Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 ноябрь , 22:08

Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (16)

Алданрак килгән хатын ана каз кебек нидер кычкырып куйды, аңардан соң башкалары каңгылдашты... Бүре күргәңдәге кебек... Бүреме? Юк, каршыларына ап-ак костюмлы берәү килеп чыккан икән. Хатыннар төрлесе төрле якка таркалдылар. Ак костюмлы кеше, теге дөньядан кайткан әрвах төсле, аларны куркыта, артларыннан чаба.

Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (16)
Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (16)

...Югары Яркәй авылы. Район үзәге.

Ул шушы урамнардан йөри.

Көн кичкә авышкан. Ул хәзер өйдә булырга тиеш. Кечкенә генә өй. Тәбәнәгрәк кенә җилкапка. Якыңда гына хатын-кызлар сөйләшкәне ишетелә. Кулларны капка өстенә куеп карыйм.

— Әйдә, Әнис!

Фәһимә тавышы! Әнә ул — аксыл-яшькелт күлмәктән, толымнары, чигә чәчләре... Әллә кечерәеп, ябыгып киткән инде. Тик күрәм — ул тагын да чибәрләнгән, элеккедән дә мең-мең кабат гүзәлрәк Күзләрендә елмаю, сөенеч очкынлана, тик үзе... карчыгадан куркып әнисенә елышкан чеби төсле иптәш кызы артына елыша. Ә тегесе пышылдап сорап куя.

— Синең Әнисме?

— Әйе...

Монда димәк, минем исемем ят түгел икән әле... Бераз эчкә җылы кергәнен сизеп, мөмкин кадәр ягымлы эндәшергә тырыштым:    

— Капка ачмыйсызмыни инде шулай итеп?

— Ачаргамы, юкмы дип торабыз әле, дип, тиз генә эләктереп алды иптәш кызы һәм Фәһимәгә карады.— Ярар, килгән кунакны кире җибәрү килешмәс. Кертәсеңме, <Фәһимә?

— Керсен, алайса,— диде  Фәһимә, үзенең көчсез, нәзек тавышы белән, һәм елмаеп куйды.

Кул биреп исәнләштек. Күзләр, таныш күзләр элекк мәхәббәт белән карыйлар, тик бу күзләрдә ничектер үз итү юк кебек, ул, никадәр яратса да, миңа инде элекке кебек ышанмас. Тел белән әйтә алмаслык тирәндә яшерелгән читсенү... Йөрәгендәге иң изге, иң саф почмагы барыбер минеке түгел хәзер. Мин моны күрми кала алмадым.

Аннан аерылгач булган хәлләрнең барысын да сөйләп бирдем. Алдарга көчем җитмәде, намусым җитмәде. Гафу итсә, чынлап гафу итсен, әмма безгә ялган катнашмасын.

Ул сүзсез генә тыңлады. Сокыннан, анын йөзенә карагач сөйләп нинди хата иткәнлекне абайладым: ул чырайдан язган иде, дөнья белән бернинди кызыксынуы калмаган төсле салкынайган иде. Мин куркып киттем: аның күңеле мондый салкынлыкка түзәрлекме икән?

— Фәһимә, кичер син мине, булдыра алсан, кичер, Фәһимә!

Кичерергә дә, кичермим дияргә дә әзер түгел иде әле ул. Мин моны сиздем һәм ашыктырмадым.

— Мине Уфада филармониягә чакырганнар иде. Эшкә, мин

кермәдем.

— Беләм.

— Синең яныңа кайттым.

Кичке урам буйлап йөрдек. Базы күпере өстеннән суга карап тордык.

— Бу сулар Агыйделгә тоташа! — дим эчке мәгънә белән. Фәһимә эндәшми. Соңрак салмак җыр белән җавап бирә.

Караңгы төн, болытлы көн,

Без аерылган көн бит ул...

— Агыйделдә без булган җирләрдә беркем дә юктыр инде, караңгы, тын...

— Әйе. Тып-тын. Син юкта, шушындый тын вакытларда, минем шунда китәсем килә иде. Син шунда кебек. Син Уфада түгел кебек.

Бу сүзләрне ул әйтте. Ул мине уйлаган. Ул мине сагынган! Кемне! Мин бит аның янында болай торырга да лаеклы түгел! Ә ул! Шушындый да мәхәббәт була икән! һәм ул, нәкъ элеккечә, һичнәрсә таләп итми. Мондый яратуны минем ишеткәнем, укыганым юк, белмим.

— Синең Агыйдел буена тагын барасың киләме? — дип сорадым мин, һәм колакларыма ышанмаслык сүзләр ишеттем:

— Әйе, Агыйделне тыңларга, болыннарны тыңларга, былтыргы сүзләрне, былтыргы баян тавышын.

— Әйдә соң, барабыз.

— Кайчан?..

— Син кайчан барсаң, шунда.

— О! Хәзер бүре күп диләр анда, мин куркам...

— Ә минем мылтык бар, мин аны алып барырмын! Килешәбезме шулай?

— Карарбыз әле.

Мин аның кулларын тоттым. Куллары салкын, боз кебек. Мин аларны җылытмакчы булам, аңардан бигрәк, аларның җылысын тоймакчы булам. Ул минем кулны үзе дә чак кына кысса, куллары белән генә булса да сагынуыма җавап бирсә, бу минем өчен бәйрәм булыр иде. Юк, куллар җавапсыз, алар күрешкәндә дә, хәзер дә бер сүз әйтмиләр.

Ярты төн җиткәндә, йокларга без аның квартирасына кайттык. Болын гадәтен яңартып, урынны өйалды идәненә җәйдек. Тышкы ишектән кергәч, каршы якта, бездән ярты метр гына алдарак, фанер бүлмә. Бүлмәсе кадаклап түгел, ничектер утыртып кына куелган бугай. Теге якка кәҗә япканнар, шул ышкылган саен, фанер калтырап китә.

Түбәгә карап ятабыз. Түбә ярыкларыннан безгә йолдызлар җемелдәп карый, төнге сыек яктылык күзләрне иркәли. Фәһимә дәшми, нәрсә хакындадыр уйланып ята.

Кәҗәнең бүлмәгә ышкынуы мине бераз сагаерга мәҗбүр итә.

— Бу кәҗә теге бүлмәне безнең өскә аудармас микән? — дим мин.

— Ауса, фанер гына ул...

Тып-тын. Йолдызлар җемелдиләр, менә черкиләр дә безелдәп куйды, борынга каяндыр яшь печән исе бәрелеп китте бугай. Бу минутларга ни җитә, янда иң яраткан кешең булган минутларга! Менә шушы кызның үзем өчен шушы кадәр дә якын икәнен моңарчы нишләп аңламадым икән? Ул бит минем өчен бердәнбер, аны яраткан кебек итеп мин беркемне дә яратмыйм икән бит!

Әрнүемне басар өчен аны кочаклыйм, ул мине читкә дә этәрми, тик үзе чак кына да, һичнинди хис тә белдерми, әйтерсең — җансыз. Мин аңардан күкрәкләремә яратып суккалый торган, кочакларыма сарыла торган Фәһимәне эзлим, ә ул юк. Ул — җавапсыз.

Ул һаман уйлануында. Бөтен дөньяңны онытып, шашынып яратсаң да, халык әйткәнчә, кыйнасаң да бер сүз әйтмәс шикелле ята да ята.

— Һавадагы иң якты йолдыз... Хәтерендәме?

— Син ул чакта әйткән идең: син бер нәрсәнең дә кадерен белмисең, дигән идең. Иң изге нәрсәңне югалтырсың, дип курка идең. Хәтеремдә.

— Мин сиңа алай әйтмәдем.

— Минем шулай хәтердә калган.

— Дөрес калган. Барыбер дөрес ул. Тик мин сине барыбер гаепләмим.

— Ә мин гаепле.

— Гаепле — без, Лена, мин... Без синең хисләрне ашыктырдык. Артык иртә. Тик бүтәнчә булдыра алмадым. Аңлыйсыңмы? Булдыра алмадым.

— Мин сине аңлыйм, Фәһимә.

— Ә аңлагач, тиргәмәссеңме мине?

— Беркайчан да. Беркайчан да тиргәмәячәкмен.

Хыялланып, сөйләнеп озак яттык. Аны да, мине дә йокы алмый. Хәзер ул минем хәлләрне сорашмый, үзенең эше турында, авылдагы хәлләр турында сөйли. Ә кәҗә, үч иткәндәй, һаман кыштырдый. Дөп-дөп тырмаша, мөгезләре белән бәрелә... Бермәлне, бөтен гәүдәсе белән ышкына башлаган иде... Мин нәрсә булганын аңлап җиткергәнче, нәрсәдер дөп итеп идәнгә төште, тагын, тагын... һәм без күл астыңда, йөзәр хәлдә калдык.

— Әләй, кәҗә суны түкте! Тизрәк тор, су баса! — дип кычкырды Фәһимә һәм көлеп җибәрде.

Бу мизгелдә бу көлүнең миңа никадәр сөенечле икәнен сез аңлыйсыздыр иңде. Бәлки, шушы хәлдән соң ачылып китәр ул?

Сикереп тордым да авып төшкән чиләкләрне яңадан эскәмиягә куйдым. Өйдә Фәһимәнең иптәш кызы уянган, ул да көлә. Ярый әле кәҗә булды, бер секундта икебезнең дә күңелләр күтәрелеп китте менә. Без инде яңадан ятмадык, чөнки яктыра башлаган иде. Июнь төне шулай була бит.

Фәһимә мине күпергә хәтле озата төште. Юл буе кәҗә йә тегеләй, йә болай безнең телгә керә дә күңелне күтәреп җибәрә иде. Соңыннан, әлеге беркатлы җиңеллеген саклаган хәлдә, сүз уңаенда гына әйтеп куйды Фәһимә:

— Кәҗә акыллы ул. Сине юарга кирәген белә, Ленадан соң...      .

— Хуш, Фәһимә, вакыт юар әле... Менә күрерсең, без күзләребезгә туп-туры карый алырбыз.

— Белмим шул.

— Мин сине Агыйделдә көтәм.

— Икебезне дә бүреләр ашамаса...

— Хуш!

 

Аның күзләренә туры карар өчен, тормышны яңача корырга, «намус» дигән күренми торган сызыкның бу ягында, сафлык, гаделлек ягында торырга кирәк. Менә мин хәзер шул якка чыктым.   

Авыл тирәләрен карыйм, басуларда йөрим. Июль ае җиткән инде, ә печәннәр чабыла гына башлаган... Арыш өлгергән... Басуда — ике-өч кеше... Комбайн — биш-алты колхозга берәү. Кайчан җыеп бетерерләр, Алла белә.

Җир! Элек колхоз кешесе җирдән доход ала иде. Эшләсә, белеп тора: аңа моның өчен күпмедер тиеш. Хәзер аңа эшләсә дә юк, эшләмәсә дә юк. Шуңа күрә эшләмәү яхшырак, көч аз китә. Эштән бизә. Җир — игенченең намусы ул! Игенче җирдән аерылгач, намусыннан да аерыла. Мәхәббәтсез, музыкасыз яшәгән кебек.

Шомлы җәйге кич. Кояш баеп, эңгер-меңгер чак җиткән. Куак арасыннан кичке басу киңлекләренә карап уйланам.

Күрәм, олы юл басуыннан мин торган якка, түбән таба, казлар кебек тезелеп, хатыннар килә, уракчы хатыннар. Башларына каралып төсе киткән яулыклар бәйләгән, озын күлмәкле, киң күлмәкле билсез хатыннар. Сүзләре бетәсе түгел, басу яңгырап тора. Әллә кычкырышалар, әллә сөйләшүләре шул. Икесе дә алар өчен бик табигый. Юллары минем яннан уза, миңа каршы якта тагын куаклык. Хәзер мин боларны карап калырга тиеш. Авылдаш апалар, гайбәтче, явыз, юаш, акыллы, булдыклы хатыннар. Бу заманда аларның бер генә сыйфатлары җуелган иркәлек... Авыл хатыннары... Авыл өйләрендә учакларда ут яна икән, морҗалардан сирәгрәк булса да төтен чыга икән, болар тик сезнең аркада гына бит. Авыл хатыннары!

Менә алар минем турыга якынлаштылар. Ишетәм: кайсыдыр улын көтә, сугыш беткәнгә байтак узды, кайтам дип хат язган...

Кайберсенә иренең үлүе хакында хат килгән, шулаи да ул көтә. Үз күзе белән күрмәгәч, ышана алмый. Кайсылары кемнәрнеңдер ирләрен кызгана: кайткач килешә алырлармы яисә гафу итәрләрме?

Кайчак гөнаһ та ят түгел аларга, шулай, нишлисең Бит... Алданрак килгән хатын ана каз кебек нидер кычкырып куйды, аңардан соң башкалары каңгылдашты... Бүре күргәңдәге кебек... Бүреме? Юк, каршыларына ап-ак костюмлы берәү килеп чыккан икән. Хатыннар төрлесе төрле якка таркалдылар. Ак костюмлы кеше, теге дөньядан кайткан әрвах төсле, аларны куркыта, артларыннан чаба. Күпмедер җир киткәч, берсен эләктереп тә алды. Тегесе ычкынып китте, монысы тагын куып җитте. Ир кеше бит, бу юлы көче җитте, ычкындырмады. Хатын чыелдап кычкыра, көтүеннән аерылган кош кебек. Ир кеше дә усал кычкыра:

— Туктал яхшылык белән, күрсәт, нәрсә бар анда...

— И-и, Сафуан, Сафуан, нишләп оят түгел сиңа хатыннар итәген тикшереп йөрергә. Оялмасаң, күрсәтәм, мә, кара...

Сафуан абзый! Син шушыңа да сәләтлемени? Шушы хәтле вакланырсың дип башыма китермәгән идем!

— Итәк астың кирәкми миңа. Болай да беләм, билеңә урап арыш тутыргансың, чыгар, сал хәзер...

Тарткалаша торгач, тәки чыгартты арышны:

— Син аларны урак урырлар дип җибәрәсең, алар анда башак кыркып яталар.

— Нишлик соң, ашарыбызга тамчы да калмады бит. Ышанмасаң, өйгә кереп кара, шалтырап тора.

— Миңа анысы караңгы.

— Нигә караңгы булсын, кер дә кара ышанмагач, балалар ач утыра, ике көн инде җылы аш күргәннәре юк. Арыш киптереп өйрә пешермәкче ием. Сафуанкаем, дим, елатма балаларны, каргышлары төшәр...

Хатынның ай-һаена исе китмәде:

— Миңа түгел, милициягә сөйләрсең, — дип, бер төенчек арышны тәки калдырырга мәҗбүр итте Сафуан абзый.

Башка колхозларда, минем ишеткәнем бар, ике йөз грамм ашлык өчен дә алып китәләр икән. Бу хәл хәзер бөтен халыкка билгеле. Ләкин безнең бу хатыннарны алмадылар. Ничек алай, төшенмим. Тик Сафуан абзыйның болай йөрүе дә сагайта.

Берничә көннән ай яктысында арыш басуына күбрәк күләгәләр менеп китүен шәйләп һәм Сафуан абзыйның тагын шунда буласын чамалап, андый-мондый хәлдә күз-колак булу нияте белән мин дә шул тирәгә барган идем, аянычка каршы, ялгышмаган булып чыктым. Хатыннар гына түгел, малайлар, егетләр дә башак кыркый иде. Мине күргәч, башта шөмерәйсәләр дә, эшләрен туктатмадылар. Үзем ише бер егет хәтта: «Кирәге чыгар, өйрәнеп кал», — дип, шаяртасы итте һәм кулыма урак тоттырды. Шулай, хәзер көлке, ләкин нишләмәк кирәк, тамак тәмугка кертә. Ә ысулы артык катлаулы да түгел икән: капчык авызына җеп бәйләп муенга эләсең дә уң кулга урак, сул кулга арыш башакларын тотып кистерәсең. Икенче көнне игеннең сабаклары гына тырпаеп утыра. Жәл иген дә, кешеләр дә кызганыч. Тик кулыңда — урак. Кызгана-кызгана булса да кистереп карыйсың — бер уч, ике, өч, дүрт уч, ә бишенчесе — юк. Шайтан алгыры, япь-яшь башак белән бергә син чәнти бармагыңның да бер өлешен — гүяки бәрәңге кабыгын! — кыеп ташладың лабаса. Кан ургылып ага... «Ә» дигән арада әнинең, «Безгә харам килешми» дигәне хәтергә килә. Рас икән — килешми икән, харам өчен безгә кан белән түләргә туры килә икән... һәм минем кулда урак кына түгел, ниндидер бүтән нәрсә — олы мәгънә дә бар бугай...

Каяндыр чүпрәк табып бәйләдем дә үземә һәм кешеләргә карап тын калдым. Айлы июль төне нинди матур, ә без шундый сихерле матурлык астында ничек итеп яшәп ятабыз. Акылга сыярлык түгел.

Кулда — урак. Башаклы урак, олы мәгънә. Аның хуҗасы булу өчен гасырлар буе күпме кешеләр кан түккән? Хәзер аңа минем кан да буялды менә. Шушы канлы уракны тотып ант итәм: яшәүнең чын мәгънәсен мин барыбер табарга тиеш, хәзер үзем чыгарган бәяне, кан бәясен акларга тиеш! Кан һәм мәгънә... Кан һәм мәгънә...

Йөз метрлап ераклыкта куак кыштырдады һәм аннан тагы ак костюмлы кеше килеп чыкты. Аны күрүгә хатыннар тагы бөтенесе бергә чәрелдәп җибәрделәр. Малайлар, яшьрәкләр, пошилар шикелле, шабырдау, дөпелдәү тавышлары чыгарып, күз ачып йомганчы юк булдылар. Хатыннар исә, капчыклар белән булыша- булыша, беркая китә алмадылар. Сафуан абзый беркөнге хатынны — Хәтирә апаны күргәч, кычкырып ук җибәрде:

— Ә! Син тагын килдеңмени? Урлашырга ярамаганны төшенмәдеңмени әле? Алайса, яхшылыкның кадерен белмәдең. Иртәгүк под конвой китәсең. Бетте.

— Без генә түгел бит, бөтен тирә-якта шулай, без ачтан үликмени? — дип шаулашкан бүтән хатыннарга Сафуан абзый:

— Капчыкларыгызны шушында бушатыгыз. Барыгыз да. Берегез амбарга илтсен. Бушатмаганнар яхшылык көтмәсен, — дип җикерде.

Шул минутта мин үземнең дә, җинаятьтә тотылгандай, Сафуан абзыйдан куркып куак артына яшеренгәнемне, яфрак арасында торган килеш һаман тегеләрдән күз ала алмавымны абайладым. Үзең гаепле булгач, бүтәннәрне дә яклый алмыйсың...

Алар һаман бәхәсләшәләр. Хәтирә апа аңлашылмаслык, бәйләнешсез сүзләр кычкыра:

— Тимә, Сафуан, ирем кайтыр вакыт җитеп беткәндә харап итмә. Көлкегә калдырма. Юк, юк, мин риза түгел, язмаганны. Әни үпкәләр... Балалар көтә... ачуланмасыннар.

Аңа карап торуның никадәр кызганыч икәнен белсәгез иде! һәм мин түзә алмадым, Сафуан абзый янына атылдым да каршысына бастым:

— Бир хәзер үк, нәрсә алдын?.. Сафуан абзый, үз колагына

үзе ышанмыйча бугай, гаҗәпләнеп карады.

— Син нәрсә?

—  Нигә кыраннатасың бу хатыннарны.

Сафуан абзый йомшак тавыш белән әйтте.

— Син катнашма монда, кирәкми.

— Катнашам. Белеп тор, икенче тапкыр хатыннар куып йөрүеңне күрсәм...

— Кара, ничек сөйләшә!

— Мин чынлап.

Без кычкырышкан арада баягы хатын, көләргә тотынды. Әллә акылдан яза инде, басу яңгыратып көлә. Аның көлүе Сафуан абзыйның дөрес сүзләре белән берләшеп йөрәккә кадала. Монда эшләмәгәнгә елга якын вакыт үтте, хәзер бу кырлар бу игеннәр минеке түгел микәнни инде? Сафуан абзый ничек кырыс сөйләшә хәзер! Ничек үзгәреп китте ул. Моннан бер ел элек кенә бөтенләй башка иде. Митинглар, чыгышлар... Әллә ораторлык осталыгын да югалттымы? Сәбәп нәрсәдә. Җылы сүз әйтүдән бигрәк, куркытып эшләтә, сугыш вакытында болай түгел иде. Әллә, куркыныч еллар узгач, күңеле тупасландымы? Менә бу хатын — Хәтирә апа... Аны ник рәнҗетергә. Хәтирә апа!

Бәлки, ул да тиздән кайтыр дип ирен көткәндер, мең төрле

планнар коргандыр...

Хатыннар, күлмәк асларына кыстырып, граммлап алып кайталар. Ә кайберәүләр ат йөге белән ташый. Ә Сафуан абзый аларны күрмиме? Юриме, ялгышамы, куркамы. Ничек кенә булса да, аңа моны исбат итәргә кирәк. Кемнәрнең ничек урлаганын мин сизенәм.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Мунира ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: