Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 октябрь , 23:12

Гөлнур АЙЗАТ. Саф чишмә. Хикәя (Башы)

Ничә еллар үзеңне гаепләп йөреп, соңгы юлга киткәндә, акланмасаң, рәнҗеш ташын үзең белән алып китәчәксең...

Гөлнур АЙЗАТ. Саф чишмә. Хикәя (Башы)
Гөлнур АЙЗАТ. Саф чишмә. Хикәя (Башы)

Сорау алулар клиникада башланып китте.

 – Нигә елыйсың?  Син гаеплеме?  Йә,  бала-чага төсле мышкылдап торма,  мә,  сөрт күзләреңне!  – дип,  тикшерүче өстәл өстендәге ак кәгазь салфетканы Нәркискә сузды.  

Хатын бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен киптерде дә:

  – Ничек еламаска?  Минннән дә бәхетсез тагын кем бар икән?  Гомерем буе сынау арты сынау!  Берсен җиңеп кенә чыгам,  икенчесе аяк-кулларыма урала...  Өстемдә җиде йөз мең кредит тора,  аны кем түләсен?!  Мин бит тормышны гел ялгызым тарттым...  Хәзер дә шулай...  Кызларымны кем аякка бастырыр?  – диде дә,  Нәркиснең буасы кабат ерылды.  

Тикшерүче,  ни гаҗәп,  аңа башка сорау бирмичә,  шәфкать туташының елап бетергәнен,  тынычланганын көтте.

 – Йә,  елап туйдыңмы,  инде кеше төсле сөйләшәбезме?  – диде ул йөзенә кырыс төсмер чыгарып.

  – Сорагыз,  – диде хатын.

  – Син гаеплеме?  Гаепле булмасаң,  нигә балавыз сыгасың?  Аңлат яхшы итеп!  Кайчан,  ничек юк булган ул акчалар?  Кем алырга мөмкин?  Кемнең буразнасына аркылы яттың икән син?  Күрдеңме син ул акчаларны?

Өстенә шулкадәр сорау ишелеп төшүдән Нәркис беравык аптырап торды.  Тикшерүче,  хатынның алдына ук килеп утырды.  Хатынның күз яшьләреннән чыланган салфетканы өстәлгә алып куйды.

– Нәркис ханым, сөйләшәбезме?  – дип кабат хатынга сынап карады.

– Мин иртән эшкә килдем.   Шәхси клиника бит,  штатлар күп түгел.  Администратор да мин,  процедура бүлмәсе,  кассада да – бер үзем.

– Шуннан,  сез килгәндә,  биредә кеше бар идеме?

– Юк.  Кичә бу урында Гөлсем эшләде.  Ул хатын мине бик яратып бетерми.  Баш табиб янында да мине гел чагарга гына тора иде ул. Җае чыкса, чыкмаса да, әллә нинди ялган хәбәрләр уйлап таба,  хәтта ясаган чәемә дә чебен булып төшә иде.

– Шуннан?

– Шуннан шул,  кичә мин эштән киткәндә,  аның касса артында бер төргәк акча санап утырганын күрдем.  Үзе телефоннан кем беләндер кызып-кызып сөйләшә,  үзенең бармаклары күз иярмәс тизлек белән акча саный.  Мин аңа сүз катып тормадым,  өйгә кайтып киттем.

Иртән аның урынына эшкә килдем,  ләкин кассаны тикшермәдем.

– Менә анысын дөрес эшләмәгәнсез!

– Терсәк якын да бит,  тешләп булмый.  Хәзер инде үкенүдән ни файда?!  Акча табылмаса,  мине нишләтерләр икән?

– Әлегә берни дә әйтә алмыйм – Тикшерүченең үзенә сынап түгел,  ә ничектер теләктәшлек белдереп,  якын итеп каравынннан хатынның теле ачылды.

– Минем бер гаебем дә юк,  алмадым мин ул акчаларны, валлахи-билләхи, тиененә дә кагылмадым.

– Сөйләшүнең асылына кире кайтыйк, ханым!

– Мин эшкә килүгә, бер-бер артлы авырулар керде. Дистәләгән кешегә система куйдым, уколлар кададым һәм түләү вакыты җитте.

  Нәркиснең чырае тагын үзгәреп китте. Керфекләре кабат дымланды, тавышы калтырады. Тикшерүче якын ук килеп утырып, Нәркиснең ярдәм сорап өзгәләнгән күзләренә карады һәм “Бигрәк чибәр, риясыз икән бу ханым!  Кыйгач кара кашларын каядыр күргәнем дә бар төсле. Кайсыдыр танышыма охшаган бу шәфкать туташы”, – дип уйлап алды Сабит Гафурович.

– Тыңлыйм.

– Шул, кассаны ачып җибәрдем, түләүләрне кабул итәргә кирәк иде бит.

Ә анда, ә анда...

  Нәркис кабат елап җибәрде. Тикшерүче Сабит Гафурович, хатынга графиннан стаканга су салып бирде.

– Тынычланыгыз! Болай барсак. без хәлне кичсез дә ерып чыга алмабыз. Бигрәк йомшак күңелле булдыгыз әле!

– Шундый инде мин, тормышымда шатланырлык хәлләр сирәк була. Шуңа, чишмә кебек гел җырлап торам менә!  Елыйм да җырлыйм, елыйм да җырлыйм...

– Шуннан?

  Нәркиснең чырае өстендәге ак халаты төсенә кергән. Теленә бер подаука гер асып куйганнармы – һич әйләндереп бер сүз әйтә алмый, тамак төбендәге “аптырау төере” бугазында кысылып калган кебек.

– Дәвам итегез, Нәркис ханым!

Хатын теге төерне төшереп җибәрмәкче булып, кат-кат тамагын кырды, дулкынланудан әле колакларын, әле муенын ышкыды. Аннары уң кулын күкрәк өстенә куеп, кырт кистергәндәй әйтеп куйды:

– Тимәдем мин ул акчаларга!

– Ышанам!

– Ә ышангач, ник мине газаплыйсыз?

– Дөрес аңлагыз, Нәркис ханым. сезнең гаепсез булуны расларлык фактлар кирәк бит, аңлыйсызмы шуны, дәлилләр кирәк! –диде тикшерүче. Аның бу мөлаем, гөнаһсыз карашлы шәфкать туташына бик тә, бик тә булышасы килә иде кебек.

  Ниһаять, Нәркис бераз тынычлана төште:

– Мин кичә Гөлсемнең акча санаганын күрдем. Акчалар пачкалап иде. Йөзәрлекләр дә, иллелекләр дә... Тик аның ул акчаларны кассага куеп калдырганын гына күрмәдем. Бүген кассаны ачкач кына, өнсез калдым. Кассада Гөлсемнең калдырган язуы бар, ә акчалар юк иде. Касса бүлмәсенең тикшермәгән җирен калдырмадым. Шуны гына көтеп торган, диярсең, баш табиб үзенә чакыртты. Кичәге выручка белән кызыксынды, мин аңа акчаларның югалуын сөйләп бирдем... Калганын беләсез, сезгә шалтыратканнар, миңа эштән соң китмәскә куштылар. Инде нишләрмен, ничек, кайдан алып түләрмен?!  Эшемнән генә кыскартмасыннар иде. Гөлсемдә генә инде ул акчалар, аңарда гына!  Ул өч көннән Грециягә ялга җыена иде. Тикшерүче әфәнде, тикшерү бетмичә торып, Гөлсемне җибәрмәскә мөмкинме?

– Сабит Гафурович мин!

– Гафурович?

– Исемем танышмы?

– Әтиегезнеке таныш!  Минем әти дә Гафур исемле булган.

– Ә-ә-ә! Сирәк исем. Булган, дисез, әтиегез исән түгелме? – дип, тикшерүче сүзне бөтенләй икенче якка борып җибәрде.

Нәркис тә үзенә карап тыныч кына сөйләшкән бу кешегә ачыласы итте.

– Исәндер, күргәнем юк!

– Әтиегез сезнең белән яшәмәдемени?

  Тикшерүченең бу соравы хатынны ерак елларга алып китте. Холкын тормыш авырлыклары, юклык кырыслаткан әнисе, һәрчак җимерек чырайлы үги әтисе, аннары сеңлесенең “җиңеләюе”, мәхәббәтнең ни икәнен белмәгән һәм белергә дә, аңларга да теләмәгән ире, Нәркиснең бар хәсрәтләрен үзенең салкын сулары белән бергә агызып алып китүче Көмешсу чишмәсе... Бер мизгелдә Нәркис гомер дәфтәренең әллә ничә битен ачып карарга өлгерде.

– Минем әтине бөтенләй күргәнем юк. Үз әтиемне дим. Әнине корсаклы чакта ук ялгызын гына калдырган... Бала тудыру йортыннан мин аның фамилиясен алып чыкканмын, мәктәптә дә Хатыйпова булып йөрдем. Балачагымда үз әтием белән очрашырга туры килмәде. Әнием дә күрешүебезне теләмәде. Дөрес, үги әти үлгәч, мин үз әтиемне эзләтеп карадым, исәнлеге турында хәбәр дә килде, бер аягын кисүләре, каты авыруы, коляскада гына йөрүе турында да ишеттерделәр, әмма әти янына барырга кыюлыгым җитәде. Аның инде башка гаиләсе, зур урында эшләүче улы бар икән. Дәрәҗәле туганнарга минем ише гади медсестра кирәкме икән соң?!

  Сабит Гафурович никтер тамак кырып куйды, аннары кесәсеннән кулъяулык алып, маңгай тирләрен сөртте. Нәркис, тикшерүченең нидән шулай дулкынлануын аңларга тырышып, аңа карап тора башлады.

– Чәй ясамассызмы, нишләптер тамак кипте, су гына басмас кебек, – дип, ир Нәркисне бөтенләй аптырашта калдырды. Эш урынына кунаклар килгәндә,  чәй өстәле әзерләргә кирәкле бар нәрсә, махсус шкафта торганга, хатын тиз генә торып, электр чәйнегенә су агызды да кайнарга куйды. Тәм-томны өстәлгә тезде. Тикшерүче, Нәркиснең онытылып табын коруын зур игътибар белән күзәтте. “Кем булыр бу ханым?  Миңа таныш ниндидер чалымнар бар аңарда!” дигән уйлар тынгы бирмәде аңа.

Ул да түгел чәйнектәге су кайнап чыкты да, Нәркис миләш тәлгәшләре төшкән чынаякка  чәй ясады.

– Мөмкин булса, бал кашыгы бирмәссезме? Нәркис, затлы бал кашыкларының баш табиб бүлмәсендә торганын белеп, ишеккә юнәлде. Ләкин Сабитның тавышы яшен тизлеге белән хатынны ишек төбендә куып җитте.

– Әтиегез кайсы авылдан иде әле, Нәркис ханым?

– Наратлыдан!

– Ә кем булып эшләгән?

– Кем булып дип?.. – Хатын, “әйтимме икән, юкмы?” дип тынып калды.

– Кем булыптыр эшләгәндер бит инде әтиегез? Бәлки мин сезгә аны табып бирә алыр идем, – диде Сабит.

– Әтинеме?

– Әйе, әтиегезне!

– Вор в законе булган ул!  

  Сабит Гафурович, селәүсен тизлеге белән хатынны куып тотты да, алдына ук килеп басты.

– Вор в законе?

– Әйе. Ә нигә аптырадыгыз? Андый кешеләрнең хатыны да, балалары да булмаска тиеш дигән берәр канун бармы әллә?

– Юк, юк! Бу беркайда да тыелмаган, әмма...

Тикшерүче тамагын кырды да, Нәркисне кулыннан эләктереп, кабат өстәл янына алып килде. Зур тәрәзә яктысында ул Нәркисне әле уңга, әле сулга боргалап карады. Аннары алтын тапкан кеше сыман:

– Точно!  Точь в точь!

Тикшерүченең болай җентәкләп каравын Нәркис нәрсәгә юрарга да белмәде. Шул чак кесә телефоны шалтырады һәм Сабит Гафурович, тәрәзә каршына басып телефоннан сөйләшергә тотынды. Нәркис, аның үз эше белән мәшгуль булуыннан файдаланып,  бүлмәдән чыгып китте дә баш табиб бүлмәсенең ишеген шакыды.

– Гөлминур Әкрамовна! Тикшерүче чәй эчәргә тели, бал кашыкларын алыйм әле, – диде ул кыюсыз гына.

– Эше беттемени?

– Юк бугай, телефоннан кемдер бүлдерде.

– Дөресен әйтеп, акчаларны китереп куй да, бу процесс тизрәк бетәр, Нәркис Гафуровна!

– Сез дә миңа ышанмыйсызмы? Алмадым мин ул акчаларны, җир йотсын, әнием белән ант итәм, алмадым.

– Әниләрне кыстырмагыз монда. Акчалар үзләре очып чыкмагандыр бит инде, бикле тартмадан тем более!

– Ничек кенә раслыйм соң гаепсез түгеллегемне?!

– Сезнең гаепсез булуны тикшерүче расласын әнә, ә миңа бүген акча бик кирәк. Китерегез!

Ул табиб бүлмәсеннән чыкканда, тикшерүче һаман телефоннан кызып-кызып сөйләшә иде. Нәркис бүлмә ишеген ябарга онытып ишек төбендә туктап калды.

– Картлач, телисеңме-теләмисеңме, син аны күрергә тиеш!  Ничә еллар үзеңне гаепләп йөреп, соңгы юлга киткәндә, акланмасаң, рәнҗеш ташын үзең белән алып китәчәксең...

  Тикшерүче, борылып, кыюсыз гына басып торган Нәркискә эндәште:

– Ни булды тагын, чыраегыз мәетнеке сыман булган?

– Баш табиб акча таптыра... куар инде ул мине бу эштән...

– Әле тикшерү бетмәде, чын гаеплене тапмый торып, кумас, курыкмагыз!  Мин моны ышандырып әйтә алам, сеңел, – диде Сабит, соңгы сүзгә аеруча басым ясап. Миңа хәзер үк бүлеккә кайтырга кирәк, иртәгә дәвам итәрбез. Ир эшне вакытлыча тәмамланганга санап, китәргә җыена башлады. Нәркис ясаган чәйне чөмереп куйды да, хатынның кулын кысып:

– Ышаныгыз миңа, барыбер ышаныгыз!  – дип, бүлмәдән чыгып китте. 

  (Ахыры бар.)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: