X
Икенче көнне иртән иртүк Утарны урамдагы шау-шу уятты. Хәлим битенә бер уч су бөркеде дә, күлмәгенең изүен дә төймәләмичә, урамга йөгереп чыкты. Күкчәчәк аланы ягыннан бер төркем кеше Хәлимнәргә таба килә. Нәрсә турындадыр бик каты бәхәсләшәләр. Ләкин барысының да йөзләре шат күренә. Кое казучылар икән. Нинди бәхет кошы тотканнар соң алар? Кошын гынамы?! Бәхетнең үзен тотканнар бугай болар... Бигрәк тә иң алдан килгән Рәлиф исемле егет нык кына дулкынланган, нишләргә дә белми, әле сикергәләп ала, әле, кулларын күккә чөеп, Ходай Тәгаләгә рәхмәтләр укый...
Менә алар Хәлим турына җиттеләр. Бәхет кошы «тотканнарга» ул гына кирәк булган, ахры, төркем дәррәү Хәлимгә төбәп килә башлады. Рәлиф беренче булып сүз башлады:
– Хәлим абый, беләсезме, без су урынына хан сарае таптык! Чып-чын дворец! Тәхетләре-ниләре белән! Ике метр җир астында гына. Хәзер безнең дан китәчәк тә китәчәк инде. Бөтен дөньяга таралачак. Галимнәр, тарихчылар киләчәк, гөрләп конференцияләр, симпозиумнар узачак, ә безнең бу кечкенә авылыбызга зур докладлар багышланачак!.. Ханнарның үзләре турында берни дә әйтә алмыйм, әмма аларның якыннарын, иярченнәрен сыендырган җир булырга тиеш бу! Тарихи урын, тарихи ядкяр, ягъни мәсәлән...
– Син боларның барысын да каян беләсең, Рәлиф? Нәрсә таптың соң анда? Җир асты куышымы? Нәрсә?
– Әлегә җир асты бушлыгы, ике метрдан соң убылып төшеп китә.
– Син аның дворец, хан сарае икәнен каян белдең? – Хәлим юри сорый. Майя белән булган кичәге сөйләшүдән соң ул инде мондый хәбәрләрне бик тыныч кабул итә.
– Мин бит тарихчы, Хәлим абый, урта мәктәпне тәмамларга районга киткәч, анда тарих-археология түгәрәгенә йөрдем. Район тирәсендәге бөтен яр-чокырларны йөреп чыктык без Фәнүз абый белән. Каберлекләр дә таптык, чып-чын хан каберләре... Ну... ханнар ук булмаса да, әмирләр яисә биләр булырга тиеш, анысы хак.
Бу якта ханнар йөргән, анысы да точно! Халык телендә «хан юлы», «хан җире» дигән сүзләр бар бит, димәк, алар үзләре дә булган монда. Казанны теге Явыз алгач та килеп чыкканнар алар. Качып диясе килми, сакланып манёвр ясап...
– Ярый, шулай да булсын ди... Хәзер нишләргә җыенасыз инде?
– Хәзер Майя янына барабыз. «Нәрсә генә тапсагыз да, миңа дәшәрсез», – дигән иде ул. Бәлки... нәрсә булса да әйтер... Бу тема белән ул да кызыксына, ахры...
Хәлим үзалдына гына әйтеп куйды:
– Кызыксына, кызыксына, монысы хак...
Яшьләр төркеме Майя торагына таба китте. Хәлим тирән уйларга чумып калды. Чумарлык та шул. Әүлияларның, шаманнарның бу якларга еш килеп йөрүе турында тагын бер тапкыр уйланырсың. Әгәр Рәлиф әйткән сүз дөрес булса, бу авылда, хәтта бу төбәктә тормыш кискен үзгәрәчәк. Бөтен яшәү рәвеше үзгәрәчәк... Баш җитмәслек хәлләр бит бу... Юллар да салыначак, ут та керәчәк, мәктәбе-яслесе, медпункты, пилорамасы, фермасы да булачак... Кампәрлене дә күмер-көл эчендә калдырмаслар, болай булгач...
Хәлим өйгә кереп әйбәтләп киенде дә, фонарь алып, казыла торган коелар ягына китте. Беренче кое тишеге янында кызыл балчыктан олы тау өелгән. Өстә берничә кеше чиләкләр белән балчык алып тора, Вәлиәхмәт абзый үзе аста икән. Кое бурасына агачлар юну белән шөгыльләнгән егет, кулларын плащ итәгенә сөртә-сөртә, Хәлим янына килде:
– Биш-алты метр төштек инде, әлегә су күренми... Җир дымлана башлады, анысы әйбәт...
Ул арада Вәлиәхмәт абзыйны да аркан белән тартып алдылар. Ул, чын шахтёрлар кебек, тузанга, балчыкка буялып беткән. Иске бүреккә беркетелгән фонаре да шахтёрларныкына охшап тора.
– Нәрсә анда, Вәлиәхмәт абзый, алтын күренмиме әле?
– Алтын әнә тегендәрәк булса инде... Иртән иртүк шаулашалар иде, нәрсәдер тапканнармы соң?
– Тапканнар шул. Хан сарае тапканнар.
– Кит аннан! Алайса... алтыны да бар инде аның.
– Менә шул алтынны карарга барам да инде. Кем минем белән, әйдәгез! Вәлиәхмәт абзый, синең арканын да әзер, бәлки, төшеп менәрсең? Аста ниндидер бушлык бар, диләр, дөрес булса... Ә кем белә!
– Юк, Хәлим, син үзең төш инде ул серле-җенле тишеккә. Мин монда кирәгрәк. Барысы да мин дигәнчә булса, тагын бер ыргымнан су юлына җитәм. Ходай насыйбы рас килеп...
Берничә егетне ияртеп, Хәлим Күкчәчәк аланына таба китте. Алар артыннан, бастырып диярлек, казыла башлаган кое тишеге янына Майя белән баягы Рәлифләр бригадасы килеп җитте. Майя Хәлимгә бик мәгънәле генә карап алды. Бу карашта «Менә күрдеңме, ышандыңмы инде ханнарның бу җирләрдә чынлап та яшәгәнлегенә?» дигән сүзләр ярылып ята иде.
Тарихи тишеккә төшәргә Хәлимгә насыйп булмады. Шушында яшәгән арада Утарга да, андагы бар хуҗалыкка, байлыкка, шул исәптән ханнар тарихы белән бәйле ядкярләргә дә хуҗа булып алган Майя бу эшне үзе янына сөенче алырга килгән Рәлифкә кушты. Ләкин Рәлиф беренче карашка гына чая булып күренгән икән, казыган чокырларына бераз төшүгә, биленә бәйләнгән арканны тарткалый башлады, – тизрәк чыгарыгыз, димәкче инде. Дөресен генә әйткәндә, «куркам» дип дер калтырап төшүе...
Бу юлы Хәлим үзе тәвәккәлләргә булды.
Беренче метрлар җиңел үтелде. Менә бервакыт аяклары каты җиргә, дөресрәге, таш катламына җитте. Җитүен җитте, тик шул ташлар арасында булган, кеше гәүдәсе генә сыярлык тишеккә төшеп тә китте. Терсәкләре белән тотынып калмаса, кайсы гына җәһәннәм тишегенә олагыр иде икән?!
Ах-ух килеп, кабат таш катламы өстенә менеп баскан Хәлим тирә-якны өйрәнә башлады. Нәрсәсен өйрәнәсең инде аның?! Балчык стена, шул! Ә менә таш идән, чынлап ти, бик кызык тоелды. Кеше кулы белән җәелгән кебек ул – бөтен хикмәт шунда. Хәлим фонарен көчлерәк утка куйды да аска – тишек астындагы бушлыкка юнәлдерде. Менә шунда ачылып китте дә инде Рәлиф әйткән манзара – ханнар тормышына гына хас ялтыравыклы, асылташлы, тәхеткә охшаган утыргычлары булган сихри дөнья. Бу мәгарә – үзәк зал, ә Хәлим басып торган урын гөмбәзнең тишекле түбәсе булырга тиеш. Як-якка таррак мәгарә-коридорлар китә, алар буенда да ниндидер сәкеләр, дивар аралыклары күренә...
Нәрсә бу? Астан ниндидер чың, дөресрәге, зың тавышы ишетелгән кебек булды. Бу зыңлау җир өстендәге бер генә тавышка да охшамаган, ничектер саңгырауланып, тоныкланып яңгырый. Җир асты гүләп, чыңлап йә зыңлап тора, диләр, бу шулмы әллә?
Хәлим, өскә тартып чыгаруларын сорап, биленә бәйләнгән арканны тарткалап куйды. Моны өстәгеләр үзләренчә аңладылар, ахры. Шулкадәр кискен күтәрделәр, җан-бәгыре өзелеп кала язды Хәлимнең. Хәле тәмам хөрти дип уйладылар, ахры, билләһи!
– Әйе, таш гөмбәз астында чып-чын патша сарае. Әгәр рөхсәт булса, аркан буйлап төшәр идем...
– Гүр тирәнлегенә төшкәнче, иң элек белгән догаларыңны укы, олан... – Бу сүзләрне әллә каян гына килеп җиткән Ак бабай әйтте.
– Укыйм, укыйм, Ак бабай, укымасаң, йөрәкләр ярылырлык, зиһеннәр ташлап китәрлек анда... Күңелдән калдырганым юк... Ә менә күп очракта телгә керергә өлгерми, шикләндерә...
Хәлимне мәгарәгә төшәргә әзерли башладылар. Арканны алдан төшерделәр. Менәргә, төшәргә җайлы булсын өчен, берничә урынын төенләп куйдылар. Астагы очына тагын бер фонарь беркеттеләр.
Шулай итеп, Хәлим бик җаваплы сәфәренә кузгалды. Каяндыр ишетеп йөгереп килгән Нәфисә кое авызында елап калды. Майя да шомланган, куркынган кебек күренде. Ак бабай бертуктаусыз догада. Нишләмәк кирәк: җир астына төшә бит кеше, гүр катламына!
Хәлимгә төшү юлы бик озак кебек тоелды. Ул арканының һәр төенендә тукталып, як-ягын өйрәнеп, күңеленә алып барды. Аска карамаска тырышты. Карасаң, гөмбәз астында ниндидер шәүләләр йөгерешкән кебек тоела, ишек тавышлары ишетелеп калгандай була, урындыклар кыймылдаган шикелле, иң шомлысы – кешеләр сөйләшкән кебек... Хәлимнең үз күңелендәге тавышлар шулай яңгырап-яңгырап аламы, әллә... бу мәгарә үзендә йөзәр ел элек яшәгән кешеләр тормышының тавышларын саклыймы?
Аяклары җиргә тигәч сөенергә тиеш иде ул. Әмма ул сөенмәде, киресенчә, тагын да ныграк шөбһәләнде генә. Чөнки аның баскан җире җир түгел иде, таш та түгел, агач та түгел, ниндидер башка төрле, күбрәк йонлы һәм җанлы тәнне хәтерләтүче идән иде... Хәлим иң беренче эш итеп, тезләренә төшеп, аяк астын өйрәнде. Ә анда калын гына затлы келәм җәелгән булып чыкты. Сурәтләре белән дә, төсләре белән дә күзнең явын алырлык фарсы келәме! Ул келәмнәрне, чыннан да, Казан ханнары бик яраткан, диләр бит... Ул келәм-паласлар бөтен җирдә икән. Хәтта диварларда да. Киң һәм тәбәнәк сәкеләр турында әйткән дә юк инде. Янәшәдә генә теге зур урындык – хан тәхете. Җир куышы дип ыгы-зыгы куптарган Рәлиф тә аның хакында әйткән иде. Тәхетнең тирә-ягында затлы, күбесенчә алтын-көмештән коелган чуеннар, комганнар, вазалар... Алар арасында кеше биеклегендәгеләр дә бар. Ләкин, язуларына караганда, безнең һөнәрчеләр кулы түгел, кая карама – кытай иероглифлары... Тәхет янәшәсендә ике зур сандык тора. Хәлимне шулар үзләренә тартып китергәндәй китерде. Ул шундук бер нәрсәгә игътибар итте: мәгарәдәге бу сандыклар өстендә дә, башка әйберләрдә, җиһазларда да тузанның әсәре дә юк! Шундый тойгы кала: бүген дә кемдер яши кебек әлеге җир асты сараенда. Гүя бүген генә кемдер бу залларга кергән, үзенең күз нурын, күңел җылысын калдырган. Нәкъ шулай – кем өчендер изге урын бу, хәтта аның туган җире, Ватаны, нәсел бишеге!
Шулай да җансызлык, караңгылык хөкем сөрә иде бу җир куышында. Кулыңда, маңгаеңда ничә генә фонарь булса да, барыбер барысын да күреп бетереп булмый, кайдадыр нәрсәдер күренми кала, тик бу сандыкларны күрми мөмкин түгел. Аларның капкачларын тизрәк ачасы килү теләге хәтта Хәлимнең күңел шик-шөбһәләрен дә беразга оныттырып җибәргән иде.
Сандык капкачлары, күтәрергә бик авыр булсалар да, җиңел ачылдылар. Аларның биксез булуы «Монда хәзер дә кеше яшәми микән?» дигән шикне көчәйтсә дә, мәгарәдәге илаһи тынлык-тынычлык күңелдәге бөтен шомны юкка чыгара иде... Хәтта баягы саңгыравык зыңлау да тукталган кебек булды... Сандыклар тиз генә үзләренең серләрен ачарга теләмәделәр, – андагы мал-мөлкәт өстенә кат-кат күн япмалар җәелгән булып чыкты. Берничә кат япмадан арынгач кына, Хәлимнең кулы сандыктагы хәзинәгә кагылды. Китаплар! Затлы күн белән тышланган, почмаклары, каптырмалары асылташлар белән бизәлгән китаплар! Карыш җитмәслек калыннары бар, бармак калынлыгындагылары, тагын да юкараклары бар. Язулары да төрле: гарәп язуындагылары күбрәк булса да, башка төрле, таныш булмаган хәрефле язулар да күзгә чалына... Хәлим тагын бер тапкыр аһ итте: бу бит хан китапханәсе, югалган, ничә гасырлар буе эзләп тә табылмаган Казан китапханәсе! Аларга Казан ханнарының, шагыйрь Мөхәммәдьярның, сәет Колшәрифнең кул-бармаклары кагылган, аларның һәм тагын йөзләрчә бабаларыбызның күз нурлары төшеп калган...
Хәлим, ашыгып, икенче сандыкны актара башлады. Ләкин кулларын күн җәймә астына тыгу белән, утта пешкәндәй тартып та алды. Җиңенә ияреп чыккан бер алтын тәңкә келәм буйлап тәгәрәп китте... Күн япма астында Казан ханнарының легендаларга кергән алтын хәзинәсе иде! Шундук келт итеп Хәлимнең хәтеренә Майяның әбиләрдәге алтын хакында сөйләгәннәре килеп төште. Уйлары шундук яшен тизлегенә күчте: «Менә каян аяклана икән ул алтын-көмеш! Каян булса да барыбер түгелмени?! Иң мөһиме – Утар авылын кеше рәтенә кертү, Кампәрлене торгызу, кешеләрне яңа тормышка күндерү, аларны түбәле, ризыклы, юллы, утлы һәм... бәхетле итү!»
Шулвакыт, Хәлимнең бармак очына эләгеп, ниндидер сырлы боҗра чыкты. Фонарь утын якынрак китергәч, барысы да ачыкланды: ниндидер борынгы көмеш алкаларның сыңары иде бу. Көмеш чыбыклардан тыгыз итеп үрелгән бу бизәнү әйбере шулкадәр матур һәм камил иде, аңа карап тору гына да карашларны, җанны иркәли иде. Боҗра. Боҗра уртасында шундый ук көмеш чыбыктан үрелгән үрдәк сыны. Боҗраның аскы өлешенә өч кечкенә боҗра беркетелгән, аларга шулай ук үреп эшләнгән өч йомры шар эләктерелгән... Хәлимнең хәтерендә, тонык кына булып, кайчандыр, кайдадыр ишетеп калган риваять яңарды... Дин-исламга кадәр үк халык теленә кергән бик борынгы миф булырга тиеш бу легендар тарих, чөнки ул Дөнья һәм Кеше яратылышы хакында. Имеш, кайчандыр бөтен галәм киңлеге дәрьядан гына торган... Дөньяви дәрья, очсыз-кырыйсыз океан җәелгән булган яшәеш кырында... Тәңре уйлаган-уйлаган да бу моңсу дөньяга җанлылык иңдерергә булган, һәм шушы киң дәрья суына бер Гигант Үрдәк йөздереп җибәргән. Ул чумып-чумып уйный икән... Шулай бервакыт дәрья төбенә кадәр төшеп киткән бу һәм томшыгында ләм-балчык алып чыккан... Шул балчык, су өстенә төшеп, утрау хасил иткән. Шул утраудан җир яралган, имеш... Үрдәк тагын чумган, тагын, тагын... Бер чумып чыккач, томшыгын әле сул якка, әле уң якка чөеп җибәргән; уң якка чөйгән чакта күккә очкан балчык кисәгеннән – Кояш, сул якка чөйгән балчыктан Ай яралган... Шулай итеп, Галәм киңлегендә Җир янында тагын ике күк җисеме пәйда булган. Үрдәк аяклары астына эленгән өч йомырка Галәмне Галәм итеп тотып торучы әнә шул өч күк җисеме була да инде...
Үзалдына мыгырдана-мыгырдана, Хәлим сандык капкачларын сак кына япты да тагын як-ягын өйрәнергә кереште. Бу юлы аның игътибарын диварлардагы уентыклар җәлеп итте. Түгәрәкләп эшләнгән залның төп-төгәл дүрт ягына дүрт коридор кереп китә. Кеше йөрерлек кенә итеп чокылган бу коридорлар, әлбәттә инде, каядыр алып баралардыр. Хәлим кайсын сайларга дип уйланып торган арада, бер коридор ягыннан тавышлар ишетелеп китте. Әллә ишек ачылып ябылды, әллә кемдер кычкырып елап җибәрде... Хәлим шул якка барып карарга булды. Тавыш бар, димәк, җан әсәре бар. Кем генә, нәрсә генә булса да, ачыкларга кирәк. Бу кадәр зур ачышның барыбер ниндидер җанлы, кешеле ахыры булырга тиештер бит?!
Дөм караңгы коридор буйлап фонарь утына «тотынып» барганда, баягы тавыш тагын кабатланды. Әнә ул тавыш инде кеше буе ут-сызыкка әверелде, ә ул ут-сызык исә, тагын бераз баргач, Хәлим каршына калын такталардан эшләнгән, ябылып бетмәгән ишек булып килеп басты...
Керергәме-кермәскәме дип уйланып торганда, Хәлим каршындагы ишек үзе ачылып китте, һәм аның артында кулларына шәмнәр тоткан Тәкыя карчык белән Нәкыя карчык пәйда булды. Хәлим, бу хәлләрдән исен-аңын югалтып, мәрткә китеп өлгергәнче, карчыклар, бик якын туганнарын каршылаган кебек, үзләренчә йомшак, ягымлы тавыш белән:
– Әйдә, без сине күптән көтәбез инде, – диештеләр.
Шулчак Хәлимнең зиһенендә, экрандагы кебек кенә, бер уй балкып алды: «Көчнең кем кулында булуы мөһим түгел, хакыйкатьнең кем кулында булуы мөһим...»
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo