XXII
Кампәрле авылы таң алдыннан гына була торган татлы төшләрен күреп йоклап ята иде, урманнан акыра-бакыра, чиләк төпләре кага-кага, ниндидер мәҗүси-сихри такмаклар келәүләп, әлмисактан ук гөнаһсыз табигатьне сүгенү сүзләре белән инде пакьләп булмаслык дәрәҗәдә пычратып, исерекләр төркеме аерылып чыкты. Бу ахырзаман күренешенә уянып, авыл халкы тәрәзәләренә капланды. Хәлим дә, Нәфисәне уятмас өчен, түшәгеннән сак кына калкынып, түр тәрәзә янына килде. Урман ягындагы манзара, чынлап та, иң гамьсез җаннарны да сискәндерерлек, иң кайнар йөрәкләрне дә өшетерлек иде. Ничек сискәнмәссең дә, ничек йөрәгеңне бозга катырмассың: әнә бит җәй буе урмандагы коры-сарыдан, давыл еккан агачлардан утын әзерләү белән шөгыльләнүче, кайчакларда пилорама хуҗасы Айрат соравы буенча, «деловой агачлар урлап сатучы, ничә карасаң да дөм исерек биш ир, күмәкләшеп, «пәри туе» ясап киләләр. Урманга аз гына эчкәрәк кереп, аулак бер аланлыкта утар корып ел саен җәй айларында яшәп китә торган бу бригада болай да Кампәрлене җәфалап, бимазалап интектерә иде, хәзер әнә бөтенләй чыгырларыннан чыкканнар. Тукта болар үзләре генә түгел бит. Араларында бер хатын-кыз да бар. Чәчләре тузган, өстендәге озын күлмәге таланып йолкынып беткән... Куллары алга чалыштырып бәйләнгән. Кулларына бәйләнгән озын арканны әзмәвердәй ир алдан сөйрәп бара. Бу хатын-кыз заты нык кыйналган ахры, аягында чак басып тора, зур гәүдәле ир кискен тартып куйган саен, сөрлегеп китә дә җиргә барып каплана, әзмәвер аны тагын бавы-ние белән тартып торгыза, тегесе, бераз баргач, тагын сөрлегә...
Шулай «пәри туе» ясап килделәр-килделәр дә, урман белән авыл арасында үсеп утырган ялгыз каен төбенә җиткәч, дәррәү туктап калдылар. Бөтен авылны уяткан мәхшәр тынып калды. Бер мәлгә генә тирә-юньгә табигать тавышлары кайтты. Ләкин бу тынлык хәтәр вакыйга, афәт алдыннан гына була торган үлем тынлыгы иде. Бераздан каен төбе тагын шау-гөр килә башлады. Кемдер теге тоткын хатынны кыйнамакчы булып җилкенә, кемдер аны, агач кәүсәсенә аркасы белән терәтеп, баскан килеш бәйләп куймакчы, кемдер, гайрәтне чигәрерлек шушы хәлләрдән кызык табып, һаман чиләк төбе кагу, әфсенле оран салу белән мәшгуль, тырпаеп торган җирән чәчлесе исә, аракы шешәсен баш очында болгап, шайтан коткысына эләккән хезмәттәшләренең әле берсен, әле икенчесен илле грамм кабып куярга үгетләп йөри, үзе чиратсыз-нисез генә чөмереп тә алгалый...
Әһә! Әнә нәрсә эшләргә җыеналар икән, явызлар: теге хатынны агачка бәйләп, астан ут төртмәкче булалар бит болар! Кулына тәпәч алып, тоткын хатынны кыйнап азапланган ир таягын тоткынның аяк астына атып бәрде дә якын-тирәдән корыган агач ботаклары җыя башлады, кочагы чыбык-чабык белән тулгач, аны хатынның аяк астына илтеп ташлады. Кайсыдыр шырпыга үрелде...
Хәлимнең аңына шунда гына барып җитте: чып-чын җинаять кылынырга тора бит монда! Кеше бәндәсен тереләй яндырып үтермәкчеләр! Юк, Кампәрле җирендә бу хәлгә юл куярга ярамый! Болай да каргалган, үчле нигез тагын бер афәтне, фаҗигане күтәрә алмаячак ул...
Ничек сикереп торганын сизми дә калды Хәлим. Нәфисәнең куркынган йөзе генә шәйләнеп калды, ул карават башындагы күлмәк-чалбарын учлап тотты да ничек яткан, шулай урамга чыгып йөгерде. Бара-бара гына өстенә киеп алды. Ул авыл читендәге үзәнлекне үтеп, үргә менә башлаганда, ялгыз каен ягыннан төтен баганасы күтәрелеп килә иде инде. Хәлим адымын кызулатты, аннары йөгерергә кереште. Әмма ул үзенең соңга калачагын аңлап алган иде инде. Шуңа күрә дә бар көченә кычкырырга тотынды:
– Туктагы-ыз-з! Туктатыгы-ыз-з!.. Ә-һә-һә-әй!..
Ләкин каен янындагылар аны ишетергә теләмәделәр. Алар, үҗәтләнеп, хәтта үзләренең кылган гамәлләреннән тәм табып, хатынның аяк астында ут дөрләтү белән мәшгульләр иде. Ут-учак авырлык белән кузгалып, үсеп китте, ахры. Ул да Кампәрле җирендә кылыначак авыр фаҗигане тоя иде, бөтен табигате белән моңа каршы иде булса кирәк...
Хәлим ухылдап килеп җиткәндә, ут каен төбен, аның кәүсәсен тоташтан ялмап алган иде инде. Ялкын пәрдәсе артында күренеп-күренеп алган йөз-чырайда Хәлим кичә олы юл буенда очраган карчыкларны таныды. Юламан карт белән алышка чыккан ике сихерченең берсе иде бу! Кичә үк хәлсезләнгәннәр иде, тоту җиңел булмаган, ахры. Тагын берсе кайда соң аларның?! Качканмы? Кача алса, димәк, каргыш, үч, хәтергә әверелеп, үз тормышы белән яши башлаган инде...
Килгән уңайга Хәлим урманчыларның берсен бер якка, икенчесен икенче якка бәреп җибәрде, өченчесенең бугазына барып ябышты:
– Сез нәрсә?! Кем рөхсәт итте сезгә кеше җанын кыярга? Хәзер үк сүндерегез!
Ләкин учакны сүндеререгә соң иде инде. Ул инде, хатын күлмәгендә бераз тоткарлангач, каенның үзенә күчкән иде. Ул арада тыныч кына дөрләгән карчык гәүдәсе ягыннан зәһәр чинаган тавыш колакны ярып үтте. Шулай иңрәп-чинап, мари сихерчесенең җан-рухы илаһи дөньяга, Аллаһы Тәгалә катына очарга көч туплый иде.
Бу иңрәүдә кешелеккә ачы каргыш та, илаһияткә кичереп булмый торган үпкә дә бар иде. Тавыш өч тапкыр кабатлангач, кинәт туктап калды, ут эчендә үрсәләнеп боргаланган гәүдә дә тынып калды, хатынның башы күкрәк өстенә салынып төште... Шулвакыт әллә агач башындагы оясыннан, әллә сихерче хатынның җан түреннән ниндидер кара кош каркылдый-каркылдый очып чыкты да кара урман эченә кереп юк булды...
Учакны сүндерергә маташкан Хәлимнең кул йоннары, чәчләре янып-көеп беткән, ә ут кызуыннан алсуланган йөзендә тагын бер тирән җыерчык арткан иде. Каен тирәсендә тезелешеп утырган, үзләренең нинди җинаять эшләүләрен әле яңа гына аңлап-төшенеп җиткән утынчыларның исә балталары суга гына түгел, чын-чынлап утка төшкән. Әнә бит ничек әлсерәгәннәр: кыл кыймылдатырлык та егәрлекләре калмаган. Шулай да берсе Хәлим алдында түгел, үз алдында акланган кебек кенә әйтеп куйды:
– Соңгы ипиебезне алып киткәннәр бит, убырлы җаннар, сыпырып талап чыкканнар! Җә, ничек ачуың килмәсен инде? Аракы белән генә торып булмый бит, корсак ашарга сорый...
– Ә икенчесе, игезәге кайда?
– Анысы елгыррак булып чыкты, качып котылды.
– Ул әле сезне килеп табачак. Бераз көч кенә җыйсын...
– Тапсын соң... Анысына да без каен табарбыз...
Карарга җирәнгеч җинаятьче бәндәләр белән Хәлимнең уртак бернәрсәсе дә юк иде, шуңа да ул бу афәтле урында артык тоткарланмады, мәетне җир куенына иңдерергә кешеләр алып килү өчен, кире авылга кайтып китте. Аңынчы әле, усал карашлары белән сөзеп, якындагы урман буен иңләп карап чыкты. Сихерчеләрнең икенчесен күрергә теләде. Кайдадыр шушында гына булырга тиеш... Барысын да күреп торды ул, карашлары утлы фаҗиганең һәр мизгелен ятлап алып калды, Хәлим моны төгәл белә. Янда гел генә Юламан картны ияртеп йөреп булмас... Сихернең күзләре үткен, хәтере яхшы, кулы озын, бик тиз искә төшерүе бар. Хәзер аеруча сак булырга кирәк.
Ул арада ерак та түгел үсеп утырган куш каен ягыннан карга каркылдаган тавышлар ишетелеп калды. Кошлар бер-берсенә зарланышалар иде булса кирәк. Ләкин табигатьтә барысы да бар. Әнә бит якындагы таллык артыннан сандугач тавышы ишетелеп куйды. Язгы, җәйге сайрау булмаса да, матур гына итеп, әле чың чыңлатып, әле моңлы көй сыздырып, җәй ахырында сандугач сайрап җибәрсен әле!
Сихерче карчык мәетен бөтен авыл белән җирләделәр. Нинди милләттән, нинди диннән булуын белмәгәч, зиратның эченә кертмәделәр, коймасыннан кырык адым санап, тышкы ягына урнаштырдылар. Урманчы утынчылар исә шул көннәрдә үк кинәт гаип булдылар. (Укучының колагына гына пышылдап әйтәм: аларның таралып-таркалып яткан мәетләрен ике атнадан урман эчендәге сазлыкларның берсендә мари авылыннан яңа бурага мүк җыярга кергән балта осталары табып алачак. Җәһәннәм тавышлары чыгарып, ухылдап яткан сазлыкка бу бәндәләрнең ничек килеп эләгүен беркем дә төгәл генә әйтә алмаячак...)
Сихерчеләр белән бәйле янгын вакыйгасы Кампәрле халкының күңелендә авыр тәэсир калдырды. Бу хакта кычкырып сөйләшмәсәләр дә, авылга төшәчәк авыр сынауларны һәркем үз эченнән, үз акылы һәм үз сабырлыгы белән, шул ук вакытта үз догасы яисә бәддогасы белән көтебрәк яши башлады.
Ә яшәргә кирәк иде. Бигрәк тә Хәлим тормышка, авылга, җиргә теше-тырнагы белән чытырдап ябышты. Авыл халкын да яңа тормышка дәртләндерергә тырышты. Моның өчен иң элек аларны авылның үзәк мәйданына җыярга кирәк иде.
Атнага ике генә көн эшли торган кибет янында торган биек баганага аркылы арата кагып, аңа тимерчыбык белән чуен кисәге эленгән. Менә шул авылда чаң булып хезмәт итә дә инде. Авыл тарихында ул ике мәртәбә генә үз эшен эшләгән: берсендә Юрий Гагарин космоска очкач, икенчесендә, авылга Фәридә Кудашева концерт белән килә, дигәч. Менә әкәмәт, ара-тирә була торган янгыннар вакытында аны бөтенләй дә оныталар икән.
Халык озак җыелды. Әмма, бер сәгать дигәндә, авылдагы бөтен кеше дә кибет алдына җыелып бетте. Бала-чагалар белән бергә йөзгә якын кеше санадылар. Халык арасыннан кемдер «Башлагыз, җыелып беттек!» дип кычкырды. Ак бабай белән тыныч кына сөйләшеп торган Хәлим, баскан урыныннан кискен генә кубып кибет болдырының баскычына менеп басты.
– Җәмәгать! Авылдашларым! – дип башлады ул сүзен, дулкынлануын яшереп бетерә алмыйча. – Беләм, урманнан кайтып керә алмаган Хәлим нигә җыйды икән авылдан да чыкмый яшәп яткан кешеләрне дип уйлыйсыз инде сез. Шуның өчен җыйдым да инде. Үземнең генә баш җитәрлек түгел. Урман шаукымыннан котылып җитә алмыйм, ахры, мин, бу яклап сез мең мәртәбә хаклы. Әлбәттә, безне бу мәйданга авыл советы җыярга тиеш булгандыр. Әмма әлегә ул вазифаны башкарырлык кеше юк. Районнан вәкилләр һаман килеп җитә алмый, ә үзебез сайлап куярга кыюлыгыбыз җитми, ахры...
– Озын сүзнең кыскасы, нигә җыйдың, шуны әйт тә, таралышыйк, өйдә эшләр көтә, – дип кычкырды кемдер.
Хәлим дәвам итте:
– Бүгенге җыелышны җыярга кызыбыз Хәят белән булган бер вакыйга мәҗбүр итте. Ул бик каты авырып китте, ә авылыбызда табиб та, медпункт та юк. Ары чаптык, бире чаптык, очраклы гына туры килгән, безгә бөтенләй чит-ят кеше дәвалап китте. Ул булмаса, белмим, кызыбыз терелә алыр иде микән? Шушы хәлләрдән соң ничек тә авылда медпункт булдырырга кирәк дигән фикергә килдем. Бу хакта сөйләшер өчен, район үзәгенә дә барып кайттым. Каршы килмиләр, әмма авыл халкыннан мөрәҗәгать кирәк, диделәр. Ул хат гомуми җыелышта кабул ителергә, беркетмә белән расланырга тиеш... Сорыйбызмы, язабызмы районга табиб сорап? Язабыз, димәк?.. Инде мәктәп буенча. Авылда мәктәп ябылганга кайчан? Кем белә? Белмисезме? Без хәтта мәктәп ябылган елны да белмибез. Авылның барлы-юклы баласы, көн дә җиде чакрым барып, җиде чакрым кайтып, күршедәге Иванай авылына урыс мәктәбенә укырга йөри. Кайберәүләр, якынрак дип, балаларын мари авылындагы мәктәпкә илтәләр. Шул рәвешле, татар балалары марича, урысча өйрәнеп кайталар, ә татарчаны оныталар... «Милләтең кем?» дип сорагач, «мари», «урыс» дип җавап биргән балалар да бар хәзер. Сүз башы бит шүрәле дигәндәй, кышын күп вакытта балалар күрше авыллардагы мәктәпләргә бармый да калалар. Чөнки төньякта яшибез.
Бездән соң тайга гына, ә тайга артында котып... Кышлар суык һәм карлы-буранлы... Димәк, мәктәп кирәк. Әлегә башлангыч булса да ярый. Бигрәк тә кечкенәләр интегә бит. Протоколга кертәбезме? Кертәбез... Иң мөһиме бу да түгел әле. Бездә эш юк. Колхоз беткәч, иң уңганнарыбыз эш артыннан районга яки башка авылларга күчеп китте. Менә шул, җәмәгать: кешеләргә хезмәт хакына эшләрлек эш урыннары булдырырга кирәк. – Хәлим халык арасында пилорама хуҗасы Айратны күреп калды. – Менә син, Айрат, тагын да киңәйтер идең эшеңне, дөрес анысы, унлап авылдашыбыз матур гына синдә эшләп йөри, мин үзем дә эшләдем. Рәхмәт сиңа. Ләкин бу гына аз, егетләр. Тагын нинди производство ачып була? Уйлыйк әле... Нәсим, Рафис, сезгә әйтәм. Фермер буларак, соңгы елларда сез шактый көч алдыгыз. Ләкин үзалдыгызга гына эшләп ятасыз. Әнә элеккеге колхоз басулары тик ята. Алар бит безнең пай җирләре. Җәмәгать, тапшырыйк шушы егетләргә үзебезнең кишәрлекләрне. Ә алар безгә эш бирер. Эре маллар үрчетәбез дисәгез, ферма бар. Аның күпчелек биналары буш тора. Нәсим, сыерлар санын арттырып, бер агрофирма төзеп җибәр әле. Әле Нәфисә дә беркөнне: «Бармакларым эш сагынды. Фермага сыер савучы булып барыр идем», – дип торды. Күп кеше сагынды хәзер колхоз эшен. Безнең канда бит ул, җанда! Әйдәгез, торгызыйк әле үзебезнең колхозларны! Берәү генә дә булмасын, икәү булсын! Бер-берсе белән ярышып эшләсеннәр... Рафис, Нәсим, уйлагыз әле. Бергәләп уйлашыйк... Менә шулар иде сезгә әйтәсе килгән сүзләрем. Ә!.. Тагын бер сүз калган икән әле. Мәчет мәсьәләсе. Кайчандыр, авылның хәлле чагында, ул төзелеп бетә язган иде. Хәтта халык җомга намазларына шунда йөри башлаган иде. Хәзер тик тора. Җылылык торбалары шартлаган, болдыр такталары урланган, ишеге каерылган... Шушы иман йортын гына рәткә китерерлек көчебез бардыр бит инде, җәмәгать? Ничек уйлыйсыз?
Ул арада халык арасыннан пилорамчы Айрат алгарак чыкты:
– Мин күтәрә алам мәчетне торгызуга киткән чыгымнарны. Такта-мазар белән дә булышырмын... Нишләп булышмаска, Аллаһы Тәгалә белән генә түгел, ата-бабалар рухы белән дә сөйләшә торган урын бит ул. Ак бабай дөрес әйтәмме?
Хәлим янында басып торган Ак бабай урыныннан гына сүз башлады:
– И-и, җәмәгать, бик матур сөйләшү бара әле монда. Безне җыеп дөрес эшләгәнсең, Хәлим балакай. Авылыбыз таралып, сүнеп ята икән бит. һәр кеше үз өенә бикләнеп яшәгәнгә күрә, урам башында нәрсә булганын да белеп бетермибез ләбаса... Барысы да дөрес әйтелде: врачы да кирәк, мәктәбе дә... Бина эзләп йөрисе дә юк. Кешеләрдән бушап калган нык кына йортлар бар. Хуҗалары белән сөйләшеп, килешеп, шул йортларда ачып торырга була башлангыч мәктәбен дә, пунктны да... Район гына булышсын. Менә анысы кыенрак булыр, шактый юл таптарга туры килер... Горбачаудан соң анда да күп нәрсә үзгәрде дип беләм. Күп нәрсә таралды... Әлегә чаклы җыелып бетә алмыйлар... Шуңа да әйтәм: районга гына карап ятарга ярамый. Үзебезгә тотынырга кирәк. Моның өчен авылның хуҗасы булырга тиеш, силсәвит, ягъни мәсәлән. Элек староста була торган иде. Әллә, мәйтәм, Хәлим олан, үзең генә буласыңмы силсәвитебезгә персидәтел?
Халык арасыннан «Хәлим булсын!», «Үзе, үзе!» дигән җөпләү сүзләре яңгырады. «Ак бабай, син үзең имам урынына бас!» диючеләр дә табылды.
Җыелыш шактый озакка сузылды. Халык үзара аралашуга тансыклаган булып чыкты. Кемдер үзенең бетмәс-төкәнмәс зарын сөйләде, кемдер ил башлыкларын, район җитәкчеләрен сүкте, кемдер эш кулы тәкъдим итте.
Беркетмәне Хәлим үзе язды. Язганнарны хуплап, балигъ булган һәр кеше кулын куеп чыкты. Аннан соң да халык таралырга ашыкмады. Туганнар туганнар белән сөйләшеп, дуслар дуслары белән аралашып, шактый вакыт кибет каршында таптанып тордылар. Айрат, Ак бабай янына килеп, мәчет турында киңәшләшә башлады, нәрсә кирәген язып-сызып алды. Хәлим, Хәятын күтәреп, халык арасында йөрде, әле берсе, әле икенчесе янына барып хәл белеште, борчулары турында сорашты. Кешеләр дә аңа хәерхаһ иде бүген. Элек, «сихерче» яисә «шаукымлы» дип, аннан читләшеп йөргән авылдашлары да кул биреп күреште, аркасыннан кагып китте... Хәлимнәрне яратып бетермәгән Мәймүнә карчыкка кадәр, Сания янына килеп, бөтен нечкәлекләре белән төпченеп, хәл-әхвәлләр сорашып торды.
Кичкә таба гына арып-талып кайтып егылды Хәлим. Артыннан бастырып Ак бабай керде. Мәйдандагы җыеннан соң да аның сүзе калган икән әле.
– Рәхмәт, Хәлим олан, – дип башлады ул сүзен. – Бөтен авылны кузгаттың, кешеләрнең күзләрендә нур кабынды, күңелләрендә өмет уянды. Зур эш эшләнде бүген. Сүзем шул хакта: киләсе атнада җомга намазына мәчет каршындагы чирәмлеккә җыелыйк. Мин авылга хәбәр таратырмын. Син дә кил. Син минем белән янәшә басарга тиеш. Ниятләгән изге гамәлләребез алдыннан җомга намазы бик урынлы булыр. Аллаһы Тәгалә рәхмәтләренә, Аның мәрхәмәтенә ирешкәндә генә теләкләребез кабул булачак, эшебез уңачак, Хәлим олан...
Хәлим бүгенге тормышыннан канәгать иде. Кичен, кәгазьләргә күмелеп, сызымнар сызды, исәп-хисаплар ясады, тәкъдимнәр, хатлар язды, соңгы көннәрдә күңелен борчып йөргән бернәрсә дә калмады. Балаларын йоклаткач, Нәфисә, сак кына килеп, өстәл артында утырган ирен арттан килеп кочаклап алды.
– Балалар бакчасы турында яздыңмы, Хәли-и-им?
– Яздым, Нәфисә, яздым... Нигә сорыйсың?
– Бәй, эшкә чыккач, дүрт баланы кайда куеп калдырырмын соң мин?
– Ничек инде «дүрт бала»? Бездә өчәү генә бит...
– Булмаса, дүртенчесе булыр. Әллә син каршымы?
– Ә-ә, син шул хактамыни әле? Аңладым, хатынкаем, аңладым...
Хәлим кинәт кенә сикереп торды да хатынын көчле куллары белән күтәреп алды, аннары, бүлмә уртасында бер-ике мәртәбә зыр-зыр әйләндергәч, шул күтәргән килеш, аны кунаклар өчен генә тотылган, түр чыбылдык эченә җәелә торган түшәкләренә алып кереп китте...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/