(Ахыры.)
Тормыш арбасы алга тәгәрәде. Балалар әйбәт, кызы институтка керергә хыяллана. Харис сүзендә торды, яңа йорттан өч бүлмәле фатир алырга булышты. Ике бүлмәсен кызына яздырды.
Шулай бер көнне Әбүзәр мәчеткә барырга дип чыкты.
«Яңа фатирыма, зурлап, Коръән укытырмын. Бүген җомга, гыйбадәт тә тыңлармын», – дип уйлады Әбүзәр. Аның ялы иде бүген.
Мәчеттә кеше күп. Яше дә, карты да бар. Әбүзәр, эшен төгәлләп, мәчеттән чыгуына, машинасы янындагы эскәмиядә елардай булып утырган бер ханымны күрде. Гайшәсенә ошатып куйды. Әбүзәр, үзе дә сизмәстән, бу ханымга тартылды. Күзләре очрашты, ир хәтта югалып калды. Үзен кулга алып:
– Ни булды Сезгә? – дип сорады. Ханым мөселман хатын-кызларына хас булганча киенгән, озын күлмәк итәкләрен тартып куйды. Күтәрелеп караган иде, шундый мөлаем, чибәр. Тотлыга-тотлыга аңлатты. Туфлиенең үкчәсе какшаган икән. Яулыгы белән йөзен яба төште. Ачык яшел күлмәге үзенә бик тә килешле. Әнисе дә яшел, ак төсләрне ярата иде. Яше 37–38 тирәсе булыр. Әбүзәр:
– Әйдәгез, Сезне өегезгә кадәр илтеп куям, – диде.
Ханым сәерсенеп китте. Ә тавышы шундый ягымлы.
– Юк-юк, мин ничек белмәгән кеше эргәсенә утырыйм инде.
Әбүзәр югалып калмады:
– Курыкмагыз, мин ашамыйм.
Ханым машинага кереп утырды. Баксаң, алар күрше генә, бер районда яши икән. Әбүзәр сызгырып җибәрде. Ханым да көлеп куйды. Әбүзәр үзе белән таныштырды. Ә ханым:
– Мин Рәйлә булам, – диде. Менә Рәйләләрнең урамы. Әбүзәргә юл бик кыска тоелды. Рәйлә аңа бик ошады. Эргәсеннән җибәрәсе килмәде. Башы кайный, юк, мондый әдәпле ханымның ире, гаиләсе булыр дип уйлады. Машинасын туктатмас борын бу хатын:
– Сезгә күпме акча бирергә? – дип сорады.
Әбүзәр, уйларыннан айнып, Рәйләнең акча сузган кулын күрде. Йомшак кына кире этәрде ул. Рәйлә бер акчасына карады, бер гаҗәпсенеп бу иргә бакты: «Алыгыз, ал инде», – дип эндәште. «Без бит күршеләр. Күршеләрдән хак сорамыйлар», – диде Әбүзәр. Рәйлә, кат-кат рәхмәт әйтеп, үкчәсе сынык туфлиендә чатанлый-чатанлый, үзе яшәгән йортка кереп китте.
Әбүзәр юл буена уйланып кайтты. Эх, тагын бер очрашырга иде дип янды. Ул җомга саен мәчеткә килде. Теге мөлаем хатынны күрергә өмет итте. Ике айлап йөрде, очратмады. Бер көнне эшеннән арып, күңеле төшеп кайтып килә иде. Тыкрыктан кемнеңдер: «Әбүзәр», – дип эндәшүенә сискәнеп китте, әйләнеп караса, Рәйлә елмаеп басып тора. Бу ноябрь уртасы иде. Тышта кар катыш яңгыр ява. Әбүзәр йөгереп килеп, аның кулларын кысты. Аруы да, күңел төшенкелеге дә юкка чыкты. Ул Рәйләнең сумкасын күтәрде. Алар, сыйсыз көнгә карамыйча, алга атлады. Әбүзәрнең аны җибәрәсе килмәде. Тагын Рәйләнең йорты янында тукталдылар. Хатын матур кара күзләрен тутырып карады:
– Рәхмәт. Сезне тоткарладым, хатыныгыз көтәдер, – диде.
– Рәйлә, мин тол ир, хатыным күптән вафат, – диде.
Рәйлә гафу үтенде.
– Әйдә, Әбүзәр, көткән кешең булмагач, миңа кереп сөйләшик, – дип чакырды. Бу көтелмәгән хәлдән Әбүзәр каушап калды. Рәйләнең ике бүлмәле фатиры өченче катта икән. Әбүзәр ишек төбенә килеп җиткәч, сорау бирде:
– Ә Сезнең иптәшегез нәрсә дияр?
– Без күптән бергә яшәмибез, – диде Рәйлә.
Әбүзәрнең өстеннән йөк төштемени.
– Бу минем әниемнәрнең фатиры. Алар бер-бер артлы бакыйлыкка күчте. Мин бер бала булдым. Ирем белән 4 ел гына яшәлде. Ул заводта инженер. Ә мин балалар бакчасында тәрбияче. Мине санга сукмады. Улымны алдым да, әниләрнең фатирына кайттым. Равилгә 14 яшь. Спорт белән мавыга. Медальләре, грамоталары да күп.
Рәйлә аш бүлмәсенә чыгып китте. Фатир җыйнак, пөхтә, бар да үз урынында. Өстәлнең иң түрендә яшел чигүле тукымага пөхтә итеп төрелгән Коръән китабы тора. Әбүзәр кулына алырга базнат итмәде. Алтын йөгертелгән рамнарда – улының, әти-әнисенең фотосурәте.
Рәйлә аш-суга оста булып чыкты. Тиз генә залда табын корды. Әбүзәр, рөхсәт сорап, өйдәге телефоннан балаларына шалтыратты. Кызы: «Әтием, ашыкма, без ашадык. Дәрес әзерлибез», – диде. Рәйләнең улы да күрше районга ярышка киткән. Иртәгә генә кайтачак икән.
Бик озак сөйләшеп утырдылар. Әбүзәр бар тормышын сөйләп бирде. Бу ханымны күптән белә диярсең. Чәйнекне гөжләтеп, тагын чәй эчтеләр. Шуннан Рәйлә аны озата чыкты. Сәгать кичке 11ләр. Суыткан, көз көз инде. Әбүзәр кояш кебек балкып кайтып керде. Кызы зур бит инде. Әтисенең йөзен күргәч тә сизенде. «Әтием, ашарга әзер. Әйдә аш бүлмәсенә», – дип чакырды.
– Юк, ашамыйм, кызым, син чәй яса булмаса.
Алар әтиле-кызлы серләшеп алды. Илгизә әтисенең көрәктәй, сөялле кулларын үзенең кечкенә учына алды.
– Әти, тыңла, сиңа яшәргә кирәк. Тормыш дәвам итә. Сиңа Аллаһы Тәгалә сынауларын чамадан тыш биргән. Ә син барыбер җиңдең. Үзең булып калдың. Без зур инде, һәркемнең үз тормышы. Ул ханым ошаса, без фатиха-
бызны бирәбез. Иртәгә үк алып кайтсаң да була. Сөйләвең буенча, миһербанлыга охшаган. Дин юлында булгач, ул саф күңелле булыр. Я, әти, килештекме?
Әбүзәр кызының тирән мәгънәле уй-фикердә булуын белеп бетмәгән икән. Кызы бит үз көче белән мединститутка керде. Кешеләрнең психологиясен белергә, дарулар белән генә түгел, күңел халәте белән тергезергә кирәк авыруларны.
– Әйе, кызым, сүзеңдә хаклык бар. Рәхмәт, кызым, без бергә булырбыз. Мин сезне ташламам. Дамир улым да суворовчылар мәктәбендә укый. Димәк, миңа өйләнергә була.
Илгизә кызы үз бүлмәсенә кереп киткәч тә, Әбүзәр байтак утырды. Икенче көнне Әбүзәргә эш көне бетмәстәй тоелды. Авызы ерык, эштәге иптәшләре дә сизенде. «Әллә берәр тутыйкош эләктердеңме?» – дип сорау бирде. Әбүзәр башын какты да, тракторына таба китте. Икенчесе: «Килен тәпиен юмыйбызмени?» – дип көлеп куйды.
Әбүзәр эштән очып кайтты. Юынып, үзен рәткә китерде дә, Рәйләгә шалтыратты. Рәйлә аны көтеп торган диярсең. «Әбүзәр, аш-суым әзер, юл уңаенда кибеттән каймак белән кефир алыгыз әле. Онытканмын, акчасын килгәч бирермен», – диде. Әбүзәр кибеттән конфетын, җимешләрен төяде. Сатучы эндәшмәсә, калган акчасын да алмый чыгып китә иде. Ул бәхеттән әсәрләнде.
Менә Рәйләнең йорты. Өченче кат. Фатир ишеге. Рәйлә аны сәламләп, ипле генә кагылып куйды. Әбүзәр түзмәде, аны күтәреп алып, шашынып үбәргә тотынды. Рәйләсе дә куенына кереп сеңде. Бөтен тәне аша ток үттемени! Алар йокы бүлмәсенә килеп керүен үзләре дә сизмәде. Бу мизгелдә ике йөрәк кушылып, күккә ашты. Рәйлә озак еллар ялгызы, ир-ат назы күрмәгән. Теләсә кем белән чуалып йөрмәде. Чын сөю шушыдыр инде дип елмайды ул. Әбүзәр аны кочагыннан чыгармады.
Бу төнне Әбүзәр Рәйләдә кунды. Алар икесе дә сөю-назга сусаган. Иртәгә ял. Эшкә барасы түгел. Рәйлә бу татлы төннән соң аш бүлмәсеннән килгән тәмле искә уянып китте. Әбүзәр, иртүк торып, тавык кыздырган. Ни арада кибеттән розалар барып алган. Матур итеп табын корган. Рәйлә күзен ачарга курыкты. Бу төштер, мөгаен. Ул арада елмаеп, Әбүзәр килеп керде. Ул янә Рәйләнең күзләрен, кайнар иреннәрен үбәргә тотынды. Рәйлә шаярып: «Тукта, Әбүзәр, син гайрәтле, минем бу кадәргә көчем җитмәс», – диде. Әбүзәр солдатларча: «Есть», – дип шаяртты. Ул арада ишек кыңгыравына бастылар. Рәйлә, җинаять кылуда тотылган кеше кебек, барып ишек ачты. Хат ташучы апа икән.
Әбүзәр апаларына хәбәр итте. Алары киләсе җомгадан да калмый никах укытырбыз диеште. Әйткән сүз – аткан ук. Җомга көнне мәчеттән мулла чакыртып, никах укылды. Балалар да бик тиз уртак тел тапты. Рәйлә апаларына да ошады. Бар яклап та килгән, шөкер. Әйтерсең лә бу гаилә олы кайгылар кичермәгән. Булачак килен гомер буе алар белән яшәгән кебек.
Мулла укып беткәч, Әбүзәр йөзәр сум хәер таратырга булды. Әмма хәзрәт аны туктатты. «Вак тиен акчаның савабы зур. Артыгын кыланмагыз», – диде. Хәер-сәдака таратып, дога кылынгач, Рәйлә сүз алды.
Рәйлә оялып кына сүз башлады.
– Бик саран бер бай булган. Гомер буе аңа бил бөккән 10 балалы ялчысы мунчадан да бәләкәйрәк йортта гомер кичергән. Балалары да, хатыны да ал-ял белми эшләгән. Аларга Ураза һәм Корбан гаетенә генә ял тигән.
Корбан бәйрәмендә бай акча янчыгына көмеш тәңкәләр өстәп сала икән. Аннары симерүеннән чак атлап, урамга сыялмыйча, ах-ух килеп, мәчеткә юнәлә. Ялчы да байга иярә. Бай мыскыллы карашы белән:
– Нәрсә, юләр, бар өеңдә утыр, – дип көлә. – Мәчеткә бит буш кул белән бармыйлар. Ә синең ямаулы ыштаның белән 10 балаңнан башка нәрсәң бар? Бар, кайт, кеше көлдермә.
Ялчы сер бирми, юлын дәвам итә. Җирдән салам бөртекләрен иелеп алып, учына йомарлап, күкрәгенә кыса. Бай кычкырып көлә.
– Бу ни кыланышың?
Алар шулай мәчеткә килеп җитә. Мәчет ихатасында зур казанда ит пешә. Бу
фәкыйрьләргә тәгаенләнгән.
Башта ишектән байның дәү корсагы күренә. Аннары бүртенеп үзе пәйда була. Ә ялчыга нәрсә, атлавы да, керүе дә җиңел. Байтак Коръән тыңлагач, хәер-сәдака өләшәләр. Менә бай белән ялчыга да чират җитә. Бай янчыгындагы көмеш акчаны хәзрәткә суза. Мулла рәхмәт әйтеп, дога кыла да, акчага исе китмичә генә аскы шүрлеккә куя. Бай мыскыллы кыяфәт белән ялчыга төртә. Ялчы башын түбәнчелек белән иеп: «Минем сәдакага акчам юк. Хәзрәт, дога укып, юлдан тапкан саламнарымны кабул итеп алыгызчы», – ди. Үзе курыккан күзләрен аска төбәп, ни әйтер икән дип басып тора. Хәзрәт, елмаеп, саламнарны ике куллап алып, өске киштәгә куя. Шуннан озак итеп дога укый. Байның бу хәлне күреп ачуы чыга.
– Хәзрәт, бу ни хәл? Мин сезгә янчык тутырып акча бирдем. Ә сез бу хәерченең минем алда дәрәҗәсен күтәрәсез. Аның саламнарын иң өскә, минекен исә аска ташладыгыз. Хәзрәт: «Әйе, дөрес аңлагансыз. Чөнки ул синең акчаң түгел. Ялчыңныкы. Ул көн-төн кара тирен агызып, гаиләсе белән сиңа хезмәт итә. Бай шартлардай булып чыгып китә, – дип сүзен тәмамлады Рәйлә.
...Әбүзәрнең тормышы түгәрәкләнде. Бер елдан соң аларның кызы туды. Рәйләсен йөкле чакта саклап кына йөртте. Бала тормышка ямь өсти, ныгыта. Әбүзәр олыгая төшеп, бу мизгелләрне кабат кичерә. Яшь чакта бик аңлап бетермисең икән. Юк, ул үз балаларын да өзелеп ярата. Ә бу бәләкәч шул тиклем сөйкемле.
Җәйнең ямьле бер көнендә алар балалары белән янә авылга кайтты. Үз ягыңа аяк басу белән йөрәгеңнең яртысы өзелеп төшкәндәй була. Күзләрне яшь пәрдәсе каплый. Тамагыңдагы төерне йота-йота, үткән тормышыңа әйләнеп кайтасың.
Әбүзәр гаиләсе белән авылдагы күршеләрендә ике көн торды. Әти-әнисенең, барча туганнарының каберләрен тазартып, кайтырга чыктылар. Рәйлә Әбүзәргә: «Әйдә әле, Гайшәне яшен суккан тирәккә барып, дога кылыйк», – диде. Дәшми генә тирәккә килеп җиттеләр. Илгизә тынлыкны бозып:
– Әти, карагыз әле, тирәк яңадан үсә башлаган бит, – диде.
Чыннан да, яшь үсентеләр чыгарган. Табигать җанлы, серле. Агачларның да язмышы кешеләрнекенә охшаш. Әбүзәр, иелеп, үсентеләргә кагылды, йомшак кына сыйпап куйды. Йомшак җил исеп, яфракларны шыбырдатып алды. Гүя алар үзара серләште. Рәйлә Әбүзәргә карап:
– Җаным, карале, Гайшә яфрак булып, синең белән сөйләшә. Сиңа ул үзенең рәхмәтен белдерә.
Әйе, бу дөнья бик тә серле. Бу Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм рәхмәте.
Рәйлә, догаларын укып алгач, кайтырга чыктылар. Авыл моңсу карашын төбәп, сөзәк таулары башларын иеп, инеш-елгалары моңлы челтерәп, хәерле юл теләп калды.
Фото: freepik.