Чәчмә әсәр
6 Ноября 2024, 02:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (54)

Хикмәти Хода, шул Акбүре каршында гына, үзе буе яшел үлән арасында, ике-өч яшьлек кызчык уйнап йөри. Әйе, уйнап йөри!

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (54)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (54)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (54)

VI

Юлдан каерылып урманга кереп киткәч, бөтенләй икенче тормыш башланды. Балта, пычкы белән коралланган ирләр алданрак китте. Алар, урманның сирәгрәк урыннарын сайлап, боргалана-сыргалана тайга куелыгына кереп киттеләр. Нәкыя карчык ничек кенә ачыграк урыннарны сайларга тырышса да, юан-юан агачларны екмыйча барып булмый иде. Егылган агачларны арттан килүче икенче төркем, ботак-чатакларыннан арындырып, бүрәнәләргә бүлгәләп, юл буенча әрдәнәләргә өеп калдыра. Өй бурасына менә дигән агачлар, аларны соңрак Утарга ташып куярга кирәк булыр... Хәлим әле алдагы бригада белән эшләп ала, әле икенчесенә килеп җитә. Арттан килүче халык арасында булырга да өлгерә. Менә бу юлы да ул яңа гына салынган урман юлы буйлап үз гаиләсен эзләп китте. Аларның атлары арттарак калган иде. Әле генә урман эченә килеп кергәннәр. Олауның урманга кереп җитә алмаган өлеше дә шактый икән әле. Олы юлны тутырып, үз чиратларын көтәләр. Урман авызына Ак бабай җитәкчелек итә. Чиратсыз керүчеләрне шундук үз урынына куя карт. Күп балалы арбаларны алданрак кертеп җибәргән, ахры, арттан чәпчеп кычкырган хатын-кыз тавышы колакларны ярып керә:

– Нигә тәртипне бозасың? Нигә бу башбаштаклык?! Сине бит тәртип сакларга куйганнар! Ә син нәмәшләйсең? Карт башың белән!..

– Аның берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы бар, күреп торасың ласа! Эсседә миңгерәүләнгәннәр. Урман ышыгына керә торсыннар дип кенә уздырдым. Синең елап утырган күкрәк балаң юк бит, Тәгъзимә килен, ник чәпчисең, ә? Монда бала хакын хаклау гына иде, щул сабыйлар хакына түзегез, җәмәгать...

Хәлим бу ыгы-зыгыга катнашып тормады, үз арбалары артыннан тагын урманга кереп китте. Бик ерак китмәгәннәр. Бөтен олау тукталып калган, күрәсең, алда тагын юан агачка тап булганнардыр. Шул тукталыштан файдаланып, халык капкалап алырга җыенып йөри. Сания гаиләсендә дә чын бәйрәм табыны әзерләнгән. Хәлим атка печән салып килде дә арба көймәсенең бер читенә сикереп менде, үз янына балаларын җыйды. Тәскирә, комган тотып, арба тирәли йөреп чыкты: чиратлап кулларын юдыртты, сөлге тоттырды. Әллә кайдан гына, үзенең зур төенчеген күтәреп, Мәдинә карчык пәйда булды. «Бергә булганда ризык тәмлерәк», – дип, төенчеген арба читенә куйды да чишеп җибәрде. Аннан гәрәбәдәй яңа бәрәңгеләр, яшел кыярлар, суган башлары, тавык ботлары, күмәчләр тәгәрәшеп чыкты...

Ул арада Ак бабай күренде. Табын түгәрәкләнде. Сания җылы ризык бүлә башлады. Аңа Майя булышырга кереште. Нәфисә исә, Хәятны күкрәгенә кысып, табынга арты белән борылып утырды – имезер вакыты җиткән. Сания бер Хәлимгә, бер мәһабәт агачларга карана-карана әйтеп куймасынмы:

– Ничә еллар буе шушы кара урманда куна-төнә йөрдегез бит, балакайларым... Ничекләр генә йөрәгегез ярылмаган да, җаннарыгыз чыкмаган диген...

Хәлим дә, Нәфисә дә берни дәшмәделәр. Бер-берсенә карашып, елмаешып кына куйдылар. Башкалар кая барасыларын күз алдына китерә алмасалар да, аларның уйлары күптән утарда иде инде. Ни көтә аларны анда? Күрәләтә сихер оясына кереп баралар бит... Әбиләр генә арттлары белән борылмасын инде. Кампәрленең язмышы алар кулында хәзер...

Майя тыныч, сөйләшми диярлек. Ризык капкалый-капкалый, карашын күтәреп, бер-берсенә сыенышып, үзара чөкердәшеп баручы Хәлим белән Нәфисәгә карап ала. Карашында көнләшү чалымнары чагылып китә... Ак көнләшү генә булса ярар иде... Янәшәдә сакал сыпырып утыручы Ак бабай да күп сөйләшми. Арыганмы? Юктыр, ул бары тик шуны аңлаган: бик авыр юлга, язмышка тиң тормышка кереп баралар лабаса, ахыры әйбәт булсын иде инде!

Шулай шул: яшьлек тән белән мактана, картлык – җан белән.

Хәлим гаиләсе янында озак юанмады. Кавырсын чынаягындагы сөтне эчеп бетерде дә җиргә сикереп төште. Балалар аның артыннан иярмәкче булганнар иде, Нәфисә шып туктатты:

– Ярамый. Алда ерткычлар очравы бар. Шулаймы, атасы?

– Шулай, шулай, ярамый дигәч ярамый... Барып җиткәч, туйганчы йөрерсез, уйнарсыз. Анда ялан киң...

Бу сүзләр Тәскирәгә кызык булып тоелды.

– Шушы кара урманда да киң аланнар булыр икән...

– Ә без кая барабыз соң?! Анда олы бер дөнья, Тәскирә әнкәй. Җирләре дә Кампәрленекеннән ким түгел. Баргач, үзегез күрерсез...

– Ерткычлар бар, дисең бит...

– Ерткычлар да бар, яшерен-батырын түгел... Аларсыз нинди урман инде... Ләкин чын урманда чын ерткычлар кешегә үзләре ташланмый. Ташланса да, үз өннәрен, үз балаларын яклап ташланалар. Ә безнең начар ниятләребез юк, Аллага шөкер. Аннары...

– Нәрсә «аннары»? – Тәскирәнең тавышына тагын курку керде.

– Аннары... мин бүреләр белән дус... Хәтерлисезме, мин берсен авылга да алып кайткан идем... Соңгы баруымда да нык булышты алар миңа.

– Барыбер сак булырга кирәк, Хәлим олан, – дип, сүзгә Ак бабай кушылды. – Бүреләр белән килешеп, курыкмыйча ялгыз йөрү бер хәл, ә менә бөтен авыл белән урман кичү... Шул ук бүреләрнең дөрес аңламаулары бар бит. Бу кадәр халык урманга килеп керсен дә...

Ак бабайның әйтүе генә кирәк булган кебек, щулчак кайдадыр урман артында, аның иң ерак төпкелендә бүре улаган кебек авазлар ишетелә башлады. Еракта ишетелер-ишетелмәс кенә башланган бу куркыныч та кызгандыргыч дәрәҗәдә шомлы да улау авазы ялгыз гына булып чыкмады, аңа башкалары килеп кушылды. Иң кызыгы – килеп кушылган һәрбер аваз якындарак яңгырый кебек, хәтта улаучы ерткычлар инде менә-менә күзгә күренерләр, каршыга килеп чыгарлар кебек тоела башлады... Атлар да колакларын тырпайтты, яшьрәкләре, кешнәп, тибенә үк башлады...

Ак бабай, сагаеп, сөйләгән җиреннән туктап калган иде инде. Хәлим өчен дә көтелмәгән хәл иде бу. Юк, бүреләрне көткән иде ул. Юл барышында бер чыгарлар әле дип уйлаган иде. Аларның урманы бит бу, аларның дөньясы. Кешеләр әнә ничек ябырылып керә бу сихри дөньяга. Ничек шомланмасыннар ди алар!.. Ләкин... барыбер дә... бөтен юл буен бу кадәр сырып алырлар дип уйламаган иде Хәлим...

Бүре сөрәне ничек кинәт башланган булса, шулай капыл тынып та калды. Улаулар тукталгач, тагын да шомлырак булып китте. Хәлим сер бирмәскә тырышты. Халыкны ул гына тынычландыра ала иде. Чөнки бу урман

аныкы, димәк, бүреләр дә аныкы. Ул ни әйтсә, башкалар шуңа күнәчәк. Аларның башка чарасы юк.

– Барысы да әйбәт булыр, Ак бабай... Алар сезгә тияргә тиеш түгелләр. Иң ач бүре дә күрәләтә олы бөтен олауга ташланмый. Йә ярый, миңа китәргә кирәк. Акрын гына баруыгызда булыгыз. Туктаган араларда, атка печән, солы салырга онытмагыз. Ун арба саен сулы мичкә куелган. Шуннан су алып килеп эчерегез. Ак бабай, син күз-колак бул инде, яме. Күрше-тирәләргә дә күз салгалагыз... Шулай да... мылтыгыңны алдыңда тот, яме...

Хәлимгә Майя да иярде. Аның бу бүреле җирдән тизрәк китәсе килдеме, әллә Утарга беренче булып барып кереп, олауны каршы алырга уйладымы? Алар сөйләшмәделәр. Икесе дә, әле кайчан гына «албастылар утары»на барган чакларын исләренә төшереп, бер-берсеннән кыенсыныбрак та баралар иде, ахры.

Ләкин монысы баласы гына булган икән. Олау башыннан тыны-сулышы кысылып чабып килеп җиткән Даниярның хәбәре ярты гомерен урманда үткәргән Хәлимне дә сискәнергә мәҗбүр итте...

– Хәлим абый!.. Анда... бәла... Бәла һәм... бала...

– Нәрсә, Данияр, аңлатып сөйлә әле. Нәрсә дисең? Бәла? Бала? Нәрсәдер булдымы әллә? Әйдә, тынычлан. Сулышыңны тигезлә дә акрын гына сөйли башла...

– Хәлим абый... Анда бүре... Олауны өзде, кисте... Юл өстендә утыра. Беркемне дә җибәрми...

«Уйлаган алдыңа килә шул! Нигә дип бүреләр хакында гәп куертырга керештем соң әле?! Дус, имеш... Мине беләләр, имеш... Әнә шул дус, таныш бүреләр генә булса ярар иде дә... – Хәлим үзе йөгерә, уйлары исә аңардан да тизрәк йөгерешә. – Таныш ана бүре булса, уртак тел табарга булыр анысы, ә менә яшь бүреләр белән аңлашу кыенга туры киләчәк. Дөресен генә әйткәндә, бөтенләй аңлашып булмаячак... Бу очракта Утар карчыкларын чакырырга кирәк булыр... Өлгереп булса... Аныңчы бүреләр берәрсенең тетмәсен тетмәсә...»

Хәлим, туктар-туктамас кына барган олау атларын чиратлап уза-уза, берәр чакрым гына йөгерәдер инде. Аның артыннан, кулга-кул тотынышып, Данияр белән Майя чаба. Алар инде шактый артта калганнар, Хәлимне күздән дә югалтканнар... Ләкин, үзләре дә нигә ашыкканнарын аңлап бетермичә, эреле-ваклы агач төпләренә абына-сөртенә, соңгы көчләренә йөгерәләр...

Ниһаять, җигүле атлар, алдагы арба артына күкрәкләре белән терәлердәй булып, кинәт туктала башладылар. Димәк, олауның бүреле очына да ерак калмаган. Төрле маллар тагылган ун-унбиш олауны узгач, Хәлим, чыннан да, кечкенә аланга килеп чыкты. Юл шактый тапталган, барыр өчен җиңеләйгән булса да, алан чигенә җитеп, олау туктап калган. Беренче ат тирәсенә берничә ир-ат җыелган. Хатын-кызлар шул атның арбасы тирәсендә кайнашалар. Хатыннарның берсе арбага сузылып яткан. Бу хәрәкәтез, җансыз гәүдә янында Хәлим тукталырга тиеш булса да, ниндидер көч аны, этеп-тартып диярлек, ары таба – баягы ирләр төркеме янына алып китте. Ирләр, барысы бердәм рәвештә иякләрен кагып, алан уртасына күрсәттеләр. Ә анда... Андагы әкияти күренешне китаплардан укып та, кинофильмнарда карап та бетереп булмыйдыр. Андый күренеш, манзара кешелек яшәешендә, булса да, бер мәртәбә генә буладыр.

...Кояшның соңгы җылысын үзенә җыеп яткан чәчәкле аланга керә торган киң сукмак-юл башында тыныч, хәтта гамьсез генә, башын салмак хәрәкәтләндереп, муенын як-якка боргалап, бер бүре утыра. Күренеп тора: гадәти бүре түгел бу. Аның бөтен алды ак кына, арткы санында да ак күп, күз төпләрендә дә ап-ак боҗралар... Кыскасы әкиятләрдән төшкән Акбүре бу. Ак төс ана бүреләрдә күп була, Хәлимнең бу хакта ишеткәне бар, димәк, олау каршында ана бүре утыра. Ләкин Хәлим белгән карт ана бүре дә түгел. Яшь бүре, кыю бүре, горур бүре. Явыз дип әйтеп булмый, чөнки әлегә ул беркемгә бернинди зыян салмаган... Ә салырга мөмкин икән... Хикмәти Хода, шул Акбүре каршында гына, үзе буе яшел үлән арасында, ике-өч яшьлек кызчык уйнап йөри. Әйе, уйнап йөри! Бөтен хикмәт тә шунда. Күбәләк куамы, чәчәк җыямы – һич аңлашылмый. Үзе медер-медер сөйләнгән була. Бүрене күрми дисәң инде... Күрә... Ул бит аңа карап сөйләнә, нәкъ менә аңа сөйли дә... Алар бит сөйләшәләр! Аралашалар! Урманда Хәлимне аптыратырлык әйберләр калган икән әле... Ул иң беренче очраган ирдән сораша башлады:

– Нәрсә бу? Ник карап каттыгыз? Нигә кызны барып алмыйсыз?

– Бар, алып кара!..

Чынлап та, нигә бармаска, нигә алмаска?! Хәзер бара да кызны алып килә, ә бүре үз юлы белән китеп бара.

Ә-ә, алай гына түгел икән шул. Хәлим аланга таба ике-өч адым гына ясады, теге бүре сыңары дүрт аягына торып та басты, аннары, Хәлимгә карап, авызындагы бөтен тешләрен күрсәтеп ырылдап куйды. Тешләрен күрсәткән бүре – ул инде куркыныч бүре, алышка чыккан бүре. Куркытам дип кенә түгел, юлыма аркылы төшсәң, өзгәләп атам дип, корбанына ташланырга җыенган бүре.

Хәлим кире чигенде. Ирләр, Хәлимгә мыскыллы караш ташлап, үзара елмаешып куйдылар. Хәлим бу минутта оятыннан җир тишегенә кереп китәр иде, мөгаен. Кереп китмәде китүен, шулай булгач, хәзер шушы бүре белән нидер эшләргә кирәк! Әбиләр булса, им-томнарына, ырым-шырымнарына тотынырлар иде, Ирәмәл шаман исә кураен уйный башлар иде... Әйе, кураен! Тик аның курае хәзер Хәлимдә бит! Хәлим дә бу курайның игелеген күреп өлгерде, берничә тапкыр кыен хәлдән котылып калды.

Ул түшен капшап куйды: бар, курай үз урынында! Бу юлы да үзенең илаһи яңгырашы белән бүре авызыннан коткарсын иде Кампәрле халкын, менә бу кызчыкны, аның ата-анасын, көтмәгәндә мөһаҗирлеккә дучар булган йөзәрләгән татар баласын...

Хәлим җәһәт кенә кураен тартып чыгарды да шул кызулык белән җилләнергә дә тотынды. Кыр кураенда уйнауны Хәлим «җилләнү» дип атый. Уйнавы ул кадәр үк талантлы булмаса да, Хәлим чыгарган моңда ихлас табигать тавышлары сихер-тылсым уянырлык кына бар иде. Бу моң башта шушы тирәдә, олауның бүреле аланга чыккан башында гына тирбәлде: читкә китмәде, өскә дә күтәрелмәде. Бераздан гына, урман рухияте белән уртак тел тапкач кына, мәһабәт агач араларыннан, кан тамырлары кебек, бөтен урманга җәелгән киек сукмакларыннан, иң мөһиме, очар кош биеклегендәге зәңгәрсу урман рәшәсенә ябышып бөтен тайгага таралды...

Уянды! Сихере дә, тылсымы да уянды! Бу сихер, тылсым алан авызында утырган яшь ана бүренең күңел кылларын да чиртеп үтте. Ул кузгалып куйды, торып басты, борынын күккә чөеп иснәнде... Ул бу минутта нишләргә белмичәрәк торган кебек иде. Шулчак урманның кайсыдыр төпкеленнән ниндидер карт бүре карлыкканрак тавыш белән сузып-сузып улап җибәрде... Бу аваз баягы тоташ улауларга һич тә охшамаган, бәлки ниндидер ялгызак, ятим яңгыраш иде... Бу аһәң тагын да тылсымлырак булдымы, яшь бүре урманның ерак төпкеленнән килгән ул авазны ишетү белән тынгысызлана башлады, бераздан башын чөеп чинап алды да кызчыкка таба омтылды. Моны күреп, олаучылар «Аһ!» итеп куйдылар. Кемдер, буен-сынын тота алмыйча, җиргә, арба буена чүкте, кемдер белгән догаларын укырга кереште, өченчеләр аяк астыннан күсәк-тәпәч барлый башлады.

Эш бүре белән алышуга барып җитмәде... Киресенчә, яшь бүре бик итагатьле кыланды: һаман үзалдына сөйләнеп, уйнап йөргән кызчык янына килде дә, бераз йотылып карап торгач, үрелеп, баланың йөзен ялап алды. Бу хәл кызык тоелдымы, әллә тәне кытыкланып киттеме, кызчык кеткелдәп көлеп җибәрде, үз телендә бүрегә нидер әйтте. Бүре исә ике адым артка чигенде дә, уң якка кискен борылып, кызу-кызу адымнар белән урман эченә кереп китте.

Хәлим моннан соң да ирененнән кураен өзмәде әле: бөтен урманны борчулардан арындырырга теләгәндәй уйнады да уйнады... Бу уйнауның мәгънәсе бераздан ачыкланып җитте: олау юлы буенча җил йөри башлады. Хәлим белә: Давыл белән Җавыл бу. Мөһаҗирләрнең җан авазын ишетеп килгәннәр алар...

Арбада аңсыз яткан хатын баягы кыз баланың әнисе булып чыкты. Сәвия һаман аруланмаган – манма тиргә батып, саташып ята... Янында пәйда булып, әнисенең йөз-битләрен сыпырып, назлап торучы кызы Айгөл дә аның хәлен җиңеләйтә алмый иде. Авыру янында бөтерелүче Данияр, Майя һәм бер төркем хатын-кызлар нишләргә белмичә аптырашта калганнар. Фельдшер егетнең карашлары «Бу гадәти авыру түгел, ә куркулык шогы, баласын бүре янында күреп, җене курыккан, бу авырудан терелтү юлларын халык табиблары, имчеләр күбрәк белә...» дип карый иде. Хәлим аны аңлый. Бу урман шаукымында тик торганнан да зиһенең буталырлык... Урман шаукымын урман шаукымы гына кайтара ала шул. Утар карчыклары да ерак, ичмасам, менә алар дәвалый алырлар иде! Ничек тә тизрәк илтәсе иде шулар янына! Җил канатында гына илтеп куясы иде!.. Җил?.. Ә бит ул җил бар! Җил генә түгел, җилләр бар: Давыл белән Җавыл! Әле күптән түгел генә үзләренең барлыкларын белдерткәннәр иде. Тик... алар белән ничек хәбәрләшергә, килешергә соң? Алар бервакытта да кешеләргә якын килмиләр, кеше күзеннән качалар, ләкин аларга дошман да түгел, Юламан карт әйтүенчә, булышалар да икән әле. Менә шулардан ярдәм сорасак? Тик ничек, ничек, ничек?

Хәлим зиһен савытында чәбәләнгән уйдан үзе куркып китте: әгәр ул авыру хатынны шушы кечкенә алан уртасына чыгарып яткырып куйсак, теге ике җилбәгәй шүрәле аны үзләре белән олау башына җилтерәтеп алып китәрләр иде, бәлки әле, Утарга кадәр чыгарып куярлар иде... Ә?.. Анда инде Тәкыя карчык белән Нәкыя карчык нишләргә белерләр иде...

Давыл белән Җавыл турында бер сүз дә әйтмичә, Хәлим Сәвиянең хәлсез гәүдәсен алан уртасына чыгарып куярга кушты. Якыннарының соравына: «Шулай кирәк», – дип кенә җавап бирде. Әтисе белән кызын да якын җибәрмәделәр. Халык бераз тынычлангач, Хәлим аланга арка белән борылырга кушты. Кешеләр үзләре дә сизмәстән Хәлим уйлап тапкан уенга катнашып киткәннәр иде инде, шуңа күрә, бик сәер тоелса да, Хәлим кушканны берсүзсез үтәделәр...

Шул мәлне авыру хатын яткан урман аланында көчле җил чыгып, бөтен урманны калтыратып, давыл-гарасат уйнап алды. Агачлардан, өзгәләнеп, ямь-яшел яфраклар коелды, корыган агач ботаклары шартлап сынды, учактагы утлар сүнде, кешеләр башыннан эшләпәләр, яулыклар очты... «Ә» дигәнче булды бу хәл. Ничек кинәт башланган булса, шулай ук капыл туктап та калды. Кешеләр, алдан сүз куешкан кебек, дәррәү аланга борылып карадылар. Яткан урынында авыру хатын юк иде... Хәлимгә, белдеклеләнеп:

– Ул инде тиешле урында. Аны дәвалыйлар, – дияргә генә калды.

Аң-зиһенен җыеп ала алмый торган халык төркеменнән аерылып, Данияр алгарак чыкты. Хәлим янына ук килеп, аның кулларын кысты:

– Сөйлиләр иде аны... Хәзер ышандым инде: сез чын сихерче икән!

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (54)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (54)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас