XXV
Менә шундый хәлләр, кадерле укучым! Әсәр тагын да катлауланып китәргә тора бит әле. Битәрләмә мине. Миңа калса... Сихер чакырмасыннар өчен, мин ул каеннарны кисеп кенә аткан булыр идем! Юктыр шул, яшәешнең язмышның күңелгә ятышсыз урыннарын кисеп ташлап булмаган шикелле, авылның йөзе, җаны булган табигатен дә, тормыш-яшәешен дә санга сукмый мөмкин түгел... Табигатьне, яшәешне өлешләп хөрмәт итеп, яратып булмый, аны тулысыңча гына хөрмәт итәргә, яратырга мөмкин. Әйе, көчнең кем кулында булуы мөһим түгел, хакыйкатьнең кем кулында булуы мөһим. Ләкин кеше акыллырак булган саен, аның өчен вакыт та кадерлерәк була бара.
Менә шундый хәлдә-халәттә яши бүген минем геройларым. Кампәрле авылы тагын катлаулы чорга керә. Кайсы чорның җиңел булганы бар соң бу нигездә? Баштан ук саташкан кошның җырыннан гаеп эзлиләр димени?! Юк, күңелемә туганым кебек якын бу кешеләрне фашларга да, битәрләргә дә җыенмыйм, хәтта аларга үпкәләмим дә. Нигез программалары бозылган кабиләнең язмышы гел авыр булган, тарих шуны хәбәр итә. Мин бары тик бу милләттәшләремнең хәленә керергә тырышам, алдагы авыр сынауларында егәрлек, сабырлык, яшәүгә үҗәтлек телим!
Хәлимгә килсәк, бу героем хәзер яңа үлчәнештә, яңа очышта яши. Шәхси күргән-кичергәннәреннән йөрәге ярылмас өчен, ул авыл тормышын һәм халык язмышын үз йөрәгенә алырга булгандыр. Әйе, Хәлим хәзер күпмедер дәрәҗәдә изгелеккә иреште. Ләкин ул шуны белә микән: изгелек – эш-гамәл түгел, ә Ходай биргән халәт. Бары шул гына. Дөресрәге, бары шулай гына...
Кампәрле авылына каныккан сихер шаукымы тагын аның урамнарына кереп килә. Юл буенда һәр яман ниятне үз ябалдашлары белән сыйпап-себереп, авылга кертмичә, үзләрендә алып кала торган каеннар хәзер янып көлгә әйләнгән. Башка тоткарланыр урын да, җай да юк. Укучы инде тоядыр: авылга нигезләрне тигезли, нәселләрне корыта торган афәт кереп бара, һәм аңа каршы торучылар да бар инде, Аллага шөкер! Бу авыр сынау вакытында халыкны җитәкләп алып китә торган кешеләр бар, илаһи көчләр бар, Аллаһы Тәгалә ихтыяры бар. Шунысы сөендерә.
Күңелнең ерак почмагында тагын бер шик-шөбһә калган икән әле. Мари ягыннан килгән ике сихерченең исәне күз уңыннан ычкынды, шул хәл, автор буларак, күңелемне өшетеп тора. Кайдадыр шунда гына кебек, әмма ул юк та. Күренми. Беленми... Аны табу, аны бәхилләтү – минем язмыш эше хәзер. Минем каләм эше дә. Таба алсам – юата, бәхилләтә алсам, аның башбаштаклыгына юл куймам кебек, таба алмасам инде... Сихер үченең көче дә, чиге дә чамасыз, – Кампәрле котылгысыз авырлыкларга дучар булачак. Алла сакласын! Ә мин үз чиратымда иң кыен драмаларда да авылның авыр хәлен җиңеләйтү өчен барысын да эшләргә сүз бирәм.
«Гөнаһлыларны җәзага тартканчы, үксезләрне якла!» – дип кисәткән бер акыллысы. Мин бүген шундый иман белән яшим.
(Дәвамы бар)
Фото: shahrikazan.ru