Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 ноябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (57)

Үл арада Тәкыя карчык тагын да җәһәтрәк хәрәкәтләнә башлады. Менә ул килбәтсез зур кайчысын Хәлимнең баш очында селкеп-әйләндереп торды да күз иярмәс тизлек белән аның бер учлам чигә чәчен кисеп тә алды: «керт...»

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (57)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (57)

IX

Намаз тыныч узды. Ак бабайның моңлы мәкаме Утар урамнарын берәр сәгатьләп иркәләп торгандыр. Карчыклар үзләре җомга намазына катнашмадылар. Аларны кыстаучы да булмады. Ә менә Майя халык арасында иде. Ул Нәфисә янына басып, аның үрнәгендә рәкагать-сәҗдә шартларының барысын да үтәргә тырышты. Бу искиткеч матур күренеш иде: бер-берсенә бер елга тамчысы кебек охшаган ике туган кулларын күкрәккә кушырып басып торалар, алар артында башка хатын-кызлар, балалар... Бу берлек, бу бергәлек бүгенге көндә бик мөһим иде. Шулай булганда гына яңа урында яңа тормыш башлап була, нәрсәгәдер ирешеп була. Хатын-кызлар ягына карап, Хәлим шуларны уйлады. Тагын шуны уйлады: карчыклар белән дә уртак тел табарга кирәк, әгәр шулай булмаса, ничә йөз кеше, бергә кул кушырып, намазлыклары өстендә басып торса да, бу Утарда иминлек тә, татулык та, күңел тынычлыгы да булмаячак. Моңа Хәлимнең иманы камил.

Җомга намазыннан соң Хәлим карчыклар торган алачыкка юнәлде. Майя иярмәкче булган иде, Хәлим аны учларын алга сузып туктатты:

– Майя, бу юлы үзем генә, ачуланма, яме... Алар өйдә бит?

– Өйдә, өйдә... Сине көтәләр... Сине генә...

Хәлим җәһәт кенә Майяга күтәрелеп карады. Майя аның карашларында «Алайса, нигә минем белән кермәкче булып йөрисең?» дигән сүзләрне укыды. Бу сүзләргә җавап итеп кыз серле генә елмаеп куйды.

Хәлим килеп кергәндә, Нәкыя карчык белән Тәкыя карчык түрдәге өстәл артында, кулларын өстәл өстенә сузып, тәүфыйклы балалар кебек, тыныч кына көтеп утыралар иде. Йөзләре җитди, кыланмышлары серле, карашлары ихлас, хәтта самими... Балаларча. Шулай тоела гынамы?..

Хәлим каршыларына килеп утырды, тирә-ягына каранды. Карчыкларның йортын танырлык та түгел. Кайчандыр сихерчеләр алачыгын хәтерләткән бу торак хәзер ачык төстәге чәчәкле чаршауларга, чыбылдыкларга, кашагаларга, пәрдәләргә төренгән. Өстәл өстендә дә ап-ак ашъяулык. Аның итәкләренә төрле чигүләр чигелгән... Карчыклар үзләре дә яшькелт, зәңгәрсу, кызгылт чәчәкләр сарган ак күлмәкләрен кигәннәр. Түбәләре очлаеп киткән кара башлыклары гына һаман шул ук. Йөзләрендәге җыерчыкларның исәбе-хисабы юк. Картайганнар... Ләкин ниндидер яңа, таныш булмаган мөлаемлык иңгән йөзләренә. Ә менә күзләре... Күзләре һаман шул ук: учакта сүнеп яткан, җемелдәвек утлы күмерне хәтерләткән «албасты» күзләре. Элеккеге кебек үтә дә җитди, хәтта усал карыйлар. Кызык бит: карашлары йомшак, ә күзләре!..

Карчыкларның тыныч, гамьсез утыруларын күреп, Хәлим әңгәмәне үзе башларга тиеш булуын аңлап алды.

– Нәкыя әби, Тәкыя әби, бөтен авыл исеменнән рәхмәт сезгә, бөтен дөньялары утка очып, урамда утырып калган авылдашларымны үзегезгә сыендырдыгыз. Торырга – урын, ашарга ризык бирдегез, рәхмәттән башка бер сүз дә юк... Кайчан да булса бу изгелекләрегез саваплары, әҗерләре белән үзегезгә кайтыр...

– Савап-әҗер урынына безгә син кирәк!

Нәкыя карчыкның бу сүзен Хәлим башта аңламады. «Син» ди бит. Ә ул болай да монда инде... Шулай да... нәрсә әйтергә тели бу карчык?

– Аңламадым, Нәкыя апа, ничек инде «мин»?

– Кампәрле үзенең Утарга күчүен нәрсә белән булса да түләргә тиеш. Ул әйбер – син. Син, Хәлим...

Берни аңламаган килеш, Хәлим сорашуында булды:

– Минсез генә булмыймы? Мин мәҗбүриме?

– Мәҗбүри. Шулай килешенгән.

– Кайда? Ничек? Кем белән?

– Бездән торырга урын килешкәндә, син «Барысына да риза» дигән идең, хәтереңдәдер? Һәм без, шулай ук Майя да, синең Утарда яшәп калуыңны теләп юрадык... Бу теләк, инде Күкләрдән урап кайтып, морадка, максатка әверелде. Аны кире чигереп булмый.

– Шулаймыни?! Ә сүз... минем хакта гына барамы?

– Әлегә синең хакта гына.

– Ни өчен минем хакта гына? Минем бит гаиләм бар: хатыным, балаларым, әнкәйләрем...

Бу соравын да Хәлим сүз булсын өчен генә бирде. Ул әле һаман карчыклар йогынтысыннан арынып, бу дөньяга кайтып җитә алмый иде. Нәкыянең соңгы сүзләре дә ачыклык кертеп бетерә алмады:

– Барысы да җайлашыр, үз урынын табар, Хәлим...

Менә бервакыт, Нәкыя Хәлим белән әңгәмәләшкән бер мәлдә, Тәкыя карчык урыныннан торды. Берни булмагандай, Хәлим янына килде, аның артына чыгып, кай арада гына кулында пәйда булган эре калай кайчысын корбанының баш очына күтәрде... Әйе, үзенең җансыз-мәнсез корбан шикелле утыруын Хәлим беренче мәртәбә шунда тойды. Әмма язмышы уйлап чыгарган бу роль белән ул һич килешергә теләмәде: торып китмәкче булды, карчыклар шаукымыннан котылырга омтылды... Ләкин!.. Ләкин алга сузган кулларын – өстәл өстеннән, арткы санын утырган утыргычыннан һич кенә дә тартып-куптарып ала алмады. Ябыштырып яисә кадаклап куйганнармыни! Үз ихтыяры белән утыра утыруын, куллары да, аяклары да бәйләнмәгән, башы да аек эшли, йөрәге дә яшим-яшим дип тибә... Ә менә баш очында кайчы тотып торган «албасты» карчыгына каршы берни дә кыла алмый...

Ул арада Тәкыя карчык тагын да җәһәтрәк хәрәкәтләнә башлады. Менә ул килбәтсез зур кайчысын Хәлимнең баш очында селкеп-әйләндереп торды да күз иярмәс тизлек белән аның бер учлам чигә чәчен кисеп тә алды: «керт...» Хәлимнең җан тамырын өзделәрмени?! Йөрәк тамырын суырып чыгардылармыни?! Тамырсыз калган йөрәк өрәккә әвереләме әле? Нәкъ шулай булды... Хәлим бөтен җире бушап калуын тойды: зиһене, күңеле, рухы... Аның бөтен табигатендә, рухиятендә бер генә сүз торып калган иде:

– Ри-за...

Шунда Хәлимнең кулларына, аякларына җиңеллек иңде, ул кулларын хәрәкәтләндереп, аякларын күтәреп, тәнен язып карады, – барысы да элеккеге хәленә кайткан иде. Аңа, торып, ничек кергән булса, шулай ук дәшми-нитми чыгып китәсе генә калды. Колагында чыңлап торган «риза» сүзе, хәзер инде «мин синнән калмыйм» дигән кебек, ашыгып-кабаланып аның артыннан иярде һәм колагы төбендә бертуктаусыз чыңлап тора башлады.

Капка төбендә елмаеп Майя каршы алды, әмма Хәлимнең аның янында тукталасы килмәде, ул бу урыннан тизрәк китәргә ашыкты, ләкин, үзен үзе белештермичә, якыннары янына бара торган юлыннан кире борылып, бертуктаусыз чыңлап торган тубал кебек авыр башын мәйдан уртасындагы ялгашка чүмәкәй тутырылган кое суына китереп тыкты... Су астындагы рәхәтлекне белсәгез икән! Ләкин тормыш җирдә бара шул, шушы гөнаһлы җирдә!

Хәлим үзләренә бирелгән бура йортны көчкә эзләп тапты. Мәйданнан читтәрәк, урман буенарак урнашкан бу йортның беренче хуҗалары алар булып чыкты. Әле юнылган бүрәнә-агач исләре дә бетмәгән, идәннәре дә җир идән генә булган, миче дә, тәрәзә өлгеләре дә, ишек тоткасы да булмаган, түшәм өстенә туфракса да салынмаган мондый йортлар берничә дистә булып, аларны һәр кеше үзе карап, төзеп бетерергә тиеш иде. Шул эшләр, мәшәкатьләр белән булашып ике көн үтте. Каяндыр искерәк кенә такталар табып, Хәлим идәнен дә җәйде, өстәлен дә эшләп куйды, сәкеләр дә әмәлләде, нигезен таштан салып, мич тә өя башлады. Җитмәсә, эш арасында Утар буйлап ары чапты, бире чапты, чөнки урманнан агач ташу, буралар бурау, авылдан такталар, башка кирәк-яраклар алып килү өчен яңа олау әзерләү кебек мәшәкатьләр аның өстендә иде. Шулай да иң зур борчу Утардагы су кытлыгы белән бәйле иде. Килгәннең икенче көнендә үк Вәлиәхмәт абзый күрсәткән өч урында буралы кое казый башладылар. Эш бик авыр барды, чөнки урталыктагы коеда ике метр чамасы чокып төшкәч, ниндидер ташлы җир башланды. Урман эчендәге аланда нинди таш булсын икән дә, ул ничекләр генә тигез итеп җәелсен икән?! Кое казучыларны иң элек шул аптыратты – кая карама шомарып беткән җәлпәк ташлар! Элек андый ташлар юлларга җәелгән. Утар дигәннәре берәр борынгы кала яисә сала урынында утырамы әллә? Бу шик кое казучыларның үзләрендә дә бар икән. Хәлим урта коедагы эшне әлегә туктатып торырга кушты, аның каравы калганнарында эш тагын да кызды гына.

Хәлим, карчыклар алачыгындагы сөйләшүне эш белән онытыбрак торса да, баягы сихри чың һәм үзенең «риза» дигән сүзе колак төбендә гел яңгырап торды. Ул бу очрашуны нәрсәгә юрарга да белмәде, шулай да начар уйларга бирелмәскә тырышты. Кампәрленең Утардагы тормышын Хәлимнең язмышына алыштыруны, гомумән, күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Карчыкларның «Син, бары тик син!» дип тәкрарлап торуы гына күңелне бимазалый. Бу була торган хәл түгел: Хәлим бервакытта да үз гаиләсеннән аерылмаячак, балаларын-газизләрен ташламаячак!

«Барыбер дә бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк», – дип, ныклап күңеленә беркетеп куйды Хәлим. – Һәм бу хакта бары тик Майя белән генә сөйләшергә мөмкин. Ул кыз аңа караганда күбрәк белә, карчыкларның ниятен дә ачыграк чамалыйдыр... Теге күрешү вакытында да әнә ничек серле елмаеп калды...

Хәлимгә Майяны эзләргә туры да килмәде, икенче көнне үк кыз үзе Хәлимнәр йортына килеп керде.

– Исән-саулармысыз! Исән-имин генә торасызмы?

Барысы да дәррәү Майяны каршыларга кече якка чыктылар.

Саулык сорашып, хәбәр алмашканнан соң, кыз ачыктан-ачык Хәлимгә мөрәҗәгать итте:

– Хәлим, сиңа бер сүзем бар иде. – Үзе шундук, тиз-тиз генә хушлашып, ишеккә юнәлде.

Хәлим Нәфисә белән җәһәт кенә күзгә-күз карашып алды. Аннары, борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр дигән кебек, башын җиңелчә генә кагып куйды да өйдәгеләрнең барысына берьюлы дәште:

– Мин хәзер керәм... – Аннары, ишек яңакларыңа бәрелә-сугыла, каударланып, урам якта көтеп торучы Майя янына чыгып китте.

Майя аны бик тыныч каршы алды. Бу очрашу аңа түгел, гүя Хәлимгә күбрәк кирәк иде. Хәлим моны бик тиз аңлап-төшенеп өлгерде.

– Майя, тыңлыйм. Әбиләр белән бергә ниндидер уен уйлап чыгардыгызмы? Шул хакта сөйләшергә килдеңме?

– Юк, һич юк. Әбиләр ниләр генә кылансалар да, син барыбер миңа карамаячаксың... Күреп торасың бит: алар безнең бергә булуыбызны, шушы Утарга хуҗа булып калуыбызны телиләр. Шул гына. Барыбер соңгы сүз минеке булачак. Ә мин туганым Нәфисә бәхетенә каршы бармаячакмын. Йә, ярый, ул хакта җитәр. Минем бүгенге сөйләшү бөтенләй башка темага. Ләкин анысы да әбиләр ихтыяры белән эшләнә. Әбиләр җибәрде мине синең янга. Ышансаң-ышанмасаң да, бу шулай.

– Йә, тагын бер тапкыр тыңлап, ышанып карыйк. Тагын нинди тозакка эләктермәкчеләр икән безне?.. Шул шаукымнарын тыя алмадылар инде! Иң кызыгы, үзләре чакырдылар бит, үзләре! – Хәлим арлы-бирле йөренде, юл читендәге үлән камылларын типкәләп үтте...

– Хәлим, шыңшыма. Син бит көчле кеше. Мин сине эштә, көрәштә күрдем. Болай үпкәләп йөрү сиңа килешми. Перестань! Хәзер кире уйлау соң инде. Менә шушы, хәзерге ситуациядә нишләргә? – Шул хакта уйлашыйк без. Тыныч кына сөйләшик, килешик...

– Бүгенге ситуациягә нәрсә булган?! Акрынлап җайлашып киләбез. Урнашып беткәч, эш ягын, яшәү ягын ныклабрак карарбыз.

– Юк шул, ситуация алай гади генә түгел. Болай караңгылыкта һәм мохтаҗлыкта да яшәп була, әлбәттә. Хәтта мондый тормышка күнегеп тә була. Әмма кешеләр яхшырак тормышка да лаек.

– Нидер әйтмәкче буласың, Майя, әмма һаман әйтмисең, сүзне уратып йөртәсең... Турысын әйт тә куй инде, һәм шуны да ачыктан-ачык әйт: миннән нәрсә сорала?

– Хәлим, әбиләрдә алтын бар. Көмеш бар, кыйммәтле ташлар, бизәнү әйберләре бар. Аларның сөйләве буенча, Казанны алгач, качып киткән Казан әмирләре, ханзадәләр, ханбикәләр шушы юлдан чигенгәннәр. Һәм нәкъ менә шушы Утар урынында, кара урманның иң ак бер аланында, үзләренең ставкаларын корганнар. Беркем белән дә аралашмаганнар, гасырлар буе шулай яшәгәннәр, бик сирәк кенә урман читендәге авылларга кирәк-ярак алырга чыга торган булганнар. Шундый бер визит вакытында кайсыдыр авылдан аучы егет хан нәселеннән бер сылу кызга гашыйк була. Исеме дә Сылу була аның. Аучының исеме дә үзенә бик туры килә – Мәргән. Кыз да аны ошата. Ләкин егетнең якыннары бу никахка каршы була. Урманнан чыгып йөргән хан нәселе кешеләрен «сихерчеләр», «албастылар» дип йөртә башлаган вакыт бу. Авылларына кертмәгәч, егет бу кыз белән яңа авылга нигез салалар; хәзерге Кампәрле шул «албасты» кыз белән аучы егет нигез корган авыл була да инде. Исемне алар үзләре кушмый, үтеп-сүтеп йөргән юлчылар авылны шулай атыйлар. Кампәрле, ягъни «сихерле», «шаукымлы»... Бу авылга бик сирәк кеше керә, әмма шушы бик сирәкләр дә, Сылу белән Мәргәнне ошатып, гашыйклар янында яшәп калалар икән. Шулай бер кечкенә авыл җыела. Сылу белән Мәргәннең игезәк кызлары туа, безнең әбиләр шул игезәкләр була да инде. Ләкин Кампәрле авылы кешеләре Казан ягыннан чукындырылудан качып, яңа җирләр эзләп килгән татарларның җәбер-золымына дучар була. Баскынчылар Сылу белән Мәргән корган нигезне яндыралар, ә япь-яшь ике «албасты» кызны урманга куалар. Менә шулай Тәкыя белән Нәкыя, мең мәртәбә үлемнән калып, урман эчендәге хан утарына кайтып егылалар. Ул вакытта инде хан ставкасыннан берни дә калмаган була. Нәсел картаеп үлеп бетә, Утар ташландык хәлгә килә. Затлы тораклар җир астында кәла, таш юлларны туфрак, яфрак каплый... Иң соңгы нәсел корткасы – Зөлхи карчык кына – соңгы көннәрен яшәп ята. Ханнардан калган байлыкны менә шул карчык Тәкыя белән Нәкыягә биреп калдыра да инде...

Хәлим дәшми кала алмады. Аның зиһене бу хәбәрне кабул итәргә әзер түгел иде. Ул, тотлыга-тотлыга, үзалдына сөйләнергә кереште:

– Алай булгач... Бу «албасты» карчыклар хан оныклары булып чыга... Менә сиңа мә!.. Ә без – баскынчыларның оныклары... Адәм көлкесе! Үземне белә-белгәннән бирле аларны очраган саен җәберләп яшәдек... Алар үзләре дә безне кызганмадылар... Үч хәтере иң озын хәтер бит ул... Майядан соң гына дөнья үзгәрә башлады, ләкин барыбер үзгәреп бетә алмады...|

– Сүз хәзер ул турыда түгел, Хәлим. Әбиләр белән ныклап сөйләштем, дөресрәге, бу хакта алар үзләре сүз башлады. Булган байлыкны шушы Утарга юл салуга, ут кертүгә, машина-трактор алуга, йортлар салуга тотасы иде. Кампәрлене торгызырга да җитә андагы байлык. Мин алдагы атнада районга, бәлки әле, Казанга ук китәрмен. Хәзинәне хөкүмәткә тапшырып, безгә тиешле акчасына эш башларга иде. Әйбәт кенә төзелеш бригадалары, подрядчиклар табып, ачы көзгә, кышка кадәр бу эшләрне башкарып чыгасы иде!.. Агач төпләре тырпаеп торган урман сукмагында йөреп, арбалар ватылып бетәчәк, машиналар бөтенләй дә керә алмаячак. Иң беренче чиратта юл салырга... Юл булса, ут сузу кыен булмаячак... Син ничек карыйсың бу идеягә, Хәлим?

Хәлим әле һаман шоктан арына алмый изалана иде. Ул Майядан ишеткәннәренә сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Шулай да сөенече күбрәк булгандыр. Утарның, Кампәрленең киләчәге хакында сүз бара бит. Хәлим бу идеяне, әлбәттә, хуплаячак, аны гамәлгә куюда көчен кызганмаячак. Хәлим бер сүз дәшмәсә дә, Майя аңлады, аның риза булуын аңлады.

– Алайса... килештек. Син бу тирәдә калып тор, ә мин сәфәргә чыгып китәм. Хәзинә табылу турында документларны үзем тутырырмын, аның рәтен-чиратын бераз чамалыйм, китәр алдыннан кул куйдырырга кереп чыгармын. Авыл хуҗасы буларак, синнән һәм тагын берничә шаһиттан куллар кирәк булачак. Шул турыда әйтүем.

Майя ашыгып китеп барды, Хәлим һаман да телсез калып, һушын-зиһенен җыеп ала алмыйча торуында булды. Аны өйдән Нәфисә чыгып алды. Ул, тәрәзә өлгеләре «саный-саный», тәмам аптырап беткән.

– Хәли-и-им, ни булды сиңа-а? Әллә теге җен кызы сихерләп киттеме, төсең качкан, укаң коелган кебек торасың...

Хәлим җавап итеп бары шуны гына әйтә алды:

– Беләсеңме, безнең... әбиләр... ханнар нәселеннән булып чыкты...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (57)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (57)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: