Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 октябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (39)

Сәхәп нидер әйтергә теләп баш калкыта башлаган иде, Ана бүре ыржаеп торган казык тешләре белән аның бугазын «иркәләп» алды.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (39)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (39)

XVI

Хәлсез гәүдәсе белән җирдә таралып яткан Хәлим аң-зиһенен җыеп торып басканда, кара урманның кечкенә аланында булып алган ыгы-зыгы тынган иде инде. Аның каршында пәйда булган күренешне әкиятләрдә дә сөйләп, киноларда да күрсәтеп бетереп булмас иде, мөгаен...

Аланның бер караңгы почмагына Сәхәп кешеләре өер булып җыелган; алар бер-берләренә сыенышканнар да аяк астында чалкан төшкән Сәхәпкә куркынып карап торалар. Чалкан төшеп, кул-аякларын өскә күтәреп ятуы юкка түгел. Аның куркудан бөтен йөз җыерчыклары бер урынга укмашкан чыраена үзенең йөнтәс, селәгәйле борынын якын ук китереп, ара-тирә иренен җыерып, тешләрен ыржайтып, шул ук вакытта ишетелер-ишетелмәс кенә ырылдап, бер котсыз җанвар тора. Шулай да аның бүре булуын бик тиз күреп-чамалап алырга мөмкин иде. Мифлардан, әкиятләрдән «төшкән» бу ерткыч җанвар гади генә бүре булып, ул Хәлимгә таныш кебек тоелды. Таныш, әлбәттә! Зиһен савытында тиберченә башлаган уй-фикердән тәмам айнып, торып ук утырды Хәлим. Шул! Кайчандыр аны үлемнән алып калган, тәрбияләгән, дәвалаган, газиз баласын ияртеп җибәргән Ана бүре! Шул, шул күзәтеп, саклап килгән аны кеше аягы басмаган кара урман буена! Төркиләрнең иң борынгы бабалары бүреләргә барып тоташа, диләр бит. Әллә... шушы бүре йөзендә бик ерак ата-бабаларның рухы ярдәмгә килә микән?

– Бүре, бүрекәй... Синмени бу?.. Тагын мине коткарырга килдеңме? Ходай үзе җибәрәме әллә сине? Мин бит аның белән әле генә сөйләшкән идем... Ишеткән, димәк... Молодец! Егет кеше... Син дә егет... Менә мин генә... Минем генә хәл әйбәт түгел шул. Әй бүрекәй!.. Син мине барыбер алып чыга алмассың бу җәһәннәм тишегеннән...

Сәхәп нидер әйтергә теләп баш калкыта башлаган иде, Ана бүре ыржаеп торган казык тешләре белән аның бугазын «иркәләп» алды.

Хәлимнең хәле китә башлады, ул саташулы йокы ихтыярына буйсына баруын аңлады. «Үлмәсәм генә ярар иде», – дип уйларга өлгерде әле ул. Авырткан җире дә юк кебек, әмма шул ук вакытта бөтен җире дә сызлый, авырта... Йөрәген тоймый башлады, ахры, ул. Йөрәге урынында бушлык... Менә ул, хәле бераз җиңеләеп китмәсме дип, күзләрен йомды. Күз алдына ниндидер бүтән тормышта гына була торган картиналар килә башлады. Шуларның берсе Ирәмәл сурәте булып күз алдына басты. Бик ерактан килде ул, баштарак бер нокта гына иде, менә ул яфрак кадәр булды, аннары күктән җиргә төшкән болыт рәвешен алды... Ирәмәл аңа нидер әйтмәкче була иде, һәм бу инде беренче тапкыр түгел. Әнә-әнә, Ирәмәл аңа төш тәрәзәсе аша гел нидер әйтмәкче була, нәрсәгәдер ымлый-ишарәли, нидер кылырга, эшләргә куша. Бу юлы да ул ике кулының да бармак очларын иреннәре өстенә куеп, шул бармакларын биетергә кереште... Нишли ул? Нидер әйтергә телиме яисә сөйләргә кушамы? Әллә?.. Уйнарга өндиме? Әйе-әйе, курай уйнарга! Аның бит курае бар! Ирәмәл шаман курае!

Шулай дип уйлавы булды, Хәлимнең каршында пәйда булган картина, ул картина белән бергә андагы Ирәмәл сурәте дә гөлт итеп сүнде. Бу юлы да Ирәмәл үз эшен эшләде, үзенең сихри көчен Хәлимгә калдырып, үз офыкларына китеп барды... Автор буларак, мин бу хәлләргә ышанам, чөнки, әйтүемчә, изгелек барыбер җиңәргә тиеш. Ә изгелек тылсымнан башка була алмый...

Хәлим, ярым йокылы, ярым уяу килеш, мускуллары урынына «энә тутырылган» кулларын салмак кына хәрәкәтләндереп, күкрәк турысын, түшен капшый башлады. Исәнме аның курае? Шуны төгәл белә: качкыннар аны канга батырып кыйнаганда, кулларын алга кушырып, ул, үзе дә сизмәстән, бу курайны сакларга тырышты, ахры... Менә ул... исән-сау, алтынсу йөзен балкытып, уйнауны сорап тора.

Якындагы агач кәүсәсенә сөялеп утырырлык көч тапканчы, тагын бераз вакыт узды. Хәлим кулындагы курайны, сак кына тотып, иреннәренә якын ук китерде, иң элек сак кына үбеп алды, аннары, үзенең яңагына куеп, күзләрен йомды һәм... шулай бер гомергә тиң мизгел кичерде. Шушы бер мизгелдә ул сихер-тылсым көченә ия булды, дөнья белән генә түгел, бөтен Галәм белән илаһи элемтәгә керә ала торган бөек затка, тарихи шәхескә әверелде...

Беренче өрүдә үк көй килеп чыкмады әле. Икенчесендә дә, өченчесендә дә курай ямьсез сызгыру белән җавап бирде... Менә Хәлим бөтен тынын үпкәсенә җыеп тирән сулыш алды да курайның бер башын ирен читенә терәтеп үк куйды... Курайга шул гына кирәк иде, – аның моңсу чыжылдавык көе иксез-чиксез кара урманның шушы кечкенә аланы өстендә тирбәнергә кереште... Аннары ул аландагы кешеләрнең йөрәкләренә берәм-берәм суырылып керә башлады... Кешеләрнең йөрәкләре әллә ни карышып тормады, бу «моң» дип аталган, күзгә күренми торган илаһи рәшә дулкынын шундук үзләренә кабул иттеләр. Бүре генә бу сихри шаукымны сәерсенеп, төчкеренә-төчкеренә карышып булашты, башын чайкады, арлы-бирле йөренде... Ләкин ул да бераздан тынычланып калды, Сәхәп яныннан китеп, курай уйнап утырган Хәлим янына килде, моңсу көй аһәңенә кушылып, башын-борынын күк катына чөеп, үзе генә белгән телдә улый башлады.

Ишетелер-ишетелмәс кенә яңгырап торган курай тавышы гүя дөньяны яралган вакытына, Әлмисак чорына кайтарды – тирә-як тынычланып калды, Сәхәп кешеләре, Сәхәп үзе дә, башларын иеп, ниндидер иләс-миләс халәткә керделәр. Алар нәрсә кушсаң, шуны эшли торган мәхлук җаннарга әверелеп киләләр, ахры... Хәлим үзе дә шулар хәлендә иде. Ирәмәлнең тылсымлы курае аны да ниндидер сихри бер халәткә алып кергән, моңа кадәр таныш булмаган гипноз шаукымына юлыктырган иде...

Менә бервакыт Хәлимнең үпкәсендә һава бетте, аның сулышы кысылды, бармаклары талды, беләкләре тыңламас булды. Курай үз эшен эшләгән иде инде, менә ул Хәлим кулыннан ычкынып китте дә агач төбендәге яфрак мендәренә шуып төште... Күрәсең, аның сихри көче беткән, моң егәрлеге югалган, ул шушы урында төшеп калырга, югалырга тиеш булган...

Караңгы бик тиз төште. Бераз вакыттан соң, хәл кереп, аягына баскан Хәлим тирә-якны барлый, өйрәнә башлады. Сәхәп кешеләре шул ук буйсынулы кыяфәттә сүзсез генә бер төркемгә тупланып утыралар. Кайсылары каткан ипи кимерә, кайсылары алма кертли, сакалбайга гына берни кирәк түгел, ахры, ул башын җиргә кадәр салындырган да... әллә елый, әллә йоклый... Ә менә авыр газапларга дучар булуы – төгәл, хак! Аның йөз-бите күренми, ә җаны күз алдында – шушы котсыз дөнья каршында япа-ялангач калган, – аның газапларына, шаукымлы кичерешләренә җир үзе дә, хәтта күкләр дә түзә алмас кебек...

Ана бүре бераз тынычланган, ләкин ул тагын да читкәрәк барып утырган. Әнә ул кичке эңгердә күренер-күренмәс тора, гамьсез генә тирә-якны күзәтә. Ләкин, кая гына караса да, бу карашының соңгы ноктасы Хәлим һәм Хәлимнең күзләре булып чыга...

Хәлим шушы урында ук төнне чыгарга булды. Ул инде Сәхәп кешеләренең аңсыз-зиһенсез, ихтыярсыз бәндә-зомбиларга әверелүенә инанган иде. Алар инде куркыныч түгел. Тик аларны монда ташлап калдыру да дөрес булмас иде. Алар да Хода бәндәләре, җир йөзендә йөрергә аларның да хакы бар. Иң дөресе – кешеләр өчен куркыныч булган бу бәндә кисәкләре шушы урманда калып гомер кичерсеннәр, соңгы яшәү урыннары шушында булсын, соңгы сулышларын да монда алсыннар. Ә нигә монда? Аларның урман буйлап саташып йөрүләреннән ни файда. Әнә яшәсеннәр карчыклар утарында, аларга барыбер булышчылар кирәк!

Башында гөлт итеп кабынып алган әлеге фикергә Хәлим кат-кат әйләнеп кайтты. Бу уй-ният торган саен ныгыды, ниһаять, үз урынын, дәлилен тапты. Әйе, Сәхәп – Тәкыя карчыкның улы. Нәкъ шуның өчен дә Сәхәп анасына хезмәт итәргә, аны карарга тиеш! Димәк, утарга! Таң тиз ата. Офыктан беренче кояш нурлары саркып чыгу белән юлга кузгалырга кирәк. Иртәгә көн буе барасы... Көн ахырына ничек тә утарга барып җитәсе иде!.. Юлга кузгалырга ашкынса да, Хәлим әле төгәл генә әйтә дә алмый – ничек чыгарлар соң алар бу Сусанин сазлыгыннан? Ким дигәндә ярты көнлек юл... Анысы да сукмакны белеп барган очракта... Ә урап-урап йөрергә туры килсә? Адашсалар? Хәлим үзе килгән сукмакны чамаларга тырышыр анысы... Тик урман авыр уйлар белән йөргәнне яратмый. Ә Сәхәпләрне ул бу урман төпкеленә хәйләләп, алдап алып керде, шуның белән үз күңеленә, язмышына авырлык алды...

Бүресе кая булды соң әле? Җан сакчысы... Күренми, әллә китеп бардымы? Ничектер... кешечә рәхмәт тә әйтмәде Хәлим аңа. Кешечә хушлаша да алмады... Янына барып, күзләренә бага алмады. Хәтерендә, элек алар күз карашлары белән сөйләшәләр, аралашалар иде... Кеше күзләре белән карый иде шул аның ул чактагы танышы... Хәзер ничек карый икән? Шулай ук карыйдыр, әнә бит таныды ул Хәлимне, таныды!

Их!.. Бөтен тән сызлый, тән белән бергә җан сызлый... Ә үзе, адәм көлкесе, ярты көндә утарга барып җитү турында хыяллана. Хәчтерүш!.. Кая ул?! Янында бүре булса бер хәл. Ә ул юк инде. Киткән. Шулай хәл иткән.

Көн буена авызына бер тәгам ризык капканы юк. Өзеп-өзеп капкан үләннәр генә көч-егәрлек бирә алмый шул. Әнә Сәхәп кешеләре дә кесә төпләреннән җыештырып капкалап алдылар да, бер-берсенә сыенышып, бөгәрләнеп яттылар...

Хәлим үзен упкын төбендә калган кебек хис итте. Өстә куе агач ябалдашлары күкне каплаган, аста салкын дымлы һава сулышка каплана! Шунда ук черегән яфрак исе өлгереп йомшый башлаган җиләк-җимеш, орлык исе, ит исе, кан исе... Тукта, кан исе?.. Хәлим шунда гына үзеннән ике-өч адым читтә утыручы бүре шәүләсенә тап булды. Бүре! Бүресе кайткан. Ташламаган Хәлимне, дустын... Әнә ул – бер пар утлы күмер... Карасаң, карашларыңны пешереп ала торган бүре күзләре... Юк-юк, кеше күзләре!

Ә кан исе кайдан? Хәлим уйлап кына бетерде, бүре, ничек тә куркытмаска иде дигән кебек, салмак кына адымнар белән килеп, Хәлим алдына куян түшкәсе куйды. Кан саркып торган куян әле үлеп бетмәгән иде. Хәлимгә тыпырчынып, соңгы җан сулышын чыгарып яткан куянны Сәхәпләрдән алган пычак белән чалып җибәрәсе генә калды. Аннары ул учак ягып җибәрде. Куян тиресен сыдырып кына төшерде, артык нечкәләп тормады (ут барысын да чистарта ул), түшкәнең иң итле урыннарын гына аерып алды. Соңгы йотым суын шул итне чылатыр өчен тотты. Менә ул булган ит кисәкләрен очлап юынылган таякның башына кидертеп, ул таякны учак читенә кадап куйды. Учак өстеннән пар-бу булып аланга җәелгән ит тәме Сәхәп бандитларын да уятты, ахры, алар берән-сәрән учакка таба елыша башладылар. Ит барысына да җитте, бүре үзе дә ялындырып тормады, куянның учактан калган бот-чатларын алып юкка чыкты, шул рәвешле кеше күзеннән читтә ризыкланды.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (39)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (39)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: