...Бу хәлләрнең бөтенесе мин йөгергән арада аермачык булып чагылып үтте. Килеп җиткәч үк җиңел сулап куйдым һәм, үз күзләремә үзем ышанмастай, баягыча тып-тыныч утыручы Фәһимәдән сорадым:
— Син тереме?
Ул гаҗәпләнгән күзләр белән карады:
— Тере.
— Ә мылтыктан кем атты?
— Мин. Ачуланасыңмы әллә?
— Юк болай... Син минем өчен артык кадерле. Шул гына.
— Аңлат син ни әйтергә теләгәнеңне.
— Миңа шулай тоелды... Син атылып үлгән төсле... Мин синең үлемеңне уйлап чыгардым, гафу ит!
— Ә бәлкем...
Ул тагын нидер әйтмәкче иде шикелле. Ихтимал, ул син мине үзең өчен үлгәнгә исәпли аласың, димәкче булгандыр. Чынлап та шул көннән соң ул бит минем өчен үлде. Хәзер дә. Гомерлеккә. Ул мине әллә гафу итмәде, әллә өметен өзде...
...Өйдә мине хат көтә иде. Свердловскидан.
Консерваториягә кабул итү тәртибе үзгәрде, укучылар җидееллык белем белән алынмый, музыка училищесы бетергән кешеләр генә кабул ителә, дигәннәр. Миңа хәзер унбер ел вакыт кирәк була: музыка мәктәбенә җиде ел, училищега дүрт ел. Унбер яшькә яшәреп бөтенесен яңадан башларга. Мин шуңа да риза булыр идем — унҗиде яшемдә җиде яшьлек балалар белән укыр идем, алмыйлар. Аңлыйм, яшьлектә шундый чаклар була: бер еллык вакыт бөтен гомерне, язмышны хәл итә. Әле генә узган бер елымны югалтмаган булсам, бу фаҗига, ихтимал, килеп чыкмаган булыр иде. Шул бер ел аркасында мин куып җитәргә мөмкин булган унбер ел гомеремне кабат югалттым түгелме соң? Дөньядагы иң олы хыялымны, яшәвемнең мәгънәсен югалттым түгелме?!
Теге көнне болында мылтык беркемгә дә зыян китермәде. Ул тик, үзенең дөм кара һәм төпсез авызы белән туп-туры текәлеп... минем хыялымны атып үтерде...
Дөмбердәп кемдер өялдына керде. Аяк басканда идәннәр бөгелеп, ухылдап куйды. Башымны күтәреп карасам — Шәйми икән. Килеп тә керде, акырып та җибәрде:
— Торып бас! Тиз!
— Сиңа миннән ни кирәк?
— Үзең кирәк. Торып бас диләр сиңа!
Кизәнмә, алайга китсә, мин сиңа... Наганың белән дә куркыта алмыйсың, ал кобурадан кулыңны, мин хәзер куркудан узган инде. Шәбәргән кеше яңгырдан курыкмый. Алып китәсең булса, күрсәт кәгазеңне, рөхсәт кәгазе... Бер тапкыр килгән идең бит, баян алырга. Анда, юләр булып, биреп җибәрдем. Хәзер инде тормыш өйрәтә төште. Юкмыни? Кулга алырга түгелмени? Шулай дип сөйләш. Алайса, ник рәхим иттең? Допрос? Язарга? Утыр өстәл янына, урындык алып. Шулай.
Ул нәрсәләрдер сорашты, мин, мәгънәсенә төшенергә дә теләмәстән, нәрсәләрдер сөйләдем, яза барды. Ахырдан язганнарын укып күрсәтте. Тыңлар-тыңламас утырдым, дөресрәге, тыңламадым. Башта уйлар, бүтән уйлар. Шәйми ниндидер ачу китергәч сүзләр әйтте... Монысын ишетми калырга мөмкин түгел икән. Менә нәрсә язган: «Өйдә ут белән ата торган бернинди дә корал тотарга ярамавы хакында хөкүмәтнең махсус карарын бик яхшы белсәм дә, мин берданканы илтеп тапшырмадым. Мин аның ярдәме белән Шәйми Ишмөхәммәтовтан һәм Хәбир Гыйльмановтан үч алмакчы идем...»
Хәшәрәт, нәрсә эшләмәкче була! Ялган — минем иң явыз дошманым, гомер буе елан булып ул минем өскә ташлана килде.
— Ничек бар, шулай яз! — дидем, кырыс кына, ләкин җикермичә.
Яңа аңлатмага кул куйдым. Шәйми кәгазьләрен шытырдата-шытырдата җыйды да, кузгала башлады.
Мин аны күрмим дә. Күз алдында Фәһимә... Ул минем каршыда... гел шулай.
Җәйге ямь-яшел киңлек, Агыйдел болыны, күлләр, чабылган печән, төнге черки безелдәве, иреннәр кайнарлыгы, исерткеч татлы сүзләр. Яшьлек, мәхәббәт... Бу бөек хисләр, бөтенесе бергә кушылып, сихерле җан иясенә әйләнә, канатлы кошка әверелә. Нәни кошка. Бу — без аның белән күргән теге ямь-яшел үрдәк баласы, ахры. Әйе, әнә ул ничек тып-тыныч күлдә чумып уйный, очып йөри-йөри дә тагы яраткан күленә килә. Ә тегендә... ерткыч кош оча, кара канатларын җилпи! О, ул күптән түгел генә без үтерә алмаган кара кош лабаса! Шул... Менә ул кинәт күл өстеннән кара-яшел булып сузылып үтте дә канлы тырнакларына япь-яшь үрдәкне эләктереп, күл читенә килде... Үрдәкнең күкрәген чукый, ерта, ашый, җып-җылы саф кан күл суына агып кушыла...
Күзләремне чытырдатып йомдым... Тик барыбер күрмичә булдыра алмыйм... Үрдәк инде юк... Кара кош үзенең табышы белән канәгатьләнеп торып басты да, күкрәген киереп җилпенеп куйды... Җилпенде һәм тагын үзгәрде, кара канат түгел икән, ул күк икән һәм ул баягы бәндәнең шинель итәкләре икән... Менә ул, күк шинельле бәндә — Шәйми. Кара кош дигәнем шул икән. Хәзер ул минем каршыда. Ниһаять, яңадан үз тавышы, тупас бугазы белән акырды:
— Бирәсеңме, юкмы, наконис?!
— Нәрсәне?
— Мылтыкны!
Чоланнан алып чыктым да тоттырдым үзенә мылтыкны:
— Аны сиңа әллә кайчан алып китәргә кирәк булган, баянны түгел...
Инде сентябрь башы җитте, игеннең исә яртысы да урылмаган әле. Сугу турында уйлыйсы да юк. Килмит ары чаба, бире чаба, кешеләрне басуга, эшкә кудыра һәм үзе дә куыша: халыкның көч-куәте булганнары эшләсә дә, күпчелек йә басуда чүмәлә артында ята, яисә ярты юлдан борыла да үз ихатасына кайта. Кайткан солдатлар атна-ун көн йөри дә каядыр китә, эшче көчләр артмый, киресенчә, кими генә бара.
Ә мин тагы басуда эшлим. Берничә колхозга бердәнбер булып калган комбайн, астматик төсле ютәлли-ютәлли, башлары кайгылы иелгән арыш басуын әйләнеп йөри. Шул бердәнбер комбайн безнең җирне ташлап китмәкче — Сафуан абзый икенче тәүлек инде өенә кайтмыйча карап эшләтә. Мин бункердан чыккан ашлыкны әрҗәле арба белән авылга ташыйм. Хәзер авылдан килүем.
Басулар аркылы узам. Колхозның ярты җире — ташландык басуга әйләнгән. Җир — крестьянның аерылган хатыны төсле, аңа синең ниндидер хокукың да бар кебек, ләкин ул инде синеке дә түгел. Син аңа кагыла алмыйсың, эч серләреңне сөйли алмыйсың, ышана алмыйсың. Чөнки аның уңышы синеке түгел, ул үзе дә һичнәрсәгә дәгъва итми. Күрәм, ташланган хатынның кәефе шәптән түгел, ул саргайган. Элекке чип-чиста бодай-арыш чәчләре күптән инде рәтләп таралмаган, чәбәләнеп беткән, чүп-чар белән күмелгән, кагылсаң, очарга торган билчән мамыклары, песи койрыгы, сарут, эт эчәгесе... Аерылган хатын рәтле мендәр дә күрми, мөгаен... Ул юынмый да, чистарынмый да, ахрысы, татлы бодай исеннән бигрәк, әрем, алабута исе аңкый үзеннән. Болай барса, ул яңадан кавышу, туй ясау хакында хыялланырга тиеш түгел.
Боек тол хатынны күз алдына китереп барганда, чыннан да, ялгыз бер хатынны очраттым. Бу кадәр дә вакытында тап булыр икән. Басу юлы белән миңа каршы атлый. Менә ул бөтенләй якынлашты. Нидер сөйләнә, аңлап булмый. Хәтирә апа! Шул бит! Бер сүз әйтә дә, көрсенеп, нәрсәгәдер үкенгән кебек, авыр сулый һәм телен чәпелдәтә.
— Әй Алла, соңга калганмындыр инде. Кызымны бозау ашап чыккандыр. Бер генә сәгать алдан кайтып җитсәм дә, бу хәл булмас иде. Әй Аллам... нишләрмен икән инде? Сәхипгәрәй бәгырем кайтканнан бирле күзгә күренми, качып йөри. Әллә бизде... әллә башкалар белән чуала инде. Әй Алла... Персидәтелгә әйт әле, Сәхипгәрәй җаным, бер телем икмәккә тилмертмәсен. Әй Аллам...
Ул кайтмаган ирен кайткан дип уйлый. Ә күзләрендәге сагыш?! Бу кадәр сагыш! Әгәр бу күзләргә шушы минутта кеше түгел, ерткыч караса, ерткычның да кызганудан йөрәге сулкылдап әрнер иде... Бу күзләр! Искә төшкәч тә бөтен тән калтырап китә, йөрәкне курку катыш кызгану, теге дөнья кешесен очраткан шикелле җан өшүе биләп ала, әйтеп аңлатырлык түгел. Бу күзләр... ике йөз грамм яшел арыш хакына акылдан язган күзләр... Моның өчен кем дә булса үкенәдер, үзе дә дөньяда яшәмәс хәлдә газапланадыр, әлбәттә, шулайдыр.
Хәтирә апа яныннан, гаепле кеше сыман, башымны иеп уздым.
Тол хатын — ташландык җир, колхоз җире... Ул бер кеше рәвешендә язмышны тирги, зарланып һаман көрсенә:
— Әй Аллам, персидәтелгә әйтегез...
Кайсы, нинди председательгә әйтергә кирәктер инде... Безгә ярдәм итәрлек председатель бармы икән илдә? Вакыты шундый бит, вакыты! Кемне гаепләмәк кирәк.
Әнә сап-сары билчәнле кыр, шул «иген»не комбайн ура. Үзебезнең председательнең, Килмитнең, бөтен тормышы шул комбайнга килеп бәйләнгән. Аның үзенә ярдәм итәргә кирәк. Әгәр соң булмаса.
Атны читтәрәк туктаттым да Сафуан абзый янына килдем. Нәрсәдер әйтергә теләп, күзләренә карыйм. Әллә ул да...
Юк, юк, нәрсә уйлыйм мин, миңа шулай тоелды гына. Әйе, тоелды гына. Син аның күз кабаклары, ияк асты шешенке, кабарынкы булуга карама... Аның бөерләре авырта ич, су күбрәк эчсә дә шулай шешеп чыга.
Комбайн шаулап бирге почмакка килеп җитте. Килмитнең бөтен игътибары шунда: шул машинадан башка бернәрсә дә, бер кешене дә күрми ул. Иреннәре соң дәрәҗәдә кысылган. Читтән аз гына булса да кагылсаң, бөтен гәүдәсе дерт итеп кабынып китәр төсле.
— Соңгы тапкыр уравым, — диде комбайнер, көчкә тын алып.
Астма бугай, гыжлавы машинасыныкы төсле үк, биш метрдан ишетелә. Мин аны арыгандыр, ял итәсе киләдер дип уйласам, алай түгел икән. Килмит аңа ике төрле уйлауның мөмкин дә түгел икәнлеген сиздерә торган кискен тон белән:
— Башыңа да китермә! — дип куйды. Усаллыктан иреннәре тагын да катырак кысылды.
— Булмый, Килмит, мин нишләй алам, миңа әйттеләр бетте. Ник миңа әйтәсең аны, начальство белән сүләш, директор МТС белән.
— Сөйләшербез, сөйләшмәс дисеңме әллә?! Әгәр хәзер шушы килеш калса, бөтенләй кала ул. Кул белән урырга кем бар? Ачтан үләчәкләр бит, ачтан!
— Миңа нәрсә әйтсәләр — шул. Яңадан килермен.
Килмит пошкырырга җыенган ат кыяфәтенә керде, борын
тишекләре киң ачылды, аннары тагын кысылды, күзләре усал очкынланды.
— Шушы басуны урып бетермичә, беркая атламыйсың.
— Син кем, директормы, безнең бригадирмы?
— Икесе берьюлы. Бар тизрәк, юкка вакыт әрәм итмә.
— Соңгы тапкыр тагын бер урыйм да...
Трактор, комбайнын өстерәп, үкерә-үкерә тагын горизонтка кереп югалды. Килмит белән икәү тып-тын басып торабыз. Күптән түгел әйтергә җыенган сүзләрнең берсен дә әйтергә вакыт юк. Мондый чакта ничек итеп сүз башламак кирәк... Ул үзе ярсыган, нәрсә әйтсәң дә, барыбер ишетми.
Чабыштан соң тиз генә тынычлана алмаган ат сымак, ашыга-ашыга басу буйлап йөренә, чыдый алмый. Җитмәсә, көзге көнгә хас булмаганча, кояш кыздырган була. Әллә шуннан, әллә эчке әрнүдән, иреннәре кара янып көйгән. Бәхетсезлегенә каршы, моннан ике-өч метрлап ары, сазлыкта чишмә бар икән. Шунда китте, мин дә аңа иярдем. Салкын саз чишмәсе. Килмит түмгәккә тезләнде... Чалбары аша су үтте булса кирәк, ул тагы торып басты һәм, чиләк-фәлән юкмы, дигәндәй каранып, бернәрсә дә күзенә чалынмагач, яңадан тезләнде, комсызланып салкын су чүмерә башлады. Салкынлыктан тешләре чатнады бугай, бераз тукталып, куллары белән авызын каплап торды.
— Сафуан абзый, җитәр, — дидем мин, куркып. Ә ул, ишетергә дә теләмичә, тагы иелеп, тагын комсызланып эчәргә то-тынды. Тагын тешләрен җылытып, тагын чүмерде... Ярты сәгать эчкәндер. Комбайн тавышы якынлашкач кына, башын күтәрде... Күзләре шундый кызганыч карыйлар... Элекке усаллык кая киткән! Тәнендә температура булырга тиеш, битләре күмердәй кара-кучкылланып яна.
— Җитәр, эчмә, сиңа ярамый! — дидем мин, кабатлап.
Ә ул миңа тагын колак та салмады, борылып та карамады. Аның өчен әйтерсең мин бөтенләй юк.
Комбайн, бездән алдарак өлгереп, урыласы җирен калдырып, басу почмагына юнәлде. Килмит йөгерә-атлап каршыга чыкты.
— Тукта! Борыл! — дип акырды ул, хәлсез тавышы белән.
Тегеләр, аны ишетмәгәндәй, баруларында булдылар. Килмитнең авыру кыяфәте кинәт юкка чыкты, ул ярсып трактор каршына ыргылды:
— Чыгыгыз, минем гәүдәм аша!
Ә трактор һаман килә, туп-туры килә, аның өстенә.
— Сафуан абзый! — Аның тапталуыннан куркып, җан әче¬се белән кычкырган төсле кычкырып җибәрдем. Ә ул мине тагын ишетмәде. Аның өстенә килеп менәр чиккә җиткәч кенә, шып тукталды трактор.
— Нишлисең син, иптәш председатель? — дип кычкырды комбайнер һәм ютәлләргә тотынды.
— Мин сезгә әйттем. Бүтән колхозларга юлыгыз минем гәүдәм аша уза. Башыгыз ике булса, таптагыз!
Килмит йодрыкларын төйнәп җикеренде, тегеләрнең бик гади нәрсәне аңламауларыннан һаман ярсый барды. Иреннәре соң чиккә тартылып бөрештеләр.
— Сез урмый киткәч, боларны кем урыр дисез? Хәзер яңгырлар башлана, ул шул килеш калса, сөрлегеп, коелып, череп бетәчәк. Башыгыз бармы, юкмы? Күпме ашлык харап була!
— Бүтән колхоз...— Комбайнер, йөткерүдән куркып, ахрысы, тыелып калды да бераздан соң тагын дәвам итте: — Бүтән колхозларда да шул ук... Аларныкы череде ни, сезнеке ни...
— Шулай булгач, юлга вакыт әрәм итмәгез, барыбер дәүләт ашлыгы, җыегыз!
— Югарыдан боердылар бит! Ничәмә кабат...
— Алар аңламыйлар!
Шул вакыт тракторга яңадан ход бирделәр.
Килмит янә трактор каршына аркылы ятты. Бәхәсләшергә бүтәнчә хәле калмаганга, ахрысы. Йөзе күм-күк булып көйгән, тагын да кызганычрак төскә кергән иде.
— Чыгыгыз минем аша... Сезгә шул кирәк бит!
Тракторны кирегә чигереп, аның гәүдәсен урап узарга теләделәр. Мәче тизлеге белән ыргылып, Килмит тагын трактор тәгәрмәче астына ташланды, тагын, тагын... Менә ул тәгәрмәч астында ук калды бугай, юк... трактор шатырдап тукталды һәм комбайн, чак кына авып китмичә, калтыранып шалтырап куйды. Күзләремне Килмиттән алмыйм: тир, балчык аның битен каплап, ул әллә нинди куркыныч төскә кергән, буялган. Күзләре усал, ләкин хәлсез... Алар тагын чак кына арадан соң гөлт итәр дә сүнәр төсле.
Кайчандыр дөнья җимертеп, бөтен авылны ихтирам иттерә алган горур председатель, Сафуан Килмитов! Синме бу? Бүген ул юк. Бу — бөтенләй башка кеше... Дөнья, нинди арысланнарны да бөгәсең син! Менә ул дошман тырнаклары астына эләккән яралы арыслан шикелле ухылдап, тыны бетеп, капланып ята:
— Минем аша... Минем гәүдәм аша гына... чыга аласыз.
Комбайнер аның янына килеп карап торды, торды да яшьләнгән күзләрен сөртеп куйды. Аннары йомшак тавыш белән тракторчыга эндәште:
— Әйдә, теләсә нишләтсеннәр, күп булса, комбайннан төше-рерләр... Әйдә, урып бетерәбез...
Һәм китеп тә бардылар. Ә Килмит кузгалмады, ятып калды. Мин аңа якын ук килдем:
— Ура башладылар, әйдә, Сафуан абзый, авылга, ял ит бераз... — Һәм кинәт телсез калдым — ул башын күтәрергә итә, күтәрә алмый... ыңгырашуын кеше ишетмәсен дигәндәи тыеп, күкрәге эченнән генә ыңгыраша... Менә ул аз гына үрмәләде дә биегрәк буразнага башын салды...
— Атны...— диде ул һәм бүтән сүз әйтә алмады. Кайдадыр аның аты булырга тиеш. Мин шуны эзли киттем.
Ат ярты чакрым чамасы ераклыкта тукталган. Сусыз чокыр буенда... Чыга алмаган, күрәсең. Тыным беткәнче йөгердем. Килеп тарантаска утыруга, үзем дә котырган кеше сыман, атны чаптыра башладым. «Ә» дигәнче Сафуан абзый янында идем инде. Ә ул һаман бер килеш — башын буразнага салган да ята... Яралы солдат кебек...
(Дәвамы бар.)
Фото: Башинформ.ру