Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 октябрь , 13:47

Лиана СӘГАБИЕВА. Салават күпере белән әңгәмә. Хикәя

Лиана Фират кызы Сәгабиева Илеш районының Мәнәвез авылында туа. 2019 елда Базытамак урта мәктәбен тәмамлап, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар бүлегенә укырга керә. 2024 елда диплом алды. Әлеге вакытта Жилино авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Лиана СӘГАБИЕВА. Салават күпере белән әңгәмә. Хикәя
Лиана СӘГАБИЕВА. Салават күпере белән әңгәмә. Хикәя

Менә язның беренче җылы яңгырлары явып узды, Салават күперен күрер өчен яр буена килеп утырдым. Озак вакыт та узмады – болындагы ике юкә агачы үскән  җирдә үзенең матур җиде төсе белән балкый-балкый Салават күпере килеп чыкты. Тукта әле! Минем башыма шушындый матур уйлар китергән нәрсә турында мин бит бернәрсә дә белмим. Ә Салават күперенең әти-әнисе бар микән? Аңа ничә яшь икән? Кая  әле, мин бит Салават күперенә карап утырам, әңгәмә алырга кирәк үзеннән!

– Исәнмесез, Салават күпере, мин сезне шушы яр буеннан баядан бирле күзәтеп утырам, башымда төрле-төрле сораулар туып җитеште. Мин сезгә шул чаклым сокланамын, шуңа күрә сезнең турыгызда күп нәрсәләр беләсем килә. Сезгә берничә сорау биреп китсәм комачауламасмынмы?

– Исәнме, минем кызыксынучан дустым! Сораулар бирергә ярый гына түгел, аларны бирергә кирәк!

– Бигрәк яхшы! Әйдәгез, иң башта танышыйк. Минем исемем Лиана, ләкин иң якын дусларым миңа "Лили" дип кенә эндәшәләр. Сез дә миңа шулай дип эндәшсәгез, мин бик шат булыр идем, чөнки мин сезне үземнең иң якын дустым итеп күрәм. Килештекме?

– Килештек, Лили!

– Хөрмәтле дустым, менә мин сезгә дусларым миңа ничек эндәшкәнен әйтеп үттем. Салават күпере, ә сезгә һавада ничек дип эндәшәләр? Безнең кебек "Салават күпере" дипме, әллә башка, икенче төрле исемегез бармы?

– Эх, Лили! Эйе, дөрес әйтәсең, миңа һавада икенче төрле исем белән эндәшәләр. Минем кечкенә кызыксынучан дустым, әйдә бу нәрсә сер булып калсын әле. Кешеләрнең генә түгел, табигать күренешләренең дә серләре була.

– Әйе, нәкъ шулай, сезнең белән килешмичә булмый. Серле була белергә дә кирәк. Салават күпере, сезнең балачагыгыз булдымы?

– Әйе, Лили, балачагым булды минем... Эх, искә төшереп китсәң, балачак хатирәләре бик күп. Һәрбер бала кебек, мин дә елый-елый өйгә кайтып, әниемнең кочагына сыена идем, кечкенә шатлыкларым булса, әни-әтиемә аларны зурлап-зурлап сөйли идем. “Балачак” дигән нәрсә ул гомергә бер генә килә. Минем уйлавымча, үсәм дип ашыгырга кирәкми, балачакның һәр мизгеленең тәмен тоеп үсәргә кирәк!

– Күз алдына китереп булмаслык нәрсә бит бу, салават күперенең балачагы булган дип кем уйласын инде. Сезгә физика белән бәйләнгән сораулар биреп тормыйм. Миңа сезнең гомер юлыгыз турында ишетү  кызыграк булыр иде! Салават күпере, сезгә менә мондый сорау: "Сезнең исемегез белән бәйләнгән бик күп нәрсәләр бар: гәзит-журналлар, телетапшырулар, "Салават" – дип ир-атларга исем дә кушалар. Сезгә шулай популяр булу ошыймы? Бу сезгә берәр нәрсә бирәме?

– Дустым минем Лили, сез миңа бик үзенчәлекле сорау бирдегез эле. Әлбәттә, миңа популяр булу ошый, тик миңа бик нык кызганыч, үз исемем белән багышланган гәзит-журналларны мин кулыма тотып укый алмыйм, тапшыруларны да карый алмыйм, миңа күңелсез булып китә. Чын дөресен әйткәндә, ул популярлык миңа бернәрсә дә бирми.

– Салават күпере, сезне фотога төшерәләр, рәсемегезне ясыйлар,  сезне күргәч тә  илһам килә, укымаган китапларны укыйсы, ниндидер берәр кызыклы нәрсә язасы килә башлый. Сезгә кешеләрнең шундый көчле игътибары ошыймы?

– Минем кызыксынучан дустым, сезгә шулай илһам китерә алуыма мин бик шатмын. Рәсемнәр ясау, фотога төшерү, китап уку - бик мөһим, кирәк шөгыльләр. Моңа тиклем мин сезгә шундый илһам бирә алганымны күз алдыма да китерми идем. Хәзер инде менә белдем... Шуның өчен мин һавага ешрак чыгарга тырышырмын. Их, бик күп вакыт үтте, миңа китәргә кирәк инде, шул сәбәпле әңгәмәне башка вакытта дәвам итәрбез. Килештекме, Лили?

– Килештек! Салават күпере,  сезгә бар соравыма да шундый тулы җавап биргәнегез өчен рәхмәт. Мин  сезнең белән шулай якыннан таныша алуыма бик шатмын.  Сезнең кабат балкуыгызны көтеп калам. Минем сезгә бирелмәгән сорауларым бик күп әле. Сезнең белән сөйләшкәч, кәефләрем күтәрелде. Тагын бер тапкыр сезгә бик зур рәхмәт!  Киләсе очрашканнарга тиклем.

– Дустым Лили, сау бул! Киләчәктә дә очрашулар көтеп калам!

Лиана СӘГАБИЕВА. Салават күпере белән әңгәмә. Хикәя
Лиана СӘГАБИЕВА. Салават күпере белән әңгәмә. Хикәя
Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: