Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 ноябрь 2024, 11:33

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (4)

Әмма Максның юлында тагын бер гүзәл зат очрады. "Бар, авылыңа олак. Иртәгә икенче кыз алып кайтам", – диде беркөнне Минзадәгә. Кыз шаярадыр дип уйлады. Әмма барысы да рас килде.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (4)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (4)

(Дәвамы.)

– Ярый, борчылма. Әйбәт кеше баласыдыр, бәлки. Ул көнне районга барасы бар. Үзең генә каршы алырсың. Калганын сиңа аңлатасы түгел. Аш-суың әзер булсын. Борчылма, – дип хатынын аркасыннан сөйде.

Балалар кайтасы көнне Мәрфуга ризыкны мулдан әзерләде, мунчасын якты, юып чыгарды, мәтрүшкәле каен себеркесе пешерде. Бар да әзер. Йорт-җирләре җитеш. Хәзер авыл халкы шәһәрдән калышмый. Суы өйдә, бәдрәфе, ваннасы бар.

Ул арада, урамдагы кош-кортны пыр-туздырып, капка төбенә «Жигули» килеп туктады. Бала итәкле күлмәген кигән, чәчләрен үреп, яулыгын артка чөеп бәйләгән, ап-ак алъяпкычын япкан Мәрфуга кызы белән булачак киявен каршыларга чыкты.

Егет кеше йорт-кураны карашы белән бәяләп, астан гына усал елмайгандай итте. Хәлле күренәләр. Бар нәрсә үз урынында, пөхтә. Эшләмичә дә, боларны савып ятарга була. Аннары татар хатыннарына гына хас булганча киенгән, мөлаем йөзле, чем-кара күзле хатынны күреп, таң калды. Шәһәр хатыннары белән авылныкыларны чагыштырсаң, җир белән күк арасы инде.

Мәрфуга исә кияү буласы кешенең йөзен күргәч, каушап китте, тамагы кипте, йөрәге урыныннан купты. Какча гәүдә. Озын җирән чәчләрен кызыл чүпрәк белән җыеп бәйләгән. Күзләре тонык, салкын, мыскыллы караш. Җитмәсә, авызы ярымачык. Бу бераз мәзәк тоелды. Өстендә кеше башы төшерелгән кара футболка. Җепләре сәленгән, тез башлары умырылган, сылашып, бар әгъзалары беленеп торган тар джинс чалбар. Мәрфуганың өстенә салкын су койгандай булды.

Ул арада булачак кияү бармакларындагы балдакларны сөртте дә, Мәрфугага кул сузды:

– Макс, – диде русчалы-татарчалы. Куллары каты һәм салкын иде. Мәрфуга кызына сораулы караш ташлады.

– Әни, аптырама. Максим ул, – диде Минзадә чытлыкланып.

– Русмыни?

– Юк! Әнисе рус егетен яратып йөргән, кияүгә чыгарга җыенган булган. Әмма ул кеше юл һәлакәтенә тарыган. Дәваханәдә җан биргән. Соңыннан әнисе татар кешесенә тормышка чыккан, улы туган. Элекке сөйгәненең исемен кушкан. Әтисе белән бер генә ел яшәп калганнар. Ул хатыны белән улын ташлап, икенче хатынга чыгып киткән. Әнисенең ирләре күп булган, тик берсе белән дә юньле-башлы яши алмаган.

Макс исә Минзадәнең сөйләвен җөпләп, моны мәртәбәгә санапмы, әйтеп куйды: «О, минем маманьның ирләрен санап китсәң, аяк бармакларың да җитми».

Мәрфуга исә пошаманга калып, эчтән генә белгән догаларын кабатлады, кызын тиргәде: «Хәерлегә булсын, үзебез гаепле, артык очындырдык шул. Менә хәзер шуның нәтиҗәсен күрәбез».

Кунаклар өйгә узды. Тәмле бәлеш исе борынны кытыклады. Макска биредә ошады. Авыл да димәссең. Суы өйдә, мунчасы да заманча. Минзадәнең әнисе, фәрман көткәндәй, күзгә генә карап тора. Аның үз әнисе бу хатынның киресе. Ул Максны йорт җиһазы урынына гына күрә.

Тамак ялгагач, егеткә мунча юынып чыгарга тәкъдим итте Мәрфуга. «Кызым, юлны күрсәт», – диде. Макс русчалы-татарчалы нидер җавап кайтарды да, килбәтсез итеп елмайды. Мәрфуга тагын уфтанып куйды.

Минзадә, өстенә халатын киеп, мунча кирәк-яракларын хәстәрләп, киявен ияртеп чыгып китте. Кызы мунчаны күрсәтер дә кайтыр дисә: «Шаулама, без бергә керәбез, әни, бар аш-суыңны кара», – диде. Макс моны күреп, мыскыллы елмайды. Мәрфуга үзенә урын тапмады. Фатыйхы да озаклады. Кайтса, бер дә ошатмаячак мондый хәлне.

Яшьләргә мунча килеште, күрәсең. Ике сәгатьләп узды инде киткәннәренә. Менә ишектә кызы күренде. Рәхмәт әйтәсе урынга, бер генә ажгырды: «Әни, кымыз кая? Нишләп әзерләп куймадың? Ишетмисеңмени?» Аннары әнисенең яшь тулы күзләрен күреп аптырады. «Я, нәрсә булды? Әллә берәрсе вафатмы? Нигә дәшмисең?» – диде. Мәрфуга аркасы белән борылды да: «Минем өчен син үлдең. Башка сүзем юк», – дип кырт кисте. Ул арада Максның тавышы килде: «Маша, где ты?» Сөлгесенә төренеп, өйгә килеп керде. Мәрфуга түзде, йөзенә ясалма елмаю чыгарды: «Әнә, түр якта. Сиңа кымыз әзерли». Ни дисәң дә, кунак. Тавыш чыгарып булмый. Капка төбенә машина килеп туктады. Ире кайтты, күрәсең.

Фатыйх булачак кияве белән танышуны күзаллап, өйгә узды. Беренче караудан ук ошатмады. Моны кем тәрбияләде икән? Хәер, үз кызы да шушы шамакайдан калышмый инде. Йөрәге чеметеп куйды. Кул сузарга да җирәнде. Нишлисең, кызы хакына түзде. Боздай салкын карашлы бәндәгә кул биреп күреште. Мәрфуганың күзләре кызарган. Йончыганы йөзенә чыккан, картаеп киткәндәй тоелды.

«Кунаклар» өч көн сый-хөрмәттә ятты. Максның бу йорттан китәргә исәбе юк иде. Рәхәт, бар нәрсә әзер, табын мул. Эш кушмыйлар, беркем борчымый.

Тик әнисенең базарда сату эше күп. Ул аның үзеннән дә, эшеннән дә, акыруыннан да тәмам гаҗиз иде. Минзадә белән бергәләп, Мәскәүдән алып кайтып, чүпрәк-чапрак саталар. Әнисе Төркиягә дә баргалый.

Аның әнисе гел чалбардан, өстендә сурәтле ярымшәрә кофталар, башында – фуражка, чәче кып-кыска итеп кыркылган. Паровозмыни, тәмәке көйрәтә. Бармак аралары тәмәкедән саргаеп беткән. Җитмәсә, ямьсез итеп сүгенә. Ашарга әзерләми, әзерне китертә. Чәй куюдан башканы белми. Ял йортына да барып кайта. Дөньяның арт ягына тибеп, ничек тели, шулай яши. Холкы коточкыч, чамадан тыш усал. Бер еллап аларда яшәгәннән соң Минзадә дә бу тормышка күнекте.

Әмма Максның юлында тагын бер гүзәл зат очрады.

– Бар, авылыңа олак. Иртәгә икенче кыз алып кайтам, – диде беркөнне Минзадәгә. Кыз шаярадыр дип уйлады. Әмма барысы да рас килде.

Минзадә, әйберләрен җыеп, чыгып китте. Икенче көнне үк бер олы яшьтәге апага фатирга керде. Акчаны да күп сорамады. Телефоннан шалтыратып, әниләренә хәбәр итте. Максим белән бер тапкыр кайтканнан соң, башкача туган йортында күренмәгән иде.

Минзадә унга бар, уңганчы бар гыйбарәсеннән чыгып, ирләрне алыштырып кына торды. Араларында юньлесе дә булгандыр, бәлки, тик Минзадәнең холкына түзә алганы очрамады. Ул әтиләре ярдәме белән бер бүлмәле фатир сатып алды. Тегеләй-болай бәргәләнеп йөри торгач, яше дә кырыктан узды. Баласы да булмады. Дөресен әйткәндә, тугыз ай буе корсак күтәреп йөрисе килмәде. Бала карау да хәленнән килмәс иде. Әнисе белән әтисе дә олыгайды. Җитмешне куалар ич.

Бер көнне үзеннән егерме яшьләргә олы ир ияртеп кайтты. Исеме Альберт. Хатыны биш-алты ел элек гүр иясе булган. Бер кызы, бер улы бар. Аларның үз тормышы. Укыган кешеләр, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Йомышлары төшсә генә әти кирәк. Яшь хатынга өйләнүен белсәләр дә, исләре китмәде. Арада ниндидер сер ятуы күренеп тора, салкынлык бар. Альберт үзе тарих фәннәре докторы.

Альбертның дүрт бүлмәле фатиры бар. Ул затлы мебель белән җиһазланган, бар нәрсәгә алтын йөгертелгән. Үзенең сөйләвенә караганда, йорт җиһазлары XVIII–XIX гасырларга карый. Ул аларга яңа сулыш өргән, яңарткан. Шул җиһазларның тарихын көн озыны сөйләргә дә әзер иде ул. Гаять пөхтә, вакчыл бәндә, кешеләргә ышанып бармый, үзен кешеләрдән өстен, тәкәббер тота. Минзадә йортка килеп керү белән гаҗәпкә калды. Каршыдагы урындыкка шап итеп барып
утырган иде, Альбертны корт чактымени, кычкырып җибәрде.

– Син нәрсә? Юләр, надансың әллә? Кем рөхсәт бирде җәелеп утырырга?

– Нигә акырасың миңа? – дип, Минзадә Альбертны төртеп җибәрде дә, аш бүлмәсенә чыкты.

– Бу җиһазлар миңа бик кадерле. Әнә артсыз урындыкларга утыр.

Минзадәгә бу карт ирнең көен көйләү, җаена гына тору бик авыр иде. Әти-әнисен исенә төшереп, аларны хәтта кызганып куйды. Ул үзе дә тәкәббер, тискәре ич. Әмма яши-яши күнегә башлады. Чөнки алар бер-берсенә охшаш иде.

Минзадә әниләренә кайтып урарга булды. Альберт та риза, авыл кешесен хөрмәт итә. Әтисе белән әнисен алдан искәртте. «Әни, бу ертык ыштанлы Макс түгел. Артык сөйләп, сораулар биреп йөдәтмәгез. Сөйләгәнен хуплап, баш кагып кына утырыгыз», – диде. «Ничек инде, кызым? Ул хаклы булмасадамы? Авылда яши дигәч тә, без дә ахмак түгел бит», – дип аптырашта калды Мәрфуга. Шулай да Фатыйхка яңа кияүнең җаена гына торырга кирәклеген аңлатты. Фатыйхның күңеле тыныч иде. «Безнең кызга шундый ир кирәк», – диде. Мәрфуга исә кызы өчен ут йотып яшәде. Баласы да булмады, ичмасам. Әллә шул борчуларыннан соңгы вакытта кан басымы уйнады. Хастаханәдә дә ятып чыкты. Гомер буе бала дип тилмер әле. Ул йөрәк тимердән түгел бит.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (4)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: