(Дәвамы.)
Ялларда апалары кызы белән улын алып килде. Әбүзәр балаларын танымый торды. Кызы 7нче сыйныфта укый. Ә улы 5нче сыйныфта. Кызында Гайшәсенең күзләре, ә иреннәре Әбүзәрнеке. Шундый чибәр кыз бала. Ә улы Әнәскә охшаган. Балалар үсеп киткән. Әтиләрен күрмәгәнгә биш еллап. Әбүзәр, икесен дә кочагына алып, бик озак үксеп елады.
Гөлчирә белән Гөлшаһидә бу күренешне авыр кичерде. Палатадан коридорга чыктылар. Аларның янына Әбүзәрне дәвалаучы табиб килеп, хәл-әхвәл сорашты. Шуннан: «Ординаторскига кереп чыгыгыз әле», – дип китте. Алар палатага юнәлгәндә кызы Илгизә әтисенә әфлисун әрчеп ашата иде. Ә улы әтисенең эшләмәгән бармакларын сыйпап утыра. Балаларның күзләрендә бәхет чаткылары. Әбүзәр кат-кат гафу үтенде. Ул апаларына авылдан китәргә теләвен белдерде. Алар аның бу карарын хуплады, әлбәттә. Күптән, Әбүзәрне авылдан йолып алып, фатир алырга уйлаганнар иде. Тик ничек аңлатырга, күндерергә белми җәфаландылар.
Бүген исә Ходай Тәгалә, күрәсең, аңа туры юлдан атларга кушкан. Әбүзәр әле соң түгеллеген аңлады. Көрәшергә, үзенең хаталарын төзәтергә тиеш ул. Көннән-көн хәле яхшырды. Мәскәүдән зур профессор килгән иде, Әбүзәрне дә тикшерде. Нервылары исән, аякларын кисмәскә дә була икән. Тик егеткә төрле күнегүләр, физиотерапия, күңел җылысы кирәк. Бу шатлыклы хәбәр үзе дәва иде.
Апалары ике бүлмәле фатир да табып куйды. Олы яшьтәге карчык яшәгән. Балалары бик арзанга гына сатты. Фатирдагы иске җиһазларны, башка вак-төяк, көндәлектәге әйберләрне дә калдырдылар. Апалары матур обойлар ябыштырды. Ике бүлмәгә дә телевизор куйдылар. Фатирга кот керде. Шуны исбатлагандай, әбидән калган кәккүкле сәгать тә текелди башлады. Ике айдан соң санаторийга юллама бирделәр.
Әбүзәрнең аягындагы шеше кайтты. Сызлавы да басылды дияргә була. Айга якын санаторийда дәвалану уңай нәтиҗәсен бирде. Әбүзәрне ике җизнәсе фатирына алып кайтты. Апалары табын корып каршы алды. Талгын музыка уйный. Бәлеш исләре бөтен йорт эченә таралган. Әллә хискә бирелеп, әллә саф һавадан башы әйләнеп китте Әбүзәрнең.
Яз һавасы үзенекен итә. Әбүзәргә шундый рәхәт. Ул авыр төштән кинәт уянгандай булды. Яңа тормышка аяк баса. Йортлары януына да көяләнмәде. Чөнки ул әтисенең әнисен рәнҗетеп, ат урынына җигеп, хәтта ашауны кысып салган каһәрле йорт булды. Аның булмавы хәерле. Әле Әбүзәргә 41 яшь кенә ич.
Шау-гөр килеп, шарлар күтәреп, Әбүзәрне балалары каршы алды. Кызы белән улының йөзе кояштай балкый. Алар әтиләренең куенына сыенды. Әбүзәр: «Бу төш түгелдер бит?» – дип апаларына эндәште.
– Әбүзәр, әйдә, өстәл әзер, фатирны тиз генә карап чык, сиңа ошар дип уйлыйбыз, – диде Гөлшаһидә.
Әбүзәрнең шатлыгы эченә сыймады. Ул арада ишектә кыңгырау шалтырады. Хәзрәт килгән. Фатирга, әти-әниләренә, Гайшәгә атап, зурлап Коръән укылды. Хәзрәт киткәч, Әбүзәр сүз алып, болай диде:
– Сез, апалар, мине сазлыктан тартып алдыгыз. Сезгә гомерем буе бурычлы мин.
– Туганыбыз, – диде Гөлчирә җавапка. – Башка аракы дигән зәһәрле суны авызыңа да алма. Бөтен туганнарың, балаларың алдында сүз бирсәң, шул җитә. Синең бурычың – балаларыңны үстереп, кеше итү. Алар Гайшәңнең төсе. Син, энем, үзең булып кал. Шунда гына бәхетле булырсың.
Туганнарын озаткач, ул балаларын кочаклап туялмады. Әйтерсең, аны балаларыннан аерып алалар.
Бераз ял итеп, хәл алгач, апаларына тагын мөрәҗәгать итте Әбүзәр.
– Мин, әзмәвердәй ир, өйдә аунап ятам, эшсез. Миңа эш кирәк.
Бу юлы җизнәләре ярдәмгә килде. Танышлары күп. Тракторчыга шәһәрдә эш бар. Йорт идарәсенә тракторчы итеп алдылар. Әбүзәрне үз иттеләр. Ул карышмый, эшне җиренә җиткереп башкара. Артык сүз куертмый. Бер көнне начальник, үз бүлмәсенә чакырып, конверт тоттырды. Әбүзәр, аптырап, артка чигенде.
– Юк, юк, миңа бер нәрсә дә кирәкми. Айлык акчам җитәрлек, рәхмәт.
Начальник олы яшьтәге, күпне күргән, тәҗрибәле кеше. Ул да яшьли хатынын югалткан икән.
– Яшь хатыннар белән дә, олыраклары белән дә торып карадым, булмады. Берсе дә минем балаларыма әни җылысын бирәлмәде. Өйләнмәскә сүз бирдем. Балалар үсеп, үз гаиләләрен корды. Ә мин һаман ялгыз, 3 бүлмәле фатирда яшәдем. Эштә вакыт уза әле, ял көннәрендә җаныма урын табалмый идем. Ялгыз яшәгән кешеләр генә аңлый. Шуннан олы кызым бик интегеп гомер иткән мөселман хатыны белән таныштырды. Менә хәзер инде 10 еллап бергә яшибез. Шөкер, бик әдәп-ле ханым. Менә, туган, син бирешмә, яшәргә кирәк. Ә бу акчаны ал син. Ял көннәрендә дә тыңлап чыгасың, – диде ул.
Әбүзәр эштән кайтканда да, фатирында да җитәкчесе әйткән сүзләрне уйлап, елмаеп куйды. Нинди генә кешеләр юк. Әбүзәр үз атасыннан наз тоеп үсмәгәнгәме, абзый бик якын булып китте. Абзый да, аның кебек, тормышта күпне күргән, күпне кичергән.
Күршеләреннән дә уңды Әбүзәр. Яшьләр юк диярлек. Бар да шушы йортта гомер итеп, биредә гомер көзен каршылаган дияргә була. Әбүзәрне үз уллары кебек күрделәр. Балаларына да күз-колак, җитмәсә. Әбүзәр дә аларны ярдәменнән ташламый.
Әбүзәрнең башында төрле уйлар чуала. Җәй көне авылга кайтып, җирне, гараж, мунча сарайларны сатып, апаларына акчаны кайтарырга кирәк дип уйлап кына йөри иде, авылдашы шалтыратты. Әбүзәрнең йорт-җирен алучы табылган. Куанычын апаларына уртаклашты. Алар, күмәкләшеп, ике җиңел машина белән авылга юнәлде. Иң элек зиратка барып килделәр, күрше-күләнгә хәер-сәдака тараттылар. Ул үзен гаепле күреп, кат-кат гафу үтенде. Гайшәсенә чардуган да куелмаган бит. Зираттан кайтуга, йорт-җирен алучылар килгән иде. Шул сөйләшелгән хакка сатып та җибәрделәр. Апаларының ай-ваена карамыйча, акчаларын кайтарды.
Әбүзәрнең өстеннән йөк төшкәндәй булды. Ул бик куанды. Җитмәсә, начальнигы Харис әфәнде аңа фатирын зурайту җәһәтеннән ярдәм күрсәтәчәген ычкындырды.
– Мин бит бу фатирга өйрәндем, күршеләрем дә олы кешеләр, – дип икеләнүен белдерде Әбүзәр.
– Ярый, уйлашырбыз, бездә эшләгәннәргә фатирны озак көттермичә бирәләр.
Әбүзәр бу хакта ишеткән иде инде, әмма бу аның уена да кереп чыкмады. Матәм йортына барып, Гайшәсенә мәрмәрдән кабер ташына, чардуганга заказ бирде. Бер айдан әзер булыр диделәр. Бер көнне Әнәс энесеннән телеграмма килеп төште. Аралар ерак шул. Бик күрешәсе килә, сагындырган. Апалары белән бөтен базарны чарлап, тәм-том төяп кайттылар. Әнәс гаиләсе белән кайтып төште. Малайларны танымый тордылар, егет булып җиткәннәр. Әнәс Илгизәгә карап шаккатты. Суйган да каплаган Гайшә җиңгәсе. Әнәснең чал чәчләре күбәйгән. Олыгаеп, тазарып киткән. Галинасы мәңге яшь, күзләре очкынланып янып тора. Әнәсләрне бик нык кунак иттеләр. Тик Галина гына, Илгизәне кочаклап, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып елый иде.
Чардуган белән ташны вәгъдәләшкәннән алдарак өлгерттеләр. Бу юлы балаларсыз, үзләре генә кайттылар. Август азаклары, көне дә бик матур, кояшлы иде. Гайшәнең сурәте уелган ташны әйбәтләп урнаштырдылар. Мулла чакыртып, догалар укыттылар. Әбүзәрнең күңеленә җиңел булып китте. Күп тә үтмәде, каяндыр күбәләкләр пәйда булып, чардуганга кунакладылар. Әнәс туганы:
– Вәт, могҗиза. Абый, күрәсеңме? – диде гаҗәпләнүен яшерәлмичә. Әбүзәр дә аларны күзәтә иде. Хәзрәт тә елмаеп куйды:
– Әйе, Ходайның бер кодрәте бу, туганнар, мәрхүмнәрнең җаны күбәләккә әверелә, – диде.
(Ахыры бар.)
Фото: freepik.