Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 октябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (40)

Бүре! Бүре кайда соң әле? Әһә, әнә ул бер читтә моңсу гына, хәтта гамьсез бер кыяфәттә көтеп утыра.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (40)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (40)

XVII

Хәлим төне буе уйланып ятты. Тәнендәге җәрәхәтләр дә тынгылык бирмәде, иртәгәге билгесезлек тә җанын тынгысыз итте. Таңны, офык читендәге беренче кояш нурларын көтәсе калды. Әйе, «көтү» сүзенең шундый мәгънәсе дә бар: таң көтү, яктылык көтү, якты тормышка ымсыну, өметләнү... Яшәүнең яңа мизгелләрен көтү, иң якын, газиз кешеләр белән очрашулар көтү. Иң мөһиме, үлем тойгысыннан китеп, яшәү хисенә кайту...

Чыра яндырып якты тормыш, бәхет эзләү – мәгънәсезлек. Бәхет, яктылык кояш булып килергә тиеш.

Бөтен нәрсәне югалтканда да бер нәрсә кала – киләчәк!

Әйе, офыктан кояш көтеп утыру да мәгънәсезлек, чөнки урманда офык юк. Аң-зиһеннең иң ахыргы чигенә барып җитүгә, яңа дөнья – хис-тойгы һәм тоем дөньясы башлана. Хәлим дә тоя: урман артында калган офык чите аксыл һәм алсу төсләргә кергәндер инде. Әнә бит әле генә дөм караңгы күк гөмбәзенә офык артындагы кояшның ак шәүләсе төшә башлады. Димәк, кузгалырга вакыт.

Барысы да дәшми-сөйләшми генә эшләнде: кем алдан бара, кем – арттан... Сәхәпләр һаман тыныч, хәтта үзара да сөйләшмиләр. Карашларында буйсынучанлык, үшәнлек, юашлык, хәтта курку бар кебек. Курай шаукымы көчле булып чыкты. Ләкин Хәлим күңеленә ныклап беркетеп куйды: болардан барыбер сак булырга кирәк. Шаукымны – шаукым, сихерне сихер кайтара, диләр. Хәйләкәр Сәхәптән барысын да көтәргә була. Ул бит әле имче-сихерче Нәкыя малае!

Бүре! Бүре кайда соң әле? Әһә, әнә ул бер читтә моңсу гына, хәтта гамьсез бер кыяфәттә көтеп утыра. Хәлимнәрнең кузгалулары булды, ул да торып басты, минем арттан барыгыз дигән кебек, кешеләр төркеменә борылып карады да, алпан-тилпән атлап, урман эченә кереп китте. Юк, бүре аларны бөтенләй башка яктан алып китте. Хәлимгә шулай тоелды: ул тагын да эчкәрәк, урманның зәһәррәк урынына алып керә, ахры. Әнә ул күренер-күренмәс кенә бара, ах-ух килеп, иртәнге урманны сискәндереп, мәһабәт-юан агачларны урап-урап, тасмадай боргаланып бара торган кешеләр акрыная башласа, ашыгырга кушкан кебек, артына борылып карый. Аннары алгарак китеп югала. Инде ташлап качты, харап итте, бүре булсын да, кешеләргә изгелек кылсын ди, көтеп тор дип, шик-шөбһәгә төшеп уйлап кына бетерәсең, тагын күз алдында пәйда була. Хәлим әлегә кадәр ышанып җитә алмый: теге вакытта Хәлимне үз өнендә дәвалап, кешелеккә кайтарган бүреме соң бу? Әллә шул чакта ана бүре янында калган, хәзер инде кыяфәте белән дә гайрәтле ерткычка, киекләр патшасына әверелгән бала бүреме? Әллә бөтенләй башка җан иясеме? Ничек кенә булса да, ул Хәлимне белә, кешеләрне белә, ә бәлки... ул үзе дә бераз гына кешедер?..

Озак бармадылар. Берәр сәгатьтән ниндидер тылсымлы аланга килеп чыктылар. Күз алдына китерү дә кыен: биек, мәһабәт агачларның куе ботак-ябалдашлары аша кояш түгел, күкнең үзе дә күренми торган, кеше аяк та басмаган урман төпкелендә серледән-серле могҗиза – кояшлы утрау пәйда булды әле! Гүя ниндидер илаһи тылсым белән күктән мәһабәт нур көлтәсе иңде! Әллә... Кояшның бер чите кителеп төштеме?..

Хәлим белә: бу урманда андый кояшлы утраулар бар. Һәм алар – әйбәт фал. Мондый аланлыклар урманның «кара» һәм «ак» яклары чигенә урнашкан була. Тагын шунысы да куандыра: бу нурлы аланнардан «албастылар» утравына юл-сукмак табу кыен түгел. Чөнки аларны тоташтырып торган сукмаклар – иң ышанычлы сукмаклар. Бу сукмакларны кешеләр дә, киекләр дә үз итә, хөрмәт итә. Аларда кан коелмый, чөнки ерткычлар да, кешеләр дә белә: бу кояшлы аланнарда һәм ул аланнарны тоташтырып торган сукмакларда ау катгый тыела!

Шушы якты аланда бүре белән хушлашырга язган икән. Хәлимнәр ары китте, ә ул, кадаклап куйган кебек, алан уртасында утырып калды. Хәлим аны чакырып та карады. Якынрак барып, үзенчә рәхмәт әйтте, аңа да яхшы нәсел, имин яшәеш теләде. Бүре кузгалмады. Инде китәм дигәндә генә, арадагы берничә адымны салмак кына үтеп, Хәлимгә якын ук килде дә аның кулын ялап алды. Йөрәге шартлар дәрәҗәгә җиткән ир заты чытырдатып күзләрен йомды. Кулында җылылык тойгач кына кабат ачты һәм бүренең колак артында тырпаеп торган йоннарын сыйпап куйды. Шулай мәңгелеккә аерылыштылар. Ә бит беркем дә әйтә алмый: күпме вакытны үз эченә аладыр бу «мәңгелек» дигәннәре! Бер гомернеме, бер елнымы, әллә бер көннеме?..

Анысын Ходай гына белә. һәм... шушы бүре белә. Белә-белә, чөнки ул шул Ходайның ишарәсе бит инде!

Ике сәгатьтән утарга килеп чыктылар. Ләкин килеп җитү белән барып керә алмадылар әле. Дөресен генә әйткәндә, утар юкка чыккан иде. Хәлим белә: утар ияләренең эше бу, аларның сихере. Белгәнгә күрә ашыкмады. Карчыклар Хәлимнәрнең якынлашуын инде белә булыр. Кайчан да булса чыгып алырлар. Урманда йөреп тәмам арыган, хәлсезләнгән качкыннар кайсы кая тәгәрәштеләр. Кемдер якындагы чишмәдән су алып килде. Кемдер калган тәгамнәре белән тамак юатты. Сәхәпне танырлык та түгел. Ул үзенең күз карашлары, кыяфәте, кылынмышлары белән бер үсмер балага әверелгән иде. Калганнарда да элеккеге егәрлек, усаллык юк, ләкин алары терерәк әле, – үткән-сүткәндә, синең аркада шушы хәлгә калдык без дигән кебек, бер каен төбендә кырын яткан Сәхәпкә тибеп кенә узалар иде.

Хәлим дә, чишмәдән су кабып килгәч, бер агач күләгәсенә урнашып, тыгыз үлән өстенә сузылды. Күзләрен йомды. Кай җире беләндер тойды: киләләр... Гел шулай: утарга якынлашканда, аның үзендә дә ниндидер серле сәләтләр уяна башлый... Тоем көчәя... Күп нәрсәне алдан сизә, хәтта күрә башлыйсың... Күрәзә итәсең...

Иң алдан, җил-җил атлап, Майя килә, аның артыннан, йөгерә-атлый, карчыклар ашыга. Ләкин Майя кая барырга икәнен белеп бетерми, аның күрәзәлеге ташка үлчим генә, шуңа да, туктап, карчыкларны көтеп ала, алар якынлашуга, тагын адымын кызулата...

Әнә инде алар күренделәр дә... Хикмәти хәл: алар артыннан ук, табигать пейзажы «юылып», каядыр гаип булып, аның урынында утар авылының бик тә таныш күренеше ачыла бара... Хәлим язмышының хәлиткеч мизгелләре шушы утар урамнарында, һәр бүлмәсе, почмагы сихер асрап ятучы каралты-кураларда үтте...

Хәлим торып басты. Майя йөгереп диярлек Хәлим янына килде. Беләкләреннән капшап тотып, башын аның күкрәгенә куйды. Бераз тын калып торгач, башын күтәрде:

– Нәрсә булды, Хәлим? Нигә борылып килдең? Авылга кайтып җитә алмадыңмы?.. Анысын мин дә беләм, әбиләр әйтте. Алар бөтен әйберне белеп торалар. Бу җәрәхәтләр каян? Нәрсә булды? Ник дәшмисең?..

Хәлим җавап урынына Сәхәпләр ягына ымлады. Андагы күренештән дөнья үзе тетрәнеп куяр иде. Нәкыя карчык агач төбендә утырган Сәхәп алдына тезләнгән дә аның башын күкрәгенә кыскан. Үзе еламсыраулы тавыш белән бертуктаусыз тәкрарлый:

– Балам-балакаем... Балам-балакаем... Балам-бала-каем...

Тәкыя карчык та тезләнгән. Ул мәңге тураймаслык булып картайган кул бармаклары белән Сәхәпне аркасыннан сөя... Ул да елый, Нәкыя кебек, күз яшьләрсез генә елый...

Майя, берни аңламыйм дигән кебек, җилкәсен сикертеп алды. Хәлимгә барысын да сөйләп, аңлатып бирергә туры килде.

Бераздан дәррәү торып бастылар. Хәлим карчыклар янына килде.

– Әбекәйләр, авыр юлдан килдем. Бу юлы да үлемнән калдым. Ходай Тәгалә ярдәм итте. Аннары... бүре... Таныш бүре. Сәхәпләр, кеше җанын кыеп, төрмәдән качтылар, мине дә үтермәкче булдылар. Монда алар алтын эзләп килделәр... Ирәмәл шаман курае аларга ияләшкән явыз рухларны куды. Шулай яшәсеннәр, хезмәт итсеннәр. Сезгә хуҗалыкны торгызырга кирәк, эшче куллар кирәк. Ләкин усаллыкларына, явыз уй-ниятләренә кайтырга ирек бирмәгез... Нәкыя әби, зинһар, бу юлы тыңлагыз мине...

Нәкыя карчык берни дәшмәде. Иелеп, ниндидер үлән өзде дә, бармак очлары белән уып, аның сутын Хәлимнең җәрәхәтләнгән йөз-битенә ышкып куйды. Ә менә Тәкыянең сүзе бар икән:

– Хәлим, хәзер үк кайтырга чык. Син авылга, гаиләңә кирәгрәк. Берни дә сорама, бар, ашык!..

Хәлим, нидер сизенеп, Тәкыя карчыкның сүзләрен ниндидер бәлагә, күңелсезлеккә юрап, сорашыр өчен авызын ачкан гына иде, бу юлы Нәкыя карчык усал итеп әйтеп куйды:

– Бар, бар!

Хәлимгә буйсынудан башка чара калмады. Ул, йөзенә үпкәләгән сабый чырае чыгарып, кырт борылды да урманга кереп китте. Күзенә Майяның үтә дә борчулы, хәтта ялварулы, шул ук вакытта искиткеч мәхәббәтле карашы гына чалынып калды.

* * *

Аптырыйм мин бу Хәлимгә! Менә тагын урманга сәфәргә чыга. Шул урман юлыннан котыла алмады инде ул!.. «Урман җене» тәмам ияләште бугай аңа. Үзе дә шул «урман җене»нә әверелеп бара түгелме? Шул урманда бәхетен, мәхәббәтен табып сөенде ул, шушы урманда ук бетмәс-төкәнмәс газапларга дучар булды, хәтта һәлакәтләргә юлыкты... Бәхете ягылып кала алмады, ә менә бәхетсезлек эзәрлекләвен дәвам итә.

Белә, нишләп белмәсен: ул авылга кирәк, гаиләсенә кирәк! Йә, әллә ул урманга теләп керәме? Ничә генә керсә дә, шулай кирәк булганга, язмышына язылган булганга керде... Менә хәзер дә кереп бара. Әйе, урман инде аның язмышында. Шул ук авыл кебек. Шулай туры килде инде... Иң мөһиме, урман аны кабул итте, үз итте. Каян беләме? Чөнки ул исән! Ә урманда исән калу чынлыкта Табигать мәрхәмәтенә ирешү дигән сүз, аннары... Ходай бүләге, ата-ана фатихасы кебек... Шулардан һич ким түгел!

Бу юлы инде беркайда да тукталмыйча, туп-туры кайтып җитәргә тиеш ул. Хәлимнең күңеле тыныч түгел. Аның борчылуы миңа – авторга да тәэсир итә, әлбәттә. Мин авыл хакында Хәлимгә караганда күбрәк тә беләм әле, ләкин барысын да беләм дип әйтә алмыйм. Авыл борчулары якыннары, балалары, бигрәк тә Хәят тирәсендәге ыгы-зыгыга гына кайтып калмый шул, анда заман һәм иман белән бәйле мәсьәләләр дә бөтен кискенлеге белән көн тәртибенә куелган.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (40)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (40)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: