиягә алсалар, әллә кеше булып кайтыр иде, – диде Заһир.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (5)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Бу көнне Фатыйх һич онытмаячак. Июль челләсе. Җил әсәре дә юк. Ник бер яфрак селкенсен. Иртәнге чәйдән соң бакчадан җиләк-җимеш җыеп керергә булды.

– Иркәм, син урамга чыгып йөрмә. Агарып торасың, – диде Мәрфугасына.

Эчтән җыр көйләп, бакчада йөрде. Байтак җимеш җыелды. Өйгә кергәч:

– Мәрфуга, күр әле, күпме җыйдым. Кайнатма ясарсың, – диде. Үле тынлык аптыратты. Җавап кайтаручы булмады. Бүлмәгә атылып керсә, Мәрфугасы күзләрен мәңгелеккә йомган. Ул аны кочып, ачыргаланып елады. Ул арада күрше-күлән җыелды. Бар да аптырашта иде. Иртән генә көтү куып йөрде ич.

Авыл фельдшеры тромб өзелүен аңлатты. Ирен ияртеп, кызы кайтып керде. Шөкер, ичмасам кешечә кыландылар. Йөзләрендә ясалмалылык сизелсә дә, әнисен җирләп кайткач: «Әти, без югары очка, апаларга менәбез», – диде. Сәрия – әтисе яклап туган тутасы. Фатыйх җавапсыз калдырды. Аның өчен дөнья бетте. Ялгызы гына калырга теләде.

Җеназадан соң Минзадә атасы белән артык булашып тормады, китәргә җыенды. «Әти, иртәгә кузгалабыз. Альбертка өзлегергә ярамый. Аңа мәет чыккан йортта кыен», – диде. Фатыйх кызына шулкадәр усал, нәфрәт катыш караш ташлады. Ул аны шушы мизгелдә ботарлап ыргытырга да әзер иде. Бу баланың тууына караганда, тумавы хәерлерәк булган икән. Әмма ул үзен кулда тотты. Ялгызы калып, Мәрфугасы белән узган бәхетле мизгелләрне кичерәсе, хатирәләре белән генә яшисе килде.

Алты ай узып китте. Минзадә әтисенең хәлен сорашуны кирәккә санамады. Телефоннан шалтыратса да булыр иде, югыйсә. Яңа ел якынлашты. Кичке җиделәр тирәсе. Фатыйх гәзит-журналлар караштырып утыра иде. Өй телефоны шалтырады. Кызы шалтыратты. «Әти, без иртәгә кайтырга булдык. Калганын кайткач сөйләшербез», – диде.

Фатыйх уйга калды. Бу ниткән сүз тагын. Нинди мәкерле уй йөртә бу баланы. Алты ай буе исенә дә төшмәгән әти ник кирәк булган? Фатыйх нык әле. Бирешмәячәк. Бу йортны Мәрфуга белән бергәләп кордылар. Һәрбер бүрәнәсе – үзе бер тарих. Әнисен җирләп кайткан көнне: «Әти, сиңа ялгыз авыр булыр. Безгә килерсең», – дип ычкындырды...

Икенче көнне күчтәнәч төяп кайтып керделәр. Минзадә әти дип өзелеп тора. Мунча кереп, хәл алганнан соң, мәкер ачылды. Фатыйхның йөзенә карау белән Минзадә картның сүзеннән тайпылмаячагын аңлады.

– Заманында каешның тимер башы төшмәде сиңа. Югалыгыз күземнән. Сезнең белән бер һава сулыйсым килми.

Кызы белән кияве чыгып киткәч, иркенләп тын алды. Төнлә күзенә йокы кермәде. Мәрфугасы белән сөйләште. Теге дөньяда җаннарыбыз кабат кушылыр дип, үзен тынычландырды. Ул соңгы вакытта дини китаплар укыды, мәчеткә йөрде. Шуннан җанына тынычлык алды, күрше-күлән белән дус-тату яшәвен дәвам итте.

Быел яз иртә килде. Яшелчә-җимешен утыртты. Шаулап-гөрләп сабан туйлары узды. Бер көнне, хәбәр итми генә, көн кичкә авышканда Минзадә кайтып керде. Чит кешеләр кебек кенә сөйләштеләр. Альбертның йөрәге тотып, хастаханәдә ятып чыккан. Минзадә зиратка да барып килде. Әллә соң булса да акыл керәме бу кызыйга? Фатыйх аны кызганып та куйды. Ни дисәң дә, йөрәк парәсе ич. Яше дә кырыктан узды. Үзеннән күпкә олы ир белән яшәп ята.

– Әти, син мине гафу ит. Безгә дә килеп чык. Альберт сине хөрмәт итә, – диде кызы киткәндә.

Фатыйх өен ташлап чыгып китәргә ашыкмады. Җәй көне эш җитәрлек. Озакламый Рамазан аена керәчәкләр. Быел ураза тотарга ниятләп тора. Кызының дөньясын бер барып күрәсе килә, әлбәттә. Әмма көзсез булмас.

Ел уңышлы килде. Игене дә, башкасы да уңды. Уйланып йөри торгач, телефоннан кызына шалтыратты:

– Бу җомгада кайтып ал, – диде.

Минзадә озак көттермәде, машинасы белән кайтып та туктады. Фатыйх азык-төлеген төяде, акчасын да мулдан алды. Дөнья хәлен белеп булмый. Йортка күз-колак булырсыз дип күршеләрен искәртте.

Өч сәгатьтән артык килделәр. Фатирлары дүрт бүлмәле. Музейны хәтерләтә. Затлы, алтын йөгертелгән борынгы җиһаз белән тулган. Бер почмакта аквариум, анда төрле балыклар йөзә. Ул арада озын халат кигән кияү кеше килеп чыкты. Ике кулын биреп күреште, исәнлек сорашты. Фатыйх өйгә дога кылды. Юынып, ашап-эчкәч, кызы аны җыйнак кына бүлмәгә урнаштырды. Телевизоры да, радиосы да бар. Киемнәрен шифоньерга элеп, залга чыкты. Бераз сөйләшеп утырдылар. Альберт әдәпле, зыялы кеше. Бик күп белә. Фотосурәтләрен күрсәтте. Аннары кабат чәйләп алдылар. Әллә юлда арыганлыктан, әллә күп сөйләшүдән, озак кына йоклый алмый ятты Фатыйх.

Икенче көнне кичкә кунаклар килде. Альбертның бергә эшләгән дус-ишләре икән. Хатыннары юан, бизәнгән. Үзләрен бик тә һавалы тота.

Ирләр бер урында, хатыннар читтәрәк әңгәмә кора. Йөзек-алкалары белән мактаныша. Минзадә өстәлгә сый-нигъмәтен тезеп, барысын да табын артына чакырды. Фатыйх кызын уйлап куйды. Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың диләрме әле? Минзадә бу хатыннар арасында иң яше. Кара әле, әнисе кебек аш-суга уңган икән бит. Мактый-мактый ашадылар. Ирләр сәясәт турында бәхәсләште, сүз көрәштерде. Фатыйхка башта кызык тоелса да, соңрак арыды. Гафу үтенеп, үз бүлмәсенә чыгып китте. Кунак-төшем өч көн дәвам итте. Минзадә Альбертның күзенә генә карап тора. Теге ертык ыштанлы Макс түгел шул бу. Картка буйсынмый яшәп кара. Икесе ике бүлмәдә йоклыйлар. Мондагы тәртиптән чәчләрең үрә торырлык.

Иртәнге аштан соң Фатыйх һава суларга чыгып китте. Ул үзенең яшьлек елларын, студент чакларын искә төшерде.

Фатыйх, студент елларын исенә төшереп, шәһәр урамнары буйлап атлады. Бара торгач, паркка килеп җитте. Бик күңелле урын. Агачлар алтынга манчылган. Аллеяның буеннан-буена сузылган чәчәкләрдән күз камаша. Кечкенә күлдә аккошлар йөзә. Яр буеннан бала-чагасы да, өлкәннәр дә аларга икмәк валчыклары ташлый. Кошлар ярыша-ярыша сыйлана.

Фатыйх артлы эскәмиягә барып утырды. Көзге җылы һавадан иләсләнеп, оеп китте. Шул халәттә күпме утыргандыр, күзен ачып җибәрсә – каршыдагы эскәмиядә Мәрфугасы яшендә авылчарак киенгән ханым утыра. Фатыйх аны күзәтә башлады. Ул чүпрәк сумкасыннан икмәк алып, күгәрчен-чыпчыкларны ашатты. Каршыдагы ирнең карашын тоеп, уңайсызланды. Бит очлары кызарды, күзләрен җиргә төбәде. Фатыйх хатынның күзләрендәге тирән сагышны күреп калды. Әмма сүз катуны килештереп бетмәде.

Ул арада янына килеп баскан ике хатын, сәдака биреп, дога кылуын үтенде. Алар киткәч, янә күгәрченнәрен ашатуын дәвам итте. Кайберләре хәтта кулбашына да килеп кунды. Аларны кулларына алып сөйде. Хәер-сәдака бирүчеләр арасында төрле кеше бар иде. Аңардан кеше өзелмәде, ул аларны мөлаем елмаеп каршылады, дога кылып озатты.

Фатыйх кесәсеннән акча алып, хатын эргәсенә килеп басты. Акчасын сузганда, куллары бер-берсенә кагылып куйды. Фатыйх аның зәңгәр күзләрен күреп, сүзсез калды.

– Кемгә дога чыгыйм? Исемен әйтегез. Үзегезнең дә исемегез кирәк, – диде хатын. Тавышы ягымлы, йомшак. Фатыйх хатынының исемен атады.

Дога кылгач, хатын: «Хәерне күп бирәсез бит. Алай кирәкмәс», – дип акчаны күпсенде. Фатыйх: «Иртәгә дә укырсыз», – дип, саубуллашып китеп барды. Тик бу хатын башыннан чыкмады. Нинди нужа йөртә аны? Кызганып куйды. Фатирга аягы тартмый гына атлады. Янә дус-ишләре җыелачак, кабат шул балык башы.

Икенче көнне яңадан паркка юнәлде. Хатын аны кай ягы беләндер үзенә тартты. Бүген иртәләгән булып чыкты. Йөзе борчулы, йокламаганга охшап тора. Күгәрченнәре белән мәш килә. Фатыйхны күргәч, сөенеп китте. Бу юлы Фатыйх гәзитләр алган иде. Үзе гәзит укыган булды, күзен исә хатыннан алалмады.

Бүген атнакич. Кояш бер чыга, бер болытлар арасына кереп кача. Хатын янына ифрат күп кеше килде. Күгәрченнәрен дә ашатырга өлгермәде хәтта. Менә могҗиза, ичмасам. Ике сәгатьләп утырганнан соң, аякларын чак сөйрәп килеп, бер ир Фатыйх яныннан урын алды. Аяклары сызлый, күрәсең. Саф татарча исәнлек бирде.

– Гәзиттә ниләр язалар, кордаш? Дөньялар бутала. Үзгәртеп кору нәрсә бирер икән инде?

Абзыйның сөйләшәсе, эчен бушатасы килде. Бераз утыргач, исем-атыгыз кем була дип кызыксынды.

– Мин Фатыйх булам. Ә сезнең исемегез ничек?

– Заһир мин, – дип тагын байтак гәп сатты да, тынып калды. Фатыйх, шул форсаттан файдаланып, сорау бирде:

– Менә бу каршыдагы хатын кем була? Аны нинди нужа алып килгән бирегә? – диде. Заһир күзләрен шар ачып, Фатыйхка карады.

– Әйе-әйе, бик беләсе килә. Без тормышта кеше хәленә керә белергә тиеш, – дип соравын ачыклап куйды. Заһирны бу сүзләр уятып җибәргәндәй тоелды. Ул бу хатынның авылдагы йорт-җирен сатып, үзләренең күпкатлы йортта яшәвен белә иде. Аңа ярдәм итү башына да килмәде. Үзен гаепле тоеп, сөйләп китте.

– Бичара хатын. Безнең йортта ике еллап яши. Кызы белән киявенең юл һәлакәтендә гомере өзелде. Үсмер уллары ундүрт яшендә ятим калды. Баланы әнисе яклап әбисенә алырга рөхсәт иттеләр. Балалар йортына бирмәде. Шулай бер еллап әйбәт кенә яшәделәр. Әмма нидер булып, малай укуын ташлады. Әбисенә баш бирми. Төне буе кайдадыр йөри, көн озыны йоклый. Бер көнне кыйнап кайтарганнар. Уен автоматларына ияләшкән. Байтак акча оттырган. Әбисе авылдагы йорт-курасын сатып, җитмәгәнен туганнарыннан алып түләгән. Хәзер уйнамый. Эшләми дә, укымый да. Армиягә алсалар, әллә кеше булып кайтыр иде, – диде Заһир.

Фатыйх аны дикъкать белән тыңлады, һәр сүз йөрәгенә барып тиде. Заһир озакламады, саубуллашып китеп барды. Дарулар эчәргә вакыт, диде.

Фатыйх хатынны да, оныгын да кызганды. Аннары, тәвәккәлләп, хатын янына барып утырды. Ирне күреп, тегесенең дә йөзе яктырып китте. Күзләрендә күпме сагыш, ярдәм ит дигән кебек иде. Фатыйх үзе белән таныштырды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (5)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: