XX
Хакимият вәкилләре Хәлимне бераз шикләнебрәк, әмма матур тәкъдим белән каршы алдылар. «Табиб белән бина тапсагыз, авылыгызда фельдшер-акушер пункты ачу мөмкин булачак», – диделәр. Әйтүен әйттеләр дә... «Ярар, бераз йөрсен инде, аннары тынычлана ул» дигәндәй, күпләр Хәлимнең тәкъдимен җитдигә алмады. Хакимиятнең урман буйларына, урман эчләренә чәчелгән авыллар өчен берни дә эшләмичә, аларны күп еллар буе коры вәгъдәләр белән туендырып торуы хакында Хәлим белеп бетерми иде шул әле. Ләкин сизенә иде. Колхозларның таралуы, мәктәпләрнең ябылуы, кешеләрнең эшсез калуы, халыкның берәмтекләп тә, гаиләләп тә районга, шәһәргә китә башлавы – барысы да күз алдында лабаса.
Соңгы елларда, авыл гаменнән ваз кичеп, гомерен урман сукмаклары таптап үткәргән Хәлим, район үзәгеннән кайта-кайта, үткәннәреннән һаман айный барды. Әле генә башына барып җитте: Кампәрле бетеп, таралып бара икән бит... Хәзер ул якка машиналар да бармый, ахры. Менә бер сәгатьләп килә инде ул урман юлы буйлап, әле беркемнең дә күренгәне юк... Югыйсә кыр эшләренең кызган чоры булырга тиеш. Кипкән печәнне, сенажны фермаларга ташыр көннәр, басудагы уңышны җыеп алыр вакыт. Каян килсен ди ул «уңыш» машиналары?! Юл буенда очраган аланнарга берни дә чәчелмәгән ләбаса. Әнә тагын бер алан. Юл баганасы. Ул заман җиленнән, яңгырлардан шактый карайган, бер якка авышкан. Йөзендәге сырлары беленер-беленмәс тора. Яңалары да бар. Берсе бигрәк хәтәр. Йөрәк плюс йөрәк дигәннәр дә тигезлек билгесеннән соң тәре тырнап куйганнар... Йөрәкне урыныннан кузгатырлык дәрәҗәдә таныш урын. Таныш багана. Хәлим, үзен үзе белештермәстән, каршыдагы юл очына күтәрелеп карады: берәрсе күренмиме? Теге вакыттагы кебек, ике нокта... Ике карчык... Юк. Алда ниндидер төссез сагым – мираж гына.
Хәлим утырып хәл алырга булды. Моны шаукым, сихер дими, нәрсә дисең инде?! Тагын шул урынга утырмаска кушып, бөтен язмышы ялынып-ялварып торган бер мәлдә тагын шул кара багана төбенә утырырга уйлады... Утырып ял итмәсә, бер адым да ары китә алмас кебек тоелдымы?
Көн миләрне кайнатырлык дәрәҗәдә кызу түгел, әмма җәйге эсселек басылырга уйламый әле. Шуңа күрә багана ышыгында бераз утырып алу зыянга булмас. Юл да тыныч. Кешеләрне юлдан яздырып, үзләренә кол итәргә йөрүче «албасты» карчыклар да күренми... Бу инде әйбәт фал... Әйбәт фал... Фал... Фал...
Хәлим төш күрде. Ул – күгәрчен, имеш. Күгәрченнәр дөньясы икән бу. Әнә бит ара-тирә күкне кыеп-кыеп очып үтәләр. Шулвакыт күктән берсеннән-берсе матур өч күгәрчен очып төште. Очып төштеләр дә өч сабый балага әверелделәр. Хәлимнең күгәрчен йөзле өч баласына. Әмма Хәлим алар янында озак юана алмады, шул ук күктән ике тилгән кош очып төште. Төштеләр дә юл читендәге ташлы комлыкта пырхылдап йөри дә башладылар. Үзләре якында гына уйнап йөрүче өч күгәрченне күзәтәләр. Алар урап килгән саен, күгәрчен балаларына якыная баралар. Әнә алар, авыр-авыр атлап, күгәрченнәргә якын ук килделәр. Менә хәзер гөр-гөр килеп йөрүче кошларны үткен томшыклары белән чукып-чукып алырлар кебек... Хәлим-күгәрчен берничек тә аларны яклар чара тапмый. Канатын ике якка җәеп каршы барып карый, әмма тилгәннәр аны киң, көчле канатлары белән себереп кенә җибәрәләр... Ата күгәрченнең бер канаты зәгыйфьләнеп, җилпенә алмас хәлгә килде... Шулвакыт каяндыр кискен җил чыкты да күгәрчен балаларын күккә очыртып алып менеп китте, аларны һәлакәттән коткарды... Алар китте, очты... Ә Хәлим-күгәрчен калды. Ул үлемгә дучар иде. Юк, аны тилгәннәр чукымас та иде, мөгаен. Ата кеше, балаларын югалтып, мәңгелек сагышка, котылгысыз сагынуга дучар иде. Ә һәр ата, һәр ана белә: сагыну хисе кайчакта үлем тойгысыннан да авыррак... Ләкин Аллаһы Тәгалә бу юлы да Хәлимгә мәрхәмәтле булды: җил-гарасат түгел, нәкъ менә Ул, Аның ихтыяри көче ата кешене, дөресрәге, аның җанын, рухын өскә – Күк катына алып менеп китте... Өскә менә-менә, ул йөзен җилгә куеп назланды, күзләрен болыт дымына яшьләде... Әнә ул Үзе дә! Аллаһмы ул, аның мәләге-фәрештәсеме, – Хәлимнең җанына үз йөзен якын ук китереп, утлы сулышын өреп, кайнар нурлары белән күзләрне генә түгел, йөрәкне үтәли карый...
Йокысыннан уянып киткән Хәлимнең әнә шул йөрәге ярыла язды да инде. Аның йөзе каршында ук, басынкы гына пошкырынып, котсыз, ямьсез ат чырае тора иде! Бу җен кебек йөнтәс, алалы-колалы атны шундук таныды Хәлим. Аның күптәнге танышы Юламан картның җен-аты бу. Үзе кайда соң әле? Әллә ничек кенә, кинәт кенә югала торган гадәте бар шул аның. Әнә бит янында гына утыра икән...
– Нихәл, Хәлим балам?! Тагын элеккеге эзләреңнән йөрисеңме? Үткәнеңнән аерыла алмыйсыңмы? Язмышың хәтерең чабуыннан тартамы? Шулайдыр... Юкса елый-елый төш күреп, саташып ятмас идең олы юл уртасында. Әйдә тор, җыен, иркенләп сөйләшергә вакыт юк.
– Нәрсә бар? Ни сөйлисең син, Юламан карт? Мин үз җаем белән авылга кайтып барам, беркая да ашыкмыйм, беркемдә дә эшем юк... Теләсәң кайтарып куй, теләмәсәң хуш, сау бул...
– Юл йөрү өчен, бару өчен, кайту өчен уйлап чыгарылган, йокы симертү өчен түгел. Юл йокысы шаукымлы, син аны үзең дә әйбәт беләсең... Йә, утырдыңмы, безгә кузгалырга кирәк.
Хәлим картның ишарәләреннән берни дә аңламады. Юламан карт үзе ныклап аңлатырга теләмәде. Шулай кузгалып киттеләр. Кабат сүз башлаучы булмады. Ниндидер серле хәлләргә тарыячагын белгән кебек, бөтең дөнья, табигать тынып калган кебек булды.
Бераз баргач, Юламан карт, кырт борылып, урман читендәге бер тар гына – арба сыярлык кына ачыклыкка кереп китте. Хәлим бу юлы аптырамады. Ул инде инанып җиткән иде: бер-бер хәл бар монда. Юламанның юлда пәйда булуы да, аның, Хәлимне утыртып, юлга ашыгуы, урманга кереп китүе дә юкка түгел. Бу инде аяз көн кебек ачык!
Бераз эчкәрәк кергәч, Юламан карт атын туктатты. Үзе, арбасыннан сикереп төшеп, җәяүләп, килгән юлы буйлап кире китте. Хәлимгә кал да димәде, әйдә дип тә әйтмәде. Хәлим аның артыннан иярергә булды. Куаклар арасыннан юл ачыклыгы шәйләнүгә, карт адымнарын акрынайтты, бераз чүгәләбрәк бара башлады. Ниһаять, каршыдагы юл, экранда кадрлар алышынган кебек, балкып, ачылып китте. Юламан карт җиргә чүгәләде, тезләренә төште, куак ботаклары арасыннан күренеп торган буш, гамьсез юл өслегенә текәлде. Хәлим дә җиргә тезләнде, юлны күзәтә башлады. Юлда да, урманда да хәрәкәт сизелмәде. Хәлим, әйдә китик, нишләп утырабыз монда дигән кебек, түземсезләнеп, картның иңнәренә кагылды. Юламан, карашларын юлдан алмыйча гына, бармакларын иреннәренә куйды. Аннары: «Тс-с, шаулама, киләләр...» – дип пышылдады да, башын тагын да ныграк иеп, куак төбенәрәк чүкте. Хәлим дә чүкте. Каршындагы ботак-чатакларны аерыбрак куйды.
Ул арада юл тасмасының аргы башында ике кара нокта күренде. Карадан киенгән ике кеше булып чыкты бу пар нокталар. Хәлим беренче тапкыр карчыклар белән очрашкандагы кебек, бу бәндәләр дә озын җилән ябынганнар, очлаебрак торган башлык кигәннәр, аның астыннан кара шәльяулык бәйләгәннәр. Кулларында – кәкре таяклар. Йөзләре бик ачык күренми, бары тик кылыч борыннары һәм алга чыгыбрак торган очлы иякләрен генә ачык чамаларга була. Күзләре күренми, эчкә батып киткәннәр, ахры. Иреннәре бер-берсенә кысылудан бөтенләй юкка чыккан...
– Карчыклар... Тәкыя белән Нәкыя...
Хәлим, кызыксынуын баса алмыйча, куак ботакларын як-якка аерып куйды. Алга омтылды. Юламан карт чабуыннан тотып калмаса, юлга барып та чыгар иде, мөгаен. Хәлим һаман бер сүзне тукый:
– Карчыклар...
– Юк, болары бүтән... Болары хәтәррәк...
– Кемнәр соң алар?
– Ерак тайгадан. Шушы араларда гына күренә башладылар. Җәйге янгыннар куып китергән аларны. Үзләренә сыеныр урын таба алмыйча, урман буенда арлы-бирле йөренәләр. Мари ягыннан килгәч, марилар дип тә әйтәләр. Ләкин аларның милләтен беркем дә белми. Ни өчен дисәң, алар беркем белән дә сөйләшмиләр, үзара гына гәпләшәләр. Чын сихерчеләр кешеләр белән сөйләшми дип ишеткәнем бар иде анысы... Очраган кешеләрне сихерләп интектерәләр, зәхмәткә юлыктыралар. Хәтта каннарын эчәләр, әмма җаннарын алмыйлар, дип тә сөйлиләр.
– Алайса, чын өрәк инде болар.
– Тс-с! Дәшмә... Ишетеп калсалар, бәлагә таруыбыз бар... Ишеттеләр дә бугай инде, әнә туктап калдылар.
– Ишетсәләр... Син бит рух. Аларны гына җиңәрлек көчең бардыр әле.
– Нинди рух? Кем әйтте сиңа? Мин – синең кебек үк адәм баласы, авыл карты. Урманчы. Юлчы.
– Юктан пәйда булып, күз алдыннан кинәт юкка чыгуыңны ничек аңларга? Мин бит онытмыйм, син миңа гел ярдәм итеп килдең...
– Анысы урман эше. Теләсә – урман яшерә, үзенә сыендыра, теләмәсә эзәрлекли, шәрә калдыра... Син моны миннән дә яхшырак беләсең. Урман шаукымлы, урманда сихер күп, анысы хак. Урманда гомер буе яшәсәң, сиңа да күчә башлый ул сихер, монысы да хак... Миндә дә бардыр инде ул сихер-михер. Ләкин мин ул турыда уйламыйм. Уйласаң, чынга әверелә, диләр...
– Синең теге җенең дә... чын атмы?
– Чын булмый, нинди булсын?! – Бераз уйга калып торгач, тагын әйтеп куйды: – Ә кем белсен?! Йә, ярый, телеңә салынма. Инде болай да бер ел сөйләшмәгәнне сөйләштем. Карчыкларны каршыларга әзерләнергә кирәк. – Юламан карт билбавына кыстырылган кечкенә балтасын капшап алды, кулындагы камчы бавын беләзегенә киеп куйды.
Ул арада бер урында туктап калган карчыклар, карашларын аяк астыннан алмыйча, үзара пышын-пышын сөйләнеп алдылар, аннары, кинәт кенә борылып, бая Хәлимнәр кереп киткән урман аралыгына таба килә башладылар.
Юламан карт, Хәлимгә таба борылып, күрсәтмәләр бирергә кереште:
– Хәзер шушы юл буенча урман эченнән китәсең. Берәр чакрым баргач, юлга чыгып, авылыңа кайтасың. Артыңа борылып карама. Карасаң, теге зәхмәтләр сине шундук сизеп алачаклар...
– Ә син? Син нишлисең?
– Минме? Мин... аларны әйбәтләп каршылыйм. Урман рухлары миңа ярдәм итәчәк, мин моны белеп торам. Аннары... мин үзем дә бераз гына булса да рух, оныттыңмыни?.. Синең яман хәлгә тарасыңны белеп, ярдәмгә килдем бит?.. Үземә генә ярдәм итә алмам микәнни?
– Юк, мин барыбер калам! Сине бу хәшәрәтләр тырнагына ташлап калдыра алмыйм...
– Бу хакта авыз да ачма! Әйдә, юлыңда бул... Әнә кыштырдый башладылар инде. Ашык, син миңа комачау гына итәсең... – Менә ул юл букчасыннан җепкә артыш шакмаклары тезелгән төймәсен тартып чыгарды, аны муенына тагып, күлмәк эченә яшерде. Аннары якындагы куактан берничә бүре шомырты үрелеп алды да, бармак очлары белән сытып, маңгай-чигәләренә, бит-йөзенә, муен-җилкәләренә, беләк-беләзекләренә сөрткәли башлады. Хәлим нидер әйтергә авызын ачкан гына иде, кайтыр якка ишарәләп, кулын селтәде. – Бар, диләр, сиңа! Ишетсен колагың: артыңа карама! – Йөзе генә түгел, тавышы да үзгәргән, катыланган иде аның...
Хәлимгә, башын диванага салып, урман ешлыгына кереп китүдән башка чара калмады. Ул шулай хәтсез барды. Бераз баргач, туктап, тавыш килмиме дип, артына әйләнеп карамыйча гына тыңлап торды. Берни дә ишетелмәгәч, тынычлангандай булды. Сихерчеләр Юламан карт белән тыныч кына сөйләштеләр, аңлаштылар, ахры, шулай гына була күрсен иде!
Хәлим бу юлы басынкылана төшеп, адымнарын салмакландырып, каршына очраган куак-ботакларны читкә этә-этә юлын дәвам итте. Олы юлга чыгарга иртәрәк иде әле. Шулай да якынлашырга кирәк. Әнә кояш нурларының бөтен яктылыгын үзенә җыйган юлның ак тасмасы аермачык булып күренә дә башлады инде. Тик Хәлимнең сөенече кысыр булып чыкты. Юл читенә чыгып җиттем дигәндә генә, юлдан килүче кешеләрне чамалап алды ул. Авыл ягына баручылар шулай ук икәү иде. Баягы карчыкларга бик тә охшаганнар... Бәй, шулар бит болар! Мари ягыннан килгән сихерчеләр! Әмма аларны танырлык та түгел: түбәсе очлы башлыклары юкка чыккан, нинди төстә икәнен дә чамалап булмый торган чәчләре тузгыган. Йөзләре ачылып, кылыч борыннары, шундый ук очлы, аска төртеп торган иякләре алга тырпаеп чыккан. Күзләре барыбер беленми, гүя алар, бөтен сихерне үзләренә җыеп, битләренең иң тирән җыерчыгына кереп посканнар... Иң кызыгы бу да түгел әле. Иң сәере аларның кыланмышлары иде. Әле берсе, әле икенчесе алга чыгып, артта барганы алдындагысын таяк белән кыйнап-суктырып бара, үзе бертуктаусыз әфсен такмаклый... Бераз баргач, тагын урыннарын алмашалар... Тагын, тагын... Шунда Хәлимнең исенә келт итеп кайчандыр Мәймүнә карчык сөйләгән риваять килеп төште. Анда сихерчеләрнең үз сихер көчләрен себерке яисә таяк белән суктырып арттырулары хакында сүз бара иде. Болар да шул йола белән мәш киләләр түгелме? Хәлләре бик мөшкел, ахры. Әнә ничек абына-сөртенә бу урыннан китәргә ашыгалар...
Хәлимнең уйлары Юламан карт янына кайтып төште. «Картның хәлләре ничек икән? Бирешмәгәндер ул бу хөрәсәннәргә! Бирешмәсә дә... Әллә үзе дә шушындыйрак хәлдәме? Ярдәм кирәк түгелме? Алла сакласын бу галәмәтләрдән, зәхмәт-шаукымнарыннан сакласын!» Хәлим, җәһәт кенә борылып, килеп яткан сукмагына төште. Юлда каршы төшкән ботак-чатакларның тоткарлап калырга, тоткарлый алмагач, йөз-битен булса да тырнап-сыдырып үч алырга тырышуына да игътибар итмичә, йөгерә-атлый, Юламан карт калган урынга ашыкты. Ул аны бер карт усак төбендә, аякларын як-якка аерып, башын агач кәүсәсенә терәп, күзләрен йомып утырган килеш тапты. «Исәнме, әллә... җанын очырып та өлгергәнме?» – иң беренче уе шул булды.
– Исән, исән... Кил, утыр... Үзең дә хәл ал, юл кайтасы бар...
Карт үзе сөйләшә, үзе һаман күзләрен ачмый... Хәлим һаман әле тынычлана алмый, түземсезләнеп җавап көтә
– Син ничек, бабай? Исәнме, саумы? Синме соң бу, ә?! Нигә күзләреңне ачмыйсың?
– Ачам-ачам... Хәзер ачам... Бераз гына сабыр ит... Сихер шаукымы йомылып, йотылып бетсен инде... – Шулай диде дә карт, керфекләрен бераз тибрәтеп торганнан соң, бер мәлгә күз кабагын күтәреп алды, ул арада, җанны өшетеп, кан кебек кызыл күз алмалары тәгәрәп чыкты да, якты дөньяга гайрәте чигеп, кабат кабагының эченә кереп бикләнде. Шунда гына Хәлим аяк астында чәчелеп яткан артыш муенсаны шәйләп алды, янәшәдә яткан, очы өзгәләнеп, пумалаланып беткән камчыга үрелде.
Кайдадыр якында ишетелер-ишетелмәс кенә ат пошкырып куйды.
– Бар, олан, алып кил Чәчкәне, югалткандыр инде безне...
– Нинди чәчкәне?
– Теге... карт алашаны диюем... Чәчкә исемле ул...
«Моннан да сәеррәк исемнең булуы мөмкинме соң?! – дип тел шартлата-шартлата, Хәлим атлары калган аланлыкка китте. – Ул йөнтәс җенгә ничекләр генә туры киләдер бу матур исем?! Бәлки... Бәлки, ул кыяфәтен үзгәртә аладыр? Матур да була аладыр? Ягъни мәсәлән, әкиятләрдәге җен-пәриләр кебек? Ай-яй... Чәчкә диген, ә?»
Чәчкә аны колак тырпайтып каршы алды. Урман яңгыратып пошкырып куйды. «Кайда йөрисез инде, кигәвеннәр җаныма тиде бит...» дигән кебек, койрыгы белән арт санын кыйный-кыйный тибенеп куйды. Шунда Хәлим тагын бер ачыш ясады: «Карасана, бөтенләй үк котсыз, ямьсез түгел икән бу бахбай дигәннәре! Хәтта урыны-урыны белән матур да. Ала-колалы булуы чәчкәләргә ишарәләп тора тагын...
Алар урап чыкканда, Юламан карт аяк өстендә иде инде. Әмма бик тә хәлсез иде. Җирдә чәчелеп яткан артыш шакмакларын җыярлык та хәле калмаган. Анысын Хәлим тиз генә җыеп бирде. Карт артышларны бишмәт кесәсенә урнаштырды да ике куллап арба чигенә барып ябышты. Менеп утырырлык хәле дә юк иде аның. Астына печән түшәп, Хәлим аны арба буйлап сузып салды, үзе дилбегәне кулларына урап тотты да җәяүләп китте. Олы юлга чыккач кына, арба көймәсенең уң як тәртәсенә менеп кунаклады. Бераз баргач, күңелен тынгысызлап торган сорауны бирмичә түзә алмады:
– Нәрсә булды соң анда, бабакай? Тегеләрне әйтәм, җен карчыкларын, бик борчылганнар иде... Бер-берсен таяк белән суктырырлык хәлгә җиткәннәр... Син дә бик бетәшкәнсең димме...
– Син сорама, мин әйтмим, әйдә, кайтыйк тизрәк... Кайтканчы бүтән борчыма, минем якка күтәрелеп тә карама, шулай кирәк... Үзең дә ял ит, тиешле урынга Чәчкә үзе алып кайта ул...
Хәлим: «Минем кая кайтасын бу җен аты каян белсен?! – дип уйлап та куйды, шунда ук шым булып туктап калды, аннары, үзалдына үртәлеп: – Минем ни эшем бар соң бу сихер-михердә? Кайтса, алып кайтсын әйдә...» – дип, башын күкрәк өстенә салындырды да күзләрен йомды...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/