Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 октябрь , 10:25

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (4)

...Әнәснең әнә теге акланда әнисе белән печән әйләндереп, җиләк җыеп йөргән чаклары. Әнәс әнисенә кочакка сыймаслык кыр чәчәкләре җыеп китереп бирә. Чөнки мескен әнисенә әтисенең чәчкә бирү түгел, җылы сүз дәшкәне дә юк. Әнисе шул чәчәкләрне өйгә алып кайтып, суга утырта. Аннары суын алыштырып торып, бик озак саклый. Әнәснең йөрәге тагын чеметеп куйды.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (4)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Көн кичкә авышты. Бернинди җил әсәре дә юк, хәтта яфрак та селкенми. Кайтырга чыктылар. Әбүзәр Гайшәсенең аркасына терәлеп утырды. Шуннан Әбүзәр әкрен генә сүз башлады:

– Җаным! Әллә тагын берәр кыз яисә малай алып кайтабызмы? Йортыбыз зур, муллык...

Гайшә бу турыда үзе дә уйлана иде. Тик Әбүзәренә генә әйтергә базнат итмәде.

Ходай Тәгаләнең әмере, уйлашырбыз дип, аркасына ныграк сыенды. Алар йортка кайтып җитү белән, кызы белән улы йөгереп чыкты.

– Әти-әни, сөенче, телеграмма килде. Әнәс абыйдан, алар юлга чыкканнар, кайтып киләләр.

Әбүзәр өчен бу бик тә куанычлы хәбәр иде. Телеграмманы кат-кат укыдылар. Гайшә әзерләнә башлады. Күрше-тирәгә дә хәбәр тиз таралды. Алар да ярдәмләшергә керде. Гайшә дулкынлана. Килендәше рус кызы. Башта алар аптырадылар.

Нәрсә әзерләргә, нәрсә пешерергә? Гайшәнең башлары катып китте.

Галия инәй тынычландырды:

– Балам, аштан зур булырга ярамый. Нинди ризык әзерләсәң дә уңа, рестораның бер читтә торсын.

Әбүзәр йорт, бакча тирәләрен тәртипкә салды. Әнәс туганын бик сагынды ул. Арада хатлар йөрде, әлбәттә. Әнисе үлемен Әнәс бик авыр кичерде. Әтисенә карата нәфрәте сүрелмәде. Аның вафатын ишеткәч исә башта елый да алмады.

Әбүзәр Әнәсләрнең кайтуы турындагы шатлыклы хәбәрне апаларына да җиткерде. Гөлчирә белән Гөлшаһидә икенче көнне үк гаиләләре белән кайттып та җитте. Гайшәгә эш тә калмады. Әбүзәр әтисеннән калган ак «Волга»ны гараждан чыгарды. Тузаннарын сөртеп, тәртипкә китерде. Аның үзенең дә чит ил машинасы бар. Бүген әтисе белән әнисен искә алып, шушы машинада барырга булды.

Поезд килеп туктады. Әбүзәрнең йөрәге күкрәк читлегеннән менә чыгам-чыгам дип тибә. Дулкынланудан кулын кесәсенә бер тыкты, бер алды. 12 елдан артык аларның күрешмәвенә. Күзләрен яшь пәрдәсе каплап йөдәтә, җитмәсә. Җан, кан тарта, күрәсең.

Әнәсне танымый бер тын торды Әбүзәр. Озын, җыйнак гәүдәле, тәненә ит кунган, ир уртасы булып килгән әфәнде. Ә күзләре әнисенеке, оялчанлыгы бетмәгән, елмайса, иягендәге чокыры үзенә бер ямь өсти. Аңа бу сыйфатлары килешеп тора. Һич тә уйламассың авыл малае дип. Эргәсендә бик тә чибәр, уртача буйлы ханым. Бик яшь, карашлары сабый баланыкыдай. Чәчләрен кыска итеп кистергән. Сөттәй ак йөз, зур зәңгәр күзләр. Ике теремек малай. Икесе дә моряк киемендә. Олысына – 6, кечесенә 4 яшь чамасы.

Абыйсын күргәч, Әнәснең дулкынланудан башы әйләнеп китте. Егылмас өчен ул кулларын хатынының иңнәренә салды. Икесе дә баскан килеш бер тын торды. Күзләрендә – яшь, йөрәкләрендә сагыну катыш сагыш ята иде.

Әнәснең бәләкәй улы: «Пап, папа», – дигәнгә икесе дә сискәнеп китте. Дәшмичә генә кочаклаштылар. Аннары танышу китте. Әнәс: «Бу минем тормыш иптәшем Галина була». Галина Әбүзәргә саф татарча: «Исәнмесез», – дип кул биргән иде, абзый кеше бер Әнәскә, бер Галинага аптырашлы караш ташлады. Әнәс абыйсына күз кысты. Баксаң, рус кызы татарчаны үзлегеннән өйрәнгән икән. Җитмәсә, мөселман динен кабул иткән. Коръән-кәрим сүрәләрен яттан белә. «Мәчеткә йөри, Гает бәйрәмнәрендә өебезгә икешәр тапкыр Коръән укытабыз», – диде Әнәс. Әбүзәр телсез калды. Аннары малайларны күккә чөеп, сикертеп сөйде.

Әкрен генә кайтыр юлга чыктылар. Әнәснең туган ягын сагынуының иге-чиге юк иде.

– Абый, әкренрәк бар әле. Эх, Галина, күр әле безнең якларны. Урман-тугайлар – әкият дөньясы ич.

...Әнәснең әнә теге акланда әнисе белән печән әйләндереп, җиләк җыеп йөргән чаклары. Әнәс әнисенә кочакка сыймаслык кыр чәчәкләре җыеп китереп бирә. Чөнки мескен әнисенә әтисенең чәчкә бирү түгел, җылы сүз дәшкәне дә юк. Әнисе шул чәчәкләрне өйгә алып кайтып, суга утырта. Аннары суын алыштырып торып, бик озак саклый. Әнәснең йөрәге тагын чеметеп куйды. 

– Абый, әнә теге, әниемнең яраткан акланында туктыйк әле.

Иң беренче балалар төшеп йөгерде. Әнәс күкрәк тутырып туган як һавасын сулады да, акланга сузылып ятты. Балачактагыдай, бер тын болытларның төрле рәвешкә кереп агуын күзәтте. Галинасы бер кочак чәчәкләр җыеп өлгергән.

Әнәс тә кыр чәчәкләре җыярга тотынды. Иртәгә әни белән әти каберенә илтермен дигән нияттә иде. Алар тагын кузгалдылар. Абыйсы сорау артыннан сорау яудырды, җавап биреп кенә өлгер. Баштагы уйларны да чуалтып бетерде.

Менә кайтып та җиттеләр. Туй көтәләрмени, бөтен авыл җыелган.

Әнәс тә, Галина да бу хәлгә аптырап калды. Авылдашлары сырып алды. Галяның да аркасыннан сөеп куялар. Олырак апалар, күзләрен яулык очы белән сөртеп, елап та ала. Әнәс авылдашларының шулай зурлап каршы алуына сөенде, дулкынланды. Галинасы алдында ким-хур итмәделәр.

Әбүзәр: «Күршеләр! Гафу итегез, соңрак барыгызны да чакырам. Кунаклар юлдан арыган», – дип, халыкны таратты.

Әнәс, апаларын күргәч, аптырап калды. Танырлык та түгел үзләрен. Күрешеп-елашып, танышканнан соң, өйгә уздылар. Өйгә тәмле аш-бәлеш исләре таралган. Аш бүлмәсеннән әниләре кебек елмаеп, Гайшә килеп чыкты. Әнәс хәтта агарып китте. Гайшә кай ягы беләндер әнисенә тарткан. Шундый ук ягымлы йөз, самими караш. Әйтерсең, Әнәс Гайшәне гомере буе белгән.

Балалар да дуслашып китте. Июль башы бит, капкалап алдылар да, су буена йөгерделәр. Бәләкәй малайлары гына берни белми йоклый. Сабый арыган, күрәсең.

Галина киленне беренче күрүләре. Хат аша фотосурәтләрен җибәреп тордылар, югыйсә. Капма-каршы утырып, сөйләшергә форсат тимәде. Ул саф татар телендә үзе белән кыскача гына таныштырды. Мәскәү кызы, гаиләдә бер бала. Әти-әнисе зур табиблар. Үзе дә башта училище, соңрак тәҗрибә туплагач, читтән торып мединститут тәмамлый. Ул Әнәс белән хәрбиләр госпиталендә шәфкать туташы булып эшләгәндә таныша. Алар бик озак йөрмиләр. Галинаның әти-әнисенә егет бер күрүдә ошый. Бәләкәй генә туй кебек мәҗлес тә ясарга туры килә. Анда да әтисен дәваханәгә чакыртып алалар. Табибларның эше шундый инде. Алар көн-төн эштә, кеше гомере өчен алыша. Әти-әнисе фатир алырга ярдәмләшкән. Әнәс тә инститтута читтән торып икътисад факультетын тәмамлаган. Дип-лом алгач, банкка урнашкан. Тормышлары түгәрәк, малайлары тәгәрәшеп үсә. Әтиләренең Мәскәү шәһәреннән 100 чакрым чамасы ераклыкта бакчалары бар. Яллары шунда уза икән.

Гайшә белән Галина дуслашып китте. Бертуганнары булмагач, бик тиз уртак тел таптылар. Бер-берсен апа белән сеңелдәй тойдылар.

Икенче көнне зиратка килделәр. Кабер өсләре чиста, чүп үлән күрмәссең. Әниләренең кабере ап-ак ромашка чәчәкләренә күмелгән. Алар баш иеп, исәнләшә сыман. Чәчәкләр арасында ике күбәләк очып йөри. Күбәләкләр – мәрхүмнәрнең җаны, диләр бит. Әллә дөрес, әллә юк, аны Ходай үзе генә белә. Әниләре бит ромашка чәчкәләрен ярата иде.

Әнәс әнисе кабере өстенә кыр чәчәкләре салды. Ә теге күбәләкләр, әйтерсең шуны гына көтеп торган, чәчәкләргә кунды. Галина эчтән генә дога укыды. Дәшми генә байтак басып тордылар. Бу мизгелдә Зәбирә балаларына күбәләк аша рәхмәтләрен җибәргәндәй тоелды.

Әтиләре әнисе белән бер рәттән. Икесенә бер тоташ чардуган урнаштырылган. Кабер ташлары да җыйнак кына. Матур сүзләр язылган. Алар зират эчендәге каберләрне байтак карап йөрде. Әнәснең исе китте. Бик күп авылдашлары, олысы-кечесе бакыйлыкка күчкән ләбаса.

Икенче көнне, әти-әниләренә атап, Коръән укыттылар. Бик күп кеше чакырдылар, мулдан табын корылды, хәер-сәдака тараттылар.

Аш тәмамланды, хатын-кызлар аш-су бүлмәсендә кайнашты. Ә ир-атлар иртәгәсе көнгә план корды. Бер атна буе йорттан-йортка чакырып кына тордылар. Галинаның исе-акылы китте. Авыл халкы шул тиклем бердәм. Гайшә Галинаның эргәсенә килеп, аның уйларын җөпләгәндәй:

– Әйе, безнең халык шундый юмарт. Кайгы-хәсрәт килсә дә, шатлык килсә дә, барысы да уртак. Сиңа кайгы күлендә ялгыз йөзәргә ирек бирмиләр, – диде.

Галина хәтта көнләшеп куйды. Гайшәгә Галя гына дип эндәште.

– Әллә, мин әйтәм, безгә дә сезнең янәшәгә кайтып төпләнергәме соң? Миңа бик ошадыгыз.

Алар көлешә-көлешә өйгә атлады. Балаларга хөррият, су буйлары иркен, урман-тугайлары үзе ни тора, көн озынына авыл балалары белән дуслашып, кичкә кадәр уйныйлар. Хәтта ашау да онытыла.

Иртәгә китәсе көнне, Әнәс күрше әбисенә сугылды. Грипптан соң өзлегеп, күзләре күрмәс булган. Ул табибларга күренмәде. Улы белән килене хозурында яши. Әнисенең ахирәте иде. Алар бик серләшәләр иде. Зөләйха әбинең ире тимерче булды. Бик тату яшәделәр. Ире үлгәнгә 10 еллап инде. 70 яшендә бакыйлыкка күчте. Әнәс Галинаны да алып керде. Әбинең килене аш-су тирәсендә кайнаша. Әби дисбесен тартып, Коръәнен укып утыра. Килене килеп, түргә уздырды. Бик тә ачык, кунакчыл хатын. «Сыем әзер, хәзер чәем кайнап чыга да, чәй янында сөйләшербез», – дип бөтерелде.

Әнәс: «Кирәкмәс иде», – дип караган иде дә, килен ай-вайга карамады. Галина табын әзерләште. Зөләйха әби кат-кат сөякләре чыккан, кан тамырлары бүрткән кулы белән Әнәсне капшап, сыйпый да сыйпый. Үзенең күзләреннән яшь ага. Галина әбинең күзләренә игътибар итте. Күзен ачтырырга була ич. Операция җиңел, ул яңадан әбигә текәлде. Әби әкрен генә сөйләп китте. Зәбирә үлгәнче ике күзен ишектән алмады, ди. «Төш күрсә дә, улым кайтыр, төштә Әнәсем белән акланнан җиләк җыйдым», – дип сөйләр иде ди. Гел өмет белән яшәде. Әнәснең йөрәге урыныннан купкандай булды. Башы гөжләде. Галина иренең хәлен аңлады. Алар, хәер-сәдакаларын тапшырып, чыгарга кузгалды. Алай да Галина иреннән рөхсәт алгандай, күзе белән ишарә ясап, сүз башлады: «Әби, бәлки, күзегезгә операция ясатырбыз? Без моны үз өстебезгә алырбыз. Я, ничек?» – дип әбигә, килененә сораулы караш ташлады.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (4)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: