Башлаганчы...
Кеше туа, беренче кабат күзләрен ача.
Күзләренә күренгән һәрнәрсә — аның өчен ачыш. Шул ук зәңгәр күк, ай, кояш, йолдызлар, чирәм, урман, су — ачыш.
Кеше үсә.
Аңа мәхәббәт килә. Ул әйтә:
— Минем кебек беркем яратмаган! — ди.
Вакыт дигән нәрсә аңа алмашчы китерә. Аның улы әйтә.
— Минем кебек беркем яратмас! — ди.
Буыннар алышына, һәркайсы кабатлый:
— Минем кебек беркем яратмаган!
Минем кебек беркем яратмас!
Ачышлар күбәя тора. Фәннәр очрашкан җирдә яңа фәннәр, хәрәкәт океанында табышмаклы яңа көчләр ургыла. Алар мәхәббәткә яңалык китерәләр.
Билгеле вакытны сайлап, заказ буенча туып булмый. Яшьлек тә, мәхәббәт тә үзе туры килгән чор һавасын сулап яши. Революция, реакция, сугыш, тынычлык — һәркайсы аларга үз эчтәлеген бирә, үз мөһерен суга. Тик ни генә булмасын, соңыннан һәркем бер үк ачышны ясый:
— Алып китте еллар яшьлегемне,
Бәрабәргә акыл бирде.
Алыгыз, Еллар, биргән акылыгызны,
Кайтарыгыз
Яшьлегемне кире!
Ул ачышны мин дә ясадым.
Нинди хәлдер инде, вакыт үткән саен — узган көннәремне яхшырак күрәм, ул чак аңлап җитмәгән сорауларга хәзер җавап табам, андагы һәр атлам, һәр борылыш аермачык күз алдында. Шулай бит, күзләр көндез кечкенәрәк нәрсәләрне күбрәк күрсә, төнлә ераграк, олырак әйберләрне шәйли. Җирдә офык чикләгән, һава зәңгәрлеге каплаган араларны узып, төнлә кешенең карашы Галәм киңлекләренә чыга...
Мәңгелек декорация — төнлә йолдызлар, ай, караңгылык. Көндез — зәп-зәңгәр күк йөзе, кояш.
Мәңгелек сәхнә — җир өсте, кышын ак, җәйгелектә яшел.
Мәңгелек спектакль — драма, комедия, трагедия.
Кешеләр моны дөнья, дип атыйлар, тормыш, диләр.
Декорация бер үк.
Сәхнәдә бүген мин, үзем генә.
Узган юлларыма борылып карыйм: күптән түгел генә нәрсә кичердем — драмамы, комедияме?
Декорация бер үк. Ник алыштырмыйлар, кайда режиссер? Җавап бирмиләр. Тамашачы? Ул да эндәшми. Дөнья — режиссерсыз һәм тамашачысыз спектакльме икән әллә? Шулай да миңа кемдер салкын, ваемсыз, шәфкатьсез күзләре белән карап, күзәтеп торадыр кебек.
Бүген мин берүзем... Чиксезлек белән. Галәм белән — күзгә-күз.
Йолдызлар белән сөйләшәм...
Узган көннәрем белән сөйләшәм...
Кайчандыр үзем утырткан бакчада, шомырт куагы астында, аяклары җиргә кагып ясалган агач карават. Шул караватта таралып ятам. Сагышы да, рәхәте дә бергә.
Баш өстендә генә диярлек — урам якта — күпне күргән имән. Ул да йоклый алмый сымак, мин аның тирән сулышын, ухылдап куюын ишетәм. Кеше турында әйтү кайда, имәнгә дә бәрелми калмады тормыш.
Бер елны, мин бәләкәй чакта, урмандагы барлык имәннәргә көя төште. Җәй уртасында урманның яртысы кара янып чыкты. Безнең койма янындагы шушы карт агач та бу язмыштан читтә калмады: яфракларын шундый ук яшел көяләр күзгә күренеп көйдерә, ашый башладылар. Имән — безнең әтине алыштырган киңәшчебез төсле, кызганабыз, афәттән саклап калырга тырышабыз. Ничек итеп? Балта белән сугабыз агачка... Көяләр коела. Искә төшкән саен, җай чыккан саен сугабыз; узып баручы олырак агайлардан кем тели — шул имәнне тагын да ныграк «дәвалап» китә... Балта түтәсе белән. Ниятләре бик изге югыйсә, ярдәм итәргә телиләр. Әмма озак та үтмәде, каерысы кубып, имән кәүсәсендә бүрек хәтле җәрәхәт барлыкка килде. Хәзер инде әйтә алмыйм, көядәнме, әллә шул яраданмы күбрәк җәфа чиккәндер имән. Менә бит кайчак изге ният белән нинди кызыклар да ясап куябыз без; уйланырсың шул, иптәш.
Каршыда әлеге имәннең сеңелләре — еламсыр каеннар моңаеп торалар. Алар безне үзләренең шикәрле сулары белән күпме сыйлаганнар... Без салган яра эзләре алар тәнендә һаман калган әле. Әгәр без аларны балта белән чокып елатмаган булсак, алар безнең өчен шулай мәңге онытылмаслык булып калган булырлар идеме? Гаҗәп нәрсә бу — ләззәт һәм яра, мәхәббәт һәм хыянәт...
Туган җир. Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. Берәүләр аны тоташ яктылыктан торган киңлекләр рәвешендә күрсә, икенчеләре, ирексездән, ямансу күкселлек, бушлык итеп хәтерлиләр... Балалык, яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән безнең буын кешеләре туган җир күренешләрен күз алдына иртәнге алсулык кыяфәтендә генә китерми торганнардыр. Кайда гына булмасын, кайчан гына булмасын, шул ерак хатирәләр, ничектер көзге җил сыман кагылып, күңелне өшетеп узалар... Моңсу да, шатлыклы да әллә нинди бер хис йөрәкне сулкылдата. Әрнүе дә, ләззәте дә бергә. Туган җир син, ах, туган җир...
Яз көне, сары яфраклар, былтыргы үләннәр түшәген аралап, ямь-яшел үлән шыта... Аксыл гына, көчсез генә... Аны йолкып алу өчен шундый ук төстәге яшькелт-сары бибиләр дә әллә ни көч куймыйлар.
Чемченәләр:
— Пип-пип, пип-пип!
Табигать алардан курыкмый.
Алар җир матурлыгын арттыралар, тулыландыралар.
Язгы салкын җилләр, кыраулар да яшь үләннәр шавын туктата алмыйлар, җиргә яшеллекне чыгармаска, аны кап-кара хәлдә тотарга тырышсаң да, зәгыйфь кенә сабаклар барыбер бирешмәс, ишәер, барыбер ишәер иде.
Яшел ташкын бөтен җир өстен күмеп шаулый. Бәбкә үләне шыта, умырзая калка, күкебаш — зәңгәре һәм чия көрәне — шытып чыга, аксыргак баш төртә, чәчәк бөреләре ярыла, тормыш яңара... Нәкъ алар кебек үк аксым дөньясы да яңара, ярала... ярала. Чебиләр, бәбкәләр, кәгазь калынлыгы броняны тишеп, нәни томшыкларын чыгаралар... Шуңдый көннәрнең берсендә син дә туган җир туфрагыннан шытып чыккансың. Кырау сукса да үскәнсең... Яңадан яфрак яргансың. Тапталсаң, яңадан тураеп баскансың.
Шул килеш ятып калганнар да күп булды, билгеле.
Мин кайбер җырчыларны, композиторларны, шагыйрьләрне якыннан беләм. Алар туган җир һавасының бөтен авыруларга дәва икәнен әйтәләр, миңа бернинди курортларың кирәк түгел дип җырлыйлар. Әмма чак кына авырсалар, врачка чабалар, курорт картонкалары тутыра башлыйлар, поездлары туган җиргә түгел, башка якларга алып китә... Минем дә шулай... Әмма мин үзем туган җирне ял итү, дәвалану белән бәйләмим... Туган җир ул, барыннан да бигрәк, син үзең — балалыгың, яшьлегең... Менә мин туган җиргә кайттым. Дәваланырга түгел, бәлки, бөтенләй ял да итә алмам. Максатым ул түгел. Мине бу җиргә алып кайткан теләгемнең иң көчлесе шул — балачагым, яшьлегем белән очрашырга, туйганчы бер сөйләшергә, уйлашырга, киңәшергә кайттым.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Кичәге көн белән бергә калган дуслар, ничектер, икегә аерылалар. Син аларның бүгенгесен белмисең, киләчәкләрен күрмисең, ә узган көн кыяфәтендә алар синең белән һаман сөйләшәләр. Дуслык та шулай, мәхәббәт тә.
Бүген алар тагын ерактан, сугыш елларыннан эндәшәләр.
1944 ел.
Туплар гөрселдәве безгә ишетелми. Сугышны без йөзләребезнең тирән моңсулыгында, җитдилегендә күрәбез. Элек безнең кебек бала-чага урам бетереп шар суга, аларга кичләрен олылар да кушыла иде... Урамда хәзер шау-шу бөтенләй тынды. Кояшның яктылыгы, җылысы күп мәртәбәләр кимеде. Кичләрен әллә нинди әйтеп аңлата алмаслык шомлы тынлык урнаша. Ул тынлыкны җимереп, тирә-якта әллә нинди ямьсез өннәр кузгалып китә: якында гына, сазлык артындагы басуда бүреләр улый, этләр чиный-чиный күтәрмә астына кереп кача. Мондый вакытта мин фронтка киткән абыйларымның берсе калдырган берданканы кулыма алам да белер-белмәс корам: дары, кәгазь салам, ядрә салам. Анысын нигә салганмындыр, нәрсәгә булса да ату, үтерү өчен кормыйм бит мин ул мылтыкны. Ихатага чыгам да көпшәне һавага каратып чакманы тартам — югарыга утлар оча, шартлавы бөтен авылны чайкалдырып куя. Бүреләр улавы туктала, этләр тагын качкан җирләреннән чыгалар. Мин яңадан өйгә керәм, карават астыннан шактый авыр футлярны тартып чыгарам, футлярның төсе яшел... Шуңа күрәдер инде, шушы көнгә хәтле, мин яшел төсне башка төсләргә караганда һаман артыграк яратам...
Футлярны тартып чыгарам, ачам... Ә анда минем иң кадерле серем саклана — баян. Бармаклар әкрен-әкрен, аннары тизли барып, көйле тавышлар чыгара башлый. Үзем уйныйм, үзем тәрәзәгә карыйм... Кеше-кара күзгә чалынса, туктыйм, капкага якынлашсалар, баянымны, тагын ашыга-ашыга, сандыкка яшерәм.
Сәбәбе бик гади. Сугыш башланыр алдыннан минем бер өлкән туганым район театрында баянист булып эшләгән иде. Сугыш чыккач та, ярты ел чамасы район колхозларында концертлар, спектакльләр күрсәттеләр. Ләкин сугыш машинасы егетләрне берәм-берәм суыра торгач, коллектив кызлардан гына калгач, театр таралды. Минем абыйның өч-дүрт айга хезмәт хакы алынмый калган икән (үз исәбендә эшләүче театрның шундый хәле гаҗәп түгелдер). Тиешле җитәкчеләргә эш хакы сорап баргач, аңа:
— Баяның кулыңда, сат та кит! — дигәннәр.
Ләкин абыемның бу эшне законлы рәвешкә кертергә, язмача формалаштырырга вакыты җитмәгән, күрәсең. Ул безгә баянны калдырды да китте. Шулай итеп, безнең кулдагы баян дәүләтнеке булып калды. Көнче холыклы кайберәүләр, аны бездән алып китәргә тиешләр, дип сөйләгәнгә күрә, без баянны яшереп сакларга мәҗбүрбез. Сораучы табылса: «Саттык»,— дип җавап бирдек. Әмма минем баянны саттырасым килмәде... Унөч-ундүрт яшьлек малай кулына баян тикле баян эләксен дә ул аны нишләп үзеннән ычкындырырга теләсен инде! Анда уйнарга өйрәтә торган китап белән (ул минем кулга баян белән бергә эләккән иде) сөйләшә, тиргәшә торгач, музыка дигән нәрсәнең кызыктыргыч көчен дә, коточкыч рәхимсезлеген дә төшенә башладым. Ул үзенең могҗизалы серләрен тиз генә, җиңел генә ачарга теләми, минем кебек ярдәмчесе, өйрәтүчесе булмаган кешене бигрәк тә санга сукмый. Мин аңлаган һәм соңыннан ятлаган һәр сүз, һәр тавыш, һәр көй күпме йокысыз төннәр, газаплар, күпме күз яшьләре белән юылган! Ә моны беркем белми, сөйләргә дә ярамый.
Миңа унҗиденче яшь бара инде. Күңел бикле, баян сандыкта. Белмим, озакмы шулай дәвам итәр.
Тагын кич җитте. Әлеге тып-тын, үксеп елыйсыны китерә торган җәйге ямансу төн. Сазлык аръягында тагын бүреләр улавы. Авыл буйлап яңгырап узган берданка тавышы. Кабалана-кабалана карават астына сузылам, яшел футлярны тартып чыгарам. Баян минем кулда. Салмак кына көй агыла башлый, сугыш үзе чыгарган көй:
Яңгырлы көн, караңгы төн —
Без аерылган көн бит ул...
Бүреләр улавыннан соң, баян моңы сәер ишетелә. Уйлар каядыр еракка китеп адаша, күңелдә кемнәндер аерылу сагышы... Бу хис ул елларда барлык кешенең уртак тойгысы, теләсәң дә, теләмәсәң дә, аннан аерылып булмый, мөмкин түгел. Бер үк һаваны сулап яшисең... Минем дә шулай күпме туганнарым бар иде... Хәзер берсе дә янда түгел. Хәер, берәү калган икән, әниемнең туганнан туган энесе, Сафуан абзый Килметов (аны, ни өчендер, авыл халкы Килмит, дип кенә йөртә), хәзер колхоз председателе.
Китсен минем кайгыларым
Агым су белән бергә...
Кинәт көй өзелде, өйдә, бүлмә ишеге артында аяк тавышлары ишетеп, урынымнан тордым да баянны сандыкка салырга ыргылдым, әмма соң инде, чүгәләп торган хәлемдә аркамнан кемнеңдер йомшак кына кагуын сизеп, кергән кешегә үрелеп карадым. Төнге кунакны, караңгы булса да, бик тиз танып алдым. Өстендә бераз кысанрак китель (көндез күреп күнегелгәнлектән, мин аны, ничектер, хәзер дә шул яшел төсендә күргән кебек булдым), башында шактый таушалып, уңып беткән яшел фуражка, кискенлек биреп торучы озынчарак туры борын... Тәрәзәдән әз генә яктылыкка охшаган шәүлә төшкән йөзенә карагач, аның кечкенәрәк, гадәттә кырыс күзләрендә мин ниндидер җылы очкын күреп алдым... Юка иреннәре елмаймаса да, бит алмасы турында елмаюга охшашлы хәрәкәт тә күренеп китте бугай. Әйе, бу — Сафуан абзый. Әнә иренендә күптәннән калган җөе дә бар. Әлбәттә, шул. Кайчандыр, мин тумас борын, аның уңъяк иренен эт тешләгән булган. Бала чагында кем эт белән уйнамаган. Сафуан абзый да бер телем икмәкне, сындыргалап, һавага чөя, эт аны сикереп, өскә ыргылып кабып йота. Шулай шактый уйнагач, ул этне шаяртмакчы була, кулына бер кисәк ипи алып чөйгән итә дә үзе авызына китереп каба, ә эт, бер ымсыну белән икмәк кисәген кабам дип, Сафуан абзыйның иренен эләктерә... Иренендәге җөй караңгыда да абайларлык булгач, этнең шактый мул каптырган булуын чамаларга мөмкин. Менә бит нинди шаярулар була дөньяда.
— Курыктыңмы?
Баш өстемдә баритон белән тенор арасындагы, әмма көч, тәвәккәллек бәреп торган кискен яңгырашлы тавыш ишетелде. Җае чыкканда әйтеп калыйм: бераз үсә төшкәч, минем үз тавышымны да аның тавышына охшата башладылар. Тик ул кичне минем тавыш ишетелер-ишетелмәс кенә яңгырады шикелле.
— Мин чит кеше дип торам...
Баянны сандыкка бикләп куярга җыенуымны шәйләдеме, Сафуан абзый үзе дә минем янга иелде:
— Туктале, йә, курыкма...
Ул безнең өйдә вакытта куркуның кирәге юк иде, билгеле. Тик инде гадәткә әйләнгән бер курку белән баянны алдым да сикереп тордым. Сафуан абзый да турайды. Бер-беребезгә карашып бер минут чамасы торылгандыр. Шуннан соң Сафуан абзый кычкырып көлеп җибәрде:
— Син нәрсә, малай актыгы, саташасыңмы әллә? Аның көлүенә ияреп, аңа баянны үзем суздым:
— Мә, уйна әлсә.
Сафуан абзый баянны тыныч кына үз кулына алды да караватка утырды. Каешын җайлап кулбашына киде. Көй эзләп, клавишларга баскалады. Көен тапкач, артындагы өюле мендәрләргә ауды. Яткан килеш үзенең һәрвакытта уйный торган бер көен — халык көен уйный башлады. Ул көйне бездә «Уфа көе» дип йөртәләр. Халык аңа теләсә нинди сүзләр яраклаштыра, ә профессиональ җырчылар шундыйрак сүзләр белән җырлыйлар:
Сандугачлар ояда ла,
Оялары пыяла шул,
Оялары пыяла.
Сандугач кебек сайрашып,
Шат яшибез дөньяда.
Патефон пластинкасыннан отып калынган тагын шундый сүзләре дә исемдә:
Торган җирем — гөл арасы,
Үзем — авыл баласы.
Бу сүзләрне шушындый чакта ишетүнең ничек мәзәк тоелуын сез аңлыйсыздыр инде. Ямансулап калуның нәрсә икәнен белми торган Сафуан абзый уйнаганда да, хәзер бу көй, күңелдә ниндидер ерак матурлыкны хәтерләтеп, йөрәккә чәнчи.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру