Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 октябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (41)

Төшеннән айнып, якты дөньяга кайткан Хәлим каршында таныш булмаган милиционер егет басып тора иде.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (41)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (41)

XVIII

Хәлим урман читенә килеп чыкканда, авыл өстенә эңгер эленеп килә иде инде. Күңеле ничек кенә өенә, гаиләсенә ашкынса да, ул урман читендә аз гына булса да хәл җыярга уйлады. Якыннар белән кочаклашып күрешергә, шатлык яисә борчуларны бүлешергә, көлешергә-елашырга да хәл кирәк бит... Ә Хәлимнең тәнендә генә түгел, җанында да яфрак өзәрлек тә егәр калмаган иде шул...

Ул урманнан чыгып үскән карт каен төбенә утырды да, башын агач кәүсәсенә терәп, күзләрен йомды... Ничә көнгә беренче мәртәбә тәне изрәп бушанып китте, җаны тынычланып, хәтта иләсләнеп калды, зиһен күге җәйге аяз таң кебек яктырды... Уйлар әлегә урманнан аерылып җитә алмыйлар, әмма алар да инде авылга кайтыр юлда, алар да менә-менә дөньялыкка, кешелеккә кайтып җитәр сыман...

Юл авыр булды. Алайга китсә, кайчан урман юлының җиңел булганы бар?! Хәлим шушы урман сукмакларында ярты гомерен калдырды. Йөзе, тәне белән түгел, күңеле, рухы белән картайды ул бу юлда. Аның каравы акыл җыйды, хикмәти тәҗрибә туплады... Урманга кергән саен туплый ла ул тәҗрибәне... Ләкин урманга гел бертөрле генә кереп булмый шул. Бертөрле генә кайтып та булмый. Һәр керүнең үз хикмәте, сәбәбе, дәлиле бар. Шулай да бер уртаклык та бар: кергән саен, ул яшәү белән үлем чигендә йөреп кайта... Кергән саен, ниндидер сынау үтә, сынала... Башкача берничек тә булмый, ахры... Кайчакта Хәлим уйлап та куя: аны бу коточкыч сынаулар белән нәрсәгәдер әзерлиләрме әллә? Әйтик, Ходай Тәгалә, Аның фәрештәләре, рухлар, әрвахлар... Пәйгамбәрлеккә чыгару кебек бу... (Хәлим йөзе белән түгел, күңеле белән елмаеп куйды.) Соңгы вакытта әнә күпме җыелдылар алар! Урманда кемнәр генә юк: Юламан карт, Җавыл белән Давыл, Ирәмәл шаман, бүре кыяфәтендә йөрүче киекләр рухы, итагатьле дә, шаукымлы да була ала торган урман ияләре, табигать рухлары... Туктале, нишләп бу юлы Җавыл да, Давыл да юлда күренмәде әле?! Юламан карт та каршыга чыкмады... Бәлки, алар ярдәм иткәннәрдер дә? Сәфәренең соңгы чакрымнарын Хәлим бик начар хәтерли. Хәлсезлектән, ачлыктан, тән сызлануларыннан аның хәле тәмам беткән, җеп өзәрлек соңгы көче дә талчыккан тәнен, изаланган җанын ташлап киткән иде. Һәм менә ул урман читендә ята – сау-сәламәт, йөрәге ашкынып тибә, кул-аяклары хәрәкәтләнә, зиһене ап-ачык. Бар, монда бер сер бар, әлбәттә.

Ул курай белән бәйле хикмәтләр... Шул курай булмаса нишләр иде икән? Ирәмәл булмаса?.. Шаман гына да түгел, Аллаһы Тәгаләнең бер тугры илчесе кебек ул. Их, бер очрашып сөйләшергә иде. Аның белән рәхәт, аның белән җиңел. Аңа барысы да ачык, ул барысын да белә, һәр авырлыктан чыгу юлын белә... Шуннан соң аны илаһи көчләр белән бәйләнмәгән дип әйтеп буламы?! Күрәсе килә, сөйләшеп утырасы килә... Бәй, әнә бит ул – үзе килеп ята! Тылсым дими, Ходай хикмәте дими, ни дисең инде?! Уйлап кына алды Хәлим, әнә Ирәмәлне юлына чыгарып та куйдылар...

– Сәлам, кордаш...

– Сәламең ата казга! Миңа син кирәк!

– Кураеңны алырга килдеңме?

– Нинди курай? Менә сине алырга килдем.

– Мине? Мине аласы-бирәсе юк. Миңа болай да рәхәт...

– Таш капчыкка япкач татырсың рәхәтлекне. Мин сиңа моны гарантирую! Пунятны?

– Фәрештәләр русча сөйләшәмени?!

– Йә, телеңә салынма, тор давай, киттек...

Шунда ул йомшап, мәлҗерәп утырган Хәлимнең чирәмлеккә сузылган ботына китереп типте.

– Нишлисең син, Ирәмәл? Нигә мине кыерсытасың?

– Ә син нишләп утырасың, Сәх-хәп? Тор, иманыңны укыткыры!

Хәлимнең зиһененә барып иреште: Сәхәп белән бутыйлар бит аны! Ирәмәл дә булсын, буташтырсын да... Була торган хәлме бу?

Ул арада кемдер кычкырды:

– Кем бар анда, кемне тоттың? Сәхәпнеме, әллә берәр кешесенме?

– Әлегә аңлашылып бетми, бик каты теленә салына.

– Кем булса да алып кил. Белеп сөйләшсәң, бик тиз исенә төшерер ул...

Юк, Ирәмәл түгел бу. Ә Хәлим үзе кем?.. Сәхәп түгел, анысы хак... Ни бу? Ни булды? Нигә дөнья кинәт кенә катлауланып китте әле?

Ул арада Ирәмәл дигәннәре башына милиция фуражкасы киеп алган, иелеп-иелеп, Хәлимнең йөзенә, күзләренә карый... Типкәләп тә куя. Бот-аякларына типсә дә, алары авыртмый, нигәдер күбрәк йөрәге, җаны сызлый...

Төшеннән айнып, якты дөньяга кайткан Хәлим каршында таныш булмаган милиционер егет басып тора иде. Шул арада алар янына милиция уазигы килеп туктады. Аннан Хәлимнең танышы, Майяны кайчандыр урман карчыкларыннан тәрбиягә алган «атасы» – милиция башлыгы Морат төште...

– Тукта!.. Бу Сәхәп түгел. Хәлим бу, шушы авыл кешесе... Ташла бу типкәләвеңне, тагын бер күрсәм, аягыңны сугып сындырам!..

– Мин бит ни... Сәхәп дип торам.

Морат әле һаман уянып, айнып җитә алмыйча җирдә утыручы Хәлимне кулларыннан тартып торгызды. Аның өсләрен какты, киемнәрен рәтләштерде... Аннары йөзенә бәреп сорады:

– Ну?

– Нәрсә... «ну»?..

– Сәхәп кайда, күрдеңме аны? Ә Майя, Майя кайда калды? Утардамы? Белеп калдырдыңмы? Үзе теләпме? Аның өчен башың белән җавап бирәчәксең бит, егеткәй!

– Миңа кадәр үзеңнең җавап бирәсең бар әле... – Хәлим бу сүзләрне әйтүен әйтте, әмма шундук үкенде дә. Аларның авыр гаилә тарихына хәзер үк керәсе килмәгән иде аның.

Хәлимнең сүзләренә Морат та сискәнде.

– Нәрсә дидең? Авызыңны чамалап ач, егеткәй. Майя яклый дип тормам... Кара-кара нәрсә дигән була...

Араларында көтмәгәндә барлыкка килгән кискенлектән котылу өчен, Хәлим сүзне элеккеге ызанына алып төште:

– Майя үзе калды. Әбиләр дә әйбәт каршы алдылар. Алар аны үзләренең Майясына охшаталар. Шуңа да зыян салу куркынычы юк. Ни өченме? Майя карчыклар белән ныграк аңлашырга тели, соңыннан ул утар җирендә авыл торгызып булмасмы дип тә хыяллана... Башка игезәк туганнары кебек, ул да хыялый булып чыкты, романтик... Бераздан кайтачак ул, үзгәреп кайтачак. Әзер булып торыгыз...

– Ярый, шулай да булсын ди. Боларына ышандым ди... Ә Сәхәп, аның качкыннары кайда? Машинадан төшеп, урманга кереп киткәннәрен күргәннәр, урманнан чыкканнарын күрүче дә, белүче дә юк. Ә менә син күргәнсең аларны, шулаймы? Канга баткан күзләрең, җимерек йөзләрең әйтеп тора. Йә, күрдеңме?

– Күрдем. Ләкин куандырырлык хәбәр әйтә алмыйм. Утарга керә алмасыннар өчен, мин аларны кеше аяк басмаган урман төпкеленә алып барып адаштырдым. Кире чыга алмаслык җиргә илттем. Мин ничек чыктыммы? Таныш бүре коткарды, ул юл күрсәтте...

– Бүре? Бүрегә кадәр әле ышанырга була иде. Димәк, боларның барысы да ялган.

Хәлим бу сүзләргә нык кына үртәлде, хәтта үзалдына гына мыгырданып әйтеп куйды:

– Нәкъ менә бүре турындагысы дөрес тә инде...

Чынлыкта Морат Хәлим сөйләгәннәргә ышанды. Тынычланып калгандай булды. Үзе белән килгән милиция хезмәткәренә юлга җыенырга кушты. Рация аша урман буендагы башка группаларга хәбәр җибәрде: аларга да районга кайтырга боерды. Аннары гына Хәлимгә таба борылды:

– Бик бетеренгәнсең, өеңә кадәр илтеп куйыйкмы?

Хәлимнең күптән инде бу сөйкемсез бәндә кисәгеннән котыласы килә иде. Җеп өзәрлек хәле булмаса да, машинадан баш тартты.

– Юк, үзем кайтам. Бераз хәл алам да китәм...

– Тизрәк кайт, анда хәлләр бар...

Машина кузгалып китте, әмма бераз баргач кискен туктады да артка чигенә башлады. Алдагы ишекләрнең берсе ачылып, Моратның ярым пеләш башы күренде.

– Соңрак тикшерүче килеп китәр. Син сөйләгәннәрне протоколга теркәп, кул куйдыртып алыр... Читкә чыгып йөрмә...

Машина, әчкелтем төтен төчкерә-төчкерә, тагын кузгалып китте.

Хәлим кабат җиргә утырып тормады, титаклый-титаклый авыл ягына кузгалды. Үзенең зиһен савытында көрчегенә җитеп уйлар чәбәләнде. Моратның «Тизрәк кайт, анда хәлләр бар» дигән сүзләре аның тынычлыгын алган иде. Төшле-уяулы чагында, бу хакта Ирәмәл дә кат-кат әйтте. Хикмәти Хода: өйләрендәге хәлләрне рухлар да, кешеләр дә белә, бер Хәлим үзе генә белми, адәм көлкесе дими, ни дисең... Ә кеше үз дөньясын белергә тиеш, бер мизгелгә дә күз уңыннан ычкындырмаска тиеш.

Әйе, читтә нинди генә матур дөньялар булса да, кешегә үз дөньясы матуррак, кадерлерәк. Чөнки бу дөньяны ул маңгай күзләре белән генә түгел, күңел күзләре белән дә күрә ала. Һәм шул үз дөньясына ябышып кына иң хәтәр язмыш упкыннарыннан да чыга ала.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (41)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (41)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: