Шәһәрдән кайткач та, үз эшемә киттем. Икенче көнне яңгыр коеп узды, ашлык сугу тукталгач, өйдә ял итәргә туры килде. Онытылырга теләп, баянга тотындым. Бөтен ачынулар моңга күчсен, янәсе. Бераз җиңеләйгән дә кебекмен.
Яныма әни керә:
— Син киткәч, кышын мал азыгы белән кысынкы булыр инде. Бераз печән әзерләп китсәң, әйбәт булыр иде, — ди.
Чалгы күтәрәм дә — урманга. Әле җәй булса да, алда кыш та бар икән.
Бер-ике сәгать печән чабып кайтуыма, мине башка да китерергә мөмкин булмаган бер кунак каршылады. Искә төшсә, тән салкынаеп, чымырдап китә. Хәер, ул көнне мин аны ничек каршыларга икәнен белми идем шул әле.
Чалгыны иңгә салып, янавычны сул кулга тоткан хәлдә, үзебезнең өй янындагы сөзәк таудан күтәреләм. Капка төбендә үрә катып әлеге кунак — милиционер тора. Чырае көл төсле, иреннәре кысылган. Күзләре — үчле кешенеке кебек... Баштан көйдергеч уй узды: «Юньлегә йөрми бу». Үзе генә түгел икән, янында авыл Советы секретаре — Мәүлия исемле хатын. Аның да соңгы елларда сөенечле хәбәр китергәнен белмим мин. Икесен бергә күргәч, йөрәк тагын бер кабат жу итеп китте. Адәмчә исәнлек-саулык сорашкан идем дә, тик берничә минуттан соң ук үкенергә туры килде. Танышрак кеше булганга, Мәүлиядән:
— Нишләп тору? — дип сорадым.
Аның урынына Шәйми (милиционерның исеме шулай, Шәймөхәммәттән үзгәртелгән булырга тиеш) иреннәрен кимсетүле һәм ачу белән елмайгандагыча көчәндереп кысты:
— Кунакка килгән идек, кабул итсәгез.
Өйгә чакырганымны хәтерләмим. Капканы ачтым да (бу вакыт тегеләр, чалгы тимәсен дип, читкәрәк тайпылып куйдылар) кереп тә киттем. Өйгә, гадәттә, үзем күбрәк була торган түр бүлмәгә узып өлгергәнче, минем арттан тегеләр дә кереп җиттеләр. «Нәрсә кирәк боларга? Нишләдем? Әллә берәр гөнаһ ясадыммы?» Туганнан алып шул көнгә кадәр эшләгән эшләремне уйлап карыйм. Юк, җинаять эшләгәнем юк.
Боларга урын тәкъдим итүне артык санаганга, бүлмә буендагы эскәмиягә үзем утырдым да күзәтәм. Чандыр һәм кечкенә гәүдәсен агач сыман катырып, күкрәген мөмкин кадәр кабартып, сәгать каршына килеп басты Шәйми. Сәгатьнең җиз калай белән тышланган герләрен тотып карады.
— Оһо, сәгать герләре...
«Гер түгел, граната», — диясем килгән иде дә, тыелып калдым.
— Борынгы сәгать икән... каян алдыгыз?
— Әтинең карт әтисе каян алгандыр, сорарсыз.
— Ә ул кайда?
— Шахтада…
Шул вакыт мин сәгатькә карадым. Стрелка ике өстендә иде.
— Ә-ә, үлгән... Ничек сорыйсың, үлгәч...— диде Шәйми.
— Ә мин ничек сорыйм?
Ул очкынлы күзләрен кырынлатып, «үтергеч» караш ташлады. Ә мин, үземдә гаеп сизмәгәч, артык шүрләмәдем. Билгесезлек кенә эчне тырный. Китапларны актара башлады милиционер:
— «Корыч ничек чыныкты...», «Мең дә бер кичә...», Пушкин, сайланма әсәрләр... Лермонтов, Лермонтов... Такташ, «Дөнья географиясе», дәреслекләр, дәфтәрләр... «Самоучитель игры на баяне»...
Аннары бүлмә янына килде дә баш өстемнән карточкалар карарга кереште. Одеколон сөртеп йөри икән, борынга бәрелеп, сулышны буа исе.
— Болар кемнәр? Бусы яшь булса да, медальләрне күп эләктергән... Кем бу?
Минем өчен Мәүлия җавап бирә:
— Бертуган абыйсы, фронттан җибәргән.
Аның тавышы, ни өчендер, миңа убырлы карчык тавышы төсле ишетелә.
— Монысыныкы берәү генә... «За отвагу».
«Ә син монда батыраеп йөрисең», — дип кычкырырга теләдем, тавышым чыкмады.
— Анысы икенче абыйсы.
— Ә бу Килмиткә охшаган, шул түгелме? Алай дисәк, хәрби формадан... Шул, шул, әнә эттән калган авызы...
Шушында торып аның үз авызына чәписе иде дә, кесәсендә пистолет... Тагын тынычланам.
— Да, кстати, нишләп әле монда ул?
— Абыйлары.
— Бертуган?
— Бертуган ук түгел бугай. Әнисенең энесе шикелле.
Карыйсын карап, кызыксыну кортын бераз азык биреп тынычландыргач, Шәйми караватка утырды. Сәгать янында урындыклар барын күрмәде бугай.
— Йә, дус кеше, хәзер баяныңны уйнап күрсәт инде.
«Дус кеше» диме?.. Хәер, аның бу сүзендә баягы зәһәрлек
юк шикелле бит. Юкка шикләнмимме бу адәмнән? Уйнап күрсәт, диде тагы... Шушы кеше музыка тәмен беләме? Юктыр, үзен бүтәннәрдән фәкыйрь итеп күрсәтмәс өчен кылана гынадыр. Күз алдымда моңа хәтле булган очрашу яңара. Әйе, мин аны элегрәк тә күргәнмен икән, берничә тапкыр күргәнмен. Чәчләрем шуңа күрә баштук тырпайгандыр.
Беренче кат — моннан бер ел чамасы элек. Алтынчы класста укыйм. Әнинең мине укырга йөрмәскә үгетләвеннән файдаланып, бригадир миңа көн саен эшкә әйтергә керә. Җәй буе сабанда, кырда, печәндә (минем яшьтәшләрдән беркемнең дә 13 яшьтән зурлар белән печән чапканын белмим мин) йөрдем. Болар гына җитмәде, күрәсең, мәктәптән кайткач та (дәрес әзерләсен дигән кеше юк), сабанга җибәрәләр. Сөреп кайтасың. Иртә-таң белән шул ук бригадир килеп керә:
— Кеше юк, барыгыз инде...
— Суык, яңгыр, барыбер сөреп булмый.
— Кара син аны, әзмәвер кебек егетләр, салкыннан курыкканнар! Җаныгыз ике булмаса, хәзер үк сыпырыгыз, атларыгызны алыгыз да — басуга! Ә ну!
Шул сүзне әйтүе булды, шешәдән очкан бөке шикелле ычкыңдык та, йөгәннәр алып — атка, аннары — басуга... Ә җир барыбер сөрерлек түгел иде инде... Яңгыр тагын да көчәя төште. Өйдә җылы бәрәңге калды. Без арыш саламы эскертенә ышыкланып утырабыз һәм, өйдәге бәрәңге парын күз алдына китереп, ямансу уйларга биреләбез. Ә бәрәңге өстәлдә көтә. Елыйсы килүдән тамак төпләре әчетә...
Икенче тапкыр мин бу милиционерны кышкы буран көнне атлар абзары янындагы каравыл өендә очраткан идем. Каравылчы бабай белән икәү генә сөйләшеп утырабыз. Бермәлне, өр-яңа тышлы толыптан, йолдызлы бүректән килеп керде бу:
— Сәлам, ак бабай.
— Әйдә, улым, түрдән уз, — бабайның телендә юхалану.
— Ни җимертү, ак бабай? Нәрсә карап торасың, салдыр әле толыпны.
Фазыл бабай, калтырануын көчкә тыеп, тегенең толып җиңеннән тарта.
— Кагып та куй, күрәсең бит, кар сарыган.
Бабай, мескен, ат кыргычы белән толыпны кага. Тун милиционер өстендә чакта салдырмыйча гына какса, ни әйтер идең дә бит. Юк, аның характер ул түгел, ул патша армиясендә денщик булып хезмәт иткән. Хәзер менә алтмыштан узгач, кем алдында бөтерелеп йөри. Толыпны әйбәтләп кагып, эскәмиягә куюга — яңа боерык:
— Атны тугарып, солы сал, ак бабай. — Үзе, үкчәләрендә кырт борылып, ишеккә күрсәтә. Валлаһи, арттырып әйтүем түгел.
— Солы табып булмас шул, балам.
— Табыгыз!
Фазыл бабай башын иеп ишеккә атлады, аның артыннан мин дә бер ачылган ишектән чыгып шылдым.
Шушы кеше минем баянда уйнавымны тели. Музыка белән җанварлык арасында уртаклык бар микән? Әгәр шулай булса, үземнең иң кадерле байлыгымнан, музыкадан да баш тарта алыр идем мин. Бу бәндәгә охшамас өчен генә булса да...
— Уйныйсы килми бит, агай...— дидем мин.
— Килмәсә дә уйныйсың инде, сорыйлар бит...— Бу сүзне әйткәч, Шәйми елмаеп куйгандай булды.
Хәтта менә хәзер, шушы юлларны язган чакта ук, мин аның хакында шуны әйтергә мәҗбүрмен: «Юк, юк, уртаклыгы юк аның музыка белән, катнашы юк аның Бетховенга да, Моцартка да, Чайковскийга да. Мондый бөек рухлар аның өчен бөтенләй ят дөнья».
Ләкин теләсәң-теләмәсәң дә уйнап күрсәт син аңа. Тавыш кына чыксын.
Мин аңа берничә халык көе уйнап күрсәттем. Көйләрне бозмадым, тик үземнең уй бөтенләй әллә кайда... Күзләр аның
наганында... Моннан да начар, дәртсез уйнаганымны белмим. Ә ул комплимент әйтеп утыра.
— Яхшы уйныйсың икән шул, җирле, даның йөри... Шәп...
Шунда инструментны футлярга салырга җыенган идем, агач
солдатларга хас кырыс хәрәкәтләр ясап, Шәйми минем янга килеп басты:
— Хәзер миңа бир инде баянны.
Эшнең нәрсәдә икәне аңлашылды. Менә ни өчен килгән икән ул!
Баянны уң кулга кыстырып, кинәт аның култык астыннан диярлек узып, бүлмә тактасына берегәм. Дошманым миннән сулда, алдарак. Баянга кулы тиярлек түгел. Шул кыяфәттә эт белән мәче төсле күпмедер торгач, үзе кебек үк үрә катып әче тавыш белән:
— Ни өчен? — дип кычкырдым.
— Шулай кирәк, дәүләт гармуны...
— Кем әйтте, каян беләсең?
— Минем кулда язма жалоба бар.
— Күрсәт.
— Анысы синең эш түгел, гафу ит.
— Ә мин баянны бирмим сиңа, әләкчедән таптыр дәүләт гармунын. Бу — минем абыйның эш хакы. Ул калдырган баян.
Безгә әледән-әле теге кара елан Мәүлия ысылдап тыгыла:
— Әнис, нишлисең... башың икеме? Кара аны, ялгышма.
Ул арада Шәйми баянлы кул ягына чыкты, мин аны сул
кулга күчердем. Ул сул якка чыкты, мин тагын уң кулга тоттым... Бермәлне баян каешын эләктереп алды — ул да тарта, мин дә тартам.
— Әнис, ялгышасың, ычкындыр баянны...
— Котыртма, елан, үзем беләм.
Шәйми пистолетына үрелә башлаган иде, мин тиз генә урындыкка ябыштым. Ул наганны ычкындыргач, мин дә урындыкны куйдым. Мәүлия урындыкны тиз генә читкә күтәреп китте.
— Син нишләмәкче буласың?! — диде Шәйми, ачуына буылып. Аның күзендә гаҗәпләнү катыш явызлык төтенләнә. Мондый каршылыкны үзенең җанварлык практикасында беренче кат очрата булса кирәк.
— Ычкындыр, хәзер үк ,— дим мин дә, зәһәрләнеп.
— Мин власть вәкиле, мин...
— Кайда прокурордан санкцияң?..
— Санкция? Син кем? — һәм ул миңа шундый зәһәрле күз белән гаҗәпләнеп карады, әйтерсең дөньяда мөмкин булмаган, иң ахмак кешеләр генә әйтә алган сүзне әйткәнмен!
Минем кебек дәүләт вәкиле булмаган кешегә санкция дигәннәре мәҗбүри түгелмени? Мин аны каяндыр ишетеп калган идем, прокурор санкциясеннән башка йортка кереп әйбер алып чыгарга закон кушмый дип йөри идем. Шулай түгелме-ни? Мин ялгыштыммыни? «Син кем» диме? Чыннан да, кем соң әле мин? Беркем дә түгел бугай шул. Бу вакыйгадан соң берничә ел узгач аңладым: мин гражданин икәнмен бит. Ләкин ул чакта моны, бүтән бик күп якташларым кебек үк, мин дә белмәгәнмен һәм ялган милиционерның сүзенә җавап бирә алмаганмын.
— Әйт, син кем?
Хәзерге елларда, бераз зурая төшкәч ишетелгән сүз булса, аның битенә Маяковский сүзләрен бәргән буладыр идем. «Мин Советлар Союзы гражданины!» Юк шул, мин аңа, аптырап, югалып калуым сәбәпле, бары тик балаларга хас беркатлы логика белән үзем сорау бирдем:
— Ә син үзең кем?
— Менә мин кем! — диде ул һәм кобурасыннан наганын тартып чыгарды.
Якында гына кулга алырлык әйбер чалынмагач, аптырашта
калдым, тындым. Шәйми дәвам итте:
— Бер...
— Әнис, җибәр! Җүләр! — дигән чәрелдәү ишетәм: Мәүлия тавышы. Ә үзен күрмим, дөньяда бернәрсә дә күрмим, дөм караңгы.
— Ике...
— Бандит!
Бу минутта кешедә курку хисе туарлык хәлдән артык ерак идем инде мин. Теләсе нәрсәгә дә әзер идем, тик көянтә-чиләк белән судан кайткан әнинең кычкырып өй эченә ташлануын күреп, аның ачыргаланып кычкыруын ишетеп, кинәт югалып калдым.
— Балакаем, җибәр! Ычкындыр!
Яхшы сүзнең минем өчен пулядан куркынычрак икәнен соңыннан кабат-кабат хәтергә төшерер өчендер инде, каушап, каешны ычкындырдым.
Шәйми, бәйдән ычкынган эт шикелле, наганын кобурасына
сала-сала, шундук ишеккә ыргылды.
Нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана, капканы шап иттереп ябып чыгулары күзгә чалынды. Ә мин, йөртүчесе һуштан язган машина шикелле, үземне-үзем идарә итә алмыйча, бөтен барлыгы, эчтәлеге тартып чыгарылган буш футлярга карап, үземне, бүгенге көнемне, киләчәгемне шуңа охшатып, идән уртасында калдым.
(Дәвамы бар.)
Фото: kaibicy.ru