Чәчмә әсәр
4 Ноября 2024, 18:36

Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (12)

Көчсез кеше һәрвакыт мактанучан, үзен тел белән юатучан була.

Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (12)Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (12)
Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (12)

Күпме утырганмындыр, бермәлне ишек артында кемнеңдер сүгенүе, дөп-дөп баскан аяк тавышлары ишетелде. Китаптан аерылырга, тавышка колак салырга туры килде. Теге абзый бит, Шаһиәхмәтов... Озак та көттермәде, ишекне киереп ачты да, кыргыйларча акыра-акыра, кулларын бутарга кереште.

— Кем әле, нинди батырлар мине куып чыгардылар? Хәзер мин сезнең үзегезне адәм көлкесе итеп чыгарам. Марш моннан, хәзер үк үкчә күтәрегез минем өемнән. Кемнәр бар монда? Сыпырыгыз бөтенегез!

Лена куркып минем кулбашка сыенды. Сәмига ханым чыелдап җибәрде:

— Әнис, үтерә бит, үтерә!

Карыйм, абзый бераз төшереп алган икән. Кулында аңдый- мондыи нәрсә күренми. Гәүдәгә миннән шактый бәләкәй, көч ягы белән ачлы-туклы йөргән малайныкыннан рәтлерәктер, ләкин исереклеге хыянәт итә. Шуңа күрә тынычлыгым югалмады һәм кулга нәрсә булса да эләктерергә ашыкмадым. Бәлки, мин аңа бер сүз дә әйтмәгән булыр идем, тузыныр-тузыныр иде дә чыгып китәр иде. Бәлки, үзен квартирада ук калдырып чыгар идем. Ләкин монда — хатын-кыз, монда — Лена... Әгәр мин бу исереккә бер сүз дә әйтмәсәм, аларның миннән кул селтәүләре, булдыксыз, җебегән, куркак бәндә дип нәтиҗә чыгарулары бар. Егетлек дәрәҗәсен сакларга кирәк мондый чакта. Шулай туры килә, һәм мин, йөземә усаллык чыгармыйча гына, тыныч кына ишеккә табарак атлап, әйбәт кенә аңлата башладым:

— Син, абзый кеше, болай тавыш куптарып йөрмә инде, яхшы түгел.

Минем кызмауны куркудан, көчсезлектән дип белепме агай тагы да тупасрак акырынды:

— Нәрсә, курыктыңмы? Шулай шул, мин маленький да удаленький.

Миңа үзенең мактануы белән бигрәк тә кызганыч тоелды бу кеше. Көчсез кеше һәрвакыт шулай мактанучан, үзен тел белән юатучан була бит. Ишек янына килдем дә, уң кулыннан тотып (әһә, мускул шактый нык икән әле, ул хәтле бетереп ташларлык түгел) каердым да читкә этәрдем. Ишекне шап итеп ябып, бикләп куйдым. Тынычланырга ниятләп, Лена янына караватка утырдым. Әмма теге яктагы Сәмига ханым тынычлана алмыйча, һаман сөйләнүендә булды:

— Үтерә икән, харап кына итә икән!

Хуҗа кеше тузынуын, ямьсез сүзләр белән сүгенүен ишек

артында дәвам иттерде:

— Сез уйлагансыздыр, куып чыгардык та тыныч гомер итәрбез дип. Ник кергәнегезгә үкенерлек итәм әле мин сезне. Каберегездә дә тыныч ятмаслык итәм.

— Әнис, ни карыйсың, ни җаның белән түзәсең! — Бүлмә эчендә шулай чыелдыйлар. Тыштан кеше ишекне тарта... Ныклабрак тарткан иде, ишек бавы шартлап сынды да агай чак артына әйләнеп төшми калды. Инде миндә дә ачу кузгалды, санга сукмавына, куркытырга уйлавына җенем чыкты. Җитмәсә, каерып ачылган ишектән атылып керде дә минем муен төбенә салмак кына берне ямап та куйды. Инде мин үзем дә нәкъ үзенчә җавап кайтардым. «Кунак» «ык» итеп беразга гына тынып торды да, баягыдан да яман үкереп, туп-туры минем өскә ыргылды. Мин чигенеп куйдым, иелдем һәм бар гәүдәм белән аңа атылдым. Тавыш тынды... Күтәрелеп карасам, абзый кеше туп-туры басып, шаккаткандай тик тора. Аннары ул бераз гына нәрсә эшләптер маташты да тышкы ишеккә таба ук атлады һәм шуның белән аяк тавышы бөтенләй тынды.

Өстеннән авыр йөк төшкәндәй сулап, Лена миңа «молодец!» дигәндәй сокланулы караш төбәде. Тегесе исә, карап кына калмады, мактау сүзләре үк яудырды:

— Менә, ичмасам, егет!.. Мондый ир белән яшәү дә рәхәттер... Минеке — бер җебегән иде шунда. Чиратсыз ипи генә дә ала белмәс иде. Торыр иде чиратында, торыр иде... Аның алдыннан бер нәмәгә яраксыз хатыннар чират бозып үзләренә дигәннәрен алып китәләр, ә ул тора да тора. Шундый йомшак адәм иде...

— Сезнең ирегез үлдеме?

— Юк, фронтта.

— «Иде» дип сөйләшәсез...

— Фронттагын белмисең инде...

Ханымның төсендә үз иренә карата нинди дә булса якынлык, сагыну, һич югында ихтирам итү галәмәте күрмәгәч, үземә таныш түгел кешегә кызгану хисе тугандай булды. Менә мин, кемнәргәдер үчләшеп, шушы кешеләр тәртибе буенча яшәячәкме икән инде... Күз алдында әле генә тавышсыз-тынсыз чыгып киткән кеше... аның белән бергә җансыз куян... Оялары туздырылган кош балалары... Кемдер үзенең кушу-аалу кагыйдәсе шикелле үк  гади фәлсәфәсен кабатлый: «Көчсезләрне рәнҗетүдән курыкма,  үзеңне кимсетерләр». Нинди гади, ләкин аңлау өчен никадәр кыен! Кемнәрнеңдер яшәү принциплар, холыклары гадәтләре... Бәхет турындагы төшенчәләре, өй җиһазлары, ниһаять, белемнәре, культура дәрәҗәләре!.. Коточкыч! Бер кереп чумсаң, әйләнеп чыгармын димә.

Дөнья минем өчен икегә бүленгән: моннан берничә көн элек сызыкның бер ягында торсам, хәзер исә менә икенче ягына чыгып барам бугай... Хәер, әле башы гына, күз күрер, бәлки,  бүген генә ямьсез тоелгандыр. Карап карыйк, түзеп карыйк, бүтән җиргә барыбер юл юк ич! Тынычлан, иптәш, һәм сөйгәнең күзләренә кара: алар сине яратып очкынланалар, киләчәк бәхет турында хыялланалар, мөгаен... Сине яраткан күзләр... Ә син аны үпкәләтмәкче буласың...

Ике-өч көннән ул иркәләп синең муеныңа асылыначак та әйтәчәк:

— Без синең белән шундый әйбәт яши башларбыз! Күчеп кил безнең өйгә, ә?

— Ничек инде ул, күчеп?

— Сәмига апа әйтә...— Ул синең икеләнүеңне сизеп, тынычландырырга тотыныр.— Күчмичә, кунакка гына килерсең... ну якын кешеләр белән җыелып танышу... Аларның сиңа карата фикерләре, синең аларга карата впечатлениең нинди булыр. Киләчәк турында уйласак, шунсыз булмас бит? Син үзең ничек уйлыйсың?

Ә син үзең бу хакта башыңа да китермәгәнсең.

— Туганннар, дус-ишләр белән?..

— Әйе, без караклар түгел ич, в конце концов, кемнән куркырга?

— Курыкмасак та, кирәкми.

— Ник?

— Кунакларга йөрерлек вакыт та юк, кием дә юк... — дидем мин сәбәп табылуга куанып.

Соңгы көннәрдә, ничектер, Лена белән очрашудан курка ук башладым. Бу мәхәббәтнең дөреслегенә шик төште. Бу мәхәббәт мине үзем якларга тиешле кешеләр белән көрәшергә мәҗбүр итә. Ә перчатка ташлаганнары читтә кала.

Берничә көн элек Фәйзи агайларда булган очрашу хәтергә килде дә, анда Шәймине тагын күрермен төсле тоелып, тагын шул өйгә бардым. Әлбәттә, Шәйми кайтып киткән, ә Лена шунда иде. Үпкәләгән...

Шәймине монда күргәнгә хәтле үк инде, җилем табып, баянның мехларын рәтләп беркеткән идем. Хәзер, сүз берекмәгән арада, шуны тикшереп, уйнап карарга булдым. Шул арада Фәйзи абзый да кайтып керде. Беркөнге усаллыгы җилгә очкан — елмаеп кына тора.

Баянны ныклап уйный башлауга күршеләр дә керде. Соклану сүзләре ишетәм. Халыкның күңеленнән чыккан, ләкин миндә һәрберсе дистәләгән вариант алган озын көйләр, аннары салмак бию көйләре, аннары бөтен нечкә ашкынулары белән атаклы «Карабай»... Соңынтын авыр чорның үз тавышы — «Су буйлап»... Нәрсә генә уйнамыйм, күңелдә барыбер ниндидер канәгатьсезлек сизәм, төзәлсә дә баян элекке кебек түгел.

Шул ачудан шып тукталып, баянны караватка ыргыттым. Тыңлаучылар аз гына гаҗәпләнделәр бугай, ләкин күзләрендәге күренер-күренмәс яшьләрне сөртә-сөртә авыр сулап таралдылар, бер сүз әйтмәделәр. Минем йөрәкне авырттырган әче югалту хисен, ахрысы, сизмәделәр.

Әйе, элек күңелне иркәләгән моңнарны мин баян телләреннән тапмадым. Күпме эзләдем, күпме тырыштым юк алар. Фәһимәгә булган беренче тойгыларым кабынган чакта, Лена белән беренче очрашулар вакытында яңгыраган моңнарны баян чыгара алмый хәзер. Телләрен тикшереп карадым әйбәт кебек, тынны да күп чыгармый хәзер... Ә тавыш... чит тавышлар, чиелдәүләр...

Ләкин хикмәт баянда түгел, хикмәт үземдә бугай. Шунысы куркынычлы да аның. Бала чагымны, яшьлегемне, мәхәббәтемне, киләчәкнең иң якты көннәрен баглаган музыка. Кайчандыр бөтен җанымны үзенеке иткән Бетховен инде читләште бугай миннән. Читләште.

Ленага сөйләп карадым, гаҗәпләнә...

— Элеккедән һич начар яңгырамый, каян уйлап чыгарасың

җыен чүп-чарны?

Ул сизми, ул, димәк, башка кеше, аңа барыбер! Димәк, җаннар белән без — чит. Менә нинди ачыш!

— Иптәш Бадигин, сез ничек уйлыйсыз, костюм сатып алсак...

— Костюм? Минем акчам юк.

— Син һаман үзең турында гына. Монда мин дә бар бит әле, синең иң якын дустың.

— Син мине кем дип беләсең?

— Ярар алайса, монысын да калдырып торабыз. Ләкин теләсә каян тап, бу шимбәдә безгә кунакка кил. Кичке алтыдан да калма. Өй туе... белдеңме?

 

Тагын Сафуан абзыйга бардым. Бөтен уйлар, икеләнүләремне, шикләнүләремне сөйләп бирдем.

— Өйләнергә ниятең юктыр бит? — диде ул, шаярткандай итеп.

— Юк.

— Алайса, артык зыян да юк. Яшьлекнең шундый бер җүләр мәле була инде аның — мәхәббәтен калдырып, Лена кебекләр

белән тынычлык таба...

Аптыраудан, бәхәскә көч җитмәүдән бер сүз әйтә алмадым. Ул миңа тагын нәрсә дә булса әйтер шикелле иде, шуны көттем. Ә ул өстәлдә таралып яткан китапларын җыя, тагын каядыр китәргә әзерләнә. Башында бөтенләй икенче төрле уйлар, ахрысы. Менә ул карават астыннан чемоданнарын чыгарды:

— Мин озакламый кайтып китәм, бу авыррак әйберләрне озата торырга кирәк, авылдан килгәннәр, диде.

— Уку беттемени инде сезнең?

— Калды шунда ун-унбиш көн.

— Кайткач кем буласың инде?

— Анысы бездән тормый, кая кирәк — шунда куярлар, заманы шундый, сайлана торган түгел.

— Кая да булса кайтасың ич.

— Шул, үзебезнең колхозга, анда көтәләр, эш шактый таркалган. Миңа туры килер иңде, кем бар тагын.

— Озакламый мин дә кайтам.

Килмит кырыс күзләрен миңа төбәде.

— Ә синең өчен кем укыр?

Тагын җавап бирмәдем. Шунда ук үзе өстәде:

— Һәркемнең үз эше, укыйсың икән, укы. Лутчы килмәскә иде бөтенләй. Мин сине җибәрмәскә дә тырышкан идем. Бернәрсә уйласаң, сине бит тыя торган түгел.

— Менә хәзер укымам инде, синекечә...

Бу вакытта бүлмәдә Шәйминең беркөн мин күргән агасы булса, өстәп куяр иде: «Булмай синнән, булдыра алмайсың!» Ул хаклы икән шул, яши алмыйм икән мин аларча!

Ләкин мин Лена чакырган мәҗлескә бармый кала алмыйм, ахрысы. Шулай булмаса, хәзер мин Сафуан абзыйдан костюм сорап торыр идеммени? Бәхетсезлеккә каршы, ул бөрнинди искәрмәсез: «Алырсың»,— дип кенә куйды. Кунакка тәки барырга туры килерме икәнни? һәм нишләп әле мин гел Ленага буйсынам?        ’

Вакыт җиткәндер, ахрысы, мин үз ихтыярымны табарга тырышам. Сафуан абзый эчтәлеген үземдә тоймаганга күрә, аның рәвешен алмаска, костюмын киеп кунакка бармаска карар кылам.

Ләкин алдашу, вәгъдә үтәмәүне гариплек саныйм. Фикернең ни өчен үзгәргәнен Ленаның үзенә әйтергә кирәк. Кызганычка каршы, фикер мәҗлескә чакырылган көнне генә өлгерде. Бер генә чара кала: барырга, Ленаны чакырып кына чыгарырга да аңлатырга һәм кермәскә. Ләкин чынлыкта бөтенләй икенче төрле килеп чыкты.

Дөрес, башта бик җайлы иде: ишекне ачуга, нәкъ миңа кирәгенчә, каршыга Лена үзе килеп чыкты. Ләкин ул минем бернинди аңлатуларны тыңларга җыенмыйча, төймәләремне ычкындыра ук башлады.

— Кот алынды, килмисең дип торам...— Гимнастеркадан икәнемне күргәч, бөтенесен «аңлады».— Эх, менә ничек! Ләкин син курыкма, мин ничектер сизенгән идем... Менә бу бүлмәгә кер дә тиз генә алыштыр өстеңне.

— Юк... мин хәзер юыныйм әле...

— Кара инде анысын, пожалуйста, тизрәк... санга санап килгәннәр... нинди зур кешеләр...— Һәм ул ашыгып кунаклар җыелган бүлмәгә кереп китте.

Мин күршеләргә кереп (мәҗлес хакына алар бер бүлмәләрен арендага биргәннәр) юынып кына бетергән идем, тагы Лена килеп җитте.

— Хәзер монда кил инде менә.— Шкафтан плечикларга рәтләп куелган күлмәк һәм костюм чыгарды.— Күрәсеңме? Министрлар гына кия торган костюм!

— Ух, син...— Салкын судан чиркангандай читкә тартыл-дым.

— Күп сөйләнмә! Прокатка гына алдым. Акчасын үзең түләрсең.

Көчләп диярлек күлмәкне салдырды. Майкага текәлеп карады.

— Каралган икән майкаң... Үзең дә инде, әйтсәң телең каламыни? Юган булыр идек... Ну, ярый, ки шуның өстенә генә...

Шактый каралган майка өстеннән өр-яңа ак күлмәк киеп куйгач, эчтән ни киелгәне беленерлек түгел иде. Иң мөһиме тышкы як! Кап-кара галстук та тагып куйдык. Кызганычка каршы, ул да, мин дә бәйли белмибез икән, аны Лена, залга кереп, кемнәндер төенләтеп чыкты. Аннары Лена җилтерәтеп мине кёзге янына китереп бастырды:

— Яле, карале, таныйсыңмы үзеңне?

— Юк, танымыйм. Бу — мин түгел...

Ул мине култыклады да залга алып кереп китте: «Ни булса, шул булыр»,— йөрәк дөпелдәп тибә, әйтерсең мәҗлескә түгел, суярга алып баралар.

Алдарак утыручылар белән кул биреп исәнләштем. Гаҗәп дәрәҗәдә чибәр һәм солидный кешегә кул бирдем.

— Абый! — дип таныштырды Лена. Тәннәрем эсселе-суык- лы булып китте.

— Апа! — дип таныштырды Лена абыйсы янындагы үзе кебек үк матур, нечкә гәүдәле сары хатын белән. Абыйсының иптәше икән. Сөйләшүләре, үзләрен тотулары бөтенләй безнекечә түгел, әллә ничек, тәкәббер дә түгел, үзләре тыйнак, шул ук вакытта дәрәҗәләрен онытып җибәрмәүләре дә сизелеп тора.

Сеңелләренең ничек яшәвен күрергә килгәннәр. Соңыннан билгеле булганча, Лена белән Сәмига апа алар килгән көнгә туры китереп җыйганнар икән мәҗлесне.

Тагын кемнәрнедер таныштырды Лена. Бераз ераграк утыручыларга сузыла башлаган идем, колагыма пышылдады:

— Җитәр! Җыелган мәҗлестә кул биреп күрешмиләр! — дип туктатты.

Безне «Абый булачак кешеләр каршына» дип, озынча өстәлнең икенче ягына утырттылар. Күңелдән куркыныч шик узды: әллә безнең туйга әйләндерәләр инде өй туен?..

Минем тирәдә генә утырган хатын ипи үрелеп алган уңайга иренең колагына пышылдады:

— Нинди яшь малайны харап иткәннәр!

«Яшь малай» дигәнне ошатмыйча, усал карап куйдым. Кызлар белән йөрерлек кешегә — малай!.. «Харап иткәннәр?» Ничек?

Мәҗлесне башлыйбыз, туганнар! — диде авызы колагына җиткән Сәмига апа.— Кем дә булса беренче сүз әйтсә... Мин үзем тел белмим...

Шушындый күп сөйләшә торган апаның тел юклыктан зарлануы мәзәк тоелды да елмаерга мәҗбүр булдым.

— Ата урынындагы кеше сөйләсен!

— Әйе, шуннан башлана инде ул! — диештеләр мәҗлестә- геләр.

— Шулай ул, туганнар, тегендә кешеләр кан түгә, һәлак була... Ә монда яшьләр... — дип сүз башлаган иде Ленаның абыйсы, кемдер:

— Гаепләмәгез инде яшьләрне мондый чакта! — дип каршы төште.

Шушы урында ниндидер хәерсез алдану сизеп, сискәнгәндәй, урынымнан кузгалган да идем, ничектер, уңайсызландым һәм әдәплелек төслерәк бер хискә буйсындым.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: baltaci.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас