Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 октябрь , 07:25

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (35)

Казан ханнарының алтыны шул утар тирәсендәрәк күмелгән булган. Иван Грозный килгәч, җиде олау белән шушы якларга алып чыгып киткәннәр ул алтын-көмешне.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (35)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (35)

XII

Урманга барып керү белән, Хәлим куну турында уйлый башлады. Бүген авылга кайтып җитеп булмаячак, ә килгәндә очраган Давыл белән Җавылга ышаныч юк, алар әллә бар, әллә юк, әллә ярдәм итә, әллә юк... Шуңа күрә кайдадыр тукталырга туры киләчәк. Бу хакта уйлый башлавы да шуның өчен генә иде, ахры, Хәлимнең бик тә күрәсе килә Нәфисәне барып тапкан урынны – Әүлия аланын. Анда аның үз куллары белән торгызган йорты, нигезе бар лабаса! Бүген үк өч-дүрт сәгатьтә барып җитә ала әле ул бу тарихи урынга. Нәфисә белән генә түгел, Ирәмәл белән, аның әүлия бабасы белән, татарның борынгы тарихы белән бәйләнгән алан бит ул. Күңелне тынычландыра, рухны ныгыта торган җир. Ә рухны ныгытырга кирәк. Соңгы мәлләрдә шактый изаланды, таушалды ул. Бигрәк тә Майяны карчыклар янында калдырып киткәч, Хәлимнең күңеле, рухы тынгысызланып, хәтта ятимләнеп калгандай булды. Әллә дөрес эшләде, әллә хаталанды – Ходай белсен! Бәлки, бу сорауга җавап әнә шул Әүлия аланында табылыр?

Моңа кадәр Хәлим урманда ашыгып йөргәнне яратмый иде. Бүген ашыкты, хәтта каударланып, кабаланып ашыкты. Ике сәгать дигәндә таныш аланнар, агачлар очрый башлады, тагын бер сәгатьтән Нәфисә белән бергә булырга яраткан таныш аланга килеп чыкты ул. Килеп чыкты да иң беренче очраган түмгәккә капланып, сузылып ятты... Ләкин әле бу Әүлия аланы түгел иде. Аңа тагын берникадәр ара бар, ләкин Хәлим шулкадәр хәлсезләнгән иде, ул, башын калкытырга да көч таба алмыйча, җансыз-хәрәкәтсез ятуында булды. Шулай ята-ята, бераздан оеп китте, йокы иркенә бирелде...

Төшендә аңа иксез-чиксез дәрья керде. Имеш, ул шул дәрья суында япа-ялгызы калган. Каядыр йөзә, әмма кая таба йөзгәнен, ярның кайда икәнен белми. Йөзә, бары тик йөзә генә. Хәле дә бар, әмма яр юк, өмет юк... Дулкыннар аны тигез генә тибрәтәләр. Дулкыннар да бик сәер – ул тоташ суүсемнәрдән, үләннәрдән тора... Шуңа да батмый, ахры, ул. Бик озак йөзгәннән соң, ниһаять, дәрьяның аргы өслегендә бер яктылык пәйда булды. Маяк! Яр! Хәлим, бар көчен туплап, шул яктылыкка таба йөзә башлады. Үзе йөзә, үзе кычкыра: «Мин монда, монда!.. Коткарыгыз! Монда-а-а!..» Ләкин аңа ярдәмгә килүче булмады, ул үзе дә ерак китә алмады, су астындагы суүсемнәр аның гәүдәсен аска тарталар иде. Шулвакыт дәрья аръягындагы ут үзе Хәлимгә таба килә башлады. Шулай салмак кына Хәлим белән ут бер-берсенә якынлаштылар. Менә бервакыт ут көлтәсе Хәлимнең йөзенә үк килеп терәлде. Көлтәнең утлы теленнән аның кашлары, чәчләре көйде, тәне пеште, җаны өтәләнде... Шулай яна-көя, йөзә-бата барганда, ул уянып китте һәм... чак кына акылдан язмады... Баксаң, ул, саташып, биек үләнле алан буйлап «йөзеп», дөресрәге, шуышып бара, тирә-ягында ниндидер шәүләләр, берсенең кулында – утлы тәпәч. Шул ут көлтәсен Хәлимнең йөзенә якын ук китереп, нидер сорашмакчы булалар... Хәлим әле һаман айнып, уянып җитә алмый, бертуктаусыз таныш исемне кабатлый: «Ирәмәл, синме бу? Ирәмәл, нишлисең син? Бу мин – Хәлим... Ирәмәл... шаман...» Кайсыдыр аңа Җавап бирә: «Синең Хәлим икәнеңне беләбез. Безгә нәкъ менә син кирәк тә инде...» Ниндидер таныш тавыш... Кайда ишетте соң әле ул бу тавышны?.. Кем тавышы ул?

Ике яктан ике шәүлә килеп, Хәлимне култыклап алдылар да аягына бастырып куйдылар. Караңгыда йөзләрен күреп булмый, әмма үзләреннән төрмә исе килә. Камерада утырганда, ул исне Хәлим гомерлеккә ятлап калды. Әче чифир белән параша сасысы, бергә кушылып, күңелне кайтарырлык ис чыгаралар... Бу ис тоткыннарның киемнәренә, тәннәренә сеңә, бәлки әле, күзләренә дә, аң-зиһеннәренә дә күчәдер? Шулвакыт Хәлимнең күңелендә урманга керер алдыннан Морат әйткән сүзләр яңарды: «Сәхәп качкан, сак булыгыз», – дигән иде ул. Сәхәп кешеләре түгелме соң болар? Сәхәп булса, үзе кайда соң? Шулай да иң аптыратканы ут көлтәсе булды. Нигә чүмәлә кадәр ут күтәреп йөриләр соң хәерсез бәндәләр? Әле күз бәйләнерлек төн дә җитмәгән... Кулларында фонарьлары да бар инде югыйсә...

Ниһаять, Хәлим үз аңына кайтып җитте, авыз ачарга җай чыкты. Ике яклап култыгыннан тоткан адәмнәрдән котылмакчы булып, кул-беләкләрен тарткалап алды да сорашырга кереште:

– Сез кемнәр? Нишләтергә җыенасыз мине? Нигә бу ут?

– Күп сөйләнмә, юкса җоныңны да, җаныңны да өтеп алырбыз... Ну-ка, мыштым бул! Якында гына бүре йөри, тик тормасаң, шуңа тәмле калҗа булуың бар... Матри аны! Әле моңынчы нишләп кабып йотмаганнар?! Ату бөтен урман ишетелерлек итеп кычкырып ятасың...

– Сез Сәхәп кешеләреме әллә? Үзе кайда соң?

Хәлимне өстерәп диярлек алып баручы адәми затлар бу юлы эндәшмәделәр, бара торган сукмакларын ут көлтәсе белән айкап-яктыртып баруларында булдылар. Озак барырга туры килмәде. Чүмәлә кебек караеп, шомландырып торган куаклыкны узгач, ниһаять, Әүлия аланына килеп чыктылар, тагын ун-унбиш адымнан Хәлимгә таныш бура йортка барып төртелделәр.

Алан уртасындагы учак урынында да ут дөрли иде. Ут тирәсендә берничә кеше арлы-бирле йөренә. Берсе, учак каршында яткан бүрәнәгә аркасын терәп, җиргә чүмәшкән. Учактан төшкән яктылыкта аның җыерчыклы йөзе тагын да котсызрак булып күренә, бу йөзнең иясе үзе исә әллә нинди явыз әкият каһарманнарын, хәшәрәт затларны хәтерләтә...

Хәлим шундук аңлап алды: аның каршында Сәхәп үзе утыра иде. Ул да, танып, Хәлимне аягүрә басып каршы алды.

– Хәлим?.. Кампәрледән... Синең урманга кергәнеңне белә идек. Менә үзең алдыбызга килеп бастың... Сәлам-сәлам...

– Сәхәп? Син нишләп йөрисең бу кара урманда? Тагын нинди бәла чакырып йөрисең?

– Йә, шундук сорау ала башлама инде... Прокурор түгелдерсең бит? Әйдә, утыр, сөйләшик, аңлашыйк башта.

– Синең белән сөйләшер сүзем юк, Сәхәп... Бу зобаниларыңа әйт, җибәрсеннәр... Минем авылга кайтып барышым... Үзең теләсәң нишлә, синдә бернинди дә эшем юк.

– Ә-ә, юк, парин, алай тиз генә котылам димә әле. Төрмәдән дә бик тиз ычкындың. Беләсеңме мин ни өчен анда синең белән әйбәт сөйләштем? Белмисеңме? Чөнки син мине инәйләр утарына алып барырга тиеш идең. Менә, син булмагач, үзебез генә тинтерәп йөрибез. Кичә, адашып, бүре өненә барып кергәнбез, чак котылдык, парин, шушы аланга чаклы эзәрлекләп килде теге соры тәре!..

– Ә нигә сезгә әбиләр утары? Бер бардыгыз бит инде... Акыл кермәдемени?!

– Бардык шул. Ул вакытта шайтан буташтырды, хәзер дә оят, инәкәйгә кул күтәрдем бит... Шуның әҗерен дә күрдек – кол булып яшәдек. Инәкәй, кызганып, иреккә җибәрмәгән булса – һаман шунда – маллар арасында букка батып яшәр идек...

– Шулай булгач... хәзер ник барасыз инде? Карчыкларның ачуы килмәс, сихерләре котырмас дип уйлыйсыңмы?

– Бару-бармау турында төрмәдә күп уйландым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: алтын бар анда, бар! Казан ханнарының алтыны шул утар тирәсендәрәк күмелгән булган. Иван Грозный килгәч, җиде олау белән шушы якларга алып чыгып киткәннәр ул алтын-көмешне. Мин моны төгәл беләм. Бу хакта, кеше таптатып, өч елга хөкем ителгән бер «учёный» кеше әйтте. Теге вакытта табылган ялтын шуның бер өлеше булган да инде!

– Сәхәп, акылыңа кил! Нинди алтын?! Нинди Грозный?! Бар, әниең янына бар, булышырга дип бар, әмма алтын хакында оныт. Алтын эзләп барсаң, шайтан коткысына юлыгачаксың, бу – көн кебек ачык. Кайда алтын – шунда бәла... Син инде болай да бәлагә тарыгансың. Төрмәдән качып чыкканыңны бөтен дөнья белә... Килеп тотачаклар бит бердән бер көнне...

– Тиз генә тота алмаслар. Алтынны кулга төшерим генә әле, белми дә калырлар – эзләп тә табып булмый торган якларга ычкыначакмын... Аннары тотып карасыннар... Һәм бу эштә син миңа булышачаксың, Хәлим!

– Бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел, Сәхәп. Безнең юллар төрле якка китә. Миңа авылга кайтырга кирәк. Анда мине гаиләм, балаларым көтә... Шуңа күрә... ярдәмгә башка кеше эзлә инде син... Саха!

– Үзем генә булсам җибәрер дә идем. Бәлки... Ләкин бу егетләргә мин инде вәгъдә биреп өлгердем. По понятиям, мин ул вәгъдәне тотарга тиеш... Аларның күзләре хәзер бөтен җирдә алтын күрә. Шул алтын өчен алар җан кыярга да әзер... Шулай булгач, парин, сиңа булышырга туры киләчәк... Пойми, без булдырып булмаганны сорамыйбыз: утарга илтеп куясың да... шуның белән вәссәлам!..

Хәлим бу юлы дәшмәде. Болардан җиңел генә котылып булмасын аңлап алган иде инде ул. Сәхәп тә дәшмәде. Янәшәдә басып торган әзмәвердәй ике зат ягына борылды да, ияген сикертеп, башта – Хәлимгә, аннары алан читендәге бура йортка ишарәләде, шул рәвешле «тоткын»ны шунда илтеп ябарга кушты.

...Бура эчендә пәйда булган Хәлим иң элек йорт ниргәләрен, тәрәзә кәсәкләрен, ишек яңакларын, матча бүрәнәләрен кулы белән сыпырып, үзенчә исәнләшеп, хәтер яңартып чыкты. Ару-талуны белми торган хәтер бүген уй-хисләргә аеруча сизгер иде. Барысы да, кабат искә төшеп, күз алдына килеп басты: «баласын» күтәреп йөргән Нәфисә дә, серле догалары, моңы белән җаннарны терелтә торган Ирәмәл шаман да, шушы гөнаһлы урынның изге бер фалы булып җиргә сеңгән әүлия кабере дә, алан белән авыл арасында тыз-быз чабып йөрүләр дә... Нәфисә нишли икән анда? Ирәмәл кайда икән. Белмиләр шул алар Хәлимнең нинди хәлгә тап булуын. Әллә беләләрме? Ирәмәл белә дә белә инде! Ул бит барысын да тоя, сизә, хәтта төгәл белә. Аның яшәү халәте, язмышы, тарихи миссиясе шундый. Хәлимгә дә берәр изге ымы, ишарәсе, ярдәме килеп җитәр әле, моңа әзер булып торырга кирәк... Юк, Ирәмәл дусты аны болай гына ташлап калдырмас. Калдырмас... Калдыр...

Хәлим, өй бүрәнәләрен сыпырыштырып, үзалдына мыгырданып, моңа кадәр кешелеккә мәгълүм булмаган йола башкарып йөргәндә, кинәт аның кулы ишек башындагы уентыкка кереп батты... Шунда ук бармак очлары ниндидер тигез, шома әйбергә барып төртелде. Хәлим, бераз уйланып, шикләнебрәк капшап торды да теге озынча әйберне тартып чыгарды. Төнге айның кечкенә тәрәзәдән төшкән тонык яктысында аермачык күренмәсә дә, бу әйбернең бер шома агач ботагы булуын шәйләргә була иде. Туктале, тишекләре дә бар түгелме?! Курайдагы кебек... Җип-җиңел, эче куыш... Курай! Шул, шул, Ирәмәлдән калган курай!

Хәлим сөенеченнән нишләргә белмәде. Курайны күкрәгенә алып, бала тибрәткәндәге кебек назлап-тибрәтеп, бура эчендә арлы-бирле йөренә башлады... Үзе, ярым пышылдап, кайчандыр кайсыдыр шагыйрь иҗатыннан отып калган шигъри юлларны тәкрарлады:

Сызгырт, курай, үткән кайгыларны,

Өздерт, курай, йөрәккәй кылларын.

Сиздерт, курай, кайнар тойгыларны,

Сөйдерт сөйләп күңлем моңнарын...

«Сызгырт» дисә дә, уйный алмый шул Хәлим курайда. Уйнау түгел, кулына тотып караганы да юк. Татар диген инде аны. Кызыксынып та тотканы булмады. Ирәмәлдән бераз өйрәнеп калса, менә шушы минутта йөрәк ярсуын басарлык кына булса да уйнап җибәрер иде...

Хәлимнең елыйсы килде. Юк, тоткынлыкка эләгүенә ачуы килеп түгел, үзенең йомшак рухлы, ихтыяр көченнән мәхрүм бер бәндәгә әверелеп баруына ачынып елыйсы килде. Ул бит бу бәндәләр белән кыр талаша ала иде, канга батып, җан бәрабәренә өзешә, сугыша ала иде. Җиңүен җиңмәс иде, әмма авырлык алдында, иң мөһиме, Сәхәп каршында башын иеп басып торучы бер сыек буынлы, куркак адәм мәсхәрәсенә әверелмәс иде. Чынлыкта ул Сәхәпнең шартларына күнде, иртәгә аларны утарга алып барырга ризалашып, башын салындырып, шушы йорт-зинданга керде. Шуның белән карчыкларны, Майяны, утарны, андагы тормышны афәткә дучар итте. Алтын эзләп, бөтен утарны пыр туздырачаклар бит болар, билләһи... Үз сүзен сүзләп алышка керсә, кыйнап үтерерләр дип курыкты... Шушы тигезсез алышта карурман уртасында ятып калса, әнкәсе рәнҗер, гаиләсе җимерелер, балалары ятим калыр дип уйлады... «И курайкай, Ирәмәл курае! Әйтә алсаң иде син миңа нишләргә икәнен, көч бирә алсаң икән... Минем иреннәргә тию белән сыздырып җибәрсәң икән!..»

Хәлим, үзе дә сизмәстән, курайны иреннәренә тидерде. Ирәмәлнең уйнавын күз алдына китерде. Курайны, аныңча килештереп, ирен читенә урнаштырды... Бармаклары белән капшап, тишекләрен тапты... Сак кына өреп карады... Курай җәйләрдә генә була торган иртәнге тыйнак җил тавышы белән җавап бирде. Саба җиленең дә үз көе була. Ләкин Хәлим чыгарган көй бик зәгыйфь һәм моңсыз иде. Ул шундук курайны иреннәреннән тартып алды. Ләкин курай үз эшен эшләгән иде инде. Әллә ничә буын имче-тылсымчы кулы, ирене тигән, аларның сулышы иркәләгән курай тылсымы Хәлимнең күңелен үзгәртеп, ныгытып өлгергән... Күңеле белән тойса да, Хәлим үзенең яңа халәтен аңы-зиһене белән аңлата алмый иде әле. Бу кирәк тә түгел иде. Иң мөһиме, аның башында бер ныклы фикер туып, ныгып өлгергән инде. Ул бу хөрәсәннәрне утарга алып бару сылтавы белән урманның иң ерак төпкелләренә, кире чыга алмаслык сазлыкларына илтеп адаштырачак! Төннең калган өлешендә Хәлим бөтен җаны-тәне, рухы-халәте белән шушы авыр, һәлакәтле сәяхәткә әзерләнде.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (35)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (35)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: