III
Бу иртәне беркем дә оныта алмас, мөгаен.
Ничек кенә көтеп алсалар да, гарасат көтмәгәндә башланды. Җил, гадәттәгечә, үзәнлекләр, басу-кырлар буйлап килмичә, урман аша «атлап чыкты». Баштарак акрын гына искәләп торды, күк йөзеннән куе кара болытларның йөзеп килгәнен көтте бугай ул. Күкне офыктан офыккача кара, тыгыз болытлар каплап алгач кына, давыллы гарасат җиле кешеләр яши торган җиргә укталды. Үзе белән болытларны да ияртеп алып төште, яңгыр башланды. Гүя ниндидер галәми зат күктәге болытларны бер-берсенә бәргәләп уйный иде. Башта тыныч кына башланган яңгыр гүләү тавышы чыгара башлады, аннары колакларны тондырып дөбердәргә кереште.
Малларны кичә үк яланга чыгарып, җил-давылдан ышыклап куйганнар иде. Хатыннар тиз-тиз генә сыерларын саудылар да өйләренә ашыктылар: балаларын барлап, кирәк-яракларын төйнәп тышка чыгырырга, аннары яланга махсус кешеләргә илтеп тапшырырга кирәк булачак. Ирләр җитдирәк эшкә тотынды: техниканы, җигүле атларны олауларга тезергә керештеләр... Шулай акрын гына берәм-сәрәм дә, гаиләләп тә кешеләр, машина-тракторлар, арбалылар, олаулар авылдан суырылып, саркып чыга башладылар. Бу бик сәер күренеш иде: кешеләр бераз баралар да күккә күтәрелеп карыйлар, һәрберсенең карашында сорау: «Бөртекләп кенә яуган яңгырдан куркып, нигә безне тинтерәтеп йөртәләр икән инде...»
Хәлим авыл советы тәрәзәсеннән барысын да күреп торды. Авыл кузгалды. Халык, яшәгән нигезеннән аерылып, яланга күчә башлады, хәерле генә була күрсен, зиратка якынайды... Алла сакласын! Артык пошынмыйча, гамьсез генә яуган яңгыры (халыкта аны «утырып яуган яңгыр» диләр) җанны үрти, ичмаса... Тышта «утырып кына» яңгыр ява, ә күңелдә... җил-давыллар котырына, һәм... һаман бер үк сорау: алданды микәнни? Алдандылармы әллә?
Хәлим документлар тутырылган агач чемоданны алды да тышка чыкты, туры яланга китмәде, өйгә сугылып чыгарга булды. Ә анда инде җыенып беткәннәр. Хатын-кызлар төенчекләрен ишегалды уртасына тау итеп өеп куйганнар. Яланга кадәр ничек кенә күтәреп алып бармакчы булалардыр? Улының уйларын белгән кебек, Сания әйтеп куйды:
– Улыкаем, бер дә борчылма, хәзер безне алырга киләләр.
Нәкъ шул вакытта капка артында ат кешнәгән тавыш ишетелде. Ниндидер таныш тавыш бу. Таныш пошкыру. Җир астыннан яңгырап чыккан кебек... Капкадан ашыгып урам якка килеп чыккан Хәлим Юламан карт белән бәрелешә язды.
– Хәлим балакай, кая болай ашыгасың? Таптап үтерәсең бит...
– Юламан баба-ай? Си-и-ин? Син дә мондамыни?! Каян белеп килдең?
– Белеп кем дә йөри. Белмичә киләләр аны...
– Ак бабай беләме син килгәнне?
– Белә, белә. Аныкын илтеп куйдым инде. Хәзер синекеләргә чират. – Капкадан үтеп, ишегалдына берничә адым ясады: – Кыз-хатыннар, җәһәтрәк кыланыгыз! Гарасатка күп калмады, тизрәк яландагы ышыкка барып җитәргә кирәк!..
Хәлим Юламан картның бу сүзләрен шундук истә калдырды. Әйберләр ташыган арада, бер җай китереп сорап та куйды:
– Гарасатка күп калмады, дисең, всё-таки булачак ул, шулаймы?
– Булганын үзең дә беләсең ич, ник сорыйсың?!
– Сорамыйча... Монда тәмам баш катты инде: әле һава торышы белән яныйлар, әле кара сихер, утлы каргыш белән куркыталар...
– Шуны онытма, кем... Хәлим, һава торышы әле бер якка, әле икенче якка авышырга мөмкин, хәтта бөтенләй дә үзгәрми калырга мөмкин, әмма каргышны кире кайтарып булмый. Ягез, тизрәк кыланыгыз...
Чынлап та, халыкның төп өлеше яланга җыелып беткәч, җил көчәйде, урыны-урыны белән давылга, гарасатка әверелә башлады. Авылда калган сирәк-мирәк кешеләр дә яланга атылып чыктылар. Бөтен халыкны исәптә тотарга тиеш Данияр белән теге ике милиция хезмәткәре дә, соңгы кешеләр булып, аландагы ышыкка килеп керделәр. Сабантуй мәйданы кадәр бу лапас ышыгы бик күп нәрсәне сыйдырган иде. Кешеләрдән кала сарык, кәҗә бәтиләре, каз-үрдәк бәбкәләре дә бар, ара-тирә эт-көчекләр йөгерешә, нидер сизенгән кебек, җир тырнап, мәчеләр мырылдаша...
Ул арада җил тагын да көчәйде, яңгыр да эреләнде. Урман ягында ниндидер таныш булмаган гүләү тавышы ишетелә башлады. Ул һаман көчәя бара иде. Иң кызыгы шунда: бераз гүләп тора да, туктап, дөпелдәп куя. Шул дөпелдәвек урман аша атлап килүче Алып затларын күз алдына китерә иде. Гүләү дә, аяк тавышлары да тәмам якынайды, менә-менә изеп-сытып китәр төсле тоела башлады. Күзгә күренмичә, җил-давыл булып килүче Алып затның соңгы адымнары урман читенә туры килде, ахры, бервакыт урман буендагы агачлар, чалгы белән кырыккан кебек, ава-егыла башладылар... Алыпның чираттагы адымы авыл читендәге иске йорт тирәсен сырып алган чиялеккә туры килде. Чиялек уртасындагы карт каен шундук урталай сынып төште, иске йорт, чәрдәкләнеп, як-якка очты, чиялек урынында актарылган кара җир генә калды. Шуннан соң давыл кыяфәтендә яшәүче, күзгә күренми торган Алып зат туп-туры авыл эченә кереп китте. Яңгыр тоташ диварга әверелде, ул арада беренче тапкыр кара күк йөзен яшен уты телеп үтте, күк күкрәде. Баштарак тонык кына яңгыраган күкрәү һаман көчәя барды, яшеннең тәүге утлы еланы да, үсеп, симереп, ут көлтәсен хәтерләтә башлады. Яшен – күкрәү, яшен – күкрәү... Шулай шактый дәвам итте.
Менә бервакыт яшен камчысы, күкне телгәләү белән генә чикләнмичә, җиргә укталды, әмма баштарак корбанына камчы очын туры китерә алмыйча интекте, ниһаять, чираттагы бер селтәнүендә камчының утлы очы авыл уртасындагы иң биек йортларның берсенә барып тиде. Тоташ яңгырга да карамастан, йортка гөлт итеп ут кабынды, бу ут арлы-бирле бәргәләнгән җилдә көч алды да, кинәт дөрләп китеп, утлы багана рәвешендә күккә күтәрелде, аннары, нәрсә калган анда, төп эшем монда ласа дигән кебек, кабат җиргә төшеп, зәһәр телләре белән күрше-тирә йортларны ялмый да башлады...
Яңгыр басылгандай булды, аның каравы җил көчәйде, озакламый авылның тагын берничә җирендә ут көлтәсе калкып чыкты. Тиздән тоташ яңгыр булып күктән ишелгән афәтне тоташ ут дивары алыштырды. Халык арасыннан «Ай! Минем йорт!», «Ой, безнең сарай!» «Чукынды! Безнең өй бу!» дигән аһ-уһлар ешрак ишетелә башлады. Кемдер үзалдына: «Язганны күрмичә, кара гүргә дә кереп булмый», – дип кенә куйды.
Авылга барырга, үз йортын янгыннан саклап калырга теләгән кешеләр дә булды. Аларны чактан гына тотып калдылар, берсен хәтта арба әрәтәсенә бәйләп куярга мәҗбүр булдылар...
Хәлим дә үз йортының төтен пыскытып ятуын күрде, уты күренмәсә дә, акрын гына янып ятуын бик тиз чамалап алды. Ут белән янәшә гарасатлы җил патшалык итә иде авылда. Ул улап килә дә коймаларны аудара, абзар-кураларны җимерә, өй бураларына көче җитмәсә, йортларның түбәләрен кубарып алу белән чикләнә... Кайдадыр ягулык балоннары шартлый, шифер калдыклары пулялар кебек сызгырып оча, тәрәзә пыялалары челтерәп ватыла... Авыл ягыннан килгән терлек тавышына йөрәк чыдарлык түгел: адашып калган бәрәннәр тавышы, казлар каңгылдавы, бәйдә онытылып калган этләр чинавы, кайдадыр хәтта сыер мөгрәве күңелне генә авырттырып калмый, бәлки, тәмам хәлеңне ала, кешелектән чыгара... Чынлап та, яланнан үзләренең дөрләп яткан авылларына карап торган кешеләр вакыт чамасын да, гомер һәм яшәү чамасын да югалтып баралар иде. Гомумән, күпләр, телдән калып, язмышларының, хәтерләренең иң ерак почмагына кереп яшеренгәннәр иде. Кайберәүләр, акылдан язар дәрәҗәгә җитеп, тиле көлү белән көләләр, яшьлекләрендә җырлап та, инде күптән онытылган сагышлы җырларын искә төшерергә тырышалар... Шулай шул: тормыш ул күрә белгәнгә – уен, күрә белмәгәнгә – кыен. Өлкәнрәкләр туктаусыз догада. Үзләре, дога укый-укый, авыл мәчетенә карап алалар. Аллаһының рәхмәте, мәчет һаман үз урынында тора, аңа берни дә булмаган!..
Хәлим үз язмышына төшкән җаваплылыкны аңлый. Ләкин аның бу аңлавыннан бер файда да юк. Аңламаса, әйбәтрәк тә булыр иде кебек. Йөрәк түренә яшеренгән сөенеч җылы биреп тора торуын: авылны үлемнән саклап кала алды ул! Кешеләрне уттан саклап кала алды! Йортны салып булыр, кеше гомерен кайтарып булмас... Бу яклап Хәлим кара көчне, кара сихерне җиңде. Үчне кабул иттеләр, әмма бер генә кеше гомерен дә корбанга бирмәделәр...
Кичкә таба яңгыр шактый басылды, җил дә ул кадәр котырынмый инде, эленке-салынкы гына йөрештерә. Ә менә янгын туктарга уйламый да. Әле дөрләп кабынып китә, ул шулай яңа йортка, яңа бурага ябырыла, әле төтен болытлары чыгарып пыскый башлый. Яңгыр чылаткан агач бүрәнәләр дөрләп китәргә ирек бирми тора. Ләкин ут һич кенә дә аптырамый, сабырлык белән үзенең кара эшен эшли; бура ниргәләре бераз кипкәч, ул аларга азау тешләрен батырачак әле...
Янгынның басылуын күргән кешеләр авылга якынрак барырга тырышып карадылар. Хәлим үзе дә алар арасында иде. Ләкин күп бара алмады. Әле урамга барып керергә дә өлгермәделәр, авыл ягыннан килгән янгын шәүләсе тәннәрне өтә, җаннарга үтә торган кызулык, агулы төтен һәм шифер-пуляларның баш очында сызгырып очып торуы кабат яланга, ышыкка кайтырга мәҗбүр итте.
Күп кешеләр инде арбаларына урын-җир түшәп йоклап та киткәннәр. Балалы хатыннарны, картларны, авыруларны ябык палаткаларга урнаштырып чыктылар, алар Данияр белән Гөлмәрьям карамагына күчтеләр. Хәлим берничә урында халыкны җыеп, авылга якын бармаска, йокларга тырышырга, тынычланырга кушты. Иртән барысын да хәл итәргә, алда нәрсә эшләргә кирәген сөйләшергә сүз бирде.
Бер-ике урынга учак ягып җибәрделәр. Казан астылар. Кайдадыр тавык чыркылдаттылар. Димәк, тавык өресе әзерләнәчәк. «Сәфәр ашы, мөһаҗирләр ашы» диләр аны, тәнгә – көч, җанга тынычлык бирә торган сый. Хәлимгә дә китерделәр тавык өресен. Ләкин аның тамагына ризык бармады. Ул үзенә дигән ашны Нәфисәгә илтеп килде дә, балаларының маңгайларыннан үбеп, тагын халык арасына китте... Күп кеше бүген, менә шушы минутта, авыллары, үзләре белән нәрсә булганын аңлап-төшенеп җитә алмый иде. Шулай шок хәлендә алар нидер эшлиләр, сөйләшәләр, хәтта мәзәк сөйләп көлешәләр... Әмма аң-акыл җитмәслек бу хәлне һич кенә дә зиһеннәре белән яраштыра алмыйлар иде. Күпләрнең күзләре яшьле... Әйе, бу көнне күз яше чишмә кебек акты. Бу афәт кайберәүләрнең күңелен катырса, күпләрнең күңелен йомшартты, аларны Аллаһы Тәгаләгә якынайтты.
Башкалардан аермалы буларак, Ак бабай гомердә булмаганча тыныч иде. Әллә... ул да дөньясына, яшәгән һәм яшәячәк гомеренә бәгырен катырганмы? Шуңа тыныч күренәме? Әнә бит, гасырлар буе яшәгән Кампәрлегә карап баккан да мәрткә киткән кебек тынып калган... Төтен пыскытып яткан җимерек хәрабәләр уртасында берни булмагандай басып торган Аллаһ йорты, чынлап та, нык рухлы, көр күңелле адәм баласын да акылдан яздырырлык иде!
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo