Тәрәзәдән таныш гәүдә узды.
Хәбир икән. Күрше малай. Бер өй аркылы гына торабыз. Хәл белергә иң беренче булып керүче, кайгымны уртаклашучы ул булды.
Керде. Бер сүз дә эндәшмәде. Бүлмә янындагы эскәмиягә, карточка рамнары астына утырды. Йөзенә кайгырту, минем хәлемне аңларга, ярдәм итәргә тырышу төсмерләре чыккан.
Караватка утырдым. Хәбиргә карадым. Шул арада карт сәгать ютәллисе килгән кеше шикелле кырхылдады да сугарга тотынды. Бүлмәгә тыныч һәм матур яңгыраш таралды: бер, ике, өч... алты. Кичке алты җиткән икән инде. Мин, димәк, эшкә бармый калганмын. Шәйминең колхозга беренче ярдәме шулдыр, күрәсең.
Әлегә Хәбирнең исеме генә телгә алынды. Шушы моментта, сюжетка катнаша башлаганга күрә, мин аның турында кайбер нәрсәләр хәбәр итәргә тиеш.
Кыяфәте мондыйрак: иң башта зур авызы һәм калын иреннәре күзгә ташланыр. Халыкта аны алаша авыз дип йөртәләр. Ләкин башта ук шунысын әйтим: Хәбирнең иреннәре алай ук ямьсез күренмиләр. Чиртсәң, чәчрәп кан чыгарга торган кызылсу йөзе, мәченеке төсле соргылт-зәңгәр күзләре дә иләмсез күренми, чөнки аның чырае һәрвакыт ачык, күңеле көр булып, шаян сүзләрне жәлләмәс. Шуңа күрә ул кешеләр, дуслар арасында әйбәт исәптә йөри, зурлар арасында да уртада була. Дөресен әйтим, аның бу ягы мине шактый көнләштерә. Чөнки сизеп торам, мин күбесенчә күңелсезрәк, уйга, кичерешкә бирелүчән, онытылып, югалып калучан һәм андый кешеләргә хас булганча, үземне белештермичә мавыгып, кызып китүчән, күп очракта шулай үземә үзем зыян китерүчән... Моның сәбәпләре дә бар, күрәсең, Хәбирләр, һәр кич иртәгә нәрсә ашарбыз икән дип, безнең шикелле кайгыра торган хәлдә түгел, атасыз ишле гаилә гамен белми торган, аталы-аналы, нык, таза тормышта яшиләр. Укуын да ул бернинди кыенлыксыз укыды. Ул да, мин дә мәктәптә алдынгы, үрнәк укучылар саналабыз. Ләкин шунда бүтәннәр күрми торган бер үзенчәлек бар: мәктәптән кайткач, мин йөгән күтәреп атлар эзләргә, аннары басуга сабанга, көлтә ташырга киткән чакта, ул тәрәзә төбендә дәрес әзерләгән җиреннән безгә тыныч кына карап кала иде.
Кечкенәрәк вакытта колхоз эшенә — ашлык сукканда молотилкада ат куарга, җир тырмаларга, бүтән вак-төяккә һәрвакыт аны әтисе үзе белән ала... Еш кына мин дә иярәм. Мондый эшләрдә Хәбир баш роль үтәсә, мин — икенче пландагы рольне үтим... Шул гадәт уен вакытында да сизелмичә калмый, йөгерешле уйнаганда, әйтик, без Хәбир белән гел алдан киләбез, еш кына мин аны ярты метр чамасы арага алдан җибәрәм. Узып китәргә көч сизеп торсам да, нигәдер узмыйм. Көрәшкәндә дә шулай: үзем ише малайларның барысын да егып бетергәч, аның белән алышканда, беребез дә җиңми, гәүдәгә чак кына тазарак булуына карамастан, мин үземдә аннан өстен чыгарлык көч запасы сизәм, тик екмыйм... Малайлар арасында беренчелек даны аңарда йөрсен әйдә!
Менә шул эчтән үзеңдә ниндидер көч сизү, кимсенмәү, хәтта өстенлек тою белән бервакытта миндә икенче бер хис, нәрсәдәндер курку, тыелу яши. Бу ике көч арасындагы даими тартыш, бәхәс хәле мине шактый көчсезләндерә, комачаулый, ирегемне кыса. Җитмәсә, шуңа Хәбирдән нигезсез көнләшү өстәлә. Сафуан абзый да аңа өстенлек биргәч, бу көннәрдә аны баладан үлгән апасы урынына бригадирлыкка да куйгач, үземә тиң иптәшемнең миңа начальник булуын тою шулай ук рәхәт түгел иде. Ләкин ничек кенә булмасын, бөтен ваклыкларга карамастан, без аның белән авылда иң якын иптәшләр, дуслар.
Сәгать суга торгач, герләре артык аска төшеп, шундагы китапларга терәлгән дә йөреше туктала башлаган икән. Хәбир, тиз генә торып, аның герләрен күтәрде. Ә мин кискен хәрәкәт белән, үземә дә аңлашылып җитмәгән гарьләнү һәм ачу белән баян футлярын карават астына тибеп керттем.
— Пожарный янында баянны тарткалап утырадырые теге милиция баягынак.
— Уйный белми ласа ул.
— Белмәсә дә. Арбага җәелеп утырган, авызы колакта.
— Эштән чыгара икән...
— Чыкса соң, барыбер синеке түгел бит инде ул хәзер!
Гадәтем шундый: кеше сүзе авырткан җиргә тисә, җавап
бирмим. Читләтеп әйтелгән очлы сүз булса бигрәк тә. Бу юлы да усалрак караш төбәдем дә киенә башладым.
— Ашлык өлгергәндер инде тегендә, тиргиләрдер, — дидем бөтенләй икенче хакта.
Капкадан чыкканда, уйны бәйләнчек фикердән башкага күчерә алмыйча газаплануымны сизеп бугай, Хәбир сүз башлады:
— Кем эше булыр икән бу? Кем колагына ярамады икән гармун тавышы?
Җавап бирмәдем. Бераз баргач, ул тагы сорады:
— Берәрсеннән шикләнәсеңме?
— Шикләнәм, кем икәнен белмим. Берәрсе әләкләгән инде.
— Әләкләгән...
— Яла яккан!
Хәбиргә соңгы сүз, ни өчендер, ошамады, чыраеннан шуны сиздем. Ул беразга тынып калды. Ахырда мине жәлләде:
— Бар бит әшәке кешеләр. Ни җитмәгән инде. Тыңлаганда, барысы да ярата... Менә хәзер эзләп карасыннар инде баянчы. Милициягә язып җибәргәннәрме?
— Язып җибәргәннәр.
Хәбирнең йөзендә нәрсәнедер уйлап тапкач була торган көләч сызыклар йөгереп узды:
— Беләсеңме, мин нәрсә әйтәм сиңа?
— Әйт.
— Сиңа безнең авылда үчле кеше юк бит.
— Әйтеп булмый.
— Була. Юк. Ә Ишкарда...
— Әйтеп булмый.
— Фәһимә эше түгел микән?
Фәһимә?! Кинәт тукталып, Хәбирнең күзләренә текәлдем. Яңагына кундырырга укталдым — кулым бармады. Юк, безнең Хәбир белән беркайчан да сугышкан юк. Без аның белән гомергә тату. Әмма бүген мин аңа бер-икене менеп төшәр идем.
— Ник шаккаттың?.. Син аны ташладың бит...
— Кем әйтә, ташлады дип?..
— Алайса, ник Лена белән йөри башладың? Ул шуңа үч итеп.
Мондый вакытта халыкта: үләсемне беләдер идем, ә бу сүзне кайчан да булса ишетермен дип башыма да китерми идем диләр. Бу сүз мине баягыдан һич ким әрнетмәде. Ничек. Улмы? Фәһимәме? Юк, теләсә кем эшли алыр, тик ул түгел. Башымны кисәргә бирәм. Түгел, түгел, түгел!
— Син кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, ишетсен колагың.
— Бик ышанырлык бу.
— Син беләсеңме соң Фәһимәнең кем икәнен? Белмисеңме?
— Беләм, белсәм дә...
Урам уртасында кычкырышабыз икән. Кешеләр якынлашканын сизгәч, тукталдык.
— Мин сиңа моны исбат итәрмен әле, күрерсең, бөтенесен ачыклап бетерәчәкмен. Менә күрерсең. Баянны да алып кайтачакмын, — дидем мин, ачудан калтырап.
— Белмим шул...
Хәбирне тыңлап бетермәстәң, җан ачуы белән басуга атладым.
Төнге эштән соң, җәяүләп, Ишкарга чаптым: Сафуан абзыйга хәбәр итәргә кирәк — ярдәм итми калмас, чөнки баянны дөньяга ул чыгартты, вәгъдә бирде, курыкмаска кушты.
Идарә йортына керсәм, анда җан иясе юк. Утардан конюхны эзләп таптым, ат җигеп ята.
— Сельсоветка кереп киттеме соң... Каядыр ашыга... Атны шуңа җигәм, — диде ул.
Авыл Советына йөгерә-атлап кереп барганда, Сафуан абзый ике таныш түгел кеше белән сөйләшә-сөйләшә, минем кеек үк ашыга-ашыга чыгып килә иде.
— Районда иң яхшы председательләрнең берсе инде бу, — диде бер юан кеше икенче бер таныш түгел кешегә, Килмитне
Тагын нәрсәдер әйтте, аны тыңлап торырга вакыт юк.
— Сафуан абзый! — дип кычкырдым мин, елар хәлдә.
— Нәрсә бар? Ник килдең?
— Ярдәм ит...
— Ни булды?..— диде дә теге кешеләргә карады — Мин хәзер, энекәш килгән монда.
— Шәйми баянны алып чыгып китте.
Бу сүзне ишетүгә, Сафуан абзый кабынып китәр һәм чара күрә башлар, дип уйлаган идем. Ни өчендер, бөтенләй алай булып чыкмадыы. Сафуан абзыйның төсе дә үзгәрмәде хәтта.
— Начар... начар... Ярар, сөйләшербез. Хәзер вакыт юк,
диде ул, тыныч кына.
— Син районга баргач сөйләш әле...
— Вакыт тисә, обязательно.
— Алай дигәч, булмый инде ул...
— Ярар хәзер вакыт юк... Ашлык кыза... Сушилкалар янган
анда, пожар. Син кайт бар, эшлә...— һәм шулай дип ул китеп тә барды.
Сафуан абзыйны мин аңламадым. Колхозга җитәкчелек иткәндә, хәтта музыкадан да файдалана белгән, мине «иң якын помощнигым» дип атаган кеше кайгыны уртаклашыр һәм ярдәм итәр дип көткән идем. Аның болай искитмичә генә сөилашүе миндә булган әченүне, гарьләнүне тагын да арттыра төште. Әмма «ашлык кыза, сушилка янган» дигән сүзләрен хәтерләгәч, гарьлекне җиңәргә, ачуланмаска, гафу итәргә сүз бирдем.
Дөнья караңгырак, салкынрак булып китте... Әйе, чыннан да, өши идем, җаным өши иде минем. Аны җылытырга бердән-бер кеше — Лена гына сәләтле булып чыкты. Хәер, башта ул да күңелдәге җәрәхәтне тирәнәйтә генә төште. Мин сөйләп бетермәс борын ук:
— Фәһимә эше! — дип усаллашты.
Күңелем кырылып, сөйләнүдән туктаганымны сизгәч, юата
башлады:
— Төгәл генә әйтә алмыйм, бәлки, бөтенләй башка кешедер... Эш андамыни! Җаен табарга кирәк, хлопотать итәргә... Син күңелсезләнмә ул хәтле, баш бәласе түгел ләбаса.
Кара, акыллы сүзләр сөйли түгелме соң бу? Чынлап, нигә шушы кадәр авыр кабул иттем соң әле мин бу вакыйганы. Дөрес бу авыр вакытта баян — сирәк инструмент, авылдагыча әйтсәк, сыер бәясе... Ә крестьянны сыердан аерып кара син! Сыер — анын байлыгы гына түгел, авторитеты, дәрәҗәсе, тынычлыгы, тормышы. Сыерсыз кеше аена бер дә елмаймый. Авырлыктан гына түгел, кимсенеп... Ә минем өчен — баян сыер гына түгел, ул — минем фронттагы туганнарым, аларның истәлеге, аларның хезмәте, ул — минем мәхәббәтем, Агыйдел буйлары, Фәһимә, Лена, яшьлегем, бүгенгем, киләчәгем. Менә шуңа күрә дә, ул кулдан киткәч, бөтенесе минем өчен кинәт югалды. Хәтта менә Фәһимәгә булган бөек ышанычны да какшатырга җыеналар...
Лена мине аңлады. Фәһимәдән шикләнүен бүтән кабатламаска сүз бирде. Басу капкасын чыкканчы озата килде. Йөзендәге үз кешеләрчә чынлап кайгыру, хәлне җиңеләйтергә тырышу билгеләрен күрү миңа, ничектер, җиңеллек биргәндәй тоелды. Капканы чыккач, ул, мине кочаклап, кулбашыма башын куеп, дөньяда әллә нинди авырлыкка да бирешмәскә кирәген кат-кат исемә төшерде. Мин шунда аның үземнән акыллырак икәнен сизеп алдым... Ул миннән ике яшькә олырак, димәк, бу ике елны ул юкка гына яшәмәгән... Хатын-кыз, егетләргә караганда тизрәк өлгерә, диләр, — анысы да дөрестер, ахрысы... Иң мөһим ачышым: мондый вакытта мәхәббәттән дә әйбәтрәк юатучы, тынычландыручы һәм ышаныч, көч тудыручы юк икән!
— Иртәгә үк документлар җыйный башлыйм. Яркәйгә, прокуратурага илтеп бирәм, Уфага язам, — дидем мин, җиңел сулап.
Лена миңа елмаеп карый, кочакка керә — аңа каршы тору мөмкин түгел, мин дә чын күңелдән елмаям, мин дә чын күңелдән яратып кочаклыйм. Битләреннән, күзләреннән үбәм.
— Син генә түгел, Әнис, икәүләп йөриячәкбез. Менә күрерсең, булдырып та чыгарбыз. Күрерсең, мин дә ярдәм итәчәкмен. Берсүзсез ярдәм итәчәкмен! Синең өчен җанымны да кызганмаячакмын!
Ярату! Ниләр генә эшләргә кушмый бу ярату!
Зурлар тормышына чыгып барышлый, күзләремә күренә: ярату белән бергә, күңелгә нәфрәт үрмәли — тыныч кына, ипләп кенә...
Шулай, электән дә тын авыл тагын бертавыштан, минем баян тавышыннан да мәхрүм булды. Хәзер төнгә керсәң, бүре улавыннан, сирәк-мирәк эт өрүеннән бүтән берни ишетмисең. Әй ул бүреләр! Беркөнне этебез юкка чыкты, күршеләрнең бер оя казыннан мамыклар гына калды. Шул ук көннәрдә нәселгә, карт сыерны алыштырыр өчен кышлаткан башмак танабызның тиресен генә табып кайттык... Тирене күтәрмә тактасына элеп куйдым да бүреләрдән үч алырга, берсен генә булса да юк итәргә, атып үтерергә ант иттем.
Баян тавышы тынгач, авыл халкы юксыныр, бөтенесе булмаса да, кайберләре җыйнаулашып мине яклар, районга барып, тиешле кешеләр белән сөйләшер дигән яшерен өметем бөтенләе белән юкка чыкты. Хәтта Сафуан абзый да вакыт таба алмады. Районга атнасына мең бара югыйсә...
Үземнең чираттагы ачышымны мин шул чакта ясадым: кешеләргә ышанырга мөмкин, әмма авыр хәлдә үзеңне син бары үзең
генә якларга тиеш.
Әйе, мин үземне якларга, хокукымны, кешелегемне исбат итәргә, дошманымның хаксызлыгын, җинаятен фаш итәргә һәм... ким дигәндә бер бүрене юкка чыгарырга тиеш. Бер бүрене... Берданка — чоланда гына, көтә.
Колхоз театрында абыем белән бергә эшләгән берничә хатын-кыз безнең районда яши. Бүтәннәр — фронтта, аларны күрү турында хыялланасы да юк. Төрле ерак авылларга барып, көч-хәл белән табып, ике-өч аңлатма алдым. Актрисалар баянның ничек калдырылганын хәтерлиләр. Безнең гаеп шул — сатмауда гына. Сатып, акчасын тоткан булсак, бер сүз әйтәселәре түгел икән. Ә баян булгач, шундый кыйммәтле, сирәк әйбергә дәгъва итүчеләр, кызыгучылар табылган.
Бәхеткә, фронттан театрның директоры — сөйкемле генә агай кайтып төште. Аның аңлатмасын алгач, эчкә тәмам җылы керде. Гариза язып, прокуратурага илтеп тапшырдым. Берничә көннән килеп хәлен белергә куштылар. Ә яңадан баргач. «НКВДның район бүлегенә фикеребезне әйтербез, кайтарып бирергә киңәш итәрбез», — диделәр. Тагын бер атнадан милициягә килдем. Сөйләшергә теләмәделәр. Прокурорга кердем. Прокурор бу юлы (Сафуан абзыйныкы төсле авыр чагы идеме) тупас кына әйтеп куйды:
— Гармун сезнеке түгел, гармошка театрныкы, аңа кайтарабыз, — диде.
Ә театр дигәне дөньяда юк, ничек итеп кайтарырлар икән аңа? Уфага яздым, прокурорлар эшенә күзәтчелек итүче оешмага. Аннан җавап килде: прокуратурага, бер күчермәсе миңа — баянны кайтарып бирергә кушканнар. Прокурорга яңадан кердем: «Эшегезне судка тапшырабыз»,— диде. Бу хакта Ленага хәбәр итеп, сөйләп тордым.
Лена беркөнне миңа:
— Мин Шәймине күреп сөйләшмәкче булам әле, — диде. — Ярдәм итмәсме.
— Ярдәм? Кемгә?
— Сиңа.
— Ярдәм итәрлек булса...
Лена мине ышандыру өчен үпкәли үк башлады.
— Синең шул булыр инде, миңа ышанмыйсың, кешегә дә
чутламыйсың. Менә күрерсең әле...
— Соң син эт авызыннан сөяк тартып алмакчы буласың бит!
— Алачакмын да. Мин җаен беләм.
— Белсәң дә, — дидем мин аңа, — Шәйми каршына барып, үзеңне түбәнсетәсе булма.
— Ә мин барыбер барам. Кичәгенәк күрдем, чибәр генә кеше икән ул. Син әйткәнчә түгел. — Ниндидер ярамаган мәгънә ычкындыруын абайлады әллә, мин сүз әйткәнче өстәргә ашыкты: — Юк, мин болай гына, яратып түгел. Разве синең белән алыштырам инде.
Шулай мине тынычландырмакчы иде бугай, тик, киресенчә, котыртты гына... Фәһимә болай сөйләшә алмас иде, башкаларның чибәрлеген күрә алмас иде. Ә бу...
— Ах, кара, син көнчел икән! — диде Лена.
Болай сөйләшү инде чыгырдан чыгарганлыктан, борылдым да китеп бардым. Артымнан Лена сүзләре куып җитте:
— Син мешать итмәсәң, баян безнеке булачак.
— Ул болай да безнеке, — дидем мин бераздан. Кызганыч, Лена бу сүзләрне ишетерлек түгел, ерак калган иде инде. Мин аның әле генә әйтелгән сүзләрен һаман ишетәм: «Чибәр генә кеше...» Салкын акыл белән уйларга тырышкач, шул ачыкланды: чынлап та, тыштан болай матур гына кеше бит ул Шәйми. Нәфрәт аша караганга гына ямьсез күренәдер минем күзләргә. Әмма мин аны күбрәк беләм, Лена аның тышкы кабыгын гына күрә. Бүгенге сөйләшүдән соң Лена үзе дә чак кына ямьсезләнде түгелме соң әле?
Миңа берничә көннән үк районга, судка чакыру хаты китерделәр. Соңыннан ачыклануынча, иртәгә мин барасы көнне, кичке якта, Лена Шәйми янына киткән иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру