XXIV
Мәчет манарасын урнаштырганда бөтен кеше катнашырга, үзләренең эше-гамәлләре, киңәшләре, догалары белән ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта авылда һәркем белә, Кампәрледә дә беләләр. Районнан мәчет манарасына куеласы ай кайтып җиткәнче үк, аның тирәсенә авыл кешеләре җыела башлаган иде инде. Барысы да бәйрәмчә киенгән. Җомга туры килүен әйт син – бәйрәмнәрнең бәйрәме! Бәйрәмнең үзәгендә – Ак бабай белән Айрат. Алар, үз дәрәҗәләрен белгән кебек, икесе бер читтәрәк сөйләшеп торалар.
– Айрат балам, нинди исем кушарбыз соң мәчетебезгә?
– Үзең әйт инде, Ак бабай, син бит авылыбызның иң өлкәне.
– Юк, балам, бу юлы башкача хәл итәрбез. Мәчетне төзүдә, аны гамәлгә куюда, манарасына ай урнаштыруда төп эшне эшләгән кеше буларак, син сайларга тиеш аның исемен.
– Әгәр шулай икән, мин аңа «Өмет мәчете» дип исем кушар идем.
– Әйбәт исем, Аллаһ йорты үзенә килгән кешегә өмет биреп, күңеленә ышаныч иңдереп җибәрергә тиеш. Киңәш белән дә, дога белән дә. Әнә Хәлим дә килә, әйдә әйтик аңа бу хакта.
Хәлим икесе белән дә кул биреп исәнләште. Төркемдәгеләргә баш какты да, уң кулын күкрәгенә куеп, «Әссәламегаләйкем» дию белән чикләнде.
– Хәлим олан, без мәчеткә «Өмет» исеме бирергә булдык. Менә Айрат тәкъдим итте. Син ничек карыйсың?
– Карале, әйбәт булган бит бу! Бүген безгә иң кирәге – өмет. Ә өметнең якын туганы – ышаныч. Ышаныч – уңышка кардәш... Йә, ярый, монысы да булган. Тотынабызмы, Ак бабай? Өскә, арканнар тоттырып, ышанычлы егетләрне җибәрикме?
– Аллага тапшырдык. Ягез, бер дога...
Алдына куш учларын җәеп дога укырга тотынган Ак бабайны күреп, халык дәррәү догага кереште.
Җомга намазына ике сәгать вакыт бар. Шуңа өлгерергә кирәк. Ак бабай озын вәгазьгә бирелеп тормады, үгет-нәсыйхәтен намаз вакытына калдырып, иң мөһим сүрә кәлимәләрен генә әйтте...
– Әгүүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗииим. Бис-мил-ләәһир-рахмәәнирр-рахим. Әлхәмдү лилләһи раб- бил-гәәләмин. Әр-рахмәәнир-рахим. Мәәлики йәүмид-дин. Ииййәәкә нәгъбүдү вә ииййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс- сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйратал-ләзиинә әнгәмтә гәләйһим, гайрил-мәгдууби гәләйһим вәләд-даааллииин. Әәмин!
Ике егет өскә менеп китте. Алар манара тәрәзәсеннән арата чыгарып, аңа аркылы аркан салдылар. Арканның ике очын да аска ташладылар. Астагылар аның бер башына оясы белән бергә айны бәйләделәр, икенче башыннан тартып, айны өскә күтәрә башладылар... Өстәгеләр айны кабул итеп алдылар, аннары җайлап кына манара очына кидертеп куйдылар.
Манарага ай беркетелүгә, намазга чакырып, азан тавышы яңгырады: «Аллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр. Әшһәдү әлләәә иләәһә Илләллаааһ. Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ. Әшһәдү әннә Мөхәммәдәр-расүүлүллаааһ. Әшһәдү әннә Мөхәм- Мәдәр-расүүлүллаааһ. Хәййә гәләс-саләәәһ. Хәййә гәләс-саләәәһ. Хәййә гәләл-фәләәх. Хәййә гәләл-фәләәх. Ал- лааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр. Ләә иләәһә илләллаааһ».
Җомга намазы алдыннан әйтелә торган вәгазен Ак бабай авылның өметле киләчәгенә багышлады.
– Коръән – өмет турындагы китап, – дип башлады ул сүзен. – Аның беренче «Фатиха» сүрәсе дә нәкъ шул хакта. Анда Аллаһы Тәгаләгә ялварып, Аңа табынып болай диелә: «Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне һидаятең белән тугры юлга күндер. Үзең нигъмәтләрең белән нигъмәтләндерелгән колларыңның юлына күндер. Үзеңнең ачуың төшкән һәм адашкан колларыңның юлларыннан сакла». Безнең хакта бит бу, мөселман кардәшләрем, авылдашларым! Гөнаһлардан котылу өчен Аллаһ иңдергән дога да турыдан-туры безгә карый, ул да безнең яшәеш һәм язмыш турында: «Әстәгъ-фируллааһәл гәзыймәл кәриимәл-ләзии ләә иләәһә иллә һүә үә әтүүбү иләйһи». Ана телебездә болайрак яңгырар иде: «Бөек, юмарт булучы, Аңардан башка бернинди илаһи зат булмаган Аллаһыдан мәгъфирәте белән гафу итүен сорыйм һәм Аның каршында тәүбә итәм». Аллаһтан безнең өчен иңдерелгән сүзләр. Без әйтергә тиеш сүзләр, аларны күңелегезгә якын алдыгызмы?.. Кешегә дә тамыр кирәк. Кеше тамыры – нигез, диләр. Ул да хаклыдыр. Әмма, минемчә, кешенең тамыры – аның иманы, нигезгә тугры булып яшәү өчен дә иман кирәк. Иманлы булыйк, алга карап яшик, өмет – бәхетнең кардәше, – дип тәмамлады сүзен Ак бабай.
Намазны урамда укыдылар. Ак бабай фарыз намазы алдыннан сузмыйча әйтелә торган «Камәт»не Хәлимнән әйттерде... «Камәт» сүзләрен Ак бабай Хәлимгә кечкенәдән өйрәткән иде. Кайда гына булса да, үзе намазга басар алдыннан күрше малаеннан ул шушы сүзләрне әйттерә иде. Хәлим бик тиз ятлап алды аны, үзалдына такмаклап та йөри башлаган иде. Бервакыт аны Ак бабай туктатты да: «Болай теләсә кайда такмаклап йөрү килешмәс, олан, изге йолабызның бисмилласы бит ул, ягъни мәсәлән, фарызның ачкычы. Намазга баскач кына, «Фатиха»га керешкәнче әйтелә ул. Бер дә онытма моны...» – диде. Шул сөйләшүдән «Камәт»кә генә түгел, намазга бик җитди карый башлады Хәлим. Шуннан башлап онытмый ул «Камәт»не. Аның азанга аваздаш булуын да шул чактан ук белә ул: «Аллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр. Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ. Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһ. Әшһәдү әннә Мөхәммәдәр-расүүлүллаааһ. Әшһәдү әннә Мөхәммәдәр-расүүлүллаааһ. Хәййә гәләс-саләәәһ. Хәййә гәләс-саләәәһ. Хәййә гәләл-фәләх. Хәййә гәләл-фәләх. Кад каамәтис-сәләәтү, кад каамәтис-саләәһ. Аллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр. Ләә иләәһә илләллаааһ.
Намаздан чистарынып, җиңеләеп, хәтта канатланып чыкты Хәлим. Моннан соң барысы да әйбәт булыр кебек иде. Моннан соң сихер-зәхмәт кагыла алмас, борчып, бимазалап интектермәс дип уйлады ул. Күпләр шулай уйладылар. Әгәр дөнья беркатлы гына булса, язмыш юлы да баш әйләндергеч чатларсыз, салулатып ега торган борылмаларсыз, сикәлтәләрсез булса, бәлки, шулай булыр иде дә... Әмма тормыш катлаулырак шул, ә язмыш дигәннәре тагын да катлаулы. Дәлилме?
Дәлил шул: әнә шушы илаһи мәлдә Кампәрле халкы авылларының урта бер җирендә дәртләнеп, канатланып, гомердә күрелмәгәнчә бердәм булып, Аллаһ йорты ачып йөри, азан әйтә, намаз укый, дәррәү сәҗдәгә китеп, газиз нигезенә баш ора... Их, белсә иде ул... Ә бит шул ук минутта авыл читендәге соңгы дүрт каен да дөрләп янып ята! Урман юлыннан чыкканнарны авылга кадәр озатып төшә торган каеннар рәтенең соңгылары ут эчендә калган! Үчле афәт, шаукымлы сихер авыл урамнарына килеп җитте дигән сүз бу...
Яңа мәчетне карап йөргән Хәлим дә, аны озатып йөрүче Ак бабай да манара тәрәзәсеннән дүрт төтен баганасын да күреп, шәйләп алдылар, әмма бу хакта мәйдан тутырып бәйрәм ясап йөргән авылдашларына әйтергә базмадылар... Әлегә бу авырлыкны, ничек кенә кыен булса да, берәр сәгатькә генә булса да, үзләренең заман җиленнән теткәләнеп беткән йөрәкләрендә яшереп калдырырга булдылар...
(Дәвамы бар)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.