...Базы елгасы басуында комбайн бодай ура. Кичкырын Хәбир ат җигеп шул таба китте. Озак та үтмәстән, мин Хәбирләрнең ындыр юлы тирәсендәрәк агачлыкка ышыкландым. Аның әйләнеп кайтуын көтәм.
Кулымда — бүре өчен саклана торган берданка. Теләсә кайчан кирәге чыгуы ихтимал. Тик хәзер бүре түгел, Хәбир дустымны көтәм. Бер сәгатьләп торам — юк. Ике сәгатьләп торам — күренми. Әллә урам капкадан кайттымы? Алай дисәң, капка шыгырдаганы ишетелмәде. Аннары, урам буйлата ук кайтырга йөрәге җитмәс.
Төн уртасы якынлашканда, ындыр артында ат пошкырганы ишетелде. Менә ат бирегә таба. килә... Шул булырга тиеш. Безнең ындыр буеннан ук йөри икән! Сикереп торып каршына бастым.
Ат тукталды. Хәбир арбадан сикереп төште, тавыш-тын чыгу юк.
Хәбиргә үзебезнең бакчада мине күрү бер дә гаҗәп түгел, нәрсә уйлап монда килүемне, нишләргә җыенуымны да башына китермәгән иде, билгеле.
— Капканы ачып та куймагансың! — диде, шаяртып.
Бер секундта аңа ярдәм итәргә, әрәтәләрне алышырга кузгала да яздым. Әмма шундук күз алдыма Хәтирә апаның моңсу күзләре килеп басты. Алар миңа текәлделәр: «Гаделлекме бу? — дип сорау бирделәр һәм җавап таләп иттеләр. — Гаделлекме бу? Тигезлекме? Кемнеңдер өенә ашлык йөкләр белән керсен, кемнеңдер... Монда безнең өлеш, әнә теге кыр казлары төсле тезелеп йөргән хатыннар өлеше түгелмени? Кеше хакын ашап яшәргә син дә юл куйгач, кем генә безне яклар?» Йөрәк әчетеп, сулкылдап китте һәм мин шул минут дустымны рәнҗетергә мәҗбүр булдым:
— Әйдә, Хәбир, кире бор атны!
— Йә, котырма, иртәгә үзеңә алып кайтырбыз. Шаяртма.
— Шаяртмыйм. Минем өйдә бура тулы ашлык. Миңа ки¬рәкми,— дим.
— Былтыр җитәрлек җыйгансыңдыр шул. Сөйләгәннәр иде аны...
— Ничек? Син мине үзегез дип беләсеңме?
— Былтыр весовщик булып эшләгәндә өч йөз центнер аш¬лыгың җитмәгән.
Көтелмәгән мондый гаеп ташлавыннан ачуым купты. Ниндидер каты сүз әйтергә тырыштым, тик андый сүз табылмады. Ачулансаң, һәрвакыт шулай була бит.
— Өч йөз центнер! Алдашма! — дидем мин, күкрәктә авырту тоеп.
— Килмит абыең гына йомды. Югыйсә башың...
Ул, әлбәттә, хәзер миңа ачу итә. Мондый вакытта кеше ни әйтмәс. Шулай да минем эчкә шом керде: нинди өч йөз центнер ул? Үз башыннан уйлап чыгара алдымы икән? Юк, юк, мин мөмкин кадәр дөрес, гадел исәпләргә тырыштым ашлыкны, ялгышсам да шулкадәргә ялгышу мөмкин түгел... Ачыкларга, болай калдыра торган эш түгел бу...
— Исеңә төштеме? Йә, быел гына акыллы булма, бүлешик.
Аны тыңларга, йөкне бүлешергә минем бөтен нигез бар, ашлык һава кебек кирәк, аннары... Тагын Хәтирә апаларны хәтерләп, үз сүземдә тордым.
— Сөйләштек, җитте. Киттек.
Ачуланып та карады, үпкәләп тә, куркытып та — барып чыкмады. Соңыннан ялынган тон белән:
— Мине утыртып сиңа нәрсә була инде? Йә? Тамагың туямы? — диде.
— Тегендә ике йөз грамм өчен хатыннарны бишәр елга утыртканда, син йөк белән урлый торып, тыныч яшәмәкче булдыңмы? Ярый, син уйлаганча ук явыз тугел мин, бер юлга Кадырам...
Аркада мылтык бары, дуслар белән сөйләшкәндә аның катнашырга тиеш түгеллеге хәтергә төшеп, мин аны тиз генә үлән арасына ыргыткач, җиңел сулап, Хәбир миңа карады.
— Әйдә, монысын сезгә кертәбез, — диде ул тиз генә эләктереп, — миңа — иртәгә.
— Кызык син. Амбар алдына илтәбез.
— Үзе, бер юлга калдырам, ди... Ничек була инде...
— Син бригадир кеше ич, басуда калган ашлыкны кайтарырга миңа куштың. Үзең контрольлек итеп, каршы алдың. Яхшы бригадир ич син. Җитмәсә, дуслар без.
— Э-э... әйе шул, дошманмы әллә! Атны тавышсыз-тынсыз гына борды. Бераз баргач, дилбегәне үз кулыма алдым:
— Миңа хезмәт көне язарга туры килә инде... — дидем мин, елмаерга тырышып.
Ул көлмәде. Аяк астына карап, сүзсез генә атлый бирде. Үз турыларын узгач, өзгәләнеп:
— Җүләр син! — дип куйды.
Амбар алдына килеп җиттек. Каравылчы Фазыл бабай, таягына таянган килеш, сөйләшә-сөйләшә каршылады безне.
— Төн убырлары! Сез икәнсез әле. Нишләп болай бик соңлап? Нишләп йөрисез?
— Тегендә арба тәгәрмәче чыгып йөдәтте, — дидем мин, акланып, — ярый әле Хәбир эзли килгән, үзем генә таң атканчы азапланыр идем.
Шул арада, җир астыннан үсеп чыккан кебек, Сафуан абзый килеп чыкты. Ул шушы тирәдә, ул-бу булмасмы дип, бу юлы да сагалап яткан, ахрысы.
— Молодец, тегеләй-болай борылмагансыз, — диде ул.
— Болар ышанычлы, — дип мактады безне Фазыл бабай.
Килмит бүген ак киемнән түгел, ә яшел кительдән, озын кара чалбар һәм туфлидан иде. Башындагы хәрби фуражкасын кулына тотты да рәхәтләнеп бер сулыш алды.
— Яз да әйбәт килде, егетләр, җәй дә. Уңышы гына юк. Бөртекләп җыймасаң, беребезгә дә калмый. Колхозчыга да, дәүләткә дә.
Ул көшелгә утырды, аннары чалкан ятты. Арыган, күрәсең, күпмедер вакытка тынып калды. Бу көннәрдә ул басудан басуга чаба, һәр җирдә көн саен аны нинди дә булса күңелсезлек каршы ала: йә берсенең аты буразнада егылып үлгән, йә күрше авылда бер ферма сарыкны бүре буып чыккан, кайдадыр сушилка җимерелгән, кемдер ачтан шешенгән, кемдер кар астында калган ашлык ашаудан кан эчендә ята... Барысы өчен дә ул җаваплы, барысына өлгерергә, чарасын күрергә тиеш. Ачу килүләрне читкә ташлап чынын гына әйткәндә, ул кайтып ике-өч ай эшләгәч үк, авылда хәлләр сизелерлек яхшырган. Моны бөтен авыл күрә. Ләкин бит әйтү генә ансат: ничек, нинди бәрелешләргә дучар була ул моның өчен!
Аның хәлен аңлап, кызганып, сүзсез калдык: әз генә булса да ял итсен.
Ләкин берничә минут үтүгә, Сафуан абзый башын күтәрде. Фазыл бабай белән безнең уйлар бергә туры килде, ахрысы. Ул нәкъ мин әйтергә теләгән, тик әйтмәячәк сүзләрне җиткерде:
— Син, Сафуан энем, кайчан гына йоклыйсың соң? Көндез басуда, төнлә тагын монда.
Йокылар качты инде, Фазыл абзый. Урлаша бит халык. Бөтен ашлыкны тарката. Кышын ач утырачагын уйлый белми. Бөртекләп җыя алсак, ашлыгы булса, мин аларны ачлыктан саклый алыр идем. Юлын табар идем. Ә болай? Ятсаң, күзгә йокы керми. Менә әле, сез сөйләшми торган арада, бераз оеп алдым. Юлда тарантаста шулай кайтасың. Урак өсте, диләр моны. Урак өсте!
— Һәм печән өсте! — дип ялгадым мин аның сүзләренә.
— Әйе. Каһәр суккан. Печәне дә чабылып бетмәгән. Чабылганы кибәндә түгел, күбесе күбәдә чери.
— Мине шул эшкә җибәрегез әле, Сафуан абзый, — Ул чак кына сәерсенеп калган арада дәвам иттем: — Минем дә кеше арасында сүзгә катнашасым килә.
— Ярый, бар. Иртәгә үк кит. Синең кебек кешеләр монда ашлык тирәсендә кайнарга тырышалар...
«Кышлык азык җыеп калырга» дигән мәгънәсен әйтми калдырды ул.
— Миңа хезмәт көненә бирелгәне дә җитәр. Шушы урында Фазыл бабай рәхәтләнеп көлде. Бер читтәрәк ат тугарып маташкан Хәбир атын тышаулап җибәрде дә безнең янга килде. Ул безнең сүзне тыңлап торган икән.
— Былтыр дүрт йөз грамм бүлдек, — диде ул.
— Нишләп?
Фазыл бабай тагын көлде дә аңлатырга кереште:
— Соң синең киткәнеңә бер ел да юк лабаса. Онытырга да өлгергәнсең. Каян аласың ашлык, җитмәгәч.
— Былтыр ашлык бар иде, — дим мин, — димәк, каядыр таралган. Өчәр йөз центнерлап.
Бу сүзне ишетүгә, Хәбир сикереп торды:
— Ни сөйлисең син?
— Үзең әйттең ич, былтыр мин үлчәгән...
— Анысы синең хата.
— Ялган!
— Сине быел ул эшкә куймаулары ни өчен дисең, алайса?
Аның мине күрәләтә кимсетергә маташуы чыгырымнан чыгарса да, тыелып калдым. Зурлар алдында тавыш куптарырга ничектер кыюлык җитмәде. «Синең белән сөйләшергә дә теләмим мин» дигәнне аңлатып, Сафуан абзыйга эндәштем. Сүз корырак чыкты бугай, чөнки ишеткән җавабым буенча шуны чамаларга мөмкин иде.
— Бригадир булдым дигәч тә, аңа теләсә ни сөйләргә ярыймы? Кешедән көләргә дә рөхсәт ителәме? Мин үлчәгән ашлык ялгыш чыккан, ди. Син генә яклап калган, ди. Миңа кем ярдәме кирәк?!
— Ташла син пүчтәк сүзне.
Гарьләнүдән шактый кыза төшкәнгәме, мин туктала алмадым, Сафуан абзыйның алдына ук күчеп утырдым.
— Әгәр чыннан да ашлык җитмәгән булса, бу минем гаеп түгел. Бу — сезнең гаеп.
— Кемнеке? — Бу сорауны Хәбир бирде.
— Миннән соң ашлыкка кем хуҗа?
— Персидәтел.
— Хуҗалар гаепле монда. Каядыр куйганнар.
— Җиттеме сезгә, юкмы, в конце концов. Бер секундта баштан шундый көйдергеч фикер узды: «Сафуан абзый сөйләтергә теләми, алай булгач...»
— Алай булгач, монда председатель гаепле, дидем мин кабат
Болай ук әйтергә уйламаган идем, сүз үзеннән-үзе ычкынды. Сүз чыпчык түгел: бер очса, аны тота алмыйсың, һәм мин уземне куркудан калтырангандай тоя башладым.
— Үз абыеңа үзең пычрак атасың, — диде Фазыл бабай, офтанулы тавыш белән.
— Ә миңа пычрак ташларга ярыймы? Белеп торыгыз, мин моның азагына чыкмасаммы?!
Сафүан абзыйның да ачуы кабарган иде булса кирәк, озак кына сүзсез торды. Аннары, үзе дә уңайсызлангандай тотлыгып, онытылмый торган тупас һәм мәгънәсез сүз әйтте:
— Азагына чыкмакчы! Чыкмый ни син! Таз. Теләсә нинди сүз күтәрә алам, ләкин кимсетүне бервакытта да кичергәнем юк...
Ул караңгыга кереп югалды. Мин сүзсез генә өйгә таба борылдым. Хәбир дә минем арттан иярде, тик ул өйләренә кереп калганчы, безнең арада бер сүз дә булмады.
Икенче көнне кич белән Килмитнең өенә кереп, телдән әйтә алмаган сүзләрне хатка күчереп калдырдым:
«...Син миңа беркемнән ишетмәгән сүзләр әйттең, а мин әйтә алмадым. Синең кебек үк кыргый түгелмен, ахры. Ярый, шулай булсын. Ләкин син хәзер белеп тор: мин аңладым — өч йөз центнерны син йоткансың. Жавабын да бирәчәксең. Таз энең хәзер синең өчен ут-ялкынга әвереләчәк!»
Монда бер искәрмә кирәк, «ут-ялкын» сүзен мин күчермә мәгънәдә язган идем. Ә Сафуан абзый аны туры мәгънәсендә аңлаган. Шул харап итте эшне...
Хатны язганга үкенәм дия алмыйм, ләкин гарьләнәм, кыю-сызлыгымнан гарьләнәм. Ул сүзләрне мин аңа ни өчендер күзенә карап әйтә алмадым. Ачу килсә дә, туган кеше бит; мин аны күралмыйм һәм яратам...
Ул көнне мине колхоз эшенә — эскерткә көлтә ташырга җибәрделәр. Көн буе басуда йөреп арылса да, бүген күңел күтәренке — безнең сүзгә катнашма, дип, беркем әйтә алмый хәзер. Менә бит эшнең нинди мәгънәсе бар икән: ул сиңа хокук бирә. Үземнән канәгать хәлдә, шулай, көтү кайтыр алдыннан, югары очтан үзебезнең очка кайтып барганда, кинәт үзем дә сизмәстән тукталдым. Хәтирә апалар өе икән, аның хәлен беләсем килде: теге көнне әллә ничек тоелган иде ул миңа, акылдан язган төсле. Хәер, юктыр, авыл өйләре бер- берсенә чыбыксыз телефон аша бәйләнгән, андый-мондый нәрсә сәгате-минуты белән урап чыга. Шулай да, керим әле.
Капканы ачасы юк, ул ярым җимерек хәлдә җирдә ята, бер башы гына утырып тора. Капкадан күптәннән ат-арба узмаганын тар гына җәяүле сукмак күрсәтеп тора. Бөтен ихатаны яшел үлән баскан. Күтәрмәгә баскан идем, чак кына егылып төшмәдем: кадаклары купкан икән, яңадан беркетергә кешесе дә, вакыты да кирәктер инде.
Шәһәрчәрәк итеп ишек шакыдым, җавап бирмәделәр. Ишекне ачып кердем:
— Өйдә берәрсе бармы?
Җавап бирмәделәр. Түргә уздым, җан иясе юк. Өйнең һәр почмагын тикшереп йөри торгач, кайдадыр кеше тавышы ишетелгәндәй булды. Карасам, карават астында Хәтирә апа!
Бу вакыт миндә нинди хисләр туганын белсәгез! Иң башта күз алды караңгылангандай, кемдер каты итеп суккан һәм кыйнавын дәвам иттергәндәй тоелды. Курку, аптырау, белергә тырышу башта берьюлы бутала башлады.
— Хәтирә апа! Син ич бу!
Ул эндәшмәде.
— Йә инде, эндәш инде! Син бит бу! Ник кердең анда? Бу мин — Әнис булам. Миннән курыктыңмыни?! Әйт әле, миннәнме?
— Юк! — диде ул, куркынган хәлдә, бөрешеп. Шундый көчсез иде аның тавышы. Шулкадәр кызганыч.
— Нәрсәдән курыктың син? Нидән?
— Кайгыдан... Хәсрәт күп, артык күбәйде. Шулардан куркам, шулардан качам!
— Хәтирә апа! Җүләр син! Кайгыдан шулай карават астында котылып буламыни?! Чык тизрәк, чык әйдә, кеше көлдермә, исәрләнгән диярләр.
Миң аны кулыннан тотып чыгармакчы булган идем, ул чырылдап кычкырып җибәрде: .
— Кит! Кит!.. Чыгып кит!
Нишләргә инде мондый хәлдә? Чыктым. Амбар алдына Фазыл бабай янына килдем. Ул юк, каядыр киткән. Шул тирәдә генә дустым Әзһәрләр өе — аңа кереп киңәшим...
Аларның да өйләренә терәүләр салынган. Ярым җимерек. Кердем. Әйдәләр икән, тик Әзһәр урында ята... Әнисе аны караватына утырып саклый.
— Ни булды?
— Авырый. Кичә кичтән бирле.
— Нәрсәдән?
— Колхоздан алган оннан боламык пешереп биргән идем. Он дигәч тә, ямь-яшел нәмә. Шуны ашагач, егылды, — диде әнисе, еламсырап.
Минем тавышны таныгандыр, ахрысы, Әзһәр башын күтәрде.
— Таныйсыңмы, кем килгән? — диде әнисе, улын торгызырга теләп.
Әзһәр, чыннан да, бик тиз генә торып утырды. Ике кулы белән дә битен сөрткәндәй итте дә миңа карады. Ай, ул күзләр. Алар бөтенләй башка дөньяга карыйлар! Мин моны беләм, эшләр болайга ук киткән икән инде.
— Танымыйча! — диде Әзһәр, бернигә исе китмичә, — Әнис бит. Мин якынрак утырдым, сөйләшмәкче, соңгы кабат сөйләшеп калмакчы, эчтә җыелганны аз гына булса да бушатмакчы идем. Ә ул кузгалды да чыкты да китте. Авыртуга чыдый алмый, мөгаен. Аңын, чынлыкта, ярым җуйган ич инде ул. Миңа моннан соң нәрсә кала? Мин нишләргә тиеш? Кем белән сөйләшим? Кайсы өйгә керим? Анда мине кем, нинди хәлдә каршылар? Кинәт шул минутта миңа бөтен авыл сугыш җәрәхәтеннән җәфа чигеп, үлем түшәгендә ятадыр төсле тоелды.
Тирә-якны безгә инде күптән таныш булган куркыныч тынлык урап алгач, тагын да кыенрак булып китте. Төн буе, йокы аралаш, авылны — шул олы хәстәне урыннан торгызырга, терелтергә тырышып, бастырылып чыктым. Ярый әле кояш чыга. Көндез җиңелрәк төсле. Тагы басуга менеп киттем. Анда инде атлы машина белән ашлык сугалар: барабан гүләве, ат куган тавышлар, барабанчының:
— Әйдә, куала! — дип кычкыруы ишетелә.
Әһә тормыш бар икән әле. Авыл әле бирелмәгән, ул яралы, ләкин егылмаган, ул көрәшә. Тегендә туплар тавышы инде тынса да, монда андагыдан да ким булмаган каты сугыш бара. Бу сугышның да үз геройлары бар, үз полководецлары.
Менә Сафуан абзый хакында уйла син. Авыруы, бөере начар булу аркасында фронтка җибәрмәсәләр дә, монда ул андагыдан ким файда китермәде: колхоз ел саен күпме ашлык җибәрә иде... Тик менә соңгы вакытта... Әйе, ул — командир, батыр җитәкче, ләкин аңа орден бирмиләр...
Тагын бер көн үтте. Кояш батып килә. Ишкарга барырга уйлыйм. Бүген бүтәннәр дә шунда барачаклар икән, колхозда эшләгән һәр кешене клубка чакырганнар — медаль бирәләр, ди. Соңгы көннәрдә мин уйлап йөргән орденнар булмаса да, бөтен илгә таралган Җиңү медале монда да килеп җиткән.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру