Клуб.
Әле бер-ике ел гына элек шаулый торган кичке дәрт хәзер бөтенләй сизелмәс хәлгә килгән. Кешеләр йөзендә елмаю, бер- берсенә әйтелә торган шаян сүзләр юк, гармоньнар кайдадыр хәрәкәтсез ята, җыр әйтерсең канатларын салган, тынган.
Халык ярты төн дигәндә генә җыелды. Ә эскәмияләрдә урын барыбер бетмәде. Элегрәк, урын беткәч, басып торучылары да хәтсез була иде.
Сәхнәдә — өстәл кырында ике лампа яна. Берсе асылмалы, куыклы лампа. Куыгы корымланып беткәнлектән, уты сары нокта булып кына күренә. Икенчесе — сукыр лампа. Ишектән кеше кергән саен леп итеп сүнә, аның саен кемдер шырпы сызып, филтәгә ут кабыза.
Президиум өстәлендә Килмит һәм миңа таныш булмаган өч-дүрт кеше. Алар районнандыр инде, Сафуан абзый трибунага килде. Башта халыкның зур тантана уңае белән җыелганын хәтергә төшерде. Аннары фашистларның җиңелүе, совет халкының сугыштагы һәм тылдагы батырлыклары хакында сөйләде. Бүтән чакларда ул, мондый тантана булмаса да, һәрвакыт көр күңелле, якты йөзле була һәм шул күтәренкелекне тыңлаучыларга күчерә иде. Ә бүген, киресенчә, аның чырае гадәттәгедән караңгы, сукыр лампа сөреме аның йөзенә төшеп, чыраен тагын да күңелсезләндерә, ак йөзен каралтып күрсәтә.
Менә ул колхоздагы хәлләргә күчте. Авылның яхшы кешеләрен, эшчәннәрне мактады, кыенлыкларны да читләтеп узмады.
— Сездән яшерергә теләмим, хәл авыр. Келәт буралары шылтырап тора, колхоз амбарларында да шул хәл. Ләкин без кулдан килгән бөтен нәрсәне эшлибез. Кичәге көннән алып, колхоз эшенә чыккан һәр кешегә көндезлеккә аш — итле аш! — оештырдык. Тора-бара хезмәт көненә дә бүлә башларбыз. Ләкин шунысын тагын бер кат колагыгызга киртеп куям: басудан бер грамм ашлыкны да урлау булмаска тиеш. Күрше колхозларны ишетә торгансыздыр, аларда урлашу дигән нәрсә таралган. Кичә генә район үзәгендә зур бер җыелышта да шул турыда сүз булды. Иптәшләр, турысын әйтәм, позор бу! Бәхетебезгә каршы, безнең колхозда мин мондый хәлне күргәнем юк. Моны киләчәктә булдырмас өчен, нык сөйләшеп, килешеп куйыйк. Ач каласыгыз килмәсә, урлашуны башыгызга да китермәгез.
...Ничек, урлашу юк, дидеме ул? Үзе күпме кешене тотты, ә шулай да кемгә дә әйтмәгән! Ник алай? Нинди кеше син, Сафуан абзый?
— Шуңа күрә,— дип дәвам итте ул,— әгәр мин сезне андый кара эшләрдән тыям икән, тик сезнең үзегезне кызганудан, үзегезне сакларга теләүдән бу. Әмма моны ялгыш аңлаучылар бар. Шул почвада минем иң якын кешеләрем дә ачу йөртә башлады. Берсе минем хатынга язу калдырып чыккан, минем өйне ут төртеп яндыру белән куркытмакчы була. Ә мин бу иптәшкә әйтәм: ут белән килүчеләр безнең илдә җәзаларын алдылар. Ут белән шаяру модада түгел хәзер. Юк белән маташмагыз.
Шушы урында гөр килеп кул чаптылар. Алар, әлбәттә, бу сүзләрнең миңа карата да әйтелгәнен белмиләр, алар бу сүзләрне фашизмга карата әйтелә торган зур сүз итеп кабул иттеләр.
Сафуан абзый шулай сөйли ала торган сирәк кешеләрнең берсе инде ул, бер үк сүзләргә ике төрле мәгънә сала белә, бер атуда ике куянга тидерә.
Менә ул медаль биреләсе кешеләрнең исем-фамилияләрен атый башлый.
Шунысын да әйтим, бүтән авылларда бу медальләрне таратканда колхоз председательләре бөтенләй катнашмады диярлек. Аларны бернинди тантанасыз бирделәр дә киттеләр. Ә Килмит бу очракны да халыкта үзе теләгән хисләр кузгату өчен файдаланды — җитәкчелек итә белү аңа табигатьтән бирелгәндер, ул һәрнәрсәгә сизгер, бер генә очракны да файдасыз уздырмаска тырыша. Мин моны күреп торам. Менә ул Тимербикә апа фамилиясен әйтеп, аны сәхнәгә чакырды. Тегесе ояла-ояла менеп басты да, Сафуан абзый авызына карап, сүзсез калды. Председательнең олы гына җөйле, кырыс кына авызы нәрсә беләндер буйсындыра, гипнозлый, ахрысы, — шундый мәхәббәт белән карап тора аңа Тимербикә апа. Ул да тыңлый, без дә — бөтен клуб.
— Син үзең кулга корал тотып сугышта йөрмәдең. Шулай да иреңнән, туганнарыңнан һич тә ким батырлык күрсәтмәдең син. Син — алар кебек үк герой. Сезнең ирләрегезгә ашлык, ит, май озатучы колхозларны менә шушы куллар күтәреп торды бит. Әле игътибар җитмәсә дә, сезгә багышлап җырлар җырланачак, һәйкәлләр куелачак әле...
Вакыты белән бу сүзләр бик төче, ясалма, кабарынкы яңгырарга мөмкин, ә бүген алар шундый дөрес һәм табигый ишетелә ки, сүзнең урынын, вакытын белеп куллану осталыгының нәрсә икәнен тагын бер кат төшенергә мөмкин иде анда. Әйе, бу — иң дөрес сүзләр, аларның эчтәлеге авыр хезмәт, йокысыз төннәр, борчылулар, кайгылар белән беркетелгән.
Тимербикә апа сәхнә уртасында кулъяулыгын чыгарып яшьләрен сөртте дә, сүз әйтергә теләгәндәй, тукталып калды. Медаль балкыган күкрәген горур тотып, авылдашларына карады. Баягы кыюсызлык, тартынуның бу минутта төсмере дә калмаган иде инде.
— Иптәшләр! Рәхмәт сезгә. Иптәш персидәтел, рәхмәт сиңа. Безнең колхоз дәүләткә ел саен планнан тыш ашлык биреп килде. Башка колхозлар өчен дә түләп килдек. Монда иң беренче мактау персидәтелгә. Ул оештырмаса, булмый иде ул. Быел язны гына карагыз, чәчү ансыз үтте. Чәчү начар чәчелде. Игеннәр начар булды. Кемнән бу? Персидәтелдән. Узган елгылар өчен рәхмәт, Килмит энем, мең яшә!..
Колхозчылар таралышканда, таң әтәчләре кычкыра иде инде. Арыган, эштән һәм ачлыктан йончыган күзләрдә ышаныч кабына, аларның гәүдәләре үк турая, тавышлары көрәя... Дөреслек көче, сүз көче аларны киләчәк бәлаләрне ничек каршыларга өйрәтә. Әйе, сугыш әле монда бетмәгән, ул яңа батырлыклар, яңа газаплар, яңа җиңүләр вәгъдә итә...
Миңа медаль юк. Малай дип карадылармы, әллә кышны укуда уздыру комачауладымы? Ә бүтән елларны шуның аркасында сызып ташладылармы? Медаль юк. Хәер, миңа ул кирәк тә түгел, вөҗдан тыныч минем. Вөҗдан тынычланганнан да зуррак бүләк бармыни дөньяда! Тик менә теге өч йөз центнер... Сафуан абзый! Бер яктан дәүләт кешесе булсаң, икенче яктан — җинаять. Сиңа ул җинаятьне халык алдында бүгенге кебек аңлатырга туры килсә? Ни өчен эшләдең син ул эшне? Мине карак яки булдыксызга чыгару, исемемне, кешелек дәрәҗәмне таптау өчен генә түгелдер ич! Миндә синең ни үчең бар иде?!
Мин синең өстән жалобалар күтәреп йөри алмыйм, андый эш табигатемә чит, дошман. Сине, ни дисәң дә кеше төсле кешене, әләкләп йөрү — үзем өчен җәзага әйләнер иде. Юк, мин моны эшли алмыйм, ләкин безгә исәпне өзәргә туры киләчәк. Икәүдән-икәү.
— Фәһимә! Йә, оныт күңелсезлекләрне, болытсыз иртә төсле балкып, элеккечә елмай әле бер. Ул елмая, тик бу елмаю елаудан яманрак. Эштән тукталган араларда, икәүләп әрәмәдә Фәһимәгә карлыган, шомырт җыйдык. Агыйделдә икәүдән-икәү су коендык. Мин аны судан курыкмаска, көзән җыерса, ничек йөзәргә икәнен өйрәттем. Эчкәрәк алып кердем. Аның саф тәненә бәрелеп уйнаган дулкыннарга карап сокландым. Аннары икәүләп каршы яктагы Кирәмәт тавына карап тордык. Агыйдел, ул турыда текә борылып, ниндидер кара-кучкыл төскә керә. Тауга менсәң, кешене шул шомлы чоңгыл суырып алыр сымак тоела.
— Үч итеп әллә менәбезме шунда? — дидем, шаяртып, мин. Фәһимә баягы елмаю белән елмая:
— Башың икеме әллә...
— Синеке белән — икәү...
— Булмый, анда бүреләр улый... кичә дә тыңлап яттым. —
Ул яр буенда комлыкта аунап яткан берданкага карап куйды — Барыбер... Ерак ул, иртәгә менәрбез.
— Иртәгә? Мин риза. Менәбез.
Мылтыкны кулбашка асып, чиләкләрнең берсен ул, берсен мин тотып, әрәмә сукмагыннан атлыйбыз. Ул алдан бара, мин артта. Бервакыт Фәһимә сукмак буендагы озын гына талның очыннан тотып алга узды да мин килеп җиткәндә юри ычкындырды:
— Чыж-җ-т!..
Пеше тал күкрәгемә бәрелде, ботаклары биткә сыдырып шактый авырттырды.
— Эләктеме? Шул кирәк сиңа. Мин синең әниең булсам, аркаңны нечкәрәк тал чыбыгы белән сыптырыр ием әле.
— Минем шул хәтле гаебем бармы?
— Бар, бар, бар!
Сукмак ачыграк, биегрәк җиргә алып чыкты. Хәзер без шушы утрау сыман биеклектән атлыйбыз. Аста — вак-вак күлләр... Әнә кыр үрдәкләре...
— Безнең тере бәхетләр!
— Бала үрдәкләр...
Тагын атлыйбыз. Күрәм: уң якта, куак төбендә, бер олы кош тырнаклары белән каптырган кечерәк бер кошның кукрәген чукый...
— Олы кош бала үрдәкне ашый... ат!
— Куркытма,— дим мин, пышылдап.
— Явызлык ярсынуы белән ишетми ул хәзер, ат тизрәк...
Мин кабаланып чиләкне җиргә куйган идем, чылтырап
китте... Шулай да кара кош курыкмады. Куркуын да оныткан, хәшәрәт! Куак арасыннан мылтыкны шул кошның нәкъ канат төбенә төзим. Бер секунд, һәм ул бала үрдәк каршында үзе аунап ятачак. Секунд... Курокны тартам, чакма саңгырау тавыш чыгарып капсульгә бәрелә... Ә шартлау юк! Нәрсә бу? Кара кош, куркуның ни икәнен дә белмичә, чукый бирә. Төкерәм мин синең мылтыгыңа, ди бугай. Затворны кире кайтарам, курокны эләктерәм... Төзим... Юк, шартлау тагын юк. Тагын, тагын. Мылтык, димәк, ватык... Ачулануның, гарьләнүнең соң дәрәҗәсенә җитеп, Фәһимәдән күзләремне яшерәм. Башны иеп, сукмак буенча атлап китәм. Фәһимә кара кошка кычкыра:
— Көш, бәдбәхет, көш!
Кош очып китте, корбаны кузгалмады, без аны коткара алмадык. Тегесе, эшләгән ерткычлыгы, җинаяте өчен җәза тиеш икәнлеген сизмичә, күздән югалды. Ярый әле, бүре түгел. Бүре каршында шундый хәлгә калсаң, гафу итми ул...
— Ярар, Әнис, кайгырма... Төзәтербез әле.
— Тутыккан ул. Чистартырга онытканмын.
— Мондый нәрсәне онытырга ярамый, — диде ул, шаяртып, һәм үз чиләге белән минем чиләккә суккалады — Мылтык ул үзең теләгән мишеньгә теләсәң кайчан атарлык булсын.
— Боерыгыгыз үтәлер.
Куыш янына җиткәч, чиләкне Фәһимәнең үзенә бирдем дә, уңайлы гына җиргә утырып, затворны сүтә башладым. Частьларын куяр өчен иске чүпрәк сорап алдым. Ел буе өй почмагыңда чөйдә эленеп тора торгач, тутыккан шул мылтык. Аш пешереп йөрүче Тимербикә ападан керосин сорап алдым да берданканың затворын, магазинның коробкасын да сүтеп, чистартырга керештем.
— Әнис, бу юлы баяныңны ник апкилмәдең? — дип сорады учак янындагы Тимербикә апа.
Мин бу сүзне Фәһимәдән көткән идем, әлбәттә. Ә аның өчен гүя барыбер, кызыксынып та карамый.
— Җәяү килдем бит,— дим мин.
— Аның каравы, ул быел мылтык алып килде,— диде Фәһимә, үртәгәндәй дәвам итеп, һәм, чирәмгә җәймә җәйде дә, берәмтекләп карлыган бөрчергә тотынды. Мин мылтык частьлары чистартам, ул карлыган бөрчи.
— Бөтенләйгә кайттыңмы? — ди Тимербикә апа.
— Юк быел көз тагын китәм. Консерваториягә. Былтыр имтихан биргән идем. Шул килеш тагын алырлар әле. Хат яздым инде, җавап көтәм.
Бу сүзләрне мин, Тимербикә апага дигән булып, Фәһимәгә сөйлим, билгеле. Югыйсә үзе берни сораштырмый, хәзер нишләвемне, киләчәктә нишләячәгемне дә белергә теләми Ә минем белдерәсем килә.
— Консерваторияне бетергәч, беләсеңме, ничек бәхетле булырбыз?! — дим мин аңа ясалмарак күтәренкелек белән.
— Башкаларга сөйләрсең инде.
— Мин синең хакта уйлап уйнармын, сиңа атап җырлар язармын, романслар.
— Минем кебекләр бетмәс әле.
— Син миңа ышанмыйсыңмы?
Ул башын иде:
— Син барыбер минеке түгел. Булмаячаксың да.
Мин аңа киләчәк матурлыгы турында сөйлим, ул матурлыкның уртак булачагы турында сөйлим. Ә ул:
— Миңа киләчәк кирәкми, — ди.
— Ни сөйлисең син, Фәһимә?!
Мин, аның күзләрендә яшь мөлдерәвең күреп, тынып калдым. Шулкадәр кызганыч иде Фәһимә бу минутта. Әгәр сораса, мин ана йөрәгемне ярын бирергә әзер тик ана берни кирәкми, аңа берничек тә ярдәм итә алмыйм. Мин көчсез, көчсезлектән дә авыр нәрсә бармы?!
Минутлар үтәләр, сүзсез үтәләр.
— Белсәң иде минем ничек яратканны! — дим мин.
— Кемне?
— Сине!
— Былтыр әйткән идең шул.
— Нәрсә генә кирәк соң сиңа? Мин нишләргә тиеш?
Тагын тынлык. Бераздан гына мин баягыча ук сүренке сүзләр ишеттем:
— Мин синнән бернәрсә дә сорамыйм, Әнис.
Сорамыйсың шул. Син бернәрсә дә, беркайчан да сорамадың. Сорасаң иде шул!
— Телисенме мин хәзер алдыңа тезләнеп, гафу үтенәм. Елый- елый гафу үтенәм. Ант итәм. Синең өчен үләргә ант итәм.
— Җүләр син, Әнис!
Сүзне тагын ничек дәвам итәргә? Хәзер нәрсә әйтергә? Тимербикә апа да берни әйтми, ичмасам. Әллә хәзер ул безне бөтенләй ишетми, үз кайгысын уйлый, аш пешереп йөри. Ул да шаян түгел бу юлы.
Килешә алмау кыенлыгыннандыр, ахрысы, мылтыкны чистартып-җыеп бетергәнемне дә сизми калганмын. Мылтыкны куйдым да җиргә чалкан яттым. Күккә карадым.
Күктә ап-ак болытлар, кисәкле болытлар талгын гына каядыр йөзәләр. Мондый чакта ирексездән уйга каласың, күз алдына әллә нинди бүтән күренешләр килөп баса. Теге болыт, әнә, оча торган тылсымлы палас шикелле. Шуңа утырсаң иде дә җирдәге бөтен нәрсәдән югарырак күтәрелеп, шул болыт белән мәңге-мәңге сәяхәт итсән иде... Икенче болыт... Анда биек яр... Аста төбе күренми торган, ахырына төшеп җитү мөмкин буласлык упкын... Упкын кырыенда гына кеше басып тора. Упкынга сикерү өчен махсус килгән инде әллә. Әнә ул уйлана, чишү мөмкин булмаган катлаулы нәрсәне чишәргә, хәл итәргә бөтен игътибарын, хисен, акылын туплап җавап табарга тырыша. Ул кеше... таныш төсле, хатын-кыз. Әллә Фәһимә инде? Шул, аңа охшаган! Ул упкын алдында басып тора. Күзләремне йомам... Берничә минуттан тагы күккә карыйм — анда инде баягы кыз юк, упкынга ташланган бугай.
Үз уйларымнан үзем куркып сикереп тордым да бер дә юктан йомыш чыгарып, күрше колхозлар җиренә китте. Бүтән печәнчеләр көндезге ялга, кайсы кая таралышкан иде. Фәһимә, мылтык. Тимербикә апа шул килеш үзләре генә калдылар.
Чокыр, тар, куаклар аша ун-унбиш минут та китмәгәнмендер, арттан гөрселдәп тавыш — мылтык тавышы ишетелде.
Келт итеп башка иң куркыныч уй килде: минем мылтык, Фәһимә... Бүтән нәрсә уйлый да алмыйча, килгән юлымнан бөтен көчкә кире йөгерергә тотындым. «Әгәр ул булса?» Тыннарым кысылды, йөрәк тибүдән туктар шикелле сикерде. Йөгергән арада башта әллә нинди болганчык күренеш буталды. Могҗиза аркасында атылып, бөтен дары Фәһимә күкрәгенә эләккән төсле күренеп китте. Әнә ул! Фәһимә! Инде ул ята, баягы урынынында, бөрлегән-карлыганнары белән рәттән, мылтык янында... Тимербикә апа аның күкрәгенә иелгән, тыңлыймы, үксиме. Мин ишетмим, күзем күрми, күрергә теләми.
— Нәрсә булды, Тимербикә апа?
Әллә ул җавап бирми, әллә мин ишетмим. Кузгала алмыйча, аңны җуйгандай торам, үксеп җибәрермен төсле. Фәһимәне барып торгызмакчы булам — кузгата алмыйм, сүз әйтмәкче булам — тавыш чыгара алмыйм. Тимербикә апа сүзләре ишетелә башлады. Юк, юк, ышанмыйм, саташу гына бу, акылдан язам мин, бары шул гына. Юк, мылтык атылмады. Фәһимәгә тимәде, ул исән, бу бары коточкыч төш — буталчык, авыр бастырылу. Ул исән, ул яшәргә тиеш! Ләкин төшкә дә охшамаган, югыйсә бу кадәр авыр төш шушы хәтле озакка сузылмас иде. Мин кулларымны Фәһимәгә таба сузам. Тимербикә апа шул вакыт:
— Бәйлә инде, ичмасам,— диде бугай.
Ишетәм дә, ишетмим дә.
Эчке ак күлмәгемне салып Тимербикә апага бирәм... Җиргә ургылган канны күреп, башым тагын томалана:
— Кем үтерде аны? Кем?
— Харап булды балам, балакаем...
Фәһимәне кочаклап баягыча утыртырга тырышам. Баягыча миңа каравын, былтыргыча сөйләшүен, көлүен, елмаюын, шаяртуын үртәвен күрергә һәм ишетергә телим. Ул мине, баягыча ук, бар дип тә белми... Тимербикә апа тагын коточкыч сүз әйтте, ахрысы:
— Үлде... үлде бит!..
Тимербикә апа аның күзләрен сыйпап йомдырды. Мин аңларга тырышам. Нишләп үлде? Мондый хәл булырга мөмкинмени?! Мылтыкка ул кагылдымы? Ялгышмы? Әллә үзе аңлы рәвештәме? Коточкыч серне ул узе белән бергә алып киттеме? Ничек... Ничек булса да барыбер түгелме хәзер? Моны белүдән генә аны терелтергә мөмкинмени?!
Фәһимә минем кулда... Элеккечә гүзәл, элеккечә сабыр. Ул
һәрвакыт менә хәзергечә сабыр иде... Аңа үз сүзен әйтергә кушсалар ул барыбер мине тиргәмәс, кычкырмас иде...
— Гафу ит, Фәһимә, гафу ит!..
Ул эндәшми... Эндәшә алса, шаяртып әйтер иде:
— Нинди мылтык инде ул, ерткыч кошны үтерә алмады ә мәхәббәтеңне үтерде,— дияр иде...
(Дәвамы бар...)
Фото: Фрепик. Ру