XI
Укучы «Менә хәзер йөрәге ярыла да ярыла инде Хәлимнең!» дип, тыштан борчылган булып, эчтән яшерен генә тантана итмәкче инде, беләм. Юкка. Дөресен генә әйткәндә, Хәлим җир асты дөньясында карчыкларга тап булуына аптырамады. Башкача мөмкин дә түгел иде бит! Гомер буе шушы Утарда яшәп тә, ханнар мәгарәсе хакында белмәгәннәрдер дип, бу карчыклар язмышы белән бөтенләй дә таныш булмаганнар гына әйтергә мөмкин. Чынлыкта, алар үзләренең ханнар нәселеннән булуларын кечкенәдән үк, хәтта туганчы ук белгәннәр. Әйе-әйе, шулай да була. Кан тамырларында аккан геннар хәтере шулай буыннан-буынга күчеп килүчән. Кан хәтере, нәсел хәтере – иң көчле хәтер. Бу хәтер кеше туганчы ук була, кеше үлгәч тә кала. Бу – Табигатьнең иң серле хикмәте һәм Ходай Тәгаләнең гади кеше аңы гына ирешә алмый торган илаһи ихтыяры. Шуның белән вәссәлам!
Ишек турыдан-туры карчыклар алачыгына алып керә икән. Дөресрәге, бу алачыкның шактый иркен һәм матур гына җиһазландырылган базына барып керде Хәлим. Ләкин аны өске катка алып менмәделәр. Өскә менә торган баскыч та, ишек тә күренмәде. Ә менә янәшәдә ишек бар иде. Димәк, тагын да базлар бар бу алачык астында. Туктале, алачык астындамы соң алар? Алачык астында булса, беренче Майя да, икенче Майя да җир асты дөньясы хакында белгән булырлар иде.
– Утыр... Кулларыңны тез өстенә куй. Күзләреңне йом.
Хәлимне стенага уелган бер аралыкка кертеп утырттылар. Күзләрен йомганчы, Хәлим карчыклар кулындагы канатларны гына күреп калды. Бу канатлар очыннан әллә май, әллә... кан тамып тора иде...
Күзләрен йомуга, Хәлимгә рәхәт булып китте. Сабыйлыгына кайттымыни?! Ничә көннәр борчылып яшәгәннән соң, беренче мәртәбә шундый татлы хис кичерә ул: барысы да әйбәт, бернинди кайгы юк, борчу юк, янгын юк, мөһаҗирлек юк... Гомумән, зиһен савытында берни дә юк... Буш гомер кәсәсе... Куркыныч хәтта... Менә бервакыт зиһен савытынамы, гомер кәсәсенәме, әллә икесенә бергәме, – яшәгән гомерендә кичергән хәл-әхвәлләр, вакыйгалар шыбырдап тула башлады: балачагы, яшьлеге, беренче мәхәббәте – Нәфисә, армия хезмәте, урман юлы, «албастылар утары», Майя, Майя, тагын Майя... күп мәртәбәләр Майя... Гаилә, бәхет, кабер... Тагын бер кабер, анысы Нәфисәнеке... Ап-ак чәчле карчык... Нәфисә? Майя... Майя? Юк, бу Майя аның Майясы түгел... Янгын... Кое тишеге... Хәлим акрын гына шул тишектән төшә, бик озак төшә... Баз кебек караңгы урынга төшә. Караңгылыктан башка берни дә юк. Бары тик төпсез караңгылык кына... Офыксыз дәрья... Гигант Үрдәк... Аның күңеленә курку керә, ул ашыга ашыга аркан бавын тарткалый, өстәгеләрдән тизрәк тартып алуларын сорый, үзенең исә аркан буйлап менәргә хәле юк...
Мәгарәгә алып төшүче тишек янында Хәлимне биленә аркан бәйләп булашучы Майя каршы алды.
– Майя? Син нишлисең монда?..
– Синең арттан төшмәкче идем. Юкка чыктың бит... Кычкырып та карадык, арканны да әллә ничә күтәрдек... Кайда булдың син?
– Төшеп тормасаң да була. Анда караңгы баздан башка берни дә юк. Бушлык, салкын җир асты... Тән генә түгел, җан өши... Хәтта аң өши... Дөм караңгылык, гүр дөньясы... Бернинди хан сарае да юк анда. Рәлиф ялгышкан... Ышанмасаң, бар, төшеп кара...
– Юк-юк, мин сиңа ышанам, Хәлим. Чынлап та, караңгы базга төшеп, теге дөнья духларын үртәп йөрмик әле. Йә зәхмәте кагылыр... Юньлегә түгел бу чокыр. Тәмугның авызы җир астында, диләр бит. Әллә шул үземе? Как там у вас – Аллаһ сакласын!
Иң элек Хәлимне өскә чыгардылар, аннары Майяны тартып алдылар. Хәлимнең җәелеп китеп сөйләшәсе килмәде, ул: «Анда караңгы баз гына», – диде дә, Нәфисәне җәһәт кенә култыклап, авыл-утарның тораклар урнашкан очына ашыкты. Соңгы сүзне, каударланып өенә кайтып киткән Хәлимнең артыннан озак кына карап торганнан соң, Майя әйтте:
– Аста берни дә юк. Коры бушлык, димәк... Язмышны бүтән сынамыйбыз. Бу баз турында онытабыз. Чокыган кадәрен хәзер үк күмеп куегыз. Вәлиәхмәт абзый казыган кое белән чикләнәбез. Аннан су килә башлаган, диделәр.
Хәлимдәге үзгәрешне кое авызына җыелганнар сизенде, әлбәттә. Бигрәк тә Ак бабай, кое тишеген күмүчеләргә карап, башын чайкый-чайкый озак кына басып торды. Аннары, учларын алга сузып, бер-ике кәлимә дога укыды да, шулай ук башын чайкый-чайкый, Мәдинә абыстай янына кайтып китте. Мәдинә карчык янына микән? Юктыр. Әнә бит, үз торакларына җитәрәк кырт борылды да Хәлимнәр алачыгына илткән тар урамга керде.
– Керергә мөмкинме?
Йөгереп диярлек каршына Нәфисә чыкты.
– Мөмкин-мөмкин, ник мөмкин булмасын. Сезгә һәрчак ишек ачык, Ак бабай. Килүегез әйбәт булды әле. Хәлимне бераз рәткә саласы бар. Ипле сүзегез, догаларыгыз беләнме... Бик үзгәреп чыкты ул кое авызыннан... Йөзенә җен-пәриләр тын-сулышларын өреп чыгармасалар гына ярар иде...
– Беләм-беләм, кызым... Хәлимне үзгәртеп чыгардылар. Ләкин, дөресен әйтим, минем акыл белән генә очына чыгарлык түгел бу тарихның. Бик авыр хәл булырга охшаган. Әйдә, керик инде...
Өйалдыннан үтеп, олы якка килеп керделәр. Хәлим түр караватта үрә катып утыра. Күзләрен каршы стенага төбәгән. Ак бабай белән Нәфисә, кереп, түргә үтеп, бераз торганнан соң гына, аларга борылып карады.
– Ә-ә, Ак бабай икән... Әйдә, үт, кунак булырсың... Соңгы араларда күренмәдең, берәр кайда булдыңмы әллә?
Ак бабай белән Нәфисә ялт итеп карашып алдылар. «Ялгышуы хак инде, хак» дигән кебек, бер-берсенә керфек кагыштылар. Баз авызыннан җир астына озатып калган Ак бабайны онытырлык булгач, бүтәнчә ни дисең инде?!
– Үзеңнең хәлләрең ничек соң, Хәлим олан?
– Әллә ничек әле, Ак бабай, бераз авырып торган кебек әле мин... Җир астыннан күңелгә таш алып чыктым, ахры...
– Шулчаклы күңел кайтарырлык булдымыни соң, Хәлим балам?
– Белмим... Мин анда бик күп күргән кебекмен, ә хәтердә бары тик караңгы, салкын баз гына...
– Ярый исән чыккансың, шунысына шөкер итик. Калганы җайланыр, күңелеңдәге таш та эрер... Җир асты шаукымлы инде, нишлисең... Синең тәнең дә, рухын да көчле. Ярый әле син төшкәнсең. Башка берәү булса, бөтенләй акылдан язган булыр иде. Хәзергә болай итик. Син «Фатиха» сүрәсен беләсең бит? Менә шуны кырык тапкыр күңелеңнән укы. «Камәт» әйтеп башла, «Камәт» әйтеп бетер. Йә, әйдә башла, без Нәфисә белән кече якка чыгып торабыз...
Ул арада, шаулашып, балаларны иярткән Сания, Тәскирә кайтып керделәр. Саниянең кулында Хәят. Кемдәдер кунакта булганнар, ахры, Тәскирә кулындагы табакта гәрәбә төсенә кереп балкыган йомры-йомры кабартмалар... Кече якта утырган Ак бабай белән Нәфисә дәррәү торып бастылар һәм, түр якка ишарәләп, икесе дә бармакларын иреннәре өстенә куйдылар:
– Тс-с-с!..
– Тс-с-с!..
Сания шундук Хәятны Тәскирәгә тапшырды да, йөзендәге бөтен җыерчыклар белән чыраен сытып, авызын учлары белән каплады:
– Ай Аллам! Тагын нәрсә булды инде Хәлимкәемә?!
– Берни дә булмады, әнкәй, дога укый, шул гына...
– Тик торганнан ялгыз башы дога укып утырсын да, берни дә булмасын, имеш... Нишләттегез минем Хәлимемне? Кое базы тирәсендә булаша иде, әллә шуның авызына егылдымы?
– Юкка борчыласың, Сания күрше, егылмады да, нитмәде дә. Кое казучылар җир астында бушлыкка очрадылар. Хәлим әнә шул базга төшеп менде. Җир астыннан соң бераз чистарынсын дигән идек, шул гына...
– Йа Раббым, әйбәт кенә булсын иде инде... Шаукымга тиз эләгүчән булды шул, нишләпләр генә бетмәде шушы урман шаукымы белән. Ә хәзер әнә җир асты дисез... Ай Аллам, Үзең сакла газиз баламны... Барыбызны да сакла. Бу җир өстендә беребез дә артык та, ким дә түгел...
Хәлимнең соңгы «Камәт»не әйтә башлаганын күреп, барысы да өйгә керделәр. Хәлим балаларын кочаклап алды, берәм-берәм күтәреп, тезләренә урнаштырды... Аннары учларын угалап алды:
– Әнкәй, берәр тәмле әйберегез юкмы? Нишләптер өзелеп ашыйсы килеп китте!..
– Бар, бар, кабартмалар бар. Вәсимә карчык күчтәнәче. Сөйләшергә, киңәшләшергә чакырган, шуңа бардык. Оныгы Гөлмәрьям теге врач егет белән бик каты йөреп ята икән, шул уңайдан киңәш-табыш итмәкче булган күршекәебез. Киңәш иттек инде үзебезчә, йөрсеннәр, дидек әйбәт булыр, дидек... Нәрсә дисең инде бу очракта?' Дөрес әйткәнбезме, улым?
– Дөрес, бик дөрес әйткәнсез, әнкәй. Минем үземә дә ошый ул егет. Шәһәр баласы булса да, авылны аңлый авылда үз кеше... Их, әнкәй... «Авыл» дип сөйләшергә генә калды шул хәзер... Үз авылыбыз утырып янды, ә бу җирне «авыл» дип авыз тутырып әйтеп булмый әле. Бик озак булмас та...
Шулвакыт Хәлим күңелендә, җир астыннан ияреп менгән соңгы сихер-шаукымнан коткарырга теләгәндәй һәм исән калган дөньяви хис-тойгыларны уятып, бер моң бөртеге чәбәләнеп алды:
Бер моң яши минем күңелемдә,
Шундый да моңлы моң ул...
Аның мәгънәсе – язмыштыр,
Исеме аның – авыл...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo