Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 октябрь , 11:20

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (2)

...Авызында тешләре дә коелып бетеп килә. Иренә нык сызлыйлар, район дәваханәсенә алып бар әле дип әйтеп караган иде дә, ире күзенең агы белән генә карады. Уттай эш өстендә нинди теш ул тагын. Әнә үлән белән чайка, янәсе. Зәбирә башкача сүз катмады. Соңгы вакытта тик торган җирдән башы сызлый. Янә түзә. Ә Камил яшәрә, корсаклары үсеп, җилкә-яурыннары киңәеп китте. Элекке байлар кебек. Башыннан түбәтәен салмый.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (2)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (2)

(Дәвамы.)

...Гөлчирә читтән торып институтка укырга керде. Тулай торактан урын да булды. Уку бик җиңел бирелде. Заводның үзендә эшләгәч, бар нәрсә аңлашыла. Әнисе, туганнарына була авылга ешрак кайта. Ул кайтса, өйгә кот керә.

Көзгә Әбүзәрне армиягә алдылар. Улы киткәч, Зәбирәгә эш артты. Төпчеге Әнәсне жәлләп, ир-ат эшен дә үзе тартты. Илле яшь тә юк әле аңа. Йөзенә карасаң, 70не бирергә була. Юньле ир кылтайта, юньсезе картайта, дигән мәкаль дә бар бит.

Тормышы җиңеләймәде. Авызында тешләре дә коелып бетеп килә. Иренә нык сызлыйлар, район дәваханәсенә алып бар әле дип әйтеп караган иде дә, ире күзенең агы белән генә карады. Уттай эш өстендә нинди теш ул тагын. Әнә үлән белән чайка, янәсе. Зәбирә башкача сүз катмады. Соңгы вакытта тик торган җирдән башы сызлый. Янә түзә. Ә Камил яшәрә, корсаклары үсеп, җилкә-яурыннары киңәеп китте. Элекке байлар кебек. Башыннан түбәтәен салмый.

Гөлчирә заводта эшләгән бер инженер егет белән танышты. Аларның уйлары бер иде. Егет шәһәрдән. Әти-әнисе тигез. 10нчыда укыган сеңлесе бар. Рим Гөлчирәне танышырга алып килгәч, кыз аптырап калды. Бу гаилә шулкадәр бердәм. Уен-көлке тынмый, бер-берсен ихтирам итәләр. Өч бүлмәле фатир. Әнисе Әнисә ханым Гөлчирәне кая утыртырга белмәде. Үзе чибәр, акыллы, уңган. Бүлдерми, һәр сүзен үлчәп сөйли. Римнең әти-әнисе кәләшне бер күрүдә ошатты. Бик озак йөреп юанмадылар, Рим кыз сорарга килде.

Зәбирә әзерләнде. Баласына үзенә тәтемәгән ир бәхетләре сорап ялварды Ходайдан, эчтән генә бөтен белгән догаларын укыды.

Кода-кодагый буласы кешеләр шәһәрдән. Бик тә ачыклар, гадиләр. Шаярып кына сөйләшәләр. Зәбирә аларны бер күрүдә ошатты. Күптәнге танышлары кебек иде. Алар да химия заводында эшләп, хаклы ялга чыккан. «Безнең дә бакча бар. Ераграк, әлбәттә. Әмма «Жигули» машинабызда барып йөрибез. Җәй буе мәш киләбез табигать кочагында. Көз көне эшкәртелгән җиләк-җимешне төяп кайтабыз», – дип сөйләделәр.

Зәбирә аларны игътибар белән күзәтте. Әйтерсең, кичә генә кавышканнар. Бер-берсенең күзенә сөю-наз белән генә карыйлар. Зәбирә үзенең соклануын сизмичә, уйларына чумып утырганда ире, йоклап киттеңме әллә, дип кабыргасына төртте. Камилнең йөзе болытлы көн кебек иде. Кодалар туй көнен сөйләшәләр икән. Зәбирә: «Үзегезгә, балаларга кулай көнне сайлагыз, без ничек тә риза. Иртәгәдән туй ясарга әзербез», – диде. Бу юлы Камил Зәбирәнең сүзен екмады.

Туйны җәйнең иң матур көннәрендә үткәрделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп, кошлар сайрады. Онытылмаслык туй булды бу. Гөлчирә беренче тапкыр әтисенең ак «Волга»сына утырды.

Яңа тормыш башланды. Гөлчирәләр бер тын иренең әти-әнисе белән яшәп алды. Алар шундый мәзәк. Бердәм, әдәпле, миһербанлы, олы җанлы. Әтисе киенеп, бала кебек, ишек төбенә килеп баса. Әнисе исемлек төзеп, акча, зур сумка тоттыра. Шуннан әнисе әтисеннән ике бит очын үптерә. Хас зур балалар инде менә!

Иртән икесе дә шым гына торып, иртәнге аш әзерлиләр. Аннары бүлмәләренә кереп шылалар. Әйтерсең, качышлы уйныйлар. Балалары чыгып киткәч кенә, торып чәйлиләр. Бер-берсенә җаным, матурым дип эндәшәләр. Гөлчирә өчен бу гаиләдә яшәү җәннәтләргә тиң. Алар орыша да белми кебек. Бианасы кызым-балам дип кенә тора. Кызлары Рима иркәрәк. Тәртипле Гөлчирәгә нәрсәләр генә сөйләми, аннары икәүләп шаркылдап көләләр. Алар бер-берсен шундук якын итте. Бианасы керләрен дә аермый, тигез күреп, юып-үтүкли.

Озакламый Гөлчирәнең бәби көтүе мәгълүм булды. Бианасы бөтен кибетне иреннән өенә ташытты. Онык туа, витаминнар кирәк. Күп тә үтмәде Римгә бер бүлмәле фатир бирделәр. Әмма өйдәгеләр яшьләрнең аягын да атлатмады. Гөлчирә бәбидән котылсын, әзрәк исәйсен, аннары башка чыгарсыз диделәр.

Зәбирә кызының бәхетенә чиксез шат. Икенче кызы Гөлшаһидә дә инженер-технолог һөнәрендә тукталды, укырга керде. Ул укуын читтән торып тәмамлады. Диплом алгач, авылына шатлыгын уртаклашырга кайтты. Әнисе генә өйдә булсын иде. Өзелеп сагынды газизен. Ул аны чын йөрәктән кызгана. Башында бер уй бөтерелде. Әгәр энеләре башлы-күзле булса, әнисен янына алдырачак. Әнисе – чын эш аты. Берни күрми яши бу дөньяда. Тормышмени бу, зиндан.

Автобустан төшкәч, Гөлшаһидә туган авылы чирәме буйлап атлады. Босоножкасын салып, балачактагы кебек йөгерергә теләде. Үлән аяк табанын кытыклады. Гөлшаһидә бу матурлыкны, хозурлыкны әйтеп-аңлатып кына да бетерә алмый. Аны мотлак үзеңә күрер-гә кирәк. Туган-үскән җир сагындыра шул ул. Балачак хатирәләре яңара. Бу кичерешләр читтә яшәгән һәр кешегә хастыр, мөгаен.

Уйларына чуалып, туган йортына таба атлады ул. Гөлшаһидә алдан әнисенә шалтыратты. Зәбирә кызын көтә иде. Кече кызы бигрәк якын аңа. Ул бәләкәйдән үк әнисенә сарылды, иркәләнә белде. Өйдәгеләр аны «иркә песи» дип атады.

Зәбирә балачактан ук китапларга мөкиббән. Төн буе укыр иде. Мәрхүмә әбисе: «Кызым, күзсез кала күрмә! Күп укыйсың бит», – дип әйтә иде. Шул елларда Зәйнәб Биишева, Габдрахман Әпсәламовның китапларын укып туялмады. Кызына да «Ак чәчәкләр» повестеннән алып кушты Гөлшаһидә исемен. Камил каршы килмәде.

Зәбирә тәрәзәдән кызының төз-сылу буй сынын күреп калды. Өлгергән алма кебек инде балакае. Ул тиз генә чәен яңартты. Бераз дулкынланса, бер бетмәгән ютәле бимазалый башлый. Менә ишектән кояштай балкып Гөлшаһидә килеп керде. Ул кызына карап, үзенең яшь чагын исенә төшерде. Бу кадәр дә үзенә охшагач та охшар инде. Суйган да каплаган. Бәхете генә була күрсен.

Әтисе урманда, корыган агачларны кистерә икән. Алар икәүләп бик тәмләп чәй эчте, күчтәнәчләр белән сыйланды. Әбүзәр энесе дә көзгә армия хезмәтен тутырып кайта, Алла бирсә. Әнәс диңгез флотына эләкте. Ул хәтта киткәнче абыйсын да күреп өлгерәлмәде. Өч ел хезмәт итәсе.

Әнисе зарланмаса да, Гөлшаһидә аңа авыр икәнлеген тойды. Гомер буе иренә хезмәтче булды ул.

Гөлшаһидә апасының озакламый бәби алып кайтачагын кат-кат сөйләде. Кияүнең әти-әнисе киленнәрен өрмәгән җиргә утыртмый. Базардагы бөтен җимеш фатирларына күчкән. Гөлчирәдән кер дә юдыртмыйлар икән. Үзләре үтүкли. Гөлшаһидә туктамый, сөйли дә сөйли. Зәбирәнең исә күзләреннән бертуктамый яшь ага. Гөлшаһидә бу йортка бер кочак шатлык алып кайткан. Ходайга мең рәхмәт. Зәбирәнең ялварып сораган бәхет-тәүфыйкларын бирде бит.

Әнисенең кулында кызының кызыл дипломы. Гөлшаһидә аны кысып кочаклаган. Ул да булмый, шушы татлы ләззәттән икесе дә куркып айнып китте. Әтисенең әшәке сүгенүе, акыруы дөньяны караңгылатып җибәрде. Болыт капладымени. Хәтта өй алдындагы казлар да бәбкәләренә таба йөгерде.

Әнисе әтисе кайтуга көн саен капканы ачып, ябып торырга тиеш икән ләбаса. Уллары булмагач, Зәбирәгә каныга. Үзенең корсагы зур, эшләргә комачаулый. Зәбирә кинәт агарып китте. Җитмәсә, ютәле кузгалды, тын алырга да ирек бирми. Ул йөгерә-йөгерә барып, авыр тимер капканы ачты. Камил исә һаман сүгенә. Кызы кайтканын белми әле ул. Кинәт Гөлшаһидә уктай атылып килеп чык-ты да, атасы каршына басып, аның үзеннән яман акырырга тотынды. Камил бу хәлне көтмәгән иде. «Җитте сиңа, ул бит исерек хатын түгел. Нигә аны рәнҗетәсең? Нигә санга сукмыйсың? Яратмагач, торма, аер. Әнине үтерәсең бит, чак тын ала. Әллә теге дөньяга байлыгыңны алып китәрсеңме?» Гөлшаһидә кызганнан кызды. Әтисе хәтта бөкрәеп, бәләкәйләнеп калды. Гөлшаһидә әнисе өчен дә, туганнары өчен дә гомер буе җыелып килгән төенне ачып селекте. Хәтта эте дә Камилгә карап усал итеп өрде. «Әнигә бит этеңә караган кебек тә карамыйсың. Вөҗдан, намыс, миһербанлылык юк. Син мөртәткә әйләнгәнсең».

Гөлшаһидә, калтыранып елаган әнисен куенына алып, өйгә атлады. Камил баганадай катып, телсез калды. Бернәрсә дә аңламады. Кызы шушы сүзләре белән Камилне айныткандай итте.

Күтәрмәдә бик озак утырды ул уйланып. Әллә кызының ачыргаланып әйткән сүзләре, балаларының гомерлек үпкәсе, әллә байлык артыннан куып, заяга узган гомере уйланырга мәҗбүр итте. Өйгә керергә ашыкмады. Гөлшаһидәсе тагын ташланыр. Бала дөрес әйтә. Бу байлыкның бер яме юк ич. Ул бит Зәбирәсе белән утырып чәй дә эчми. Кунакка да ялгызы йөри. Зәбирә табында озак утыралмый, ютәле борчый.

Аның тамагына аш бармады. Гөлшаһидә исә кунак бүлмәсенә табын корып, әнисен бала кебек карады. Йомшак кәнәфигә утыртып, әнисенә дә шелтә белдерде. «Теш күрсәт. Ник гел аның җаена гына яшисең? Кара үзеңә, 70 яшьлек карчыклар да ару күренә. Әтигә кара. Чиртсәң, каны чәчрәп чыгачак. Ул бит этенә дә күбрәк хөрмәт күрсәтә», – дип тезде кызы.

Зәбирә бу кунак бүлмәсенә бик сирәк керә. Анда да юып-җыештырырга, тузан сөртергә генә. Кара әле, ничек рәхәт икән бит ял итүләре. Баласы Зәбирәне, читлеген ачып, иркенгә чыгаргандай булды. Алларына тезләнеп, ризыкларны авызына каптыра. «Әни, мин сине үземә кайтып алам. Апа белән дә сөйләштек бу хакта. Табибларга күренергә кирәк», – диде катгый карарга килеп Гөлшаһидә.

Бу төн аларныкы иде. Тышта ник бер җил әсәре булсын! Гөлшаһидә әнисенә карап: «Әни, ай безгә күз кыса түгелме ул?! Күрче, нинди якты яна йолдызлар! Атылып кына торалар», – диде.

– Әни, йолдыз атылса, җир йөзендә бер бала дөньяга аваз сала диләр, шул дөресме икән? – дип сөйләнде.

Зәбирә, кызына карап, аның үткерлегенә, кыюлыгына куанды. Тормышта үз урынын тапса ярар иде дип, эченнән теләк теләде.

Алар таң атар алдыннан гына татлы йокыга талды. Зәбирә уянып китсә, иртәнге сәгать 10. Сарайга торып йөгерде. Сыер савылган. Сөте генә сөзелмәгән. Маллар көтүгә куыл-ган. Аптырады бу хәлгә. Сөтләрен урнаштырып, кош-кортын ашатыйм дисә, аларга да җим салынган. Могҗиза. 30 елга якын яшәп, мондый хәлнең булганы юк иде. Ул эченнән генә көлеп куйды. Җәй уртасында кар ява күрмәсен, дия-дия, өйгә атлады. Калын пәрдәләрне тартып куйды да, янә кызы янына кереп ятты.

Уянып китсә, кызы юк. Аш бүлмәсенә чыкса, Гөлшаһидә биленә алъяпкыч буып, мәш килә. Чәчен җыеп, бәйләп куйган косынкасы да килешле. Ашы кайный. Көйли-көйли токмач кисә. Зәбирә бик озак кызына сокланып карап торды. Гөлшаһидә дә әнисен абайлап, елмаеп җибәрде.

– Менә шулай, әни җаным. Сиңа бу тормышта үзеңнең кадереңне белергә өйрәнергә вакыт. Гомер буе ир көйләп яшәдең. Синең кай җирең ким аңардан? Нигә үзеңне кимсеттерәсең? Эш атына әйләндерде бит сине әти, – дип янә кичәге сүзне башлады.

Шуннан эшен төгәлләп, янә әнисен килеп кочаклады. Зәбирә аңлый: кызы хаклы. Тик соңрак шул. Чире чорнап-биләп алды.

Гөлшаһидә өч көн кунак булды. Зәбирә өчен зур шатлык иде бу.

– Әнием, мине заводта көтәләр. Диплом белән. Бер бүлмәле фатир да бирмәкчеләр. Озакламый сине кайтып алам. Табибларга күренербез.

Камил Гөлшаһидәнең күзенә чалынмаска тырышты. Иртүк сыерын савып, көтүгә куа да, тамак ялгап, эшенә ашыга, төнлә генә кайта. Гөлшаһидә аңа Гөлчирәнең бәби көтүен дә, диплом алуын да сөйләп тормады. Чөнки ул шатлана белми. Бар эше акча санау. Кызы киткәч тә, Камил йорт эшләрен эшләште. Хәтта бакчадагы чүпкә кадәр утады. Печәнне күрше-күлән хәстәрләште.

Кибеттән тәм-том ташыды, җиләк-җимеш кайтарды. Элекке кебек сүгенмәде, акырмады.

– Зәбирә, иртәгә сине районга хастаханәгә алып барырга сөйләштем, – диде бер көн.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

 

Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (2)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Яшен уты. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: