Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 октябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (37)

Ә милиция башлыгы үзенең сихер кайтару йоласын дәвам итте.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (37)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (37)

XIV

Иртән уянганда, Нәфисәнең күкрәк баласы тынсыз-өнсез булып торды. Өйдәгеләр сабый бишеге тирәсенә җыелдылар. Хәят ни тере, ни үле иде. Бөтен тәне кызышып яткан баланың сулышы эчкә киткән иде. Сулыш алып та, тынын тышка чыгара алмаган кешеләргә халыкта шулай диләр. Болай кысылган сулыш белән озак яши алмаячак ул. Барысы да, чиратлашып, колакларын сабыйның йөзенә якын ук китереп, аның сулу алуын тикшереп чыктылар. һәркем үзенчә фикер йөртте. Сания сүзен ерактан – табигать шаукымыннан башлады:

– Кичә урман ягыннан «аҗун» җиле исеп алган иде, хәтерлисезме, кеше ыңгырашкан тавышлар чыгарып килде ул. Аннары лапас тирәсендә мыгырданып ятты да, шулай ук ыңгырашып, кабат урманга китеп тә барды. Менә шуннан гына күрәм. Ул килгәндә, Хәятыбыз ихата уртасындагы арбасында ачылып ята иде... Йөгереп барып өстен япканчы, теге аҗун зәхмәтләре балакайны сыйпап үткән булган инде...

Тәскирәнең үз ырымы:

– Аҗун дисең син, Саниякәй. Җил ул исә дә китә... Аның шаукымы озакка бармый. Менә мин төгәл күреп калдым: кичә бу тирәдә бер кара мәче боргаланып-сыргаланып йөрде. Бер-ике мәртәбә куып та җибәрдем әле. Берсендә менә шул зәхмәт сыңары Хәятыбызның өстеннән үк ыргып үтте. Кара мәче бала өстеннән сикерсә, зәхмәт тия дә тия инде...

Шулай берсеннән берсе уздырып, сәбәпне сихердән, зәхмәттән, күз тиюдән эзләделәр. Үзләренчә имләп, дәвалап, сабыйның хәлен җиңеләйтмәкче булдылар... Тәскирә бишек тирәсендә: «Үткече булсын! Үткече булсын!» – дип бөтерелгән арада, Сания, ишек яңакларын, ишек тоткаларын, тәрәзә өлгеләрен су белән чайкап, шул суны бишек катына бөркеп, Хәятны тиешле әфсен белән имләде: «Ай кайтсын, көн кайтсын, кара күз кайтсын!» Суның калган өлешен бусага аша тышка сибеп җибәрде: «Име-томы шул булсын, начар күз җиргә сеңсен!»

Ләкин әфсеннәр дә, ырымнар да ярдәм итмәде. Бала тәнендәге кайнарлык басылмады, аның сулышы да иркенәймәде. Нәфисә әнкәләре башкарган йолаларга карап утырды-утырды да йөзен каплап кычкырып елап җибәрде:

– Хәлим дә юк, ичмаса-а-ам!.. Аңа ничек җавап би-рерме-е-ен?!

Тәскирә аңа шундук бармак янады:

– Тс-с-с! Кайгы чакырып елап утырмасана! Бар, Мәймүнә карчыкка йөгер, бәлки, аның кулы килешер...

Аны Сания бүлде:

– Мәймүнәне белмим, мәгәр Мәдинәттәй белән Ак бабай керсәләр, барыбер нидер киңәш-табыш итәрләр иде... Әллә шуларга гына керәсеңме, түбән очтагы сихерче карчыкны эзләп йөргәнче...

Озак та үтмәде, Нәфисә икесен дә ияртеп кайтып керде.

Картлар эшнең нидә икәнен шундук аңлап алдылар. Ак бабай Мәдинә карчыкка юл куйды. Тегесе идән уртасына матчага асып куелган бишектә яткан баланың биләвен чишеп җибәрде, аның эчен, күкрәк турларын капшап, хәтта баскалап карый башлады. Тәнендә чит кеше кулы тойган сабый шыңшып елап җибәрде, авызындагы имезлеген дә теле белән төртеп төшерде... Мәдинә карчык үзалдына гына әйтеп куйды:

– Елый, елагач, яшәүгә өмет бар...

Бала елавына да игътибар итмичә, Мәдинә карчык баланы шактый әвәләде әле. Аннары, аны кабат төрә-төрә:

– Балага кату булган. Йөрәге дә дөрес эшләми, сулышы да тарайган... Нәрсәдер балакайның яшәүгә юлын бүлмәкче... Кем, нәрсә – һич әйтә алмыйм. Анысы миңем өчен мәгълүм түгел. Шуны әйтә алам: бу авыру гына түгел. Шуңа күрә йә бик көчле имче, йә чын табиб кирәк бу балага. Ә хәзергә... булышса да, әнкәсенең сөте булышыр...

– Алмый бит, имине алмый, Мәдинәттәй!.. – дип, ачыргаланып кычкырганын сизми дә калды Нәфисә.

– Алмаса да эчерегез. Иреннәренә тамчылап тамызыгыз... Ана сөте бит ул, аннан да шифалы әйбер була димени?!

Шулай иттеләр дә. Нәфисә тиз генә сөтен савып бирде. Тәскирә бал кашыгы белән Хәятның авызына сөт тамызырга кереште. Ләкин бала барыбер карышты – сөт тамчыларын авызына алмыйча, ирен читеннән читкә агыза торды... Хатыннар шулай бераз юангач, читтәрәк үз догаларын укый-укый тыйнак кына басып торган Ак бабай сүз башлады:

– Сания, Тәскирә, күбрәк сезгә әйтәм: табиб чакыртырга кирәк. Врачсыз булмый монда. Баланы карап торып гүргә кертәбез бит...

– Хәзер каян табасың аны, Ак бабай? – Нәфисә Ак бабайның тәкъдимен тыңлап та бетермәде, кул гына селтәде. – Авылда медпунктның ябылганына ике ел бит инде... Бу тирәдә машиналы кеше дә юк, ичмасам... Хәзер җилтерәтеп алып китәр идек районга...

– Нишләп булмасын, бар ул машина, урман буенда арлы-бирле йөрүче полиция машинасы. Кемдер сөйләп торды: төрмәдән качкан кешеләрне сагалыйлар, имеш. Милиция башлыгы да шунда, ди... Үзе постлар урнаштырып йөри икән... Аларның барыбер районга кайтасылары бардыр. Кайтмасалар, күрше авылда фельдшер бар, шуны алып килсеннәр...

Иң яше булгач, урман читенә Нәфисә йөгерергә тиеш иде... Ул бер әнисенә, бер Саниягә карап алды да, аларның ияк кагып хуплауларын күрүгә, бәрелә-сугыла ишектән чыгып йөгерде.

...Нәфисә барып җиткәндә, Морат термостан кавырсын стаканга чәйме, кофемы агызып тора иде. Шул агызган килеш, термостагы чәен җиргә түгеп бетерде, ахры, ул...

– Син?.. Майя?.. Каян килеп чыктың, син бит урманда... Чәчеңне кай арада акка буядың?

Нәфисәнең үз хәле хәл иде. Ул урман буенда Майяның әтисен күрермен дип һич уйламаган иде.

– Морат агай? Сез дә мондамыни?

– Сез кем? Майя түгел, монысын чамаладым...

– Майя түгел... Мин аның туганы Нәфисә... Оныттыгызмыни? Озак аңлатып торырга вакытым юк. Анда минем күкрәк балам – Хәятым үлеп ята. Врач кирәк, аның хәле бик авыр... Тизрәк машина белән ярдәм итегезче... Йә врачка илтегез, йә врачны алып килегез... Зинһар, Морат агай, сез бит ят кеше түгел... Үземнең газиз сабыем өчен сорыйм!..

Ниһаять, Морат үз каршында Майя булмавын аңлап-төшенеп җитте.

– Нәфисә... йә, кызма инде, акыллым. Тынычлан. Аңладым, барысын да аңладым. Нәрсә булды балаңа, шуны гына әйт тә...

– Белмибез бит... Авыр тын ала, сулышы югала... Тәне яна, ә аяк бармаклары суына, күз кабакларын да ача алмый, нарасыем...

– Балаңа ничә ай?

– Ике ай була инде.

– Имезәсеңме?

– Башта сөтем төшмәде... Аннары гына кайтты...

– Нәрсә ашадың?

– Ничек инде?

– Бүген нәрсә ашадың, дим.

– Анысы нәрсәгә инде?

– Җавап бир, нинди ризык каптың бүген?

– Көтү чыгаргач, авыл башындагы басу буеннан үткәндә, борчак җыеп ашаган идем, сыер сауганнан сон, сөт сөзеп эчтем, чишмә буенда юа өзеп каптым...

– Булды, башка сөйләмә! Бусы да җитеп торыр... Авыр ризыклар... Барысы да бала өчен авыр, аңлыйсыңмы? Бала имезгәндә теләсә нәрсә ашап йөриләр димени?! Әйдә киттек! – Морат, җәһәт кенә торып, кул астындагы әйберләрен җыя да башлады.

– Кая? Кая чакырасыз мине, Морат агай?

Морат тиз генә җавап бирмәде. Иң элек урман буенда берничә урында укмашып торган милиция хезмәткәрләренә әмерләр биреп чыкты. Аннары гына Нәфисәгә таба борылды:

– Сезгә. Әйдә, юл күрсәтерсең...

Алар кайтып кергәндә, хәл үзгәрмәгән иде: бала шул килеш ята, калганнар өй эчендә ах-ух килеп йөриләр. Морат, тупсаны атлап керү белән, баш кагып кына исәнләште дә, кул юу өчен, мич артына юнәлде. Аннан чыгуга, бала бишеге янына килеп, бала өстенә бер карыш кала ун кул учларын җәеп җибәрде дә тын калды. Иләсләнеп, башын арткарак чөеп, күзләрен йомып берникадәр торганнан соң, җәһәт кенә хәрәкәтләр белән үрелеп, баланы кулына алды...

Сания сорамыйча булдыра алмады:

– Сез врачмы әллә?

Аңа Тәскирә белән Нәфисә кушылды:

– Сез баланы нишләтәсез?

– Нишлисез сез?

Морат Саниягә генә җавап бирде:

– Мин табиб түгел. Ләкин мин ата-бабалардан килгән халык дәвасын һәм шифасын беләм. Минем ата-бабаларым тирә-якта данлыклы им-томчылар иде... Алар авыл читендә үз тирмәләре белән яшәгәннәр...

– Белмим инде, врач булмагач, ярый микән балага кагылырга? – Саниянең тавышында шикләнү-шөбһәләнү авазлары яңгырады.

– Ышанмыйсызмы? Ышанырга туры килер... Чөнки баланың вакыты бик аз калган... Ә инде ышануга килгәндә, шуны гына әйтә алам, – Морат берара Саниягә текәлеп карап торды, – менә сез сукыраеп терелгәнсез, шулаймы?

– Шулай....

– Димәк, ышандырдым? Миңа балага кагылырга ярый?

– Ярый... – Сания тәмам телсез, өнсез калды. Бүтәнчә авыз ачып бер сыңар сүз әйтмәде. Тулысынча Морат ихтыярына бирелде.

Морат исә, тынычланып, үз эшенә кереште. Ул иң элек баланы костырды, бүген сөт белән кергән бөтен ризыгын кире чыгарды. Шыңшып елый башлаган баланы тынычландыру чарасын да бик тиз тапты, – кулыннан алтын йөзеген салды да, җепкә кидереп, эчке якка, бишекнең урта бер җиренә элеп куйды. Бала күз алдында пәйда булган ялтыравыкны күреп шым калды, хәтта куллары белән үрелмәкче булып чәбәләнә үк башлады, шатлыгын уртаклашырга теләп, үзе генә белгән телдә, медер-медер килеп сөйләшергә кереште...

Ниһаять, Морат иң мөһим сүзне әйтте:

– Эш ризыкта гына түгел. Бума тигән бу балага. Ачыклыкта ялгызы калган идеме? – Морат бер Нәфисәгә, бер Тәскирә белән Саниягә каранды.

Нәфисә, гаеп эшләп тотылган баладай, бермәл борын тарткалап торды да, акланган кебек, басынкы тавыш белән:

– Кичә үзе генә ишегалдында яткан иде... Без инде... кайсыбыз кайда... Бәйләп куелган кебек, бала янында торган юк инде... – диде.

– Тс-с-с!.. – Морат ике учын да җәеп, йокыга китеп баручы бала өстенә куйды.

Гыжлап сулыш алуын исәпкә алмаганда, ул хаста зәхмәтеннән котылган кебек иде. Милиция формасындагы кешенең им-томга керешүе көлке күренсә дә, тирә-яктагылар, бик җитди кыяфәт чыгарып, Моратка бөтен тәннәре һәм җаннары белән ярдәм итмәкче булып, бер рәткә тезелеп басканнар. Түр карават читендә утырган Ак бабай гына учларын алдына җәеп тоткан да «Шәһадәт кәлимәсе» пышылдарга керешкән иде: «Әшһәәдү әлләә иләәһә илләллаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән гәбдүһү вә расүүлүһ...»

Бервакыт Морат учларын, боҗралатып, йоклап яткан бала өстеннән йөртә башлады. Ара-тирә куллары кискен генә йә күтәрелеп, йә аска төшеп китә, йә булмаса бармаклары калтыранып, дерелдәп тора башлый... Үзенең күзләре ярым йомык хәлдә, йөзендәге бар мускуллар да көрчегенә җитеп тартылган... Берничә минуттан соң, учлары йомылып, бармаклары буынсыз булып калды, менә ул, кискен хәрәкәт ясап, кулларын бала өстеннән тартып алды, һәм шундук, тәрәзәгә үрелеп, өй каршында шаулап утырган биек агачларга карады. Ниһаять, бик авырсынып, әйтергә теләмәгән кебек кенә, бу сәер сеансның нәтиҗәсен игълан итте:

– Хаста агач башыннан кара болыт булып төшкән. Кешене баса торган, буа торган томан. Зәхмәтле шаукым, Нәфисә балакай, күбрәк синең белән бәйләнгән ул... Сәбәбе синдә... Әле дә шул яктан салкын кара нур булып суырылып килеп тора... Ул кара нур сиңа килеп сарыла, сизәсезме?..

Нәфисә дә, калганнар да берни сизмәүләрен белдертергә теләмәделәр, ахры, без берни дә аңламыйбыз дигән кебек, аптыраулы карашлары белән Моратка текәлеп катып калдылар... Тик Ак бабай гына тынгысызланып кыймылдап куйды. Өйдәгеләрдән ул гына белә Нәфисәдән албасты куу йоласы хакында. Бу албасты калдыгының, ерак китмичә, якындагы тупылларның берсенә кара болыт булып оялап калуы турында Хәлим шомланып сөйләгән иде. Ирәмәл дигән шаманның «Көчен югалтса да, шаукымы кала аның, сак булыгыз!» дигән кисәтүе хакында да белә Ак бабай. Әнә бит әлегә кадәр ул тупылга кошлар кунмый, зәхмәт булмый нәрсә булсын?! Алла сакласын!

Ә милиция башлыгы үзенең сихер кайтару йоласын дәвам итте. Бала тирәсендә ниндидер аңлашылмаган сәер хәрәкәтләр ясый-ясый, борынгы дәверләрдән үк телдән-телгә күчеп килә торган, анда сөйләнелгән мифның тарихы, мәгънәсе инде онытыла башлаган әфсен такмагына кереште:

Кара болыт киләдер,

Кара болыт астыннан

Кара сыер киләдер:

Мөгезе күккә терәлгән,

Җилене җиргә сөйрәлгән;

Бер имчәгеннән кан килә,

Бер имчәгеннән май килә,

Шуны аша да шуны эч, –

Хәятка тимә!

Кагылма!

Бераз дәшми торганнан соң дәвам итте:

Име-томы шул булсын,

Каян килгән, шунда китсен!

Әфсен өч тапкыр кабатланды, һәр кабатлаганда, Морат, өстәл читендәге кәсәдән бармак очларына сөт манып алып, як-якка сипте, аннары кисәк кенә Ак бабай ягына борылды:

– Кем... бабай, сезгә бу галәмәт хакында күбрәк билгеле. Дини кеше дә икән. Өйне чистартырга кирәк. Шактый бозылган аның һавасы, аурасы. Ә бала?.. Бала терелер. Бәхеткә, зәхмәти шаукымның сабый сулышын өзәргә көче җитмәгән. Хәзер ул бик озак килмәс инде. Ләкин бөтенләй килмәс дип әйтә алмыйм. Балага күз-колак булыгыз. Бигрәк тә сөйләшә башлаганчы. Сөйләшә башласа, ул үзе каршы тору юлларын табачак. Тел беләң аң керә, зиһен ныгый... Ниндидер җир зәхмәте каныккан аңа. Аннары... баланың исеме ничек? Мин «Хәят» дип телемә килгән иң беренче исемне әйттем...

– Хәят, Хәят, чынлап та Хәят, – диеште хатын-кызлар.

Морат, өйгә килеп кергәннән соң, беренче тапкыр елмаеп җибәрде.

– Имче бабам ярдәм иткән, димәк... Рәхмәт аңа... – Менә ул, кулларын күкрәк өстенә күтәреп, ике учын бер-берсенә каплап, башын өскә чөйде, күзләрен йомды, берничә мизгел шулай онытылып, иләсләнеп торды, аннары, кинәт кенә «уянып», өй эченә карап алды да нык адымнар белән тышка чыгып китте. Өйдәгеләр дәррәү аның артыннан кузгалды. Ак бабай гына үз урынында калды. Аның бик тә мөһим йола башкарасы бар иде. Монысы инде, ихлас динебез кушкан изге гамәл булып, тәкбир кәлимәләре белән мәҗүси әфсенне каплап, бастырып куярга кирәк иде. Нинди генә изге нияттән башкарылса да, ул әфсеннең көче кеше рухын какшатып, өй эчен сихерләп калдырырга мөмкин бит. Ак бабай моны гына белә. Бу хакта Морат та белгән, юкса ул йортны дини дога белән чистарту хакында сүз катып торыр идемени?!

Йа Аллаһ! Үзең адәм балаларын догаңнан, ярдәмеңнән ташлама! Ярдәмеңә җавап итеп, алар изге гамәлләргә керешер, ә Сиңа мәңгелек рәхмәтле булыр...

Әйе, дога кодрәт чыганагы булса, күңел – хыял чыганагы.

Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр,

Ләә иләәһә иллә Аллааһу. Вә Аллааһу әкбәр.

Аллааһу әкбәр, үә лилләһил хәмдү.

Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр,

Ләә иләәһә иллә Аллааһу. Вә Аллааһу әкбәр.

Аллааһу әкбәр үә лилләһил хәмдү...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (37)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (37)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: