XXIII
Хәлим оештырган җыеннан соң авыл җанланып, терелеп китте. Кешеләрнең хыяллары кабат уянды, күңелләре көрәеп, рухланып киткәндәй булды. Күптән булмаган хәл – кешеләр алдагы көннәренә ниятләр кора башладылар...
Хәлим үзе ике мәртәбә районга барып кайтты, анда җитәкчеләр белән очрашты, урыны белән бәхәсләшеп тә алды, кискен-кискен генә сүзләр дә әйткәләде. Ерак, имеш... Юл көрчегендәге авыл, тупыйк урын, имеш... Перспективалы авыллар исемлегендә юк, имеш... Шулай да Хәлимнең сүзен аяк астына да салып таптамадылар. Быел көзгә үк медпункт ачарга булдылар. Тагын бер айдан яшь белгеч-фельдшер табып җибәрергә вәгъдә иттеләр. Моның өчен Кампәрле авылы бина табып, кыш чыгар өчен утын юнәтеп, шәфкать туташы эшен башкарырдай туташ яисә ханым белән килешеп куярга тиеш. Мәктәп мәсьәләсе киләсе елга кала, анысында да шундый ук шартлар: бина, утын, җиһазлар, дәреслекләр... Укытучылар булачак, аларны урнаштыру өчен фатирлар белешеп кую да авыл җитәкчеләре өстенә төшә... Авыл җитәкчелеге дигәннән, совет рәисе итеп Хәлим үзе сайланса, аның урынбасары, шул ук вакытта секретаре итеп Вәсимә карчыкның Гөлмәрьям исемле, әле яңарак кына Казанда социаль-юридик техникум тәмамлап кайткан кызы билгеләнде.
Бердәнбер көнне Хәлим авыл советы бинасына күчеп утырды. Барлык документларны районнан килештереп кайтканнан соң, ул биш кешедән торган авыл советы әгъзалары белән беренче утырышны үткәрде. Шунда ук «Өлкәннәр шурасы» дигән оешма тәкъдир итеп, аның рәисе вазифасын Ак бабайга тапшырдылар. Берочтан ул авыл советы рәисенең киңәшчесе итеп тә расланды. Хәзер киңәшчеләр тоту модада икән... Ак бабай да авыл советының һәр утырышында катнашырга, һәр мәсьәләдә үз киңәшен бирергә тиеш иде. Утырышта иң мөһим эшләр исемлеген төзеделәр, киләчәктә гамәлгә ашырасы эшләрне барладылар. Район советыннан да вәкил катнашты. Ул Кампәрледәге бердәнбер телефон аша авыл советындагы уңай үзгәрешләр хакында район җитәкчеләренә җентекле хисап бирде.
Шулай матур гына эшләп киттеләр... дияр идең, авылдагы берничә ямьсез вакыйга Хәлимнең, ул җитәкләгән авыл советының тырышлыгын бер селтәнүдә сыпырып юкка чыгара язды... Алар, нигездә, утынчылар яндырып үтергән убырлы карчык тарихына барып тоташа.
Иң элек көпә-көндез урман белән авыл арасында үсеп утырган, сихерче хатыннарның берсе янып үлгәннән соң яртылаш янып, караеп калган каен тагын бер мәртәбә дөрләп янды. Тамырлары гына да ике көн көйрәп ятты. Аннары зират читендәге кабердән янып үлгән сихерченең мәете юкка чыкты. Кара җирдә ыржаеп торган кабер авызын карарга бөтен авыл җыелды. Ничек кенә карасалар да, ничә мәртәбә килеп, төшеп, ләхетен ачып карасалар да, кабер эчендәге мәетнең әсәре дә юк иде. Кемдер сөйрәп алып киткән дисәң, эзе дә, бу эзгә ишарә-ым да юк хәтта...
Бу сәер хәлләр шуның белән төгәлләнер, яңа уйлар белән яши башлаган халыкка иркенләп тын алырга, яңадан өмет, хыял белән яши башларга мөмкинлек туар дип уйлаганнар иде, юк икән, сихернең үче төкәнмәгән икән әле, – тагын бер атнадан каеннарның икенчесе, авылга якынрагы, янып көл булды. Шул рәвешле үчле ут авылга якынлашты... Шунда гына Кампәрле халкы үз башларына, язмышларына нинди котылгысыз бәла, афәт төшкәнлеген аңладылар...
Әлеге коточкыч хәлләрнең мари ягыннан килгән сихерче карчыкларның икенчесе кылган галәмәтләр икәнен Хәлим белә. Шуңа да ул артык үртәлми. Бары тик сак булырга тырыша. Сихерне, зәхмәтне ничек тә авылга якын җибәрмәү чарасын күрергә кирәклеген дә яхшы белә... Исән калган сихерченең авылдан үч алмакчы булуы аңлашыла, кара сихер дөньясында бу шулай гына була ала. Сихер иясе зур фаҗигаләрдән соң гына тынычланачак. Ләкин ул хәтәр вакыйгаларга юл куймаска иде. Мөмкин хәлме бу, юкмы – беркем дә әйтә алмый. Шулай да көрәшеп карарга кирәк. Авыл өчен, аның киләчәге өчен, бу киләчәк белән бәйле яңа хыяллар, ниятләр хакына көрәшеп карарга кирәк! Иң элек исән калган сихерчене табарга тиеш ул! Аңа игезәге белән булган олы фаҗигадә Кампәрле халкының бер гаебе дә булмавын аңлатырга, ышандырырга тиеш!
Хәлим авылга килеп тоташа торган урман буйларына көннәр буе йөреп карады, эчкәрәк кереп, үсеп баш калкыткан балаларын ауга өйрәтә башлаган ерткыч-киекләргә дә, аларны аулап йөрүче аучыларга да, бер гөнаһсыз адәмнәргә – аучыларга, урманчыларга, печәнчеләргә, җиләк-гөмбә җыючыларга да, үткән-сүткән юлчыларга, ирәннәргә, дәрвишләргә, хәтта качкыннарга да юлыкты (ай-һай күп икән алар урман буенда), ләкин эзләгән бәндәсе күренмәде, хәтта аның эзе-юлы да юкка чыккан, суынган иде...
Күрше-тирә авылларда да булды Хәлим. Анда бу яңа сихерчеләр хакында белүчеләр бөтенләй дә табылмады. Иң кызыгы: теге исерек утынчылар да, шул тирәдә генә йөрүчән Юламан карт та юкка чыкты. Урман буенда күп йөрсәң, бер булмаса, икенче тапкырында очрап куя иде ул. Юк, анысы да күренми, ичмасам... Теге вакыттагы вакыйгалардан соң ул да үзенең яшәгән почмагында тән савыктырып, җан җылытып ятамы?
Хәлим урман буенда йөргәндә, урманнан авылга төшеп килүче каеннар рәтенең чираттагысы дөрләп янды. Авыл халкы, урамга да чыгарга куркып, тәрәзәләренә капланып, тагын бер каенның җилсез-давылсыз көнне хәтәр дулап, шартлый-шартлый дөрләп януын карап торды...
Шулай итеп, атна-ун көнгә бер каенга ут каба башлады. Сак-каравыл да куеп карадылар, әмма авылга үчләшкән ут төртүчене тота да, күрә дә алмадылар. Сактагы кешеләр: «Үзеннән-үзе янды, баш очында дөрләде дә китте», – дип кайтып әйттеләр. Ул якларга авылның җыйнак кына көтүе дә бармас булды. Яланга чыккан маллар, башларын күтәреп, каеннар ягына карап торалар да икенче якка борылып китәләр...
Авылга җитәргә дүрт каен бар иде әле. Аларны күзәтеп торучылар шуны искәргәннәр: чираттагы каенга ут кабар алдыннан, ул агачка ниндидер кара кош килеп куна икән. Менә шул зәхмәтле кош, бераз каркылдап торгач, кабат урман ягына очып китә икән. Озак та үтми, каенның җиргә кадәр асылынган шәл-ябалдашларын ялкын телләре ялмый башлый, имеш... Кампәрле халкы, каеннарга ут капмасын өчен, аларга әнә шул кара кошларны якын китермәскә кирәк дигән фикергә килде. Яшүсмер балалар шул кошларны алмашлап куып торырга тиеш иде. Аларга Ак бабай җитәкчелек итте. Үзенең фронттан алып кайткан күнекмәләре белән дә, догалары белән дә каеннарны янгыннан саклады, агачлар тирәсендә яна фронт оештырды. Чынлап та, ике атналап авыл янгын афәтеннән башка гына яшәде, хәтта бу шомлы вакыйгалар хакында оныта да башлады, ахры.
Хәлим дә, бераз тынычланып, күңелен авыл эшләренә күчерде. Медпункт өчен билгеләнгән бинада ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Мәчет тә бөтенәйде, идәненә паласлар җәясе, манарасына ай куясы калды. Беркөнне Хәлим шул ай турында уйланып ятты. Әллә мәчетнең айлы булмавы аркасында авылга сихер үтә микән? Шушы уе белән ул төн уртасында Ак бабайларга чыгып китте. Карт та йокламыйча уйланып яткан, ахры. Хәлим капка келәсенә килеп тотыну белән, эчке яктан өй ишегенең келәсендә чертләп ачылып китте.
– Йоклап булмыймы, Хәлим олан?
– Булмый шул, Ак бабай. Менә син дә йокламыйсың бит...
– Әйе шул, әллә нәрсә булды авылга... Безгә әллә нәрсә булды...
– Теге исерек утынчылар гына харап итте, каян килеп чыктылар диген?! Алар юкта авыл тыныч яши иде бит...
Менә алар урам якка чыгып, койма буенда яткан бүрәнә өстенә утырдылар. Күктәге тулы ай яктысы, авыл урамнарын бер шомландырып, бер өметләр биреп, иләсләндереп уйнаклый иде.
– Юк, хикмәт утынчыларда гына түгел. Гаеп үзебездә. Без ул явыз бәндәләрне авылга якын җибәрдек. Аларга еллар буе авылны гөнаһка батырып, пычратып яшәргә, аның урманын таларга мөмкинлек бирдек. Шуның әҗерен күрәбез без, олан. Көндәлек мәшәкатьләр белән яшәп, Ходай Тәгалә хакында оныттык без, догаларыбызны оныттык. Имансызлык, күңел сыйфаты булып, бәгырьләргә ягылган кара юшкын булып кына калмыйча, яшәү рәвешенә әверелде. Авылны күтәреп син дөрес эшләдең. Әмма... бераз соңгарак калдык, ахры... Гөнаһларыбыз өчен җибәрелгән зәхмәт безнең ихлас теләкләребездән көчлерәк булып чыкты...
– Бер дә соң түгел, Ак бабай. Авыл тынычланып килә. Берничә көннән медпункт ачып җибәрәбез. Мәчетне торгызабыз...
– Бу тынычлык – алдакчы тынычлык ул, олан. Бүген шуны уйлап яттым әле. Әнә күккә кара. Айның чүмәкәй тулган вакыты. Җир күкләр шаукымында яшәгән чор бу. Мондый көннәрдә җирдәге сихер, койрыгын кысып, почмакка кача, диләр иде борынгы картлар. Ай кителә генә башласын әле, җир тагын үз вәсвәсәсенә тотыначак, үзенең кара шаукымына батачак... Манарага ай куярга кирәк, бу эшне тизләтергә иде, Хәлим балакай... Айлы мәчетебез булса, өстендә офыктан офыккача моңлы азан яңгырап торса, авылга җан керер иде...
– Мин дә шул хакта уйлап кердем бит. Айратның райондагы бер танышы эшләргә алынган иде, көмеш йөгертәсе генә калды, диделәр. Аннары... барып аласы булыр. Иртән иртүк Айратка кереп әйтим әле, алып кайтып өлгерсә, көнендә үк җыелып, бөтен халык белән манарага урнаштырырбыз. Мин дөрес уйлыйммы, Ак бабай?
– Алла боерса, диген, олан. Шулай дисәң, дөрес була.
– Алла боерса инде... Башкача булуы мөмкин дә түгел.
Хәлим кабат өенә кереп, түшәгенә башын төрткәндә, Нәфисә йоклаган булып кыланып кына ята иде. Хәлим мендәренә башын куюга ук йоклап киткәч, ул, бөтен йөрәге белән авыр сулап, җан-бәгырендәге соңгы борчуларыннан арынды да илаһи бер тынычлык белән йокы гаменә бирелде...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/