Нәркиснең көне буе эше эш булмады. Күз йомган килеш тә система куя, укол ясый торган бармаклары тыңламады. Авырулар, Нәркиснең бу халәтенә аптырасалар да, артык сорау биреп теңкәсенә тимәделәр.
Клиникада эшләрен бетереп, кассага көне буена җыелган акчаларны санап, тартманы бикләргә торганда, ишектә Гөлминур Әкрамовна күренде.
– Күпме?
– Егерме биш мең!
– Китерегез, калганын үземнән өстәп торырмын, – дип, ул акчалы конвертны, чебеш эләктергән тилгән сыман, тиз генә тартып алды да чыгып китте.
Бөтенләй үк начар кеше түгел баш табиб. Әнә хәлемә керә бит әле! Мине участокка алып китмәделәр, заказчикларга үз акчасын куеп тора, эштән кумады. И Раббым, мең рәхмәт сиңа! Бу бәла-казалардан исән-имин чыксам, әтиемне эзләп табар идем дә аңардан башка гына узган бар тормышымны сөйләп, пешергән ризыгымны авыз иттерер идем. Бәлки әле мине ташлап китүендә бер гаебе дә булмагандыр, аны мәҗбүр иткәннәрдер. Бәлки ул гомере буе мине уйлап яшәгәндер, мин генә сизмәгәнмендер?! Нәркис авыз эченнән шулай сөйләнеп, поликлиникадан чыкты.
Тышта вак кына яңгыр сибәли. Тамчылар хатынның маңгаена килеп бәрелә дә, бите буйлап агып төшә. Тормышның ачы җилләре җынын туктаусыз камчылап үзәгенә үтеп торса да, Нәркис бирешми, тырыша, тырмаша үзе җигелгән арбаны тарта. Бер генә тапкыр булса да, дилбегәне ир дигәненә тоттырасы килгән чаклары күп булды аның, әмма алырга атлыгып торучысы гына күренми. Фәрваз инде хатынының бар эшне үзе эшләвенә күнгән, “Юк, кирәкми, теләмим, белмим” сүзләре белән бар йөкне үз өстеннән төшереп яшәде. Әйтерсең лә ул, “Ирең бармы?” дип сораучыларга “Бар!” дип җавап бирер өчен генә яратылган бер адәм иде.
Соңгы вакытта хатын: “Кайда ялгыштым соң мин?” – дигән сорауга җавап эзли. Тәүге кат Шыгырданга килен булып төшкән вакытларын күз алдына китереп, еш кына узган гомер юлын барлый һәм йөрәген парә-парә телгән хәлләрне исенә төшерүгә, күңеле карала башлый. Андый чакларда ул чишмә суы белән битләрен юа, уйларын тузгытып җибәрерлек җырлар тыңлый.
Нәркис, кибеттән азык-төлек күтәреп кайтканда, ире өйдә йоклап ята иде. Телевизоры бар тавышка акыра, зал диванында центнерлы гәүдәсе белән ике мендәрне бер итеп изгән ир. Ишекне ачып кергән тавышка да уянмады.
Кем белән бүлешергә бу көннең авыр хәсрәтен? Иренә сөйләсә дә, тыңламас, йә Нәркиснең үзен сүгәргә тотыныр. Олы кызына сөйләр иде – бала табарга вакыты җитеп килә, борчу ярамас. Кече кызы Алсуга сөйләсә ничек булыр? Алсу яшьтән бик төпле, акыллы киңәшче, ярдәмче булып үсте үсүен.
Нәркис, көндезге авыр хисләрдән арынырга теләгәндәй, өстендәге киемнәрен алыштырды. Йөрәкне телгәләгән хәсрәтле уйлардан, әйтерсең лә, күлмәкне салып атып кына котылып була! Театрда эшләүче Алсу әнисенең уйларын сизгән диярсең, чәйнек сызгыруы белән бергә кушылып, Нәркиснең телефоны да зеңләде.
– Алло, әнием! Кара күлмәк киеп яр башында нинди ир белән басып тора идең син?
– Хәерле кич, кызым! Нинди кара күлмәк, нинди ир?
– Менә мин дә шуны белергә телим, әнием!
– Минем гардеробта, гомумән, кара күлмәк югын беләсең ич, кызым!
– Беләм, әнием!
– Төшләрең белән башымны катырма әле, балам, болай да бүген телем аңкавыма ябышкан, йөрәгем урынында түгел.
Нәркиснең тавышы калтырап чыкты. Чигәләре чыңлады.
– Әни, ул коляскадагы ир бик тә, бик тә сиңа охшаган иде!
Зең-зең, зең, зең... Алсуның тавышы кинәт өзелде. Нәркис кызына кабат шалтыратмады. Чынаягына кап-кара иттереп чәй агызды. Баш авыртуларын каты чәй белән булса да юып аласы килде аның.
– Кайда йөрдең шул гомер? – Кухня ишеге төбендә ире күренде.
– Эштә. Нәркиснең авыз ачып иренә сыңар сүз әйтәсе килмәсә дә, җавап кайтарырга кирәк иде.
– Эштә? Синең эшең икедә бетә бит! Ә хәзер кичке биш!
– Фәрваз, ичмасам, син игәмә, болай да күңелемнең өзелмәгән кылы калмады бүген.
Ир кухняга узды.
– Миңа да чәй яса! Мин көне буе ашамаган!
– Соң мин сиңа аш пешереп калдырдым бит, җылытып ашыйсың булган! Аңа да мин кирәкме инде? Бәлки сиңа кашыклап ашатыргадыр? Синең өчен үзем йотыйм дамы?! Менә мине утыртып куйсалар, эчәрсең баба шулпасы!
– Бусы нинди сүз тагын? Утыртып куйсалар, имеш? Ни булды? Чәчтер әйдә серләреңне!
– Выручканы урлаганнар... Бар акчаны Гөлсем санап калды... Иртән килгән төшкә акчадан җилләр искән!
– Соң Гөлсемнән сорасыннар! Кая куйган соң ул акчаларны?!
– Гөлсем юк шул менә! Бүген миннән көне буе сорау алдылар... Нәркис көндезге хәлләрне искә төшерүгә, кабат күңеле тулып, үксеп елап җибәрде.
– Ник мин шушы кадәр бәхетсез җан булдым икән? Бер генә көн дә хәсрәтсез яшәгәнем юк бит!
– Син үзең бар кешегә дә хәсрәт ясап йөрисең! Сыгылып, мине кызгандыра алмассың! Синең өчен түләргә дигән акчам юк минем! Әнә, берничә кешедә сиделка булып йөрерсең дә җыярсың!
Фәрваз газ плитәсе өстендә торган кәстрүлдән шулпаны чүмеч белән генә чөмерде дә, кухнядан чыгып китте. Нәркиснең күңеле тәмам кителде. “Йа, Раббем, шушы битараф адәмгә уналты яшемнән кияүгә чыгып, тормышның күпме тозлы шулпасын эчтем?! Нишләп шушы кадәр каты бәгырьле бу Фәрваз? Иртәгә ничекләр җавап тотармын?”
Хатынның кулы бернинди эшкә дә бармады . “Урланган илле мең акчаны каян табарга?” – дигән уйдан котыла алмады ул.
Караңгы төн авыр булса да узды. Таң атты. Керфек очларында калган күз яшьләре иртәнге чәйгә коелды.
– Ни булып бетәр? Әгәр мине ябып куйсалар, сиңа хәбәр итәрмен, – дип иренә сүз кушты да эшкә җыена башлады.
* * *
Баш табиб бүлмәсендә, Гөлминур янында кассирша Гөлсемне, Сабит Гафуровичны бергә күреп, хатын өнсез калды.
– Узыгыз, Нәркис Гафуровна!
Нигәдер, баш табибның тавышы калтырап чыкты. Бер төн эчендә ни дә булса үзгәргәнме, Гөлсем нишләп монда икән, бу коляскадагы кеше берәр шаһитмы?...
Тикшерүченең күз карашы бүген, нишләптер, җылы, хәтта серле кебек тоела.
Бүлмәдәге тынлыкны Сабит Гафурович бозды:
– Йә, кемнән башлыйбыз? Кайсыгыз, үз иреге белән капчыктагы серне тартып чыгара?
– Сез, соңрак, соңрак! Вакыйгаларны ачып салгач! – дип туктатты.
Карт шым булды.
Нәркис: “Димәк, бу картлач та шаһит икән!”–дип уйларга да өлгермәде, Сабит Гафурович Гөлсемгә боерды:
– Әйдәгез, ничек бар – шулай сөйләгез!
Гөлсем кылган төсле җилфердәп торган чәч бортекләрен кирәксә-кирәкмәсә дә, әле бөтәрләп, әле тартып сүз башлады, дулкынлануын яшерә алмый.
– Миндә түгел ул акчалар... – Хатын туктап, тирән итеп сулыш алды, тамагын кырды, сүз йомгагының очын таба алмады. – Мин аларны... санадым да...
Гөлсем, Гөлминурга карап, әйтергәме-юкмы дигәндәй, берничә минут җавапсыз торган арада, аны тикшерүче куәтләде:
– Санадыгыз да кая куйдыгыз?
– Кая булсын инде – конвертка! Ике конверт иде бит! Берсенә сумманы яздым да, буш килеш калды, икенчесен Гөлминур Әкрамовнага бирдем.
Шул чак баш табиб корбанын эләктерергә җыенган карчыга сыман:
– Син нәрсә, Гөлсем, акылыңдамы, яла ягарга?! – дип җикеренде.
– Сабыр, сабыр, Гөлминур ханым! Сезгә дә вакыт җитәр, сабыр булыгыз! – Сабит Гафурович Гөлсемнең алдына ук килеп басты. Кассирша, йөзенә “Миңа хәзер барыбер, барын да сөйләп бирәм” дигән төсмер чыгарып, сүзен дәвам итте.
– Конвертны илле мең акчасы белән Гөлминур Әкрамовнага бирдем. Ул шунда ук акчаны сумкасына салып куйды да, минем ялга китәргә сорап язган гаризама имза сырлады. Берничә көн ялындым: “Бер атнага гына ялга китим әле!” – дип, гаризамны ала да ерта, ала да ерта иде. Теге көнне дә янына мин гариза тотып кердем. Шунда Гөлминур Әкрамовна миңа бер “эш” тәкъдим итте. Табибә утырган урыныннан кузгалып куйды.
– Гөлсем! Чамасын бел! Үкенергә туры килмәсен!
– Куркытмагыз мине, Гөлминур Әкрамовна, минем башка түзәр хәлем калмады, китәм мин бу клиникадан. Бөтенләйгә! Мин бит мондый түгел идем, сез мине нинди хәшәрәткә әйләндердегез, хәзер үз-үземне күралмыйм.
– Дәвам итегез! – Сабит Гөлсемнең иңбашына кулын куеп, аңа утырырга кушты. Хатын калтыранган бармаклары белән өстәлдәге графиннан су салып эчте. Тәрәз кырыендагы карт та борсаланып, эшне ашыктырырга теләде. Аның да тизрәк нидер әйтәсе килә иде бугай. Нәркис бүлмәдәгеләрнең һәркайсын игътибар белән күзәтте.
– Эш сәгате беткән иде инде. Минем акча санаганны Нәркис тә күрде, тик аларны тартмага салганны гына күрмәде ул, мескен! Шулчак, Гөлминур Әкрамовна чакыртты. “Гаризаңа кул куячакмын, тик син миңа бер эштә булышырга тиеш. Мин Нәркисне эштән кумакчы булам, ә сәбәбе юк – диде. Мин нишли алам соң, – дигәч, бүлдермә, тыңла. Әллә ни эшләргә кирәкми, выручка урынына буш конверт калдырасың. Синең эшең бик җиңел. Үзең ялга китәсең, шәһәрдән югаласың... вакытлыча, әлбәттә, диде. Мин инде күңелем белән әллә кайчан Грециядә идем, шуңа күрә бу юлы да ризалаштым
– Гафу итегез, Гөлсем, бу юлы да дигәнегезне төшенеп бетмәдем, – диде Сабит Гафурович.
– Ә нәрсәсе аңлашылмый? Гөлминур Әкрамовнаның улы наркоман бит! Ә егеткә көн дә акча кирәк! Дозага! Әнисе улын тынычландырыр өчен гел шулай акча эшли, каян алып бетерсен?!
Гөлминурның бөтен тәне дерелди, бармакларын туктаусыз бер-берсенә кыйнап, үз-үзен тынычландырырга тырышып карый. Тик инде тикшерүчедән берни дә яшереп булмаслыгы көн кебек ачык иде.
– Гөлсем!
– Нәрсә, сез, Гөлсем дә Гөлсем?! Күпме кешенең күз яшен күтәреп йөрүе әллә миңа җиңел дисезме?!
– Дәвам итегез!
– Клиникадан шулай киткән шәфкать туташлары гына да алтау инде! Барысы да шул акча аркасында. Берничәсе, үзләре алмасалар да, акчаны врачка үз куллары белән кертеп бирде, эштән чиста документ белән китү барәбаренә. Менә Нәркис кенә!
Нәркис, миңа да чират җиттемени, дигәндәй, торып басты. Тик аны тикшерүче кире урынына утыртты.
– Әлегә сезгә сүз бирмәдек. Сабыр итегез! Ә Нәркис Гафуровнага ник каныкты табиб?
– Никме? Әлеге дә баягы, шул, улы аркасында инде!
– Аңламадым, – диде тикшерүче.
– Монда аңламаслык берни дә юк. Төнлә улының өянәге башланган. Егеткә тиз генә система куймасаң, кыйнала, бәргәләнә, йә доза бирергә, йә система куеп бу хәлдән “откачать итәргә” кирәк. Уйлап тора да, Гөлминур Әкрамовна “Ашыгыч ярдәм”гә шалтырата. Ә, машинада, система куярга, кем килә дип уйлыйсыз? Нәркис Гафуровна квартирага килеп кергәч, өнсез кала ул. Кире борып та җибәрә алмый. Улына ярдәм итәргә кирәк. Төне буе шулай егет янында газапланып утырып чыгалар икәү. Улының наркоман булуы турындагы сер ачылгач, Гөлминур Әкрамовна, ничек тә Нәркисне клиникадан куарга уйлый. Башкаларны да шулай озатты ул. Тик менә, нишләптер, миңа гына тимәде.
– Сине иң беренче куарга кирәк булган икән, хәшәрәт! – дип ярсыды Гөлминур.
– Кулыгыз кыскарак, Гөлминур Әкрамовна, чөнки мин сезнең бөтен махинацияләрегезне беләм.
– Дәвам итегез!
– Ә башка сүзем юк. Мин бит инде икенче көнне аэропортта идем, анда менә сез көтеп торгансыз... Миңа хәзер китсәм дә буламы, иптәш следователь?!
– Азрак сабыр итегез! Гөлминур Әкрамовна ни дияр бит әле?
– Ни дия алам соң инде? Баласы хакына ярдан да ташланырга әзер кеше инде мин. Күрәсең, үземә дә зур җәза алыр көн җиткәндер! Ни өчен, ни өчен?
Хатын үзе биргән сорауга үзе җавап таба алмыйча, үксеп елап җибәрде. Нәркис, Гөлсем, Гөлминур... Өчесенең дә күз яшьләре саф иде..
Автор фотосы.