Чәчмә әсәр
25 Октября 2024, 16:56

Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (3)

Фәһимә иреннәрен минем иреннәргә китерә. Читкә дә тайпылмыйм, читкә дә этәрмим. Юк, бу — үбешү түгел. Ләкин соңыннан мин татыган үбешүләрнең барысын бергә җыйган хәлдә дә алардан миллион мәртәбә татлырак булган саф якынлашу... Ул чакта аңлашылып җитмәгән кабатланмас рәхәтлек, изге, саф, гөнаһсыз ләззәт!

Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (3)Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (3)
Әхсән БАЯН. Яшьлегемне ззлим. Повесть (3)

Өметен өзепме, йокысы килүдәнме, укытучым Гафур бер-ике тапкыр авыр сулыш алды да куышка кереп китте. Учакка тагын бераз гына чыбык өстәдем. Төтен Фәһимәнең калын толымын хәтерләтеп җилпенә. Мин аның янына, бүрәнә өстенә, якынгарак күчәм. Ул иелеп учактагы агачларны рәтләп куя. Болай, эш табып, юри генә. Ул яңадан турая һәм шул арада аның калын йомшак толымы минем кулга килеп төшә — мин ул чәчләрнең рәхәт йомшаклыгын тоям. Фәһимә җыр башлый:

Таң-таң ата. Чулпан калка,

Чулпан — таңнар көзгесе.

Чулпан ул таңнар көзгесе,

Минем сагыну билгесе.

Аның бу җыры, инде ничәмә еллар узса да, һаман минем колакта ишетелеп тора. Аны бары Фәһимә генә шулай матур, моңсу итеп җырлый ала. Башка кешеләр җырлаганда, көйнең бернинди матурлыгы калмый, хәтта профессиональ артистлар башкарса да. Галия Гафиятуллина — нинди саф тавышлы җырчы, шулай да «Таң» көен ул да җиренә җиткереп җырлый алмый, темпны үзгәртеп, тизләтеп җырлаганга күрә генә түгел...

Музыканың көче — композиторда, башкаручыда һәм... күбрәге тыңлаучыда. Композитор тыңлаучыда ярдәмче авторын таба яки үлә. Шулай үлә бөек композитор да. Сиңа килеп җиткәнче, ул бөтен моңын җуярга яки икеләтә көчлерәк яңгыратырга мөмкин. Ничек тыңлыйсың бит. Кем тыңлый, ничек кичерә? Әйе, Фәһимә бу көйне үзенчә, салмак, шул ук вакытта артык сузмыйча да җырлый: көй гади җыр булу белән генә чикләнми, миңа башка күренешләрне, үзебезгә уртак июнь таңы кебек якты, моңсу кичерешләрне гәүдәләндерә. Агыйдел суларының кичке һәм иртәнге балкышы, чакрымнарга җәелгән әрәмәләр сулавы, күл камышлары шыбырдавы, ниһаять, Фәһимә үзе — аның яшьлеге, мәхәббәте, минем мәхәббәтем... Ах, та¬гын, тагын нәрсәләр, нәрсәләр генә юк бу җырда!..

Мәхәббәтем шундый көчле,

Мөмкин түгел аңлату.

Әмма мин аңлыйм, җырның ни өчен, нинди хисләр белән җырланганын бик яхшы тоям. Куышыма кереп яткач, печән исенең ни өчен шушы кадәр татлы булуын, төрле яктан томаланган куышка үтәргә юл тапкан озынборыннар безелдәвенең ни өчен бу чаклы матур ишетелүен аңлыйм. Бу минутлар мәңгелек булып сузылсын иде дә йөрәгем бөек мәхәббәт дулкыннарында, яшел диңгез иркендә мәңге чайкалсын иде. Кешеләр әйткән: «Мәхәббәттән дә борынгырак хис юк» дигән. Дөрес түгел, юк, һич тә дөрес түгел. Мәхәббәт — беркайчан да иске була алмый, һәр мәхәббәт һәр яшь кеше хыялында туган иң зур ачышларның берсе ул. Яшьлек! Никадәр беркатлы, никадәр даһи син!

Иртәнге кояш Фәһимә елмаюын тагын бөтен болынга тарата. Печәнчеләр, тастымалларын алып, күл буендагы кое янына киләләр. Мин дә ашыгам... Тик бүтәннәр кебек үзем генә юынмыйм. Минем янга үзем төсле үк шатлыклы Фәһимә килә: үзебез казыган коедан су ала да кулга су салып юындыра...

Бу вакыт мин бөтен тәнем белән үзебезгә караган дистәләрчә күз елмаюын сизәм. Куыш авызыннан яшертен күзәтүче Гафур гына елмаерга теләми. Мин аны да күрәм, нәрсә уйлаганын беләм... Кызык!

Иртәнге салкын су, Фәһимәнең сөенечле карашы белән кушылып, күңелне, бөтен тәнне җиңеләйтә һәм шаян сүз булып чайпала:

— Фәһимә!

— Ә?

— Син минем укытучыны рәнҗетәсең.

— Рәнҗетмим.

— Укучысын артыграк күрәсең. Ә аны... Нишләп шулай эшлисең син, ә?

— Мин каян белим аны.

— Кем дә булса сораса, ни дияр идең?

— Мин чибәрләрне генә күрәм, дияр идем. Аның ише... Туктале, нишләп печән чапмый ул?

—Тәрбияче бит.

— Эшкә өйрәтсен иде ул.

— Өйрәтер дә әле. Үзе белмәгән башкаларны өйрәтер ди бит.

— Мәзәк!

Һәр туган көн безне иркәли. Кичләр якты, әмма ямансу — әйтелмәгән мәхәббәт кебек, безнең мәхәббәт кебек. Мондый кичләрдә йөрәккә төрле икеләнүләр килә, сагыш керә, йөзгә күләгә төшә. Кайчагында...

Шундый ямансу төн. Без тагы учак янында. Әллә яктыра да башлады? Безнең икебезнең дә аерылышасы килми. Бер генә минутка да. Бернинди астыртын мәгънә әйтергә теләмичә, Фәһимәдән сорыйм:

— Сезгә Тимербикә апа белән икәү генә йоклау куркыныч түгелме? — Минемчә, төнге куышта ике хатын-кыз куркырга тиеш иде.

Хәзерге акылым белән уйлап ышанам, мөгаен, Фәһимә дә сүзен минем кебек үк туры мәгънәсендә әйткәндер. Үзенә хас нәзек тавыш белән җавап бирде ул:

— Тимербикә апа курка...

— Ул миңа да шулай дигәние.

— Әйе шул.

Учак инде янып бетте. Хәзер кыз да чыбык салмый, мин дә. Ерактан, Агыйдел авылларының берсеннән, әтәч тавышы ишетелә. Әрәмәдә меңнәрчә кош сайрый, тартай кычкыра. Безнең өстән генә пар үрдәк очып бара... Югартын күк йөзе яп-якты икән... Ике-өч сәгатьтән — эшкә... Икебезгә бер сүз әйтмичә аңлашып кузгалабыз. Фәһимәләр куышы төбендә тукталабыз. Ул куыш авызындагы печәнне аралый, үзе керми, мин кергәнне көтә бугай... Ә көтмәсә? Юк, мин керсен димәсә, үзе кереп китәр иде дә: «Тыныч йокла, Әнис!» — дияр иде. Ә бүген алай түгел. Каушавымны җиңеп, куыш ишегенә иеләм, Фәһимә — минем арттан. Мин аның аркама бәрелгән кайнар сулышын тоям. Тимербикә апа әллә сизми, әллә безне оялтмаска теләп кузгалмый, эндәшми, әллә йоклый, әллә юк... Хәер, безгә аның йокламавыннан нинди зыян? Ул безнең дуслыкка куана гына лабаса. Фәһимәгә берничә кабат әйткән. Менә без йомшак печән өстендә көндез дә бергә, төнлә дә бергә — һәрвакыт бергә. Безне аера торган көч юк һәм булмас та... Бу минутлар!.. Фәһимәнең сулышы битемә бәрелә, керфекләре, йомшак чәчләре битемне кытыклый. Кичтәнге арылганлык, иртәнге йокы килү исертә, һуштан яздыра кебек. Көннәр буе йөргән тынгысыз сүзләр үзләреннән-үзләре тиберченеп чыгалар:

— Әллә син мине яратасыңмы?

Болар — җавап көтеп әйтелгән сүзләр түгел. Мин җавап көтмим. Аның яратканын инде бөтен тәнем белән аңлыйм. Безнең табигый мәхәббәтнең бары тик сүзләргә әверелеше бит бу сүзләр. Җавабы шул, ахрысы: Фәһимә иреннәрен минем иреннәргә китерә. Читкә дә тайпылмыйм, читкә дә этәрмим. Юк, бу — үбешү түгел. Ләкин соңыннан мин татыган үбешүләрнең барысын бергә җыйган хәлдә дә алардан миллион мәртәбә татлырак булган саф якынлашу... Ул чакта аңлашылып җитмәгән кабатланмас рәхәтлек, изге, саф, гөнаһсыз ләззәт! Шул рәхәтлекне мәңге онытылмас иткән сүзләр. Ярым пышылдап, ярым кычкырып әйтелгән сүзләр:

— Сине генә... Мин фәкать сине генә яратам!

Болын печәненең дә төрле урыны була. Күлле, уйсурак урыннарда үлән калын, чабарга җиңел. Сыртрак төшләрдә каты кылган чалгыга һич бирелми, башын ия дә кала. Соңгы көннәргә әнә шундый урыннар туры килде. Монда чапканда, безне картраклар:

— Ничек, энекәш, кәҗә майларын чыгарамы? — дип үртиләр.

— Чыгара, әлбәттә, чыгара. Мондый җирне үлән яшелрәк чакта чабып калырга кирәк аны. Минем сүз өлкәннәрне гаҗәпләндерә.

— Кара син, крестьян булып туган бу нәмәрсә. Ә безнең баш җитмәгән карт крисләрнең. Хәзерге яшьләр!..

Чалгыны күтәреп, өйгә кайтып китүебездән шүрләпме, картлар безгә каты бәрелмиләр. Ә сәбәп чыкса, мондый мәлдә мин бу шитинә-кылганны калдырып китәргә дүрт куллап әзер идем.

Куыш ягыннан тарантас җиккән атлы кеше килүе күренде. Җирән айгыр — председатель аты. Сафуан абзый... Аның килүен көтеп торабыз. Ул туп-туры минем янга килде дә атын туктатты, тарантасыннан төште:

— Йә, ничек? Бик кыен түгелме?

— Ул хәтле түгел.

— Ябыккансың, малай, танырлык та түгел.

Кайсыдыр астыртын шаяртып куйды:

— Ябыкмыйча, йокламагач...

Гаҗәп бу кешеләр: мин үземдә аруга охшашлы бернәрсә сизмим, киресенчә, беркайчан да үземдә болай көч тойганым юк иде әле. Ә алар?.. Шайтан белсен. Әмма бу кешеләргә үпкәләү гөнаһ, алар шаяруның чикләрен күп интеллигентлар булдыра алмаган дәрәҗәдә яхшы беләләр. «Йокламаган» дип төрттерәләр. Мондый гына кинаягә ачу килми, һич тә. Аларның телендә бик борынгыдан килгән «кунак керү» дигән серлерәк сүз бар. Борынгы сүз, борынгы гадәт... Шуңа күрә безне дә гаепләмәделәр алар, гөнаһсыз якынлыкны ямьсез азгынлык белән бутамадылар...

Мин җиңелчә генә уңайсызланып түбән карадым. Тиз арада председатель янына халык җыелып алды. Җәйнең матур килүенә сокланалар. Беркайчан да болай бердәм, тиз чабылганы юк иде, диләр. Килмит кемнең ничек чабуы турында Фәһимәдән мәгълүматлар алган икән. Илле яшьлек өч ир белән беррәттән, безнең — өч малайның да бу көнгә чаклы (алар да, без дә аерым, өчәр кешегә бүленеп эшләдек) бертигез чабылган. Сафуан абзыйга бу бик ошады: печән чабуда иң алдынгы иптәшләргә (ул мине дә «иптәш» дип атады) нинди дә булса бүләк биреләчәген әйтте.

— Бүген мин Әшмәнгә барам. Кайтасыңмы? Үзем белән алып кайтам...— диде ул миңа.

Тарантас. Мин яраткан абыем белән бергә утырам... Тарантас келтердәп узганда куаклар, басулар, инеш дип йөртелгән көмеш тасмалар җемелдәп кала... Аннары ямансулап мине көткән авыл... Тирән сагыш аша елмайган, ничектер каушап һәм уңайсызланып, башымнан, кулбашларымнан сыйпаган әнием... Аның, ашыга-ашыга, мич тирәсендә мәшәкать чигүе... Аз-азлап теләсә кайчан, теләсә кайдан җыелган оннан бары тик аның тылсымлы куллары аркасында гына оешкан яңа ипинең өйне тутырып торган рәхәт исе, кабатланмас кадерле тәме...

Болар бөтенесе бергә, күкрәгемне ашкынулы сагыш белән тутырып, күз адцымнан йөгереп узды да, алар арасыннан бик кыска бер мизгелдә генә Фәһимә белән без үткәргән тәннәрдәге учак яктысы ялтырап алды.

Һәм мин тиз арада чалгымны сүтеп, тарантаска бәйләп тә куйдым.

куйган икән, валлаһй, туйган! — диештеләр.

— Абыйсы килеп күренгәч, түзмәде...

— Җитлекмәгән икән әле малай...

— Китә алмый, күрерсез,— диде тагын берсе. Бу сүзләрнең берсенә дә колак салмаган булып, тарантаска утырдым Әйберләрне алырга куышка таба киттек.

Куыш янында безне Фәһимә, аның иптәш кызлары һәм Тимербикә апа каршылады.

— Пәрәмәч, әллә китәргә җыенган инде? — диде Тимербикә апа. 

Мин, ни өчендер, җавап бирмәдем, үземне, ничектер, гөнаһлы кеше сыман хис итеп аска карадым, аннары тиз генә куышка кердем, анда әйберләрне җыештыра башладым. Ул арада Сафуан абзый, карлыган капкаларга дип, кызлар белән әрәмәлеккә китте. Алар яңадан чыгуга, минем әйберләр тарантаска салынган, бары китәсе калган иде. Килмит, килеп җитмәс борын ук, миңа эндәште:

— Әйберләреңне яңадан бушат инде, апай, сиңа китәргә ярамый икән.

Ни әйтергә белми гаҗәпләнеп торам. Тел белән әйтелмәгән соравыма җавап та ишетәм:

— Син киткәч, кызлар да калмыйбыз, диләр...

Кызларга карыйм: башларын иеп елмаялар... Ә Фәһимәнең

күзләрендә үпкәләү, шелтә.

— Ахырга хәтле тор әйдә,— диде Сафуан абзый, тарантасына утыра-утыра,— син минем монда беренче помощник икән. Таркатмыйк эшне.— Янында гына торучы Гафурга күз төшерде дә: — Сиңа кайтырга ярый,— дип өстәде, ләкин, тегесе тарантастагы буш урынга караса да, «утыр» димәде һәм атын атлатып кына китеп барды.

Соңыннан озак уйланып йөрдем: Фәһимәне калдырып китәргә шулай ни йөрәк белән җыенган идем соң әле мин? Яшьлек, әллә балалыкмы? Бернәрсәнең дә кадерен белми торган, җаваплылыкны бернинди күләмдә дә танымый торган җүләр вакыт. Анда бернәрсә дә алдан уйлап эшләнми Мәхәббәт бар һәм шуның белән эш тә бетә. Ул иртәгене кайгыртмый. Әллә минем күңел генә шундый булганмы? Бу җиңеллек мәхәббәттәге һәртөрле фаҗиганең башы түгелме икән? Ә мин үземнең икенче мәхәббәтем белән, улның әнисен сагынуы белән нишләргә тиеш идем? Ни өчен бер мәхәббәт икенчесе белән конфликтка керергә тиеш? Бу сорауларга җавапны мин соңрак таптым һәм артык соңга калып таптым. Минем башка мондый сораулар чак кына алдарак килгән булса, мәхәббәтем, хәтта киләчәгем, бәлки, бөтенләй икенче төрле хәл ителгән булыр иде. Бәлки, Әмма мин ул чакта берни дә уйлый белмәгән, бары тик дөньяда яшәвемне онытырлык дәрәҗәдә мавыга гына белгәнмен шул.

Сафуан абзый күздән югалды. Мин, китмәгәнем өчен кайгырыргамы әллә шатланыргамы икәнен дә белмичә, печән җыярга калдым.

Кичлектә гадәттәге бәйрәм, уен-көлке, җыр, бию, мәхәббәт. Без Фәһимә белән тагын бергә. Ләкин аның күзләре, ничектер, бүтән төслерәк карый бугай. Мин моны рәтләп аңлап та бетермим әле. Сизәм генә: элек гел шатлык, гел бәхет сирпелеп торган күзләрдә хәзер сагышка охшаганрак ямансу бер күләгә барлыкка килде. Бер карасаң, ул — бик моңсу... Бер карасаң, әллә ничек, тыелып килгән тыйнак дәрте ярсыну, тәвәккәллек белән алышына. Муенымнан кысып, авырттырып кочаклый, кат-кат үбә-үбә дә кечкенә куллары белән күкрәгемне кыйнарга керешә:

— Эх, син, юньсез малай! Бер тиенлек тә акыл юк синдә. Бер тиенлек тә!

Күзләремә үпкә билгесе чыгып өлгергәнче үк, яңадан тәкрарлый башлый:

— Юк, юк, син җүләр түгел, мин җүләр, мин үзем, үзем... Синең кебек яшь малайны яратырга тиеш түгел идем мин, тиеш түгел идем...

«Яшь малай» дигән сүздән ниндидер кимсетелү сизеп, аның кулларыннан үз кулларымны ычкындырдым да хәрәкәтсез калдым. Ул тагын учак янына утырды. Аңларга, хәл итәргә тырышып басып торам, ә кемне яратырга тиеш иде соң ул? Ул яратырга тиеш кеше кайда? Кайсыдыр авылдамы, фронттамы? Гомумән, исәнме әле?

Фәһимә дә тып-тын, мин уйлаганны ук уйлый бугай. Аның учак ялкыныннан тагын да алланып торган иреннәре нәрсәдер әйтергә тели, мине якынрак чакырмакчы була, ахрысы. Ә күзләрендә моң. Мин анда күз яшьләре күрергә телим, юк, яшь түгел, алай булса, бәлки, җиңелрәк булыр иде... Аптырау газабын җиңә алмыйча, мин аның каршысына килеп иеләм дә туп-туры күзләренә карыйм:

— Нәрсә булды, ник болай син?

— Ничек?

— Ничек икәнен белмим, тик элеккечә түгел.

Фәһимә елмаеп куйгандай итте. Күреп торам, ул миннән күбрәк аңлый, күбрәк белә һәм минем төшенә алмавымны өстән күзәтә төсле.

— Әйт әле, Әнис, — диде ул бераздан, зурларча җитдилек һәм катылык белән,— син, мине монда калдырып китәргә җыенганда, минем хакта уйладыңмы?

Нәрсә әйтергә белмичә (әни хакында уйлаган идем дип әйтмәссең бит инде) аптырап калдым.

— Ә син яшермә, дөресен әйт,— диде ул, баягы җитдилек белән.

— Нәрсә әйтим инде мин...

— Менә шул шул! Уйламадың син минем хакта...

Дөрес сүзгә җавап юк. Мин гаепле. Ләкин хәзер нишли алам, нишләргә тиеш?

— Нишләргә тиешлеген әйтә алмыйм,— диде Фәһимә,— тик мин синең турыда нәрсәдер әйтергә телим...

— Әйт соң...

— Үзем дә рәтләп белмим шул әле нәрсә әйтергә икәнен... Син...— Ул урыннан торды, күкрәгемә сарылды һәм озак вакытка тынып калды.

«Син үзең өчен изге дип саналырга тиеш әйберләрне белмисең, аларны кадерли белмисең... Син беркайчан да яңадан табылмаячак иң зур нәрсәләреңне югалтырсың, дип куркам мин. Син бернәрсәнең дә кадерен белмисең. Кадерен»,— дияргә теләгәндер Фәһимә ул минутларда.

Ләкин тагын һичнәрсә әйтмәде. Сүзсез утырудан аптырагач, баян алып чыктым да күңелгә ни килә, шуны уйнап утырдым. Күпмедер вакыттан соң Фәһимә минем янга килде:

— Нинди көйләр уйныйсың син?

— Ничек «нинди көйләр»?

— Мин беренче кабат ишетәм. Каян алдың соң син аларны?

— Алар үзләреннән-үзләре чыга, уйнаган саен...

— Яле, яле, баягысын, соңгысын уйнап күрсәт әле тагы!

Моннан берничә минут элек уйнаган көйне кабатларга

тырышам.

— Юк, юк, башы икенче төслерәк иде,— ди Фәһимә һәм көйләп күрсәтә:

Сөясең дә кебек, сөймисең дә,

Әллә ничек синең карашың.

Инде мин гаҗәпләнәм: көйнең сүзләрен беренче ишетүем.

— Син үзең бу сүзләрне каян алдың?

Җавап урынына Фәһимә сүзләрне төгәлләп куя:

Шул карашың йә иркәли мине,

Йә әрнетә йөрәк ярасын.

— Менә икебезгә бер җыр! — диде ул, шатланып. Баягы уйчанлыкның әсәре дә калмаган иде анда бу минутта.

Икебезгә бер җыр, икебезгә бер мәхәббәт!..

 

(Дәвамы бар.)

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас