Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 октябрь , 11:20

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (3)

Камил өч көн инде Зәбирәсен төштә күрә. Бу төшләр шулай бер-берсенә охшаш. Ул урманда эшләрен бетереп, тамак ялгап алгач, әзрәк ятып торыйм, дип күзен йомды. Тагын шул төш. Өндәге кебек. Ничектер ишек ачылган сыман. Шуннан ерактан көлгән тавышы ишетелде. Ул арада Камилнең тыны кысылды. Ниндидер көч каядыр сөйри башлады.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (3)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (3)

(Дәвамы.)

Зәбирә:

– Юк, кирәкмәс, – дигән иде дә, ире сүзендә нык торды. Камил Зәбирәне иңнәреннән кысып кочаклады. Иренең күзләренә төелгән яшьне күреп, Зәбирә телсез калды. 30 ел бергә яшәп, беренче тапкыр кочаклады бит ул аны!

Икенче көнне хастаханәдә бик озак булдылар, байтак табибларга күренделәр. Чире азган. Йөрәк, астма, бөерләрендә дә бар. Олы гына яшьтәге табиб:

– Энекәш, хатыныгызда чир бер кочак. Өметләндерә алмыйм. Дәвалап карыйбыз, безнең бурыч бу. Бүген үк салабыз. Даруларның күбесен сатып алырга туры килер.

Камил бу кадәресен көтмәгән иде. Зәбирә хастаханәдә калды. Камилнең тамагына төер утырды. Ирексездән күзләреннән яшь акты. Үзе гаепле. Бичараны эт урынына күрде. Комсызланып, байлык җыйды. Нигә кирәк булды? Кызы "мөртәт" дип дөрес әйтте. Зәбирәсен сакламаганга юл буе үзен тиргәде. Үкенде. Үткәннәрне кире кайтарып булса иде дә бит. Юк икән шул. Зәбирә айдан артык ятты хастаханәдә. Табиблар төрле фикердә, төрле уйда. Операцияне күтәрәлмәс диләр. Алар аны башкалага җибәрергә булды.

Анда кызлары, кодагыйлары уратып алды. Алар алмашлап килде, хастаханә юлын такырайтып бетерде. Тик Зәбирә көннән-көн сулды.

Октябрьдә Әбүзәр хезмәтен тутырып кайтты. Әтисе белән салкын гына исәнләште. Эче тулы нәфрәт иде аның. Әнисен кызганмады, эш өчен генә асрады ул. Йорт эчендә кот калмаган. Шыксыз-нурсыз. Кыйммәтле, зиннәтле йорт җиһазларының да яме юк.

Әбүзәр әнисенең халатын кочаклап, озак елады. Әтисе урманнан кайтмый диярлек. Каравылчы йортында куна. Сыер малын бетергән. Тавыклары, вак малы гына калган.

Икенче көнне, солдат киемен дә алыштырып тормыйча, Әбүзәр шәһәргә юл тотты.

Зәбирәне күргәч, улы башта танымый торды. Картайган, чак тын ала, коры сөяккә калган. Күзләрендә – сагыш. Әбүзәр әнисен күкрәгенә кысты. Икесенең дә күзләренә яшь тулды. Дәшми генә еладылар.

Зәбирәне авылга кайтардылар. Үз йомышына гына йөри ала. Әбүзәр әнисен ташлап, читкә китмәде. Авылда механизатор булып урнашты. Үз-үзенә, әти кебек комсыз булмаячакмын, дип сүз бирде. «Минем хатын ир иркәсе булып яшәячәк, бер авыр әйбер дә күтәртмәячәкмен». Әни исән чагында башлы-күзле булып куярга, өйләнергә кирәк дигән карарга килде. Эштән әнисен сагынып кайта. Әтисе бөтенләй дәшмәскә әверелде. Шулай итеп, кышкы суыклар узып, ямьле язлар килде. Зәбирәне кабат хастаханәгә урнаштырдылар.

Гөлчирә ир бала тапты. Алар аерым яши. Гөлшаһидәсе Уфа егетенә кияүгә чыкты. Туйны Уфада ресторанда үткәрделәр. Зәбирәгә кода-кодагые бик ошады. Укыган, белемле кешеләр. Ике генә бөртек малайлары бар.

Шөкер, кызлары ирдән уңды. Менә улларын да башлы-күзле итәсе иде. Юньле хатын чыкса ярар иде, Ходаем, дип теләде эчтән генә.

Тормыш алга тәгәрәде. Сандугачлы җәйләр җитте. Әбүзәр көн буе эштә. Арып-талып кайтып егыла. Тик озак юанмый, өй эшләре җитәрлек. Әнисе чәй генә кайнатала. Зәбирә: «Улым, өйләнергә кирәк», – дип сүз кузгаткалый башлады. Хәтта авыл кызларын да димләштерә. «Әни, үзем табармын. Миңа ошаган кыз – сиңа да ошар», – диде. Әллә Ходайның «амин» дигән чагына туры килде, әллә әнисенең ялвару-догалары барып иреште. Әбүзәр Гайшә исемле кызны очратты. Ул аның йөрәген биләп алды.

...Гайшә әтисен хәтерләми. Әнисе Галия белән әтисе Тимерхан бер-берсен бик ярата. Озакка сузмый кавышалар. Тимерханның әти-әнисе янында яшиләр. Тимерхан гаиләдә бер бала. Биатай белән бианай Галияне кызлары кебек якын күрә. Бераздан Гайшә туа. Матур гына яшәп ятканда сугыш чыга.

Гайшәгә әти назы тоеп үсәргә язмый. Дүрт елдан соң Галиягә иренең үлем хәбәре килә. Ул ышанмый, көтә. Кешене өмет яшәтә диләр ич. Картлар бер бөртек газиз баласының үлемен күтәрә алмый, бер-бер артлы китеп бара. Шулай итеп, Галия кызы белән ялгызы кала. Биатасыннан калган кул арбасы белән утынын, печәнен ташый. Галияне ярәшеп килүчеләр дә була. Ул барысын да кире кага. Миңа ир булсалар да, балама әти булмаячаклар, ди.

Гайшә сылу кыз булып үсеп җитә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа кооператив техникумына керә. Диплом алып, авылларына кайта. Аны ике куллап колхоз идарәсенә хисапчы өйрәнчеге итеп алалар. Алты айдан соң үзаллы эшли башлый.

Гайшә эшли башлагач, күзләре ачылды бераз. Кәҗәләрен сыерга алыштырдылар. Галиягә кәҗәсеннән аерылу бик авыр булды. Күрше авылдагы бер танышына сатып җибәрде. Табиблар оныгына кәҗә сөте эчерергә кушкан икән. Баланың үпкәсендә чире бар, ди. Бик юксынды кәҗәкәен. Абзарга барып керсә, гел каршында басып тора кебек. И аның бәкәйләре. Гайшәсе күрмәгәндә елап та алды. Әллә соң барып алыйммы кире, дигән уйлар да килде башына. Чирле сабыйны исенә төшереп, уеннан кире кайтты.

...Камил урманыннан кайтып кермәде. Кайчак кунып та калгалый, кереп җылыну өчен кечкенә йорты бар. Кыш көне хайваннарга азык куя. Урманны каравыллый. Менә шулай комсызланып җыйган малыңның рәхәтен дә күрми яшә инде, дип үзалдына көрсенеп тә куя вакыт-вакыт. Зәбирәсе чирләгәч, дус-түрәләр дә гаип булды. Тормыш бер мизгелдә челпәрәмә килде.

Гөлшаһидәсе игезәк кызлар алып кайтты. Алар ире белән авылны урап киттеләр. Әбүзәр, күрше хатыннарын чакыртып, апасы кайтуга йорт-кураны тәртипкә китертте. Әтисе дә кайтты урманыннан. Зәбирә иртәдән үк балаларын көтте. Көткән кешегә озак тоела бит ул. «Эх, чирләмәсәм, балалар кайтуга аш-суын да өлгертер идем. Йөгерә-йөгерә мунчасын да ягар идем, оныкларымны йомшак себерке белән чабар идем», – дип уйларына чумды. Ярый әле Әбүзәре булдыклы. Бар эшкә дә җитешә.

Менә көткән сәгатьләр җитте. Капка төбенә җиңел машина килеп туктады.

Гайшә бу йортка бәхет нуры белән керде. Колхозда икътисадчы итеп тәгаенләделәр. Авыл халкы үз итте. Әнисе атна саен килеп, кызына ярдәмләште. Кодагыен үзе юындыра башлады. Зәбирәгә бу гаилә белән гомер буе яшәгәндәй тоелды.

Тик чир үзенекен итте. Зәбирә бакыйлыкка күчте. Әйтерсең, улының өйләнүен генә көткән. Төпчек улы гына Тын океанда, су асты көймәләрендә калды. Әнәс әнисенең үлүен алты айдан соң гына белде. Ул бик әрнеде, елады. «Авылга аяк та атламыйм, өйләнәм дә, шушында калам», – дип үзенә сүз бирде.

Тормыш дәвам итте. Бер ел үтүгә, Гайшә кыз алып кайтты. Илгизә дип куштылар. Камил киленне бик яратты. «Әти», – дип өзелеп тора. Аякларына йон оекбашлар бәйләп кидерде. Өйгә Зәбирәсенең яшь чагы кайтып керде кебек.

Бар халык Яңа елга әзерләнде. Әбүзәр әтисеннән чыршы алып кайтуын үтенде. Камил яңа гына алпан-тилпән тәпи киткән оныгы өчен урманның бөтен чыршыларын алып кайтырга әзер иде. Элеккечә, иң зур чыршыны сайлады, чак алып кайтып җиткерде. Шул бәләкәчне күрмәсә, сагына. Кай ягы беләндер Зәбирәсен хәтерләтә.

«Нишләп соң алма кебек балаларыма каты булдым, хатынымны санга сукмадым?» – дип гел үкенә-сыкрана Камил. Әбүзәр дә әтисенә җылы карашларын кызганмый.

Яңа еллар күңелле узды. Бала, чыршыга карап, исе китеп торды. Йомшак куллары белән ылысларына тотынган иде, чыр итеп елап җибәрде. Камилгә бу күренештән ничектер кыен булды. Тормышта аны да бит чәнчеп алган мизгелләр була. Камил тагын җәнлекләргә, кошларга җим салып кайтыйм дип, чыгып китте. Әбүзәр: «Әти, көн суык», – дип карады, тик карт тыңламады.

Юк! Кеше сүзен тыңлый торган түгел. Аны урман көтә. Әнә нинди хозурлык, агачларга бәс сарган. Әкият дөньясы ич. Урмандагы йортына килеп җитеп, атына печән салды һәм аркасына үзенең толыбын япты. Этен өйгә алып керде. Мичен ягып җибәрде. Өй суык иде. Кар алып кереп, чәй куйды. Шуннан этенә боерык бирде:

– Син өйдә генә утыр. Мин хәзер ашатып кайтыйм әле барысын да. Алар бит мине көтә.

Эт күзләрен елтыратып, койрыгын болгап куйды. Камилнең караватына сикереп менде.

...Галия кызының мул тормышта яшәвенә, бәхетле булуына чиксез сөенде. Тик кодасының гына бәгыре каткан. Алар сөйләшеп тә утырды. Галия аның күңелен эретерлек сүзләр тапмады. Камилгә оныгы Илгизә генә юаныч бирде.

Әбүзәргә канат куйганнармени, йөгереп түгел, очып йөрде. Гайшәсен өзелеп яратты. Кызы белән уйнап туялмады. Әбүзәр әтисенең әнисенә бирмәгән назларын Гайшәсенә кызганмады. Җәй көне кыр чәчәкләре җыеп кайтты. Гайшә сөюдән исереп йөрде.

Камил өч көн инде Зәбирәсен төштә күрә. Бу төшләр шулай бер-берсенә охшаш. Ул урманда эшләрен бетереп, тамак ялгап алгач, әзрәк ятып торыйм, дип күзен йомды. Тагын шул төш. Өндәге кебек. Ничектер ишек ачылган сыман. Шуннан ерактан көлгән тавышы ишетелде. Ул арада Камилнең тыны кысылды. Ниндидер көч каядыр сөйри башлады. Камил ярдәм сорап кычкыра, тавышы чыкмый. Шул вакыт Зәбирәсенең яшь, матур чагы пәйда булды. Зәбирә кулын сузды Камилгә. Шуннан алар, кошлар кебек, икәүләшеп күккә ашты. Камил шыбыр тиргә батып уянды. Ул ишеккә күз ташлады. Көн кичкә авышып бара. Ә ишек чынлап та ачык иде. Ишек авыр, ачарга көч кирәк. Ә эте берни булмагандай йоклый. Камилнең йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Авыр таш бастырып куйганнармени, тын алырга бирми. Көч-хәл белән торып утырды. Ул ишеткәне бар иде. Имеш, үлгән кешеләр сине алырга килсә, озак яшәмисең икән.

Хатыны чирләгәч, ул биреште. Табиблар хастаханәдә ятып чыгарга киңәш итте. Ул өйдәгеләргә белгертмәде. Килененә генә төшен сөйләп алды. «Әниегез рухына атап, Коръән укытып алыйк», – диде Әбүзәргә. Тик Камил төнен йокларга курка башлады. Башы гел сызлады.

Февраль урталарында Камилне урманнан аты белән эте алып кайтты. Гайшә төшләргә, ырымнарга ышанмаса да, кайнатасының төше рас килде. Камилне Зәбирә янына җирләделәр.

...Гайшә икенчегә малай алып кайтты. Әбүзәрнең түбәсе күккә тиде. Дамир дип куштылар. Галия кызына ярдәмләшергә күченеп килде. Әбүзәр инде үзе зурлап алып килеште. Әнисе дә олыгаеп бара. Әбүзәр гел әтисен исенә төшерде. Әтисе белән уртак тел табып кына яши башлаганнар иде ләбаса. Гайшәгә дә бик авыр булды. Әтисе йорт эшләрендә гел булыша, баланы да караша иде. Ә хәзер ике кулсыз калды.

Алар ишле мал, кош-корт асрады. Әбүзәр Гайшәсенә төрле яклап булышты, эшен җиңеләйтергә тырышты. Сыер саву аппаратын, дөнья кирәк-яракларын да сатып алды. Ул Гайшәсен гел саклады. Гайшә дә аңа йөрәк җылысын кызганмады. Апалары кайтып йөрде. Кунак дип, кул кушырып утырмыйлар, сыйланып, әзрәк ял итәләр дә, бакчага чыгалар. Эштән чирканмыйлар. Гайшәгә дә, үзләренә дә җимешләреннән кайнатмалар әзерләшәләр. Бердәмлектә, татулыкта яшәүләре ни тора. Балалары да тәгәрәшеп үсеп килә.

Бер көнне шулай икәүдән-икәү генә урманга киттеләр. Әбүзәр: «Минем бер аклан бар, син җиләк җыярсың, ә мин печән чабармын», – диде. Алар табигатькә сокланып барды. Нинди генә кошлар сайрамый. Валлаһи, әкият дөньясы!

Гайшә чиләкләрен тутырды. Әзрәк тамак ялгап алырга кирәктер дип, атлары эргәсенә килде. Ашъяулык өстенә өйдә алып килгән ашамлыкларын тезде. Ул бер тын сокланып иренә карап торды. Әбүзәр шул тиклем эшкә мөкиббән киткән ки. Гайшә бит яшь чагында Ходайдан нәкъ шундый ир сораган иде. Аллаһы Тәгаләнең амин дигәненә туры килгән, күрәсең. Әйе, ул бик тә бәхетле. Әбүзәрен эштән кайтканчы сагынып бетә. Гайшә, тәлгәшле җиләк тотып, Әбүзәре эргәсенә килде. Әбүзәр Гайшәсен күргәч, чалгысын агачка элеп куйды да, кинәт кенә нечкә билләреннән күтәреп, үбәргә тотынды. Гайшә тыпырчынды. «Җибәр, юләркәем». Ә үзенә бик рәхәт. Аның тир исләре дә Гайшәнең башын әйләндерә. Гайшә аңа җиләкләрне берәм-берәм каптыра башлады. Әбүзәр Гайшәгә: «Җаным, сине тагын ничек бәхетле итим икән?! Шундый татлысың. Мин сине югалтсам, яши алмам», – дип пышылдады. Гайшәнең көмеш тавышы челтерәгән чишмә суларына тиңләрлек. Ул, башын артка ташлап, энҗедәй ап-ак тешләрен күрсәтеп көлә дә көлә. Шундый татлы мизгелне бернинди байлыкка да тиңләрлек түгел. Алар шулай бер-берсенә сыенып, мәхәббәт диңгезендә йөзә-йөзә ял иттеләр. Әбүзәр, ашыкмыйча гына атын җигеп, ат арбасына әзрәк печән түшәде. Болары кибә торсын. Покосларын кабартып, печәнне тигез итеп каккалап чыкты. Гайшәсе аның эшләгәненә сокланып карап торды. Ул кыр чәчәкләре җыйды. Әнисе бигрәк та шул кыр чәчәкләрен ярата. Ул нәрсәнедер исенә төшереп, күкрәгенә куеп исни. Һәм күзләренә яшьләр тула. Яшьлеген, ире Тимерханны хәтер сандыгыннан уздыра, күрәсең.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (3)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: