Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 октябрь 2024, 21:14

Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (5)

Аның белән рәттән атлаганда мин гаҗәпләнәм: шушындый чибәрлеге, чисталыгы белән, нинди иркен тормышы белән бу чатнап торган шәһәр кызы ничек минем белән, авыл малае белән йөри соң әле?

Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (5)
Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (5)

Алар ындыр табагына китте. Мин, гомеремдә, бәлки, беренче тапкыр сәбәбе аңлашылмый торган сагышка бирелеп, кош балалары янына борылдым. Тереләр иде әле. Тиз-тиз генә бөтенесен бер урынга җыйдым да ояларын куакка яңадан урнаштырдым. Бәлки, үлмәсләр дә әле... Тик әйтә алмыйм, соңыннан ничек булыр. Хәзер чак кына җил чыкса да, ояның очып төшмәве икеле бит инде.

Кешеләр йомшак дип мыскыл итмәслек каты күңелле булырга тырышуның никадәр кыен икәнен белсәгез икән!

Шулай күпмедер азаплангач, эш урыныма килсәм — анда әллә никадәр халык җыелган. Сафуан абзый безнең гел шулай ул: фронт яңалыкларын сөйли башласа, кырда күпме кеше бар, бөтенесе җыела. Бүген дә тарантас башына менеп утырган да бөтен әрнүен, ачуын һәм көчен төсенә чыгарып сөйли. Шпаргалка белән түгел, үзе нәрсә белә, ничек уйлый, ничек аңлый, шулай сөйли. Ул, билгеле, үзен тыңлаучы кешеләрнең нәкъ үзләренчә уйлый һәм аның ораторлык көче, сере, бәлки, нәкъ шундадыр. Югыйсә ул институт бетергән лектор түгел ич...

— Гитлерчылар үзләрен социалистлар дип атыйлар. Алар бу сүзне юри пычраталар, хезмәт кешеләре буталсын өчен шулай лыгырдыйлар. Әгәр чак кына намуслы булсалар, алар үзләрен вәхшиләр дип атарга тиешләр иде. Чөнки мондый да вәхшилекне тарихның әле очратканы юк. Алар безнең тирелөребездән перчатка, оек ясап кияләр, балаларыбызны тәҗрибә җәнлекләре урынына файдаланалар, кисәләр, каннарын суыралар, үтерәләр... Алар безнең пленныйларны мичләргә ягалар, телләрен, тәннәрен кисеп җәзалыйлар, хатыннарыбызны, кызларыбызны мәсхәрәлиләр, таптыйлар, асалар... Без шуларны кырып бетерү өчен нишләргә тиешбез соң, иптәшләр? Соңгы сулышыбызны алганда да постыбызда калырга, иген үстерергә, фронтка җибәрергә тиешбез. Сез шулай эшлисез дә. Мин ышанам: тырышлыкны без киметмәбез. Безнең урамда да бәйрәм булыр, туганнар! Безнекеләр туктаусыз алга баралар! Берлин ягына баралар!

Сафуан абзыйны тыңлаган көнне без, гадәттә, кырдан бик соң кайтабыз. Бу юлы исә ындыр табагында эш төнлә дә тукталмады. Мотор тавышы басуларны төн буе әйләнеп йөрде.

Икенче төнне беркайчан да онытылмаячак күңелле хәл булды: җанга рәхәтлек бирә торган...

Үзем белән бергә эшләүче весовщик кыз минем кырыйга, көшел өстенә менеп утырды да яшьлек, мәхәббәт турында матур-матур тарихлар сөйли башлады. Психикасы нормада булган һәркем утырдашының нәрсә уйлавын, тел төбен дип әйтик инде, аның сүзләренә, күзләренә, бөтен кыланышларына карап, әллә каян сизеп тора бит. Мин дә шулай, кызның ни теләвен беләм. Берничә көн инде гел минем белән ялгыз калырга тырыша ул, елмая, ике мәгънәле сүзләр куша... Мин аңламаганга салышам, сүзне икенчегә борам Үземә кирәкмәгәнрәк сүз булса мин гел шулай аңламыйчарак азапланам яисә ишетмим. Ә сүзләрнең ияләр моның өчен мине

ваемсыз, игътибарсыз дип гаеплиләр.  Бу кызның да ачуы килә, күңеле сүрелә. Аннары бер читкә китә дә җырларга тотына.

Безнең сөйләшүдән бу юлы да рәт чыкмады.

— Әллә нимәдәй өгет син, — диде кыз ачынып һәм бераз сәерсенеп. Мөгаен, ул эчтән генә: «Минем кебек кыз да ярамагач, кем кирәк, харарап, үзеңне әллә кемгә куйган буласың — дип уйлый торгандыр. Ул, үпкәләп, бер читкә куак янына килеп басты. Минем истә аның Фәһимәнекедәй зифа сыны: әлинур кулмәк аркылы беленеп торган нечкә биле, Фәһимә чәчләренә бөтенләй охшамаган чем-кара кыска чәчләре. Җыйнак итеп җилкә турысында киселгән ул чәчләрне кичке җил шаярта, чуалта.

Кыз шул килеш калды, мин киттем.

Кая киткәнемне белмим дә икән әле. Ләкин менә барам, олы юлга, телеграм баганалары тезелеп киткән олы юлга таба барам. Мин анда, мөгаен, Фәһимәне очратырмын. Ничектер, көн буе шулай булыр төсле тоеп йөрдем. Әллә сагынам инде әллә сагынудан шулай инде?      

Олы юл тып-тын.  Элек моннан тыз да быз автомашиналар уза иде... Хәзер аларның эзләрен җәяүле кеше эзләре таптап бетергән. Атлы арба эзләре дә сирәк. Ә бүген исә җәяүле дә күзгә чалынмый. Соң шул иңде, кояш байый бит әнә, соңгы минутлары, кып-кызыл. Ул байый, мин аңа каршы атлыйм, кояшны түгел, Фәһимәне күрергә теләп атлыйм. Хәзер менә шушында мин язучы фантазиясе, матур ялган дип бәяләнергә тиешле хәл турында сөйлим. Күпме барганмындыр, чынлап та кояш батты, аның урынына ерактан таныш гәүдә күренде. Менә ул якынлаша, мин аңа каршы барам. Ул килә минем каршыга. Нәкъ җырдагы шикелле. Менә инде күлмәгенең төсе дә, чәчләре, йөреш гадәтләре дә ачык күренә башлады. Ул бит, ул бит бу! Фәһимә. Ул минем каршыга йөгерә, мин аңа таба. Ах йөрәгем, бу нинди әкият! Бу нинди бәхетле, гүзәл әкият! Фәһимә! Син! Син дә ничек шатланып кочагыма атылдың! Менә мин синең күкрәкләрең җылысын,  йөрәк сикерүеңне сизеп торам. Минем дә йөрәк дөп-дөп тибә, сизәсеңме син бу ярсынуны?

Кешеләр теләсә генә нәрсә әйтсеннәр, мин сизенү дигән бер хискә ышанам. Минем моңа дәлилләрем бар. Алдан һичбер хәбәрсеэ килеш кемне дә булса күреремә ышансам, ашкынсам, мин аны чыннан да күрәм. Сагынган кешем ярсынуымны сизә бугай, мин уйлаган җирдә булып чыга. Соңгы вакытта ничектер, мондый хәлләргә очраганым юк, туры килгәне юк. Ахрысы, элекке кебек өзгәләнеп кемне дә эзләмим. Газеталарда галимнәр ниндидер телепатия дигән фән туу мөмкинлеге хакында бәхәсләшәләр. Миңа бәхәс кирәкми: мин бу фәннең барлыкка киләчәгенә, искитәргеч ачышлар китерәчәгенә ул чакта Фәһимәмне күрәчәгемә ышанган кебек ышанам.

Фәһимә! Синең кочагыңның бу чаклы да рәхәт, иреннәреңнең бу хәтле дә кайнар икәнлеген, кулларыңның бу кадәр дә йомшак, назлы икәнлеген мин әле белмәгәнмен икән! Әгәр бүген очрашмаган булсак, шушы рәхәт тойгы бәхетеннән мәхрүм булыр идем. Никадәр бәхетсез булыр идем!

Күктә инде йолдызлар җемелдәшә.

Кузгалабыз.

Җитәкләшеп, юлсыз басу буйлап атлыйбыз.

«Күрәсезме, мин кем белән!» — дип кычкырасым килә.

Бөркәү янында кешеләр сирәгәйгән. Калганнары, ни өчендер, безне күрмәмешкә салыналар, игътибар итмәгәндәй кыланалар. Ә минем белән эшләгән баягы кыз, ындыр табагында безне күрүгә, каядыр китте дә югалды. Нишлисең, хәерле булсын. Йөкләр санын без Фәһимә белән исәплибез, накладнойлар язабыз. Төн яртысы авышкач, йөкләр килүе тукталгач, озын-озын салам өемнәре янына киләбез. Саламны йолкып, мин анда ике кеше сыярлык куыш ясыйм. Чакырганны да көтмичә, куыш әзер булуга, Фәһимә анда кереп, үзе миңа эндәшә:

— Белсәң, ничек шәп! Безгә өй дә кирәкми икән! Шушында гына тора алабыз!

— Мин сине хәзер моннан бер җиргә дә җибәрмим!

— Ә мин беркая да китмим, кусаң да!

— Юрган урынына салам ябынып ятабыз, һавадагы иң якты йолдыз безгә карый. Яңа салам исе борыннарны кытыклый. Юк, салам исе түгел, Агыйдел болыннарында без чабып җыйган яшь үлән исе...

— Һавадагы иң якты йолдыз...

 

Лена белән кайчан ничек китәргә сүз куешуыбызны, ничек юлга чыгуыбызны һәм юлда баруыбызны хәтерләмим. Сәбәбен шуннан күрәм: бу вакыт, һәркайчан Фәһимә хакында уйлану аркасында, дөнья хәлләре минем хискә кагылмый узганнар. Ә менә Уфада йөри башлагач, читсенеп, күрәсең, күңел бераз үзгәрде һәм анда күргән кайбер нәрсәләр, сөйләшкән сүзләр хәтергә дә кереп калганнар.

Уфа. Пушкин урамы. Уң якта бөтен кварталны биләп торган соры йорт. Хөкүмәт бинасы, дип аңлатты Лена.

— Минем абыем шунда эшли.

Сул якта кечкенә сары йорт. Без шул йортка якынлашабыз.

Лена, шәһәргә килгәч, тагын да җыйнакланып, чибәрләнеп китте. Аягында замша туфли, өстендә алтын сыман һәм бераз яшькелтрәк, сирәк бизәкле күлмәк... Һәм үзен ул һәр җирдә өйдәге шикелле иркен тота. Аның белән рәттән атлаганда мин гаҗәпләнәм: шушындый чибәрлеге, чисталыгы белән, нинди иркен тормышы белән бу чатнап торган шәһәр кызы ничек минем белән, авыл малае белән йөри соң әле?

Сары йорт ишеге төбенә килеп җиттек. Лена ишек ачканда гына эчке яктан бер ир кеше күренде. Кеше ишекне ачты да Ленага карап тик тора. Ишек бит йөрер өчендер инде, карашып торыр өчен түгелдер? Уйлана торсыннар әле дидем дә ир кеше ачкан ишектән ялт итеп узып та киттем. Әлеге кеше миңа баш чайкады:

— Эх, егет кеше, мин бит кыз кеше узып китсен дигән идем.

Лена, үзенең җиз тавышы белән аны җөпләгәндәй итсә дә мине хур итмәскә тырышты булса кирәк:

— Ул андыйны белми әле, шәһәрдә беренче көне... Икенче тапкыр менә күрерсез...— диде.

«Нәрсәсен беләсең инде аның? — дип гаҗәпләндем мин.— нинди мәзәк кешеләр болар». Туп-туры коридор бүйлап киттем, «Гаризалар кабул итү бүлмәсе» дип, коридорга аркылы кызыл комач элеп куйганнар.

Кердек. Ачык чырай белән урын тәкъдим иттеләр. Гаризаларны яшь кенә бер егет алып утыра. Күп булса, миннән биш-алты яшькә зуррактыр. Гаризаны ул миңа әйтеп торып яздырды. Башта Мәскәү дәүләт консерваториясе исеменә язарга кушты. Мин, гаҗәпләнеп: «Свердловск консерваториясе түгелмени.» дип сорагач, «Барыбер инде ул», — дип куйды. Мәскәү консерваториясе дә ул чакта Свердловскига күчкән иде бүлса кирәк. Гаризаның яртысын язгач, кайсы специальностька керергә теләвемне сорады.

— Баян буенча, — дидем мин.

Шул сүзне ишетүгә, безнең яндарак торучы бер өлкән агай мине труба классына керергә үгетли башлады. «Баян бит авыл клублары өчен генә, ә сез шәһәрдә дә эшли алыр идегез», — ди бу. Авыл дигәннән, музыка өчен авылдан да кулайрак урын бармыни ул. Дөнья яңгыратып, тартып торып бер уйнап җибәрәсең. Юк, баяннан да әйбәт инструмент буламыни, бу кеше мине юри үрти ул.

— Мин бүтәнгә теләмим. Баянга языгыз.

Бәхәс бүтән дәвам итмәде. Гариза яздык. Бер атнадан имтиханга килергә куштылар. Бер атна өчен авылга кайтып торуның кирәге юк, көтәргә булдык. Лена үзе дә укырга керә икән, документларын геология-разведка техникумына биргән, сынаусыз гына керә, авылдан отличник документлары табып килгән. Бүтән предметлардан минем дә имтихан тапшырасы юк, кулда «Мактау грамотасы». Тик консерваториягә, башка фәннәрдән имтихан бирмәсәң дә, музыкага сәләтеңне тикшерәләр, ансыз алмыйлар.

Лена мине көтәргә булды, һәм без аның белән көннәр буе шәһәр гизәргә керештек. Көн саен иртән Лена минем янга (квартирны да минем өчен ул эзләп тапты) үзе килә торган булды. Олы бер шәһәрдә бүтән таныш кешем булмаганлыктан, көн саен аны көтеп алам. Килмирәк торса, зарыга башлыйм. Төннәрен колакка наушник киям дә соңгы курантлар яңгырап тынганчы, үзем өчен өр-яңа әсәрләр, симфонияләр тыңлыйм. Алар, күптән таныш төсле, минем халәтемә туры киләләр икән — җанымны әллә кайларда адаштыралар да, үзләре тынгач, хыялда дәвам итеп, үземне үк оныттыралар һәм мин әллә чиксез рәхәткә, әллә рәхәт йокыга талам.

Көннәр шулай үтә.

Уфаның Демьян Бедный урамы, ярый әле, авыл урамын хәтерләтә. Бер катлы агач өйләр, бакчалар. Койма янында утыргыч та бар. Шунда утырып көтәм. Каршыда шәһәр паркы бугай. Анда репродуктордан тагын җыр яңгырый. Лемешевның лирик теноры үзәкләргә үтә:

Куда ни поеду, куда ни пойду,

Я к ней заверну на минутку.

Кич.

Кичке эңгер-меңгердә мин тагын үземне шул җырдагы ямщик шикелле ялгыз хис итәм. Нишләп, ичмасам, килми тизрәк бу Лена! Аннан башка беркемем юк... Ул минем өчен бердәнбер дус һәм киңәшче. Чиксез далада икәүдән-икәү калсаң, төнге куркыныч алдында әллә нинди чит кешеләр дә дуслаша бит. Ә без чит түгел, без бер үк җирдән, танышлар, танышлар гына да түгел, дуслар. Чөнки дус итмәсә, минем өчен болай йөрер идемени ул?

Ах, Лемешев, Лемешев! Син минем нәрсә турында уйланып утыруымны беләсеңме әллә? Югыйсә минем кичерешләр турында бу кадәр дөрес итеп ничек җырлый алыр идең син! Менә син сөекле кызың белән булачак очрашуга канатланып очасың. Синең белән мин дә талпынам. Алда мәхәббәт мине дә һәрвакыт көтә, аның төсе үзгәрергә мөмкин, ләкин барыбер бер үк нәрсә ул — мәхәббәт. Әллә килмәс дисеңме? Әнә ул, бәлки... Тукта әле, мин арттырыбрак җибәрәм бит. Лена белән минем арада нинди мәхәббәт булсын! Әллә?.. Артык уйланырга вакыт юк, әнә ул үзе килә, үзе, Лена. Елмая, һәрвакыттагы табигый, чын елмаюы белән елмая. Ап-ак туфли, аксыл ефәк күлмәк! Кулында — кулъяулык. Ул аны кичә миннән алган иде, юып китерә. Мин аның каршысына атлыйм, кулъяулык юган кулларын кысам, ул минем кулларны ычкындырмый, җитәкләшеп атлыйбыз. Соңрак, шулай да мин кулны алгач, ул үпкәләгәндәй әйтеп куя:

— Минем белән йөрү сиңа күңелле түгел, әйеме?

— Таптың сүз! Мин сине көтеп алам.

— Шулай бУлгач, култыкла мине. Әнә тегеләр кебек. Күрәсеңме? Шәһәрдә шулай йөрергә кирәк.

— Мин шәһәр кешесе түгел бит.

— Барыбер өйрәнергә кирәк, югыйсә соңыннан үзеңнән көләрләр.

Шәһәрчә икән шәһәрчә. Миңа сине култыклап йөрү үзе бер бәхет.

— Авыл малае белән култыклашып йөрүеңә кимсенмисеңме соң? Көлмәсләрме?

— Берни аңламыйсың син...

Шәһәрчәлекнең бөтен ягы килсен дип, аякларны да аның җаена (Лена кушканча) атларга көйлим, барып чыкмый, Ленаның вак адымына яраклаша алмыйм, аныңча атласаң, биегән төсле килеп чыга. Кызлар белән йөрим дип, кала буйлап биеп йөрер хәл юк әле. Үз белгәнемчә атлыйм.

Бакчаларга керәбез, миңа таныш булмаган урамнар буйлап үтәбез, кинога керәбез. Кинотеатрның исеме дә хәтердә калган— «Октябрь».

Икенче көнне концертка барабыз.

Тып-тын.

Сәхнәдән акрын гына уйчан моңнар агыла. Кичке караңгылыкка төренгән бу авазлар, кабатлана-кабатлана, каядыр ургыла. Менә аларга нәзек һәм үткеннәре килеп кадала да фикер сыкранып туктала һәм күп тә үтми яңадан кузгала, баягыдан да ярсыныбрак, үзенә чыгар юл эзли. Баштагы үзсүзле сораү хәл итүне көтә, таләп итә һәм газаплы уйлар упкынына ыргыла. Тик, харап булды дигәндә, кире чигенә: аңа уенчак, беркатлы якты көйләр каршы төшә. Болар — күптән түгел генә булган шатлыклы, аяз көннәр — күңелле дә, моңсу да. Агыйдел истәлекләре шикелле... Алар — хәтердә. Күңелдәген теләсә кайчан сөйләп булмый бит, яшерен теләк, яшерен омтылыш тыелып кала. Әмма бераздан ул тагын каядыр талпына башлый, шулкадәр көч белән тыелып торган ашкыну тышка бәреп чыга, тынгысыз чишмәләр агымы төсле, язгы су шикелле шаулый башлый һәм ярларга, буага бәрелә, иркенлек дәгъва итә Дулкыннар берсен-берсе имгәтәләр, вакыйгалар да, яңадан хәлләнеп, бәрелешләр кайнап торган урынга ашыгалар. Бу агымда ачу һәм соклану, горурлык һәм курку, өметсезлек һәм тантана, боларның барысы да — дөньяны мин күргәнчә, минем күңелдәгечә, нәрсәнедер мин эзләгәнчә, мин әйтергә теләгәнчә. Минем уйлар, минем кичерешләр. Менә алар кайда икән! Әйе ул көнне мин йөрәгемдә туганнан бирле йөрткән алламның исемен ишеттем:

— Бетховен!

Табигатьнең үзе кебек гади, үзе кебек үк катлаулы, ләкин мин аны аңлыйм. Үзе белән тыңлаучы арасындагы, минем арадагы озын юлда ул көчен югалтмый, ул минем күңелдә ярдәмче авторын таба, миңдә үзен таба, Бетховенны!

Кимсетүле тавыш килә: «Тыйнаксыз!» — ди кемдер. Аңламаган кешеләр әйтә моны! Әйтсеннәр, бүгеннән башлап мин бүтән кеше, бүген мин үземнең хыялым белән очраштым!

Мәхәббәт төсле, яшьлек шикелле матур, ярсу: көрәш мәйданнарында яңгыраган «ура» тавышы төсле, нәфрәт шикелле дәгъвалы бу моңнар, бу чыңнар минем арттан ияреп киттеләр елларга, елларга...

Имтихан көне. Алар анда да мине озата килделәр.

Шәһәрдәге бердәнбер якын кешем Лена да бар иде. Мине әллә нинди озын бүлмәгә алып кереп киткәч, ул «переживать итеп» ишек төбендә калды.

Башта үзем яраткан көйне җырларга куштылар. Ә мин кайсын яратканымны белмим.

— Алай булса, теләсә ниндине,— диделәр.

«Сарман»ны сузам. Рояльдә уйнаулары («аккомпанемент»

диләр икән анысын) үземә дә ошый, Бетховен концертын хәтерләтә. Кемнәрдер астан гына елмаеп утыралар. Соңгы көннәрдә тыңлаган концертлардан соң, бүгенге «концерт» үзем өчен дә сәер иде. Бераздан үзләре бер көй уйнап куйдылар. Кабатларга куштылар. Мин кабатлый бардым. Тавышлар алышына тора, көйләр яңара, мин иярәм, татарча, русча.

Соңынтын, нинди инструментта уйнавымны белгәч, кулга баян тоттырдылар. Тагын «Сарман»нан башлап, аны бер кат уйнап чыккач, әкертен-әкертен өзек-өзек тавышлар, икеләнүләр узып, «Сарман» белән «Шомыртым» арасындарак торган көйгә күчтем, үзем дә ныклап аңламаган, шул минутта гына туган һәм онытылачак, кәгазьгә төшәргә өлгермәячәк, үземчә, авыл картиналарын төсмерләргә тиеш булган тавышлар агышына бирелдем. Беркөнге концерттагы кебек үк: көйләр алмашына, ялгана, үсә, аларның да чиге юк төсле, бу юлы тынса да, кабат яңарып, табигатьтә дәвам итәр төсле. Бетховен моңнары шикелле...

Уйнаудан тукталуга:

— Бу фантазияне кем язды? — дип сорады берсе.

— Беркем дә язмады... Үзем генә...

— Мин бу иптәшне бүтән җәфаламас идем,— диде икенче иптәш.

«Алмадылар» дигән уй кинәт тәнне чымырдатып узды шулчак. Калганнары да: «Мин каршы түгел», «Мин килешәм»,— дип сөйләнә башлагач, коелдым да төштем. Күзләргә яшь килде. Нәрсә булса да сорарлык хәл калмады. Аптыравымны аңлап булса кирәк, бер агай:

— Мин сезгә җыр классына керергә тәкъдим итәм! — диде.

— Юк, ул труба буенча керергә уйлый,— диде беренче көнне күргән мәхәббәтле кара агай.

— Ул бит баян буенча тели.

— Үзең ни әйтер идең? — диде мәхәббәтле агай.

— Җырчы булмыйм, авылда көләләр! — дидем мин, ишетелер-ишетелмәс. Чынлап та, ни йөзең белән күренерсең, җыр өйрәнергә укырга кердем дип кайтсаң? Кеше эшләп йөрсен, син җырлап йөр... Ә баян башка — ансыз яши алмыйлар! Көлмиләр дә. Гармунчы дигән дан бөтен район буйлап йөри. Минем теләк Чайковскийны, Бетховенны баянга күчерү, баянда уйнау. Аннан соң дөньяда берни дә кирәкми. Белеп булмый, бәлки, үзем дә композитор булып китәрмен әле...

— Мине композиторлар классына алсагыз иде,— дидем мин, шул ук минутта кыюлыгыма, фикернең тиз алышуына үзем дә гаҗәпләнеп.

— Ярый, композиция буенча кабул итәбез, — диделәр, озак та көттермичә.

Монда әйтелгән  сүзләр хәтердә шулай ачык булып, озак та үтмәстән: «Табигать биргән мөмкинлекнең берсе дә тормышка

ашмады бит, берсе дә!» — дип офтандырыр өчен сакланып калгандыр инде, күрәсең.

Имтихан бүлмәсеннән чыккач, бөтен чырай-кыяфәтем әйтеп

торгандыр, ахрысы, Лена, сорашып-нитеп тормастан, кочаклап алды:

— Котлыйм үзеңне, чертенок!

Шушы минутта мин аны яратканымны сизеп алдым. Әйе бу мәхәббәт бугай, Лемешев җырлаган мәхәббәт!

(Дәвамы бар.)

Фото: kaibicy.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: