Әле балалыктан чыгып та бетмәгән булуыма карамастан, минем инде үземә күрә сагынырлык вакыйгаларым бар. Шушы ук Сафуан абзый, ун ел читтә йөргәннән соң, безнең янга кунакка кайткан беркөн. Җиде балага (бөтенебез җидәү идек) берәр кат кием алып кайтып, безгә тараткан иде ул. Без аны әйләнеп, сырып алганбыз. Ә ул кулына берәр нәрсә алган саен:
— Монысы кемгә? Монысы кемгә? — дип кычкыра.
Күрше-тирә, әни, әйбернең кемгә яраклы булуына карап,
берәребезнең исемен әйтә. Иң соңыннан Сафуан абзый кулына тальян гармун алды да, нәкъ шушы карават урынындагы сәкегә утырып, әлеге көен уйный башлады. Аңардан да матуррак уйнау, минемчә, мөмкин түгел иде. Ул уйнавыннан шып тукталды да тагын:
— Монысы кемгә? — дип кычкырды.
Беркем дә «миңа» дип эндәшергә кыючылык итмәде. Ахырда Сафуан абзый үзе үк:
— Монысы бөтенебезгә дә. Кайсыгыз сәләтле, шул уйнар, — диде.
Арттырмыйча әйткәндә, гармунга безнең бөтенебез дә сәләтле булып чыкты. Менә хәзер баянда уйныйбыз... Сафуан абзыйга карап мин:
— Баянны алай тотмыйлар, тальян түгел ул сиңа, — дип сүз кушкан идем, ул кинәт урыныннан торды да инструментны миңа тоттырды.
— Мәле, күрсәт әле алайса, ничек уйныйлар? Аның каршысына, бүлмә буендагы агач эскәмиягә утырып, салмак кына, әкрен генә уйный башладым. Үзем өчен генә уйнаганда, көй яңгырашына чын күңелдән җаным белән дә, тәнем белән дә кушылам мин. Ә кеше өчен күптән инде уйнаганым юк. Бу юлы үзем өчен дә, кеше өчен дә яшим... Шуңа күрәме башка вакыттагы бертөрлелек бүген бөтенләй юкка чыкты. Гадәттәгечә, салмак көйләрдән башланып, соңрак кыска көйләргә, аннары бию көйләренә, соңрак мажор ладка, тантаналы моңнарга тоташканымны, Сафуан абзый сикереп торгач кына аңладым.
— Молодец! — диде ул кычкырып һәм, ачулангандай, миннән баянны тартып алды. — Ничек итеп шундый тавышлар чыгара аласың син, ә? Минем дә бармаклар начар түгел ләбаса! Синекеннән көчлерәк тә...
Ул тагын диссонанслар чыгарып, баянны тарткаларга тотынгач, минем авыздан шундый сүз ычкынды:
— Алай уйнамыйлар, Сафуан абзый...
— Эх, син, очынгыч! Алай уйнамыйлар... Мин бит син түгел. Ну, ярый. Шәп. Кара, ничек әсәрләндерә беләсең бит, ә!
— Юк, әллә ни уйный белмим әле. Менә мәктәп булсыние ул. Музыка мәктәбе. Мин шунда укырием.
Сафуан абзый бу сүздән кычкырып көлмәде көлүен, тик караңгыда мин аның, ни өчендер, елмаюын күргән кебек булдым.
— Кара син, кая сикермәкче. Андый мәктәпләр, апай, шәһәрдә генә. Авылда юк.
— Ә ни өчен юк?
— Менә шулай, юк инде.
— Ә минем музыка мәктәбендә укыйсым килә. Мин шәһәр малаеннан начарракмы әллә? Ни өчен аңа бар, миңа юк?
— «Ни өчен, ни өчен...» — диде Сафуан абзый, үчекләгәндәй. Бу вакытта ул үзе дә моның сәбәбен аңлата алмый иде бугай. — Син лөгатькә килмәгән сораулар белән баш катырма, яме,— диде ул, кискен генә.
«Ни өчен?» ачык калды, Сафуан абзый, нәрсәдер исенә төшергәндәй, шундый ук катгый формада сүзне борды:
— Җитте, иптәш, иртәгәдән үк болынга, печән чабарга китәсең. Тыңласын бөтен халык, эшләсен дәртләнеп, күңел ачсын, бәйрәм итсен...
— Бәйрәм итсен!
— Бәйрәм үк булмас, конешно. Гел генә кайгырып та, файда юк ласа. Бераз аны оныттырып торсаң да, шәп булыр. Халыкның башы гел иелеп торса, күңеллемени? Син ярдәм ит миңа, гел приказ белән генә булмый, кушу, куркыту белән генә бармый ул.
Мин, баянны кешеләргә күрсәтергә ярамавын хәтеренә төшереп, баш тартмакчы идем дә, ул кырт кисте:
— Юк, сине рәзе музыкадан аерырга ярый! Юк, юк, син үзең — баян. Калганы пүчтәк! Шулай, товарищ, иртәгә печәнчеләрне болынга алып китәсе олау беренче булып сиңа тукталыр. Чалгыңны чүкеп, әзерләп куй. Калганы ничек килеп чыгар, үзең дә шаккатырсың. Җитте, йокла.
Холкы белән шактый кырыс кешенең болай әсәрләнүен күрү минем өчен мәзәгрәк тоелды. Музыка ерткычларны да юашлата дигән сүзне укыганым бар иде шул... Сафуан абзый андый ерткыч түгел, юк, юк, һич тә түгел, шулай да ул каты бәгырьле кеше. Ә бүген күрәм, ул әнә ничек итеп нечкәрә дә белә икән.
...Иртәгесен беренче кояш яктысы белән бергә мине урам яктан ишетелгән тавыш, ирләр тавышы уятты:
— Трр, малкай.
Карасам, өске киемнәрне чишенмичә үк йоклап кителгән икән. Печән өсте.
Крестьян тормышының иң матур, шау-шулы, күтәренке бер бәйрәме. Озын ел уртасындагы кыска гына бу мизгел һәркем хәтерендә үзенең онытылмас вакыйгалары, иң якты кичерешләре белән гомернең ахыр көненәчә яши. Минем, әле уналты гына яшьлек малайның, печән чаба башлаганына инде өченче ел. Төрле чаклар булды. Шулай да ел бәйрәме мине һәрвакыт ашкындырып, нәрсәгәдер талпындырып, ымсындырып тора. Бервакыт, моннан ике ел элек, болынга абыемны илтергә дә шулай ат килеп төшкән иде. Яшел печән салынган маҗарга (чыбык арбаны безнең якта шулай дип атыйлар) утырды да...
Хәер, сөйләүнең кирәге юк, хәзер мин үзем бөтенесен нәкъ шулай кабатлаячакмын...
Сабы чыгарылган чалгы арбада җайсызлап тормаслык итеп бәйләп куелды, бүтән вак-төяк салынды. Аннары өйгә кереп, кабаланмыйча гына, яшел футлярны алдым да урамга чыктым. Чирәм өстендә футлярны ачтым. Баянның каешларын иңбашка таманлап кидем дә футлярны яптым. Ул арада ат иясе сандыкны маҗарга җайлап куйды да атка эндәште:
— Әйдәгез әле, хәерле сәфәргә!
Ул арада баян сыздыра башлап, җыр белгән һәр кеше аның дәртле чакыруына кушылырга, иярергә, тыелып калмаска тиеш.
Алма бакчасына керсәм,
Алма тия җилкәмә.
Үземә дә бик кадерле,
Сүз әйтмәгез иркәмә.
Яшьлекнең мәңгелек тирәнлегеннән тибеп чыккан тылсымлы агышын тыеп буламыни! Бу җилкенү, бу ашкыну... минут эчендә бөтен авылны әйләнеп чыга. Капка төпләренә, тәрәзәләргә кара: кешеләр музыкага сузылалар, алар миңа карыйлар. Җигүле ат кайсы өйгә туктамасын, аннан чалгыларын күтәреп, яшьме, картмы, кем булса да утырмыйча калмый. Кечкенә авылның яртысын узганчы, маҗарга утырыр урын калмаган иде. Яңадан барырга теләүчеләргә кучер агай:
— Бригадирыгызга әйтегез, яңадан ат җиктерсен. Килмит: «Кеше никадәр күбрәк барса, шулхәтле яхшы», — дип әйтте, — диде.
Ул арада, аның киңәшен тотып, кайсыдыр каядыр чаба:
— Сез ат җигә торыгыз, мин бригадирга хәбәр итәм.
Менә без маҗарда — күбесе яшьләр. Минем янда гына җырчы дустым — Әзһәр дигән малай, яшьтәш. Икенче якта миннән бер-ике яшькә зуррак, быел мәктәптә безгә математикадан дәресләр биргән яшь укытучы Гафур... Алар да бу көнгә, шау-шуга, җырга, уен-көлкегә сусаганнар, һәркемнең йөзеңдә нәрсәдәндер котылу, ычкыну шатлыгы, күпьеллык сагышка үч итү, үч кайтару — тыелгысыз көлү, шаян сүз... Менә без авыл капкасын узабыз. Балан чәчәкләре, таллар аркабыздан сыйпап калалар. Алар да безне тыңлыйлар... Безнең җырны авыл, кыр, бөтен табигать тыңлый.
Иркәм, иркәм, дип әйтәсең,
Үзең иркәләмисең.
Унҗиденче яшь... Кара син, бик аз түгел икән бит инде. Безгә сугыш зураерга кушты. Без хәзер малайлар түгел, без — яшьләр! Мин шул көнне аңладым: музыканы сандыкка яшереп, озак тотып булмый икән. Мәхәббәтне дә шулай...
Агыйдел буйлары.
Ямьле Агыйдел буйлары!
Мин аларның ямансу матурлыгы, яшьлек белән генә чагыштырырга мөмкин булган гүзәллеге турында бер сүз дә әйтә алмыйм, чөнки ул сүздән файда юк. Агыйдел еллар, гасырлар буе инде ничәмә йөз җырда канатлана, тик ул җырлар да Агыңделнең әйтеп бетермәслек ямен аңлатып бирә алмыйлар әле. Агыйдел — һәр кеше гомерендә кабатлана торган үлемсез яшьлек, үлемсез мәхәббәт, ул — синең дә, минем дә мәхәббәтем. Андагы тын күлләр — туган җирнең Җидегәннәргә, Киек Каз Юлларына карый торган якты күзләре: андагы таң җиле белән бергә сирпелә торган, юкка гына камыш дип исәпләнгән озын керфекләре... Караш җитмәс ераклыкларга сузылган әрәмәләр... Аларны минем башка бер җирдә дә очратканым, күргәнем булмады...
Агыйдел буена якынлашканда, олаулар инде чакрым чамасы озынлыкка сузылгандыр: юл буе бүтән авыл, бүтән колхоз кешеләре дә безгә кушылдылар. Менә тигез печәнлекләр, ә еракта зәңгәр, күгелҗем таулар... Алар да безне каршылыйлар, юкка түгел, без аларга тормыш алып киләбез.
Болын — яшел диңгез. Килеп җиткәч, һәр колхоз кешеләре үз юллары белән китеп, аңа төшеп югалалар. Без дә үзебезгә бүленгән җиргә җиттек.
Сайлаган урыныбыз — киң генә калкулык, ялаң. Биегрәк җирләрдә — куаклар. Төньякка, елга буена таба урман, әрәмәлек китә. Тукталган җиребезнең көньягында озынча һәм тар гына күл. Аның янында кемнәрдер кое казырга керештеләр. Без, берничә кеше, куышлар ясарга тотындык. Баганалыклар, өрлекләр, түбә ябарга нәзек таллар. Мин кисәм, иптәшләр ташый. Тагы кемнәрдер кисә, тагы кемнәрдер ташый. Баш күтәрмичә шактый эшләгәннән соң, бермәлне, ничектер, дөнья тынып калган шикелле булып китте. Янымда гына кемдер кыштырдый. Ныклабрак карасам, чамадан тыш гаҗәпләнеп, шаккаттым да калдым. Алдымда — кыз кеше, ихтимал, бер-ике яшькә миннән зуррактыр... Бәлки, ул инде үзенең бөтен яшьлек матурлыгын җыеп өлгергәнгә, мин аның алдында каушап калганмындыр, бәлки, киләчәк мәхәббәтемнең сурәтен алдан күреп гаҗәпләнгәнмендер... Ничек булса да ул — минем алда һәм, чынлыкта, үзем кебек үк яшь бер җан иясе. Кызның чибәрлегенә исем китеп, аңа талпынам. Талпынам да, әдәп хисе сизеп, тыелып калам.
Күпме еллардан соң аның шул көндәге төсен хәтерләргә тырышам. Ул миңа чак кына якынлаша да тагын югала. Күкрәкне авырттырырлык дәрәҗәдә көч куеп, аны бүгенге көнгә кайтарырга тырышам, ә ул аның саен ераклаша, кача. Мондый чакта аның рәсемен, кәгазьдә булса да, ясыйсым килә, югалмаслык әсәр итеп калдырасым килә.
Ах, художник булсам! Бу сынны ясар өчен майлы буяулар сайламас идем мин, җиңел акварель сайлар идем. Җиңел, якты, шатлыклы! Бар бит дөньяда гүзәллек! Күзләр. Алардан мәхәббәт сибелә... Яшел куак, яфраклар аркылы узган кояш яктысыннан аз гына чагылып кысылган коңгырт күзләр. Җирдә мөмкин булган иң матур сүзне әйтергә ымсынган ягымлы юка иреннәр. Мин ярата торган озынчарак йөз. Күкрәкләренә төшкән, игътибар иттерә торган, күзләре төсле үк коңгырт толым. Агыйдел кызы! Менә син нинди! Яфраклар арасында үзең сөялгән шомырт белән, куак белән, әрәмә белән, Агыйдел белән бербөтенлек хасил итеп басып торасың син. Миңа нәрсә хакындадыр пышылдадың бугай. Юк, бу — яфраклар шыбырдавы...
Мондый чакта кызлар, егетләргә караганда, кыюрак була, диләр, рас, ахрысы. Әллә миңа караганда азрак сихерләнгәнгә күрә инде, әллә иңде, ничек әйтсәң дә, яшь аермасы үз эшен үтәде, әллә бүтән сәбәп белән, кьгз, чынлап та, башта үзе эндәште:
— Агач җитте иңде. Бүтән кисмәскә була.
— Мин кискән агачларны син дә ташыдыңмы? — дидем мин, моңарчы аны күрмәвемә гаҗәпләнеп.
— Әйе.
Шулай диде кыз. «Син бит агачларны гына күрәсең, ә кешеләрне — юк» дип өстәргә тиеш булган, ахрысы, ул, тик әйтмәде. Култыгына нечкә генә ике-өч тал кыстырды да китеп барды. Калган агачларны мин өстерәдем. Куышлар урынына җиткәнче, бер сүз дә эндәшмәдек.
Куышларның ничек тиз ясалуы, печән чабып түбә ябуыбыз, ятар өчен эчке якка җайлап түшәвебез, көлешә-көлешә, көндезге аш ашаулар, аннары печән чабарга керешүләр — хәтердә әкият күренешләре төслерәк саклана. Ул күренешләр арасында син үзең дә аз гына сихерчегә әйләнәсең: колакта өр-яңа көйләр, мең-мең борылышлар һәм... берәүнең әкертен тавышы. Бер көй белән алга атлыйсың да атлыйсың, чалгы селтисең дә селтисең... Кытырдап үлән киселә, үлән кыштырдаганда, сөекле кеше сүзләре, син ишетергә өметләнгән сүзләр һаман ишетелә... Чалгы янаган вакытта, корыч тавышы, әллә кайда еракта кыз тавышы белән кушылып, болын буйлап китә дә әйләнеп кире кайта. Атлаган саен, каршыда ул басып тора кебек... Ял итәргә, сулу алырга туктыйсың, күзләр куыш ягында.
Тукталам да карашым белән бөтен болын киңлеген тагын бер кат иңли башлыйм. Мондый да яктылыкны, мондый да якты дөньяны мин беренче тапкыр күрәм. Бу дөнья синең карашыңнан балкыган бүген, Агыйдел кызы! Әй!
Печән өсте! Мине үзеңнең күренми торган дулкыннарың белән каядыр агызып киттең бугай син, яшел диңгез. Моннан гадәти тормышка, коры җиргә йөзеп чыга алырмынмы? Юк, мин синдә әллә ничек югалып калсам да, гомерлеккә батсам да риза. Бу минутта бөтен дөньяга ишетелерлек итеп: «Алып кит, агызып кит мине, яшел диңгез, тик бүгенге бәхетемнән, аның моңсу һәм ягымлы карашыннан гына аерма. Аның белән бергә мин — синең иркеңдә. Мәңге шулай булсын, булсын, мин риза!» — дип кычкырасым килә. Хәер, миңа кычкырырга һич тә кирәкми. Моның өчен минем бүтән юлым бар, мин бу сүзләрнең барысын, барысын җырга, музыкага тапшырачакмын, баяндагы барлык тавышлар аркылы аңа ирештерәчәкмен! Ул аңлаячак. Әлбәттә, аңлаячак!
Печән өсте! Беренче мәхәббәтем төслерәк гаҗәеп мизгел! Вакыт җитә, кояш Агыйдел таулары артына төшеп бара... Тукта, шул яклап, кулына озын тәпиле сажин тотып кем килә? Ул бит! Ул! Ул без чапкан җирне үлчи. Башкаларның исәпләнгән инде. Хәзер безнең чират. Без күпме эшләгәнбез икән? Башкалар? Безгә аның алдында кызарырга туры килмәсме? Аннары ярату турында авыз да ачма.
Кыз безнең янда. Иреннәрендә баягы, мин әрәмәдә беренче тапкыр күргән елмаю... һәр минут, һәр секундта чыгып ычкынырга торган иң матур сүз... Ләкин ул, ни өчендер, ялгышып, әлбәттә, башка сүзләр әйтә. Менә ул безнең өчебезгә күпме чабылганны исәпләп чыгарды, кеше саен егерме сотый җир туры килә... Ярты көнгә. Уйлыйм: болай булгач, көненә кырыгарны чабачакбыз икән. Өлкән агайлардан калышмасак, хәтта арттырып та җибәрсәк, синең белән сөйләшеп тә карарбыз әле, Агыйдел кызы!
Каян шундый уй? Әйтерсең мәхәббәт гектар белән үлчәнә!
Бүтәннәр табынга җыелганнар да безне көтәләр. Ашны кем күпме тели, шулкадәр ала. Ә менә итне жирәбәгә салалар. Килеп җитүгә, миңа артка борылырга, күзне капларга куштылар. Кызга:
— Каплап тор әле, Фәһимә, егетнең күзен... Хәрәмләрлек булмасын, — диделәр.
— Хәрәмләшә белми ул, — диде кыз, никтер, каушый төшеп.
— Егетләргә ышанма...
— Нинди егет әле, малай бит. — Әллә юри, әллә чынлап үртиләр.
Фәһимә кызара, уңайсызлана. Ә мин эчтән генә бу кешеләргә рәхмәт укыйм. Үзенең кыюлыгы җитәр идеме, юкмы, ә болай мине кочаклап диярлек торсын әле! Әйе, әйе, чәчәкләр өзәр өчен генә яратылган шушы кечкенә куллары белән минем күзләрне каплап тора ул. Шул кулларның сихерле җылысын тоюдан йөрәк кытыклана, артымда ишетелгән бер үк сорауга җавап бирәм:
— Монысы кемгә?
— Җәләй бабайга.
— Монысы кемгә?
— Тимербикә апага...
Тимербикә апа дигәнебез — аш пешерүче. Алар Фәһимә белән бер куышта икәү генә урнаштылар, ә безнеке бер куыш аркылы гына.
..Хәзер кичке ял җитте. Фәһимә минем куыш янына килде.
— Әнис, сине көтәләр.
— Кемнәр?
— Күрәсең, күпме халык җыелган.
Ул, үз куышыннан алып, миңа утырыр өчен урындык китереп, «яшел өйләр» артына (куышларны шулай атавыбыз инде), тип-тигез җиргә куйды. Гадәтемчә, мин башта үзем яраткан берәр көйне уйныйм. Монысы фәкать үзем өчен, шул уңайдан башкалар да тыңлый. Аннары бию көйләре китә, бүтәннәр аерым-аерым, соңынтын күмәкләшеп үзләре белгән барлык биюләрне биеп чыгалар. «Аера» дигән тансалары бар, шуны бииләр. Краковякны да беләләр, хәер, монысында түгәрәктә азрак кеше кала. Ә менә вальс яки фокстрот уйный башласаң, Фәһимә белән аның дус кызы — яшь кенә бер укытучы кыз гына кала. Танго турында әйтәсе дә юк, бу — безнең өчен иң авыр танса. Фәһимә анысын да бии... Үзе Яркәйдә урта мәктәптә укыганда өйрәнгән, мине дә өйрәтергә вәгъдә бирде. Тик өлгерә алырмы, бию белән мавыгырга вакыт юк, җәйге төн күпмегә җитә ул!
Баян уйнауны авылда эшкә чутлаучы юк. Җырлавын белә, уйнавын, көлүен белә. Хәер, ул вакытта мин үзем дә аңламый идем. Бигрәк тә Фәһимә янда бөтерелеп, күбәләк сыман оча-куна йөргәндә. Нинди авыр эш — печән чабу — үзе дә өзлексез бәйрәмгә әверелде ләбаса! Күзләрем һаман аңарда. Ашкынып-ашкынып уйный бирәм. Минем ашкыну башкаларга күчә, күрәсең. Әнә аларның да күңелләре ничек күтәренке бит, озын көн буе, кояш чыкканнан кояш батканга кадәр эшләмәгәннәр, диярсең. Халык җыела да җыела, бөтен тирә-яктан, башка колхозныкылар... Колагына музыка ишетелгән һәркем безнең тирәгә ашыга. Агыйделнең иң үзәк урыны шушында, чөнки Фәһимә шушында. Ул монда булганга күрә, мин шушында. Әнә ул бии, очынып-очынып бии...
Менә безнең арада «тәрбияви эш» алып барырга килгән укытучы егет (сез аның исемен беләсез инде — Гафур Нәҗметдинов), бөгелә-сыгыла, Фәһимәне теге чатлы-ботлы танголарын биергә чакырды. Фәһимә бармады. Нәрсәдер әйтеп баш тартты да миңа карады: синнән аерыласым килми, күрәсеңме, баянчы, дигәндәй тоелды. Бәлки, бөтенләй башка нәрсә әйткәндер... Минем Фәһимәм һаман баягы кыз белән бии, аңа нидер сөйли, тегесе миңа карап елмая да күз кыскандай итә, үчекләгәндәй итә.
Һәр нәрсәнең чиге була, куллар авыртуга чыдый алмый башлагач, мин гармунда әтәч кычкыртам да җыр көенә күчеп, урынымнан кузгалам. Башка колхоз печәнчеләрен җырлатып, шактый ара озата барам. Кабат куыш янына киләм, Фәһимә анда, баягы кыз анда, тагын бер чит егет... Юк икән, Гафур... Мин килеп утыру белән, кыз ниндидер сәбәп тапкан булды да торып китте. Ә Гафур, Фәһимәдә аның да исәбе бар инде әллә, утыра да утыра...
Учак сүнгән диярлек. Фәһимә вак агачлар китереп салды. Алар янып бетте. Мин китереп өстәдем. Учак яна. Йөрәк яна... Нәрсәдер көтә, нидер ишетергә тели, нәрсәдер әйтергә тели... Җүләр, аның эзләгәне, көткәне — бөтенесе бар, бөтенесе шушында ләбаса! Нәрсә көтәргә, ни җитми аңа тагы?! Бигрәк хәерсез яратылган бу кеше күңеле.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру