Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 октябрь , 07:30

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (36)

Хәлимнең уң кулын үзеннән сасы исләр аңкытып торган сакалбайның сул кулына аркан белән бер метр чамасы ара калдырып бәйләп куйгач, ул, «Нәрсә инде?» дигән кебек, Сәхәпкә күтәрелеп карады.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (36)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (36)

XIII

Хәлим әллә кайчан әзер инде. Тик Сәхәп кешеләренең тавыш-тыннары ишетелми. Төн уртасында акырып-бакырып йөрүләренә караганда, алар хәмер эчеп исерделәр, ахры. Аннары ниндидер бүре куып йөрделәр... Соң гына землянкаларына кереп тындылар... Нинди бүре соң ул? Бүреләр урманның бу башында йөрмиләр иде ләса! Сәхап кичә, адашып йөргәндә, каяндыр ияртеп кайттык, дип әйткән кебек иде, бәлки, алар Хәлимгә таныш бүре өненә юлыкканнардыр? Шул эзәрлекләп килгәнме әллә бу әтрәк-әләмнәрне?.. Шулай да урман сукмакларында саграк булырга, алны-артны карап йөрергә кирәк, юкка гына түгелдер, бу бандитлар бүреләрнең дә ачуын чыгарганнар, ахры...

Ниһаять, тышкы яктан тавышлар ишетелә башлады. Тәрәзәдәге күренеш гайрәтне чигерерлек иде: ярым исерек бер сакалбай, эчелеп бетмәгән аракы шешәсе күтәреп, арлы-бирле йөренә, гадәттән тыш озын гәүдәле, ябык бите җыерчыкка чорналган икенче берәү учакка ут торгызу белән мәшгуль, бала йөзле тагын берәү Хәлимнән салдырып, талап алынган юл капчыгында чокчына, чал чәчле бер карт бәндә коры утын хәстәрләп булаша, Сәхәп үзе кичә утырып калган бүрәнә өстенә кырын төшкән: иярченнәренең әле берсенә, әле икенчесенә әмер биреп тора...

Хәлим, тәрәзәдән карашларын алып, йорт диварына аркасы белән басты, аннары, аркасы белән шуып төшеп, идәнгә чүгәләде, күзләрен йомды... Күкрәк турысына яшерелгән курайны капшап, барлап куйды. Ул афәтле юлга чыгарга әзер иде. Бераз онытылып, черем итеп аласы гына калды...

Берәр сәгатьтән ишек шакыдылар. «Ашыйсың, эчәсең киләме?» дип сораучы булмады. Хәлимнең ашыйсы килмәде. Ә менә тамагы кипкән иде. Ләкин ул ялынып, вакланып тормады, юлда чишмәләр очрар әле дип уйлап алды да «юк» дип баш чайкады. Аның тизрәк урманга кереп китәсе килә иде. Ләкин тиз генә кереп китә алмадылар әле. Хәлимнең уң кулын үзеннән сасы исләр аңкытып торган сакалбайның сул кулына аркан белән бер метр чамасы ара калдырып бәйләп куйгач, ул, «Нәрсә инде?» дигән кебек, Сәхәпкә күтәрелеп карады. Тегесе, «Миннән тормый, бернәрсә дә эшли алмыйм» дигән кебек, кулбашын сикертеп, кулларын ике якка җәеп җибәрде.

Кабат сөйләшеп тормадылар. Кичә инде бөтен нәрсә ачыкланып куелган иде: Хәлим Сәхәпкә һәм аның иярченнәренә «албастылар утарын» табып бирергә тиеш. Менә ул бала йөзле кеше кулыннан үзенең юл капчыгын йолкып алды да урманның иң куе җиренә төбәп китте. Аркан белән аңа тагылган бәндә сөртенеп китте дә чак кына чәчрәп барып төшмәде. Хәлим аны тотып калмаса, якындагы сәрби куаклары арасына кереп чума иде, билләһи. Җитмәсә, якында гына торган Сәхәп аның арт санына тибеп җибәрде. Бераздан барысы да тынычланды, бер-бер артлы тезелешеп, биек-мәгърур агачлар, куе әрәмәлекләр, ухылдап ятучы меңъеллык сазлыклар арасында боргаланып-сыргаланып яткан, Хәлим үзе генә белгән урман сукмагына кереп киттеләр...

* * *

Укучының колагына әйтәсе килгән сүзем бар. Дөрес эшләдемме мин... Хәлимне һәлакәтле урман сукмагына кертеп җибәреп?.. Афәтле сынауларга, аянычлы язмышка дучар итмәдемме? Сәхәп белән уртак сәфәрнең юньлегә илтмәсен мин дә, укучы да яхшы беләбез. Утардагы иминлек бәрабәренә кылынган бу каһарманлык авылда калган Сания, Тәскирә, Нәфисә хакын, иң мөһиме, балалар хакын хаклый аламы? Мин әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. Күбрәк «юктыр» дигән карашта торам. Ә бит икеләнүләрем дә, шикләнүләрем дә юкка. Мин барыбер берни дә эшли алмас идем. Ахыр чиктә үз язмышын Хәлим үзе хәл итте. Үзе микән? Ирәмәлдән калган курайның тылсымлы шаукымын кая куясың?! Монда инде мин бөтенләй көчсез. Тылсым каршында һәркем көчсез. Чөнки тылсымда илаһилык бар, тәкъдир ихтыяры бар. Аның каршында кеше акылы, кеше гамәле, хәтта аның уе, хисе, шушы уй-хисләр белән өртелеп туа-ярала торган догалар да көчсез... Мин, шушы әсәрнең авторы, чынлап та, Хәлим белән нәрсә буласын әлегә белмим. Шуны гына тоям: Хәлим бер төн эчендә үзгәрде. Тыштан түгел, эчтән, рухи яктан үзгәрде, үсте. Кайчандыр Майя өчен, Нәфисә өчен көрәшеп йөргән халәтенә кайтты. Ул бу юлы урманга көрәшче булып керде. Әлегә Сәхәп аның бу яңа рухиятен белми. Белмәсен дә... Алдагы каһарманлыкларга көч-куәт, рухи һәм физик егәрлек кирәк. Шуны белеп, Аллаһы Тәгалә Хәлимгә курай тылсымын да, бүре шаукымын да җибәргән, ахры. Әлегә Хәлим янында шушы ике көчне күрәм. Әлбәттә инде, аның авылдагы якыннарына карата булган мәхәббәте, сагышы, аларга тугрылыгы, алар алдындагы анты, вәгъдәсе... – бу хисләр дә Хәлимнең язмышында, көрәшендә хәлиткеч роль уйный торган мөһим факторлар.

Шулай да... Хәлим өчен бик борчылам. Күңелгә авыр хисләр тынгылык бирми. Чөнки урманның холкын беләм. Бер генә юаныч – аның холкын Хәлим дә белә. Димәк, шул белүе белән ул урманнан көчлерәк тә... Бүген Сусанин кыяфәтендә урманга кереп баручы Хәлим бер сокландыра, бер вәсвәсәгә дучар итә. Ләкин күңелдә якты тойгылар күбрәк. Чөнки барыбыз да беләбез һәм чын күңелдән ышанабыз: изгелек барыбер явызлыктан көчлерәк!

Ярый, Хәлимнәр урманның иң хәтәр җиренә керә торсыннар. Кампәрле тирәләренә күз салып алыйк әле. Анда ниндидер ыгы-зыгы бар. Кайда дисезме? Дөрес. Сания- Хәлимнәрдә. Әнә бит аларның ишегалдында тыз-быз кешеләр йөгерешә. Әле чыгалар, әле керәләр, бер-берсе белән очрашканда, ах-ух килеп зарланышалар, шаклар катып баш чайкыйлар яисә беравык тын калып, башларын салындырып тик торалар... Өметсезлеккә бирелгән, чарасызлыкка дучар җаннар гына шулай эшли...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (36)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (36)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: