Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 октябрь , 09:25

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (8)

...Бу юлы төшендә Дәрига начар шәл бәйләде, иңен кырык телгә дә җиткерә алмады. Кырыкка якынлашу белән төше кинәт өзелде.Төшен кемгә сөйләргә белмәде. Ичмасам, сеңелкәшләре килми, Фәнил туганы да... Башы матур булды. Әнисе белән калган, имеш. Йон эрли. Тышта җил көйли. Өй эченә тула. Кашыгаяктагы тәлинкәләрне, коштабакларны зырылдата. Җил уңаена ияреп йон эрлиләр.

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (8)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (8)

(Ахыры.)

* * *
Профессор җай гына атлый. Юлы озын да, авыр да. Коридор диварына гүя авыруның ачы язмышы язылган. Гүя, яңа кабер... Каберләр белән тормыш сукмаклары янәшә генә бара икән.
Табиб та, галим дә тормыш алдында кем генә инде? Алар – табигать балалары, алар табигатьтән өстен була алмый, аңардан мәрхәмәт кенә үтенә ала. Теләк теләргә мөмкин, әмма табигать үтә дә саран. Өнсезлек көчле, дәһшәтле. Камиллекнең иге-чиге булмаган кебек, табигать дөньясының серләре дә чиксез. Кешеләр гомер буе шул серләрне ачу юлында.
Профессор бу сорауны ачык килеш калдыра, күрәзәче буласы килми: бәлки, киләчәктә фән әһелләре Бәхтиярова ханым ише чирлеләрне савыктыра алыр. Ул үзенең көчсезлеген таный. Шунсыз ул табиб та була алмас иде.
Бәхтиярова аңа жәл, якын. Бу, бәлки, чирленең үтә яшь булуына, өйдә сабые көтеп торуына да бәйледер. Үз гомерендә күп авыруларны күрде бит, хастаханә – чирлеләр иле. Ул хәзер – олы кеше, авыруга яшьләр кебек җиңел карап, мәсьәләне салкын канлылык белән генә аңлата алмый. Шулай да табиб җебеп төшәргә, хакыйкатьтән тайпылырга тиеш түгел. Һәрчак аек фикер, көчле кул, үткер күз...
Бәхтиярова ханым япь-яшь. Мондый яшьтә яшәргә дә яшәргә, бәхет суларга... Тик адәм бәхете чикле, кеше язмышы хәтәр. Ул – бүген исән-сау, ә иртәгә сүнәчәк, үләчәк. Барлык бәндәнең дә язмышы шул.
Профессор моңсу. Тик ул моны сиздерергә тиеш түгел, түгел. Ул әле үзен актер итеп тотарга тиеш, актерларча роль уйнарга! Бу – аның бурычы.
Профессор авыру янындагы шәфкать туташына системаны туктатырга кушты. Бетте, барысы да бушка гына: дәвалау тәмам, бары – төссез, мәгънәсез сүзләр...
Ул хәтта чирленең күзләренә карамады да кебек. Карашлар белән очрашмаска! Берни дә уйламаска! Бары – ялган сүзләр...
Шулай да профессор сак, бары сүзләре генә тере, тигез.
* * *
...Бу юлы төшендә Дәрига начар шәл бәйләде, иңен кырык телгә дә җиткерә алмады. Кырыкка якынлашу белән төше кинәт өзелде.
Төшен кемгә сөйләргә белмәде. Ичмасам, сеңелкәшләре килми, Фәнил туганы да... Башы матур булды. Әнисе белән калган, имеш. Йон эрли. Тышта җил көйли. Өй эченә тула. Кашыгаяктагы тәлинкәләрне, коштабакларны зырылдата. Җил уңаена ияреп йон эрлиләр. Әнисенең гомер бакый йон эрләгән учы ярылып беткән. Язмыш үзләрен бу олы дөньяда икәүдән-икәү калдырган. Дәриганың шәл күзләре сырларга әйләнә. Әллә нинди бизәкләр хасил итә. Шуннан сабые кызык табып йөгерә. Шәлнең чите буйлап чаба. Юлы озын кебек, ефәк шәл зурайганнан-зурая. Сабые бер терелә, бер томан артында кала.
Сырлар арта, сабые тынмый, берчак юкка чыга. Шәл әкият көзгесенә тиң. Ә сабые кайда? Ул шәлне тирәләп йөгерә. Янәсе, дебет шәлне идәнгә киереп салганнар... Энәләрен суырып алгач та, ефәген сулап киерде. Янәсе, бераз ятып тигезләнсен, ә малай шуны кызык күреп йөгерергә тотынган инде. Шәлне кемгә бәйли? Әллә үзенәме? Монысы иң шәп шәле, аерым бер шәл булачак! Кулы – алтын, бәйләргә – оста. Ул бу эшне белә, шуны дан итеп башкара!
Тәү карауда дебет шәл үтә уңган төсле тоела иде, азак төс алды: очлый да алмады, улы да йөгереп-йөгереп очына чыкмый. Төше өзелде, әкият дөньясы кителде. Кырык күзле шәл, очланмаган эш. Тагы үтә дә илһамланып, шәпләнеп башлаган иде, янәсе, дан эш эшли, гомердә күрелмәгән шәл бәйләячәк, бар халык, бар ил сокланачак. Вакыты тар, ичмасам, шул соңгы шәлен очласа иде. Соңгы эш... “Соңгы” дигән каян аңына килеп керде әле?
Шәленең төсе дә, кабарышы да күңелгә ятмады. Нәрсәгә булыр икән бу? Бик тә ачыласы, кемгәдер сөйлисе килде шуны.
Хәле аруланмый, хәле комнан өй салгандай ишелә дә төшә. Өзлексез өзлегә... Өзлегүләр аның актык көчен ала. Башта системаларны туктаттылар, азак башка төр дарулар тамагына бармый башлады. Хәзер тәне, берәр төрле укол салсаң, күм-күк була. Димәк, дәваның файдасы юк. Аңа моннан ары хастаханәдә ятарга кирәкми, ә нишләргә?
Гомумән, ни өчен тырышты, нәрсә дип яшәде ул? Аның тормышыннан берәрсенә яхшырак, җылырак булдымы? Кем дип яшәде, нәрсә дип омтылды ул? Бар гомере кем өчен, ни хакына узды?
Авыр аңа. Шушы сорауларга җавап кайтару өчен яңадан бер гомер яшәргә кирәктер... Профессорның бүгенге обходы Дәриганы яңа хафаларга салды: бетте, барысы да хәл ителде... Ул хастаханәдә иксез-чиксез гомер итә алмый, хәл ителде. Хәзер яңалыгын Фәнил туганы белән уртаклашырга теләп, аны көтеп ята. Әлегәчә Әминә ханым аның офыктагы соңгы өмет очкыны иде, ә хәзер...
Фәнил дә килде, ә ул ничек сүз башларга белми.
– Фәнил, профессор мине кайтара бит...
– Ничек?
– Шулай.
– Кайчан?
– Ачык кына әйтмәде. Санитар самолетка заказ бирәм, ди. – Туганы эндәшмәгәч, ары тезде: – Сиңа укол кадауны туктаттык, организм даруларны кабул итми, ди. Тиккә ничек ятасың инде... Өйдә уңайлырак та булыр, саф һава... Теге көн ике рәт өзлектем... башкача уколлар, дарулар бирмиләр. – Авыру тынып калды. – Монда да терелтә алмагач... – Бичара хатын йөрәк төбендәгесен әйтеп салды.
– Монда тынчуда, шау-шуда ятасың. Авылда – тыныч, саф һава... – диде Фәнил дә, аптырап.
– Монда табиблар... көн саен карап тора...
– Катауда да табиблар бар...
– Анда өйгә якынрак инде.. Мунчада чабынсам... – Авыруның ире, дус-ишләре, хезмәттәшләре хакында уйлыйсы килмәде. Анда – фабрика, Зифа, Гыйльван.
Фәнил ныклы карарга килде:
– Ярый, апа, мин профессорның үзе белән сөйләшим әле.


* * *
Профессор студент егетне игътибар белән тыңлый, җайлап аңлата. Шунда әбиләр җыеп киптергән шифалы үләннәр, мәтрүшкә, юа үләне хакында да сүз чыга. Уколдан соң мунча дәвасы да яхшы икән. Бәлки, килешеп куяр. Дөньяда могҗиза булмый, шулай да... Үләннәр җирнең сутын алып үсә, кояш нурлары, табигать үзе дәвалый. Кымыз эчсә дә ярый. Сәхрәдә чир белми, хафа татымый гамьсез гомер итәргә кирәк. Әйе, әйе, барысы да дөрес тә бит.
Бөере эшләми, йөрәге өзлегә. Ул кыл чак-чак өзелми тора.
Фәнил тетрәнә. Хәзер үк хастаханәдән чыгып качасы килә, әмма аяклары ирексездән апасы яткан палата ягына борыла.
Егет тышка да башын сәлендереп чыга. Борыны төшкән. Кешеләр эштән кайта, эшкә ашыга, караңгы төшеп килә. Автобуслар тула. Үзе атлый, каршысында –
профессор чырае, колагында – аның тавышы. Башы әйләнә. Тышта саф һава, хастаханәдән соң күкрәген тутырып сулый. Монда таш диварлар юк, монда күңел азат. Шунда студент егет нигәдер Мыштымны искә төшерә. Ул юкка чыккан, Дәрига апасы, ул минем белән чагыша, ди иде.
Уе су буе кебек. Бәлки, мунча килешер, дару үләннәре, саф һава... Юк, ул боларның берсенә дә ышанмый. Санитар самолеты киләчәк, ул Дәрига апасын Катау шәһәренә алып очачак. Фәнил белән Җиһания, Миләүшәләр озатып калыр.
Фәнил аңлый: моннан соң бервакытта да Дәрига апасы елмаймас. Әйе, башка бервакытта да яңадан бу дөньяга тумас. Кешене киләчәктә онытылу көтә. Аянычлы бәндә язмышы!
Кичәге бәндә бүген юк. Адәм бүтән көлмәс, күккә, суларга бакмас. Еллар, гасырлар узар, кешедән бер бөртек тә, бер төк тә калмас. Бер сүз дә, бер тарих та! Кеше мәңгелектә эреп югала.
Шулай булгач, кеше нигә Җиргә килеп тора соң? Кеше гомере нәрсә генә инде? Бер очкын. Дәрига апасының да яшәеше әллә ничек кенә булды.
Фәнилне аяусыз кичерешләр чорный.
Фәнил күрә: апасы, янәсе, дебет шәл бәйләп утыра. Аның хәтерендә ул шулай калачак.
Ире Заһиры Катаудан дебет шәл китергән иде бит, Дәрига апасы башына шул шәлен ябынып алды.


* * *
...Санитар самолеты очкач, республика клиник хастаханәсе каршысына кара машина килеп туктады. Ишектән ашыгып озын буйлы, ыспай киемле ир чыкты. Турыга бөер дәвалау бүлегенә юнәлде. Бу Гыйльван иде.
Ул кичә генә Мәскәүдә Тау баектыру фәнни-гамәли институтында диссертация яклап кайтты. Һәм ул Дәриганың республика хастаханәсендә ятуын ишеткән иде.
Гыйльван – җиңүче. Кире чигенмәс зат, корыч ихтыяр иясе. Үзсүзле. Кем аны шулай итеп тәрбияләгән, сабакташларыннан кемнәр ул узаманга шулай уңай тәэсир иткән? Ул, тау баектыру фабрикасының баш инженеры, башлаган эшеннән кире кайта торганнардан түгел шул, бер тотынса...
Дәрига хастаханәдә ятканда Гыйльванның чит илгә сәфәргә киткәнен ишеткән иде, аның хакында борчылырга хәле дә булмады. Гыйльван хәзер әнә кайда да, ә ул – кайда...
Өзелде аралары, барысы да, аларның мәхәббәт тарихы да үткәннәрдә торып калды.
Ул мәхәббәт тарихының җирдәге бердәнбер җимеше – Мөслим. Үткәннәрне киләчәктә бары ул дәвам итәчәк.

И.Нигъмәтҗанов рәсеме.

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (8)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: