Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 октябрь , 07:25

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (38)

...Сәхәп пистолетын акрын гына өскә күтәреп, аны Хәлимгә каратып төзи башлады...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (38)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (38)

XV

Бер сәгатьләп баргач, Хәлим таныш чишмә буена килеп чыкты. Үткән-сүткәндә, шушы чишмә янына тукталып, юынып, юанып китә иде ул. Ничектер... күңеле тынычлана иде аның бу урында. Шул ук вакытта бик сәер урын. Нәкъ шушы урында урман дөньясы ике якка аерылып китә кебек: ак һәм кара дөньяларга, изгелеккә һәм яманлыкка, яшәүгә һәм үлемгә. Бу хакта уйламаска тырыша ул. Әмма бу шулай. Әйе, һәр җирдә шундый чикләр бар. Кешелек тормышында да, урманда да, хәтта кеше күңелендә дә. Шул чикләрдә хәл ителә язмышларның язмышы.

Әлеге чишмә буенда да искәргәне бар Хәлимнең: аның бер ягы караңгы, шомлы, иң кояшлы, аяз көннәрдә дә авыр тойгы калдыра, бу урын хәтта ниндидер гигант каракошның канаты астын, аның шәүләсен хәтерләтә, ә икенче ягы якты, кояшсыз көндә дә кояшлы, нурлы... Иң кызыгы бу да түгел әле. Иң элек шул игътибарны җәлеп итә: бу чишмә тигез урыннан бәреп чыга. Аның бары тик тар гына ерынтык су юлы бар. Бу инешне як-яклап биек, куе үләннәр озатып бара. Чишмә артында, караңгы якта, тәбәнәк кенә куе әрәмәлек бар барын. Әмма Хәлим ул шомлы куаклык эченә керми, чөнки аның артында ук иң тыныч-тымызык, җилсез көннәрне дә шаулап утыра торган биек усаклар, мәһабәт имәннәр рәте башланып китә...

Сәхәп һәм аның иярченнәре, бер-берсен этә-төртә, бер уңайдан иң алдан баручы Хәлимне бер читкә бәреп җибәреп, чишмәгә ыргылдылар. Бала йөзле бәндә кисәге генә аларга иярә алмады, кулларына аркан белән бәйләп куелган Хәлим аңа адымын кызулатырга ирек бирмәде...

Качкыннар бик арыганнар иде. Сәхәп үзе дә, күзләрен йомып, бер калкулыкка башын куеп яткан. Әллә кичәге аракы сөременнән айнып җитә алмый, әллә юл йокысының сихри ихтыярына бирелгән... Хәлим дә, чишмәнең татлыдан-татлы суын туйганчы эчеп, хәл җыеп алганнан соң, төбе күренеп торган инешнең ярына тезләнеп, юынып, коенып алды, капчык төбенә төшеп калган ипи кыерчыгын урталай сындырып, бер кисәген авызына капты... Арканның икенче очындагы качкын егет, Хәлимнең һәр хәрәкәтенә буйсынып, аның янында бөтерелеп йөрергә тиеш булды.

Менә бервакыт Хәлим янына Сәхәп килеп утырды. Аңа да хәл кергән. Йөзе җитдиләнеп, хәтта картаеп киткән.

– Хәзер кайсы якка. Син ни... җәһәтрәк кылан... Бүгең ничек тә утарга барып җитәргә кирәк, парин. Юкса... кара аны!

Хәлимгә Сәхәпнең җаена торасы гына калды. Уйланган хәйләне, кылынган ниятне һич кенә дә белергә тиеш түгел ул!

– Менә шушы чишмә артыннан кереп китәбез дә инде...

Нидер сизенгән кебек, Сәхәп сискәнеп китте, башын күтәреп, карашлары белән Хәлимгә укталды, бераздан торып ук басты...

– Слушай, парин, син ныклап уйла әле... Ул як бик шомлы, яман күренә. Син точно беләсеңме, шушы юлмы?

– Караңгы булса да, туры юл ул... Сиңа бит тизрәк барып җитәргә кирәк, калганы инде, ягъни ничек барып җитү – минем эш. Сезгә мине тыңларга туры киләчәк...

– Ну смотри...

Хәлим тагын ялгызы. Аның «игезәк» пары бер агач төбенә җәелеп утырган да күзләрен йомган. Әллә йоклый, әллә... үлгән инде? Юк икән. Әнә йокы аралаш мыгырданып алды. Төнлә дә йокламагач, Хәлимне дә йокыга тарта. Ярый әле көн кызу түгел. Кояшны ниндидер кара болытлар каплап алган. Бер урында кайнап-күпереп торган бу кара күбекләр кояш белән бергә төшкелеккә күтәреләләр, кояш белән бергә байыйлар... Кояш та тоткынлыкка эләккәнме әллә? Хәлим кебек, ул да күрәләтә һәлакәтенә барамы? Нәрсә хакына? Кем хакына? Аллаһы Тәгалә бу галәмәтләрне белә микән? Беләдер... Булышадыр... Менә бит – Хәлим һаман әле исән... Әгәр Ул бар икән, бердәнбер икән, һичшиксез, күреп, күзәтеп торырга тиеш! Әнә бит ул, әнә... Йөзен Хәлимгә якын ук китереп, нидер пышылдый... Юк, бу Аллаһы Тәгалә үзе түгел, ә аның бер бәндәсе... Аермачык түгел, томан, рәшә кебек кенә аның йөз-чырае, ә менә шәүләсе, чалымнары, иң мөһиме, карашлары аермачык күренеп, беленеп тора! Бу күзләр кемнеңдер күзләре бит! Ирәмәлнеке? Ак бабайныкы? Морат? Морат каян тагын? Ул нинди хәл-әхвәлләргә ым-ишарә булып йөри төшнең серле тыкрыкларында? Йөрсен, бер сүз дә юк, тик юньлегә генә йөрсен иде...

Ниндидер сасы искә тончыга язып, саташып уянып китте Хәлим. Күзләрен ачты һәм... акылын җуя язды!.. Аның йөзенә чыраен якын ук китереп, үзенә аркан белән тагылып йөргән бала йөзле егет карап тора иде.

– Саха, ул не откинулся, әнә күзләрен ачарга маташа...

– Тартып торгыз тизрәк, кузгалырга вакыт. – Монысы Сәхәп тавышы.

Урман белән урман аерыла шул. Чишмәгә кадәр килгән урман яп-якты иде, нинди генә куе агачлык булса да, кояш нурлары җиргә кадәр төшеп җитәргә барыбер җай таба иде. Ак якта сукмаклар да күбрәк. Аларның күбесен Хәлим яттан белә. Чишмә буенда ял-хәл алгач, ул нәкъ менә шул таныш сукмакларга кереп китә иде. Бу юлы Хәлим, кырт борылып, караңгы әрәмә эченә кереп китте. Әрәмә артында ук аларны юк кына җилдә дә шомландырып, шыбырдап утыра торган мәһабәт усак агачлары каршы алды. Утар якты якта калды, таныш сукмаклар исә туп-туры шул карчыклар дөньясына илтеп чыгаралар да инде. Ә бу юлсыз, сукмаксыз урман кая алып барасын Хәлим белми. Бөтенләй адашып йөргән чакта да ул мондый урыннарга керми иде. Урап йөрсә йөри, әмма белмәгән җирләрдән читтәрәк булырга тырышты.

Шулай да... кая кадәр бара икән бу кара урман? Һәрнәрсәнең очы, чите, чиге була бит... Монда да тормыш барамы? Җан ияләре бармы? Кешеләр?

Уйлап кына бетерде, Хәлим үзенең бөтен җаны-тәне белән урманның кайсыдыр төпкеленнән карап торган күз карашын тоеп алды. Әнә бит үтәли тишәрдәй булып карый, бәгырьләргә кадәр бораулап керә... Кем ул, нәрсә ул? Адәм затымы? Рухмы-духмы? Албасты яисә Шүрәлеме? Җавыл белән Давыл түгел, анысы төгәл мәгълүм. Алар йөргән җирдә җил бар. Әллә иң гадәти ерткыч җанвармы? Әнә бит үткән көндә бу хөрәсәннәрне дә ниндидер бүре эзәрлекләп йөргән.

Хәлим, тирә-якны күпме генә күзәтсә дә, ниндидер Җан иясенә ишарә булырдай җанлылык та, хәрәкәт тә күрмәде. Ә барыбер теге үткен караштан котыла алмады. Бераздан ул бу сәер тойгыга күнекте дә бугай, хәтта ул караш шаукымы басылып, югалып торса борчыла ук башлый иде...

Шулай тагын берничә сәгать бардылар. Урман куера, биекләнә барды, күк, кояш ерагайды. Кошлар сайрамас булды. Барлы-юклы сукмакларның да рәте-чираты бетте. Кая барганын белеп барса да, Хәлимнең күңелендә шом артты, Сәхәп кешеләре исә бөтенләй куркуга, пошаманга калдылар... Сәхәп туктарга боерды. Ул, йөгерә-атлый, Хәлим янына килде.

– Ну?

– Нәрсә «ну»?

– Шушымы синең утарың? Утар кайда? Әбиләр кайда? Ә?

– Сәхәп, ул утарга икешәр көн баралар. Ә син дүрт сәгать эчендә утар таптырасың. Түз, сабыр бул, тагын ике-өч сәгатьлек юл калды... Кешеләреңне тынычландыр... Хәзер тарткалашуның мәгънәсе юк...

– Ничек тынычландырыйм? Аларның хәлләре калмады. Аракылары да бетте... Бераздан миңа «предъява» белән киләчәкләр... Сиңа да көн бетәчәк, парин, уйнама безнең белән! Ярый, тагын ике сәгать. Аннары... разборка!

– Килештек... Разборка тек разборка!..

Тагын шул ук урман. Күп еллар буе түшәлеп килгән яфраклардан аяк астында калтырап торган урман туфрагы, кояш нуры төшмәгәнлектән, бер үлән бөртеге күрмичә яшәүче урман табигате... Тынчу дым исеннән башлар әйләнә. Аяк астында ысылдап калган берничә еланнан кала җан ияләренең әсәре дә юк... һәм... теге, баягы караш. Ниндидер серле, шаукымлы караш. Ул һаман бара, ул һаман янәшәдә. Дусмы ул, дошманмы? Хәтта шуны да белеп булмый... Белмәү, бәлки, хәерлерәктер дә...

Шулай тагын бер сәгать бардылар. Тәмам хәлсезләнделәр. Хәлим үзе дә хәлдән тайды. Нинди урман соң бу?! Себер тайгасына барып тоташты, ахры. Тагын да ныграк караңгыланды, кояшның офык читенә төшә баруын һаваның салкынаюыннан да тоеп була. Ни генә дисәң дә, җәй ахыры бит. Урманның зәхмәтле шомга күмелә баруы тәнгә генә түгел, җанга да салкынлык өреп тора...

Бу юлы беренче булып Хәлим үзе туктады. Артыннан килүче Сәхәпне көтеп алды. Сүзне дә үзе башлады:

– Сәхәп, ачуланма, шушында туктыйбыз. Ары барырлык хәл дә юк, теләк тә юк... Туп-туры әйтергә тиешмен: мин сезне урманның иң караңгы төпкеленә алып кереп адаштырдым... Утардагы әбиләрне тагын бер тапкыр рәнҗетергә юл куя алмадым... Теләсә нишләтегез, ләкин мин бу урыннан бер адым да ары атламаячакмын. Бу сәфәребезнең кызык ягы шунда: урманның бу төпкелендә мин үзем дә беренче тапкыр, һәм мин кире чыгу юлын белмим... Бигайбә!..

Сәхәпнең җен ачулары чыгар дип уйлаган иде дә, юк, Сәхәп, Хәлимгә күтәрелеп тә карамыйча, яртылаш сынып, череп җирдә аунап яткан бер агач кәүсәсенә барып утырды.

– Мин шулайдыр дип уйлый башлаган идем инде... Ярый, шулай да булсын ди... Син җиңдең ди... Нәрсә эшләгәнеңне үзең аңлыйсыңдыр? Ә һәр кылган гамәл өчен түләргә туры килә. Бу хакта да беләсеңдер... По понятиям шулай. Урман законы турында да ишеткәнең бардыр. Урманның төп законы – урманда закон юк! Шулай булгач, язмышың хәл ителгән дип уйла. Сиңа бер пуля да җиткән булыр иде. Анысы бик җиңел үлем булачак. Ә сиңа авыр һәм озак үләргә туры киләчәк. Чөнки гаебең зур, братвадан рәнҗеш тә бихисап күп.

Сәхәп торып басты. Күзләрен кысыбрак, Хәлимгә төбәлде. Аннары, бу хәлләрдән тәмам аптырашта калган иярченнәренә карап, ияк сикертеп алды да Хәлимгә таба ымлады. Үзе, арткарак китеп, тәмәкесен кабызды, кесәсеннән пистолетын тартып чыгарды.

Качкын зэкларга шул җитә калды, алар кулларында нәрсә бар, шуның белән Хәлимгә ябырылдылар. Хәлим башта каршы торып булашты, берничәсен читкә алып ыргытты, кемнедер муеныннан кысып тырылдата да башлады... Ләкин көчләр тигез түгел иде. Кайсыдыр башына юан күсәк белән суккач, Хәлим, аңсыз һәм буынсыз булып, салмак кына җиргә тезләнде, аннары аска чүкте дә җиргә капланып ятты. Ул хәрәкәтсез-тынсыз калгач та бераз типкәләделәр әле. Болай да ерак юлдан арыган качкыннар тиздән, тәмам хәлдән таеп, Сәхәп каршындагы түмгәк-калкулыкка тәгәрәделәр.

Чират Сәхәпкә җитте. Менә ул пистолетын җайлап тотты да җирдә җаны кайтып кыймылдый башлаган, инде торырга ук азапланган Хәлимгә таба укталды.

– Миннән көлмәкче булдыңмы, падло?! Беркем аяк басмаган урман эчендә җаным кыелып калыр дип уйламадыңмы? Без чыгарбыз, без барыбер юлны табарбыз, тик син инде бу дөньяда булмассың. Әй, парин, ялгыштың син, нык ялгыштың. Ә мин сиңа ышанган идем... Йә, хушлашасыңмы инде якты дөнья белән?..

Хәлим бу минутта нишләргә кирәген белми иде. Чөнки аны беренче мәртәбә үтерәләр иде. Ялыныргамы-ялварыргамы, тән авыртуына сыкрап, чайкала-чайкала басып торганчы, Сәхәпнең алдына барып тезләнергәме, аякларын үбәргәме? Авылда әнкәем, хатыным, газиз балаларым кала бит, кызган, дияргәме? Әллә, горур басып, тик торыргамы, нык торыргамы? Муса Җәлилләр кебек, Кол Шәрифләр кебек... Тукта, Ходай бар бит әле. Дөресе – Аллаһы Тәгалә! Ул мондый явызлыкка юл куярга тиеш түгел иде бит... Ә куя... Кайда монда изгелек, кайда дөреслек, хакыйкать кайда?!

Һәр туу – хакыйкатьне раслау, һәр үлү – шулай ук хакыйкатьне раслау. Туу – илаһияттән, үлем – тормыштан.

Чынлыкта үлем юк, тәкъдир генә бар.

...Сәхәп пистолетын акрын гына өскә күтәреп, аны Хәлимгә каратып төзи башлады...

Моннан соң булган хәлләрне аңлап та, аңлатып бетерергә дә мөмкин түгелдер. Хәлимнең Аллаһы Тәгаләне искә алуы булды, урманның иң караңгы төпкеленнән ниндидер җанвар зәһәр ырылдап атылып чыкты да Сәхәп өстенә ташланды... Пистолет атарга өлгерде, әмма пуля, Хәлимнең баш очыннан узып, өскә, Аллаһы Тәгалә ихтыяры иңә торган, язмышлар языла торган күккә очты...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (38)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (38)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: