Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 октябрь , 07:35

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (34)

Кое! Хәлимнең төшләренә керә торган кое! Кайчандыр Майяның һушны алырлык зифа, сылу гәүдәсе белән очрашкан урын...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (34)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (34)

XI

Хәлим кая барырга кирәген белә иде. Ул, хәлсезлектән түгел, күңел төшенкелегеннән арып-талып, тәмам талчыгып, сөйрәлеп диярлек, аланның алачыклар шәйләнгән түр почмагына китте. Кайчандыр үзе яшәгән саман йортны эзләп тапты. Такта ярыклары ыржаеп карап торган өстәлдәге балчык табакка берничә кабыклы бәрәңге белән ике йомырка куелган иде. Шунда ук бөтен икмәктән сындырып алынган кыерчыгы күзгә чалынды... Эчемлек-мазар күренмәде. Аның каравы бөтен җирдә – өстәлдә, тәрәзә төпләрендә, почмактагы сәкедә яшел алма өемнәре... Өстәлнең бер читендә яшел суган бәйләмнәре аркылы-торкылы ята...

Хәлимнең тамагы ачкан иде. Ул шундук бәрәңгеләрне кабып йотты, йомыркаларны да кабыгы белән диярлек авызына алды... Аннары капкан саен ачы суты белән авыз эчен бөрештереп өтә торган сусыл суганга тотынды, югыйсә ул тамагына тыгылган коры ризыктан тончыгу хәленә килеп җиткән иде инде...

Ни өчен сөт калдырмаганнарын белә Хәлим. «Сөт ырымы»н кулланып, кирәкмәгән гамәлләр кылмасын дип шикләнәләр инде бу карчыклар. Ә ул, чыннан да, белә бу ырымны. Беренче килгәнендә, шушы ырымны кулланып, Майя белән очрашуга күп йөрде ул. Авызыңа алып, өстеңә сөт бөркисең дә рәхәтләнеп утар буйлап йөрисең. Сихер сиңа кагылмый, аның шаукымлы көче бетә. Ләкин карчыклар күрмәгән чакта гына бу шулай...

Нәкыя карчык ничек кенә ышандырып сөйләсә дә, Майяны күрмичә китәсе килмәде аның. Читтән генә, сыңар күз белән генә булса да күреп калса, күңеле тынычланыр кебек иде. Шуңа күрә, бераз хәл кергәч, Хәлим, кача-поса, үзәк мәйдандагы алачыклар яныннан урарга булды. Соңгы килүендә булган авыр хәлләрне искә төшереп, бөтен тәне, йөрәге, җан-күңеле дертләп куйса да, аның аяклары үзеннән-үзе шул якка атлады.

Барган юлында аны беркем дә тоткарламады. Киресенчә, әйдәп, озатып барган кебек, аны ниндидер шаукымлы һава дулкыны, чын мәгънәсендә җилтерәтеп, аркасыннан этеп диярлек, шул сихер мәйданына алып китте... Юк, ул урамнан китмәде, саман, бура алачыкларга ышыкланып, ара-тирә үскән балан, миләш куакларына яшеренеп, бөгелә-сыгыла, багына-карана барды. Барысы да үз урынында. Тик... алачыклар җиргә ныграк иңгән дә, элеккеге шома сукмакларны үлән баскан... Кайчандыр шаулап-гөрләп торган җанлы тормыш юк икән инде монда. Шулай да кайсы җире беләндер сагындырган, ахры... Мөлаемлык бар бу урында. Ниндидер яктылык, нур бар. Кояш бар. Әнә кайда ул нур йомгагы. Кояш Җиргә төшкән диярсең...

Хәлим утарда мәйдан урынына йөргән ачыклыктагы сәер күренешкә тап булып телсез калды. Кичке якка авышып, офык артына тәгәрәргә тиешле кояш, ялгыш таеп китеп, җәһәннәм читендәге шушы аланга төшкән диярсең... Ул арада ниндидер нур балкышы Хәлимнең күзенә үк килеп керде. Берничә мизгелгә күз аллары томаланып калгандай булды. Бераздан ачыкланды: мәйдан уртасындагы кое калаеннан төшә икән бу нур яктылыгы.

Кое! Хәлимнең төшләренә керә торган кое! Кайчандыр Майяның һушны алырлык зифа, сылу гәүдәсе белән очрашкан урын... Шушы кое янында коенып тора иде ул. Урман кызының гәрәбәдәй тәненнән чәчелеп төшкән тылсымлы көмеш тамчылар биешүен Хәлимнең үз төшендә күп мәртәбәләр күргәне булды... Ниндидер тылсым белән шушы тамчылар өненә үтеп кергән диярсең, – Хәлимнең мондый төшләрдән манма тиргә батып уянган чаклары булды.

Ул арада карчыкларның алачык ишеге төбендә ниндидер сәер җанлылык барлыкка килде. Менә бервакыт ишек ачылып китте дә... аннан ике кулыннан Нәкыя һәм Тәкыя карчыклар җитәкләгән, өстенә ак җәймә ябынган, кара чәчләрен артка таратып ташлаган сылу кыз килеп чыкты. Хәлим егылып китә язды, бура йортның «чабата»лап эшләнгән бүрәнә башлары булмаса, чәчрәп барып төшәр иде, билләһи! Чәчрәрсең дә шул: карчыклар белән тотынышып, ишектән аның сөйгәне, мәңгелек мәхәббәте Майя чыгып килә иде! Чем-карадан киенгән карчыклар уртасында аның ак җәймәгә төренгән сыны илаһилык бөркеп тора. Ләкин бу илаһилыкта таныш булмаган шом бар иде. Әлегә Хәлим бу шомның исемен белми, әмма сизенә: ул бүген генә аның белән килгән Майяга турыдан-туры бәйләнгән булырга тиеш. Әйе, бу илаһи сын өченче игезәк кызның – Майяның сыны иде, бу инде көн кебек ачык.

Ул арада карчыклар Майяны мәйдан уртасындагы кое янына алып килделәр. Нәкыя алдан ук коедан алып, ялгаш өстенә җылытырга куелган агач чиләктәге суны ниндидер әфсен укый-укый болгата башлады, Тәкыя исә Майя өстеннән ак җәймәне салмак кына сыдырып, салдырып алды. Дөнья каршында шәп-шәрә калган тән, якты көннән кыенсынып, җыерылып килгәндәй булды, кечерәеп калды; куллар исә, нишләргә белмичә, сынган канат кебек, ике якта эленеп калдылар... Әллә каян күренеп тора: оят җирләрен капларга бу фәрештә затының куллары җитми иде...

Көтмәгәндә каршында пәйда булган сихри манзарадан Хәлим телсез, аңсыз калып торды. Аллаһ камил итеп яраткан, тоташ гаурәттән торган шәрә тәнгә карарга ярамаганны белсә дә, ул, бер карагач, карашларын кое буендагы гүзәл сыннан кире тартып ала алмады. Ә йола башланып кына килә иде. Менә бервакыт Тәкыя карчык, үрелеп, бер читтәрәк чирәм өстендә яткан, артыш куагыннан әле яңа гына сындырылган кечкенә себерке-миллек бәйләмен алды, аннары, шул миллеккә әфсен әйтеп төкеренә-төкеренә, кызның шәрә тәненә суккалый, мунчадагы кебек чапкалый башлады. Үзе чаба, үзе такмаклый: «Миллек, миллек, чап-чап, сылу тәнгә жат-җат, шифа-дәва тап-тап...» Нәкъ шул вакытта кое янында торган Нәкыя карчык, агач кисмәктән шундый ук агач чүмеч белән су алып, аны Майяның башыннан коярга кереште. Үзе бертуктаусыз әфсен пышылдады: «Су атасы Сөләйман, су анасы Сылубикә... Синнән – саулык, миннән – яулык... Киртә тоттым, казык кактым... Име-томы шул булсын...» Чүмечтән бушанган су шарлавыгы Майяның чәчләреннән йөгереп үтте дә кызның зифа озын муеннарыннан кочып алды, ләкин чәч араларында озак тоткарланырга теләмәде, ымсындыргыч күкрәкләргә таба юл алды, алга очлаебрак торган бу ике илаһи калкулыкны аралап үткәч, үрелеп, күкрәк очларындагы «йөзем» бөртекләрен чылатты... Аннары, тагын да серлерәк урыннар эзләп, аска томырылды... Кендек оясында бераз иркәләнеп алгач, кабат йөгереп чыгып, сөт кебек ак тәне буйлап шыбырдап акты, әмма ары китә алмады, дерелдәп-калтыранып торган бот араларына кереп югалды һәм бераздан тез-балтыр тирәсендә кабат пәйда булды... Җиргә, чирәмгә бик аз тамчылар гына төшеп җитә алды, тәнгә эләгеп калганнары кичке кояш яктылыгында җем-җем килеп, бихисап күп йолдызлардай янып-балкып тора башладылар...

Бу илаһи манзарадан телсез-аңсыз калып торган Хәлим, буыннары йомшап, коймага сөялде. Ул сөялгән койма такталары бик ышанычсыз, хәтта хыянәтчел булып чыкты, алар, җиргә күмелгән, әмма шактый какшап өлгергән баганалары-киртәләре белән, җәһәннәм тавышлары чыгарып, шыгырдап бер якка авыша башладылар. Бу тавышка кое янындагылар дәррәү борылып карадылар. Ярым авыш койма такталары өстенә егылып төшкән Хәлимне күргәч, карчыклар, җилкәләрен сикертеп, бер-берсенә карашып алдылар да, берни булмагандай, үз йолаларын, гайре табигый гамәлләрен дәвам иттеләр. Бу хәл Хәлимгә бик сәер тоелды. Аның уенча, утар буйлап кача-поса йөргән «кунак»ка алар бөтен явызлыклары, кара сихерләре белән ябырылырга, элекке гадәтләре буенча, аны һуштан, зиһеннән мәхрүм итеп, берәр балчык йорт идәненә яисә салкын базга кертеп ташларга тиешләр иде...

Ләкин Хәлимгә берни дә булмый калды. Иң кызыгы, ул үзе дә бик тиз тынычланды. Инде урамга ук чыгып, читтән генә бу мавыктыргыч күренешкә карап тора башлады. Ул арада кое янында тагын бер җанлылык барлыкка килгән иде: карчыклар, Майяны коендырып бетереп, аның өстенә ак бүз җәймәдән тегелгән халатмы, җиләнме кидереп куйганнар. Әле кибеп тә өлгермәгән озын кара чәчләрен ике чатка үреп, толымнарның урта бер җиренә ике көмеш тәңкә такканнар. Кызның толым очларында бәйләнгән ак каурый башлары гына аның илаһи сурәтенә ниндидер серлелек һәм шомлылык биреп тора иде.

Эшләрен бетереп, карчыклар әйберләрен җыештырдылар да җәһәт кенә хәрәкәтләр белән үзләренең алачыкларына юнәлделәр. Алар артыннан карап калган Майяга шул гына кирәк иде. Әбиләр үз ишекләреннән кереп китүгә, дөресрәге, йортларына җитәр-җитмәс, таралган томан кебек тавыш-тынсыз гына күздән югалуга, ул кул ишарәсе белән Хәлимне үз янына чакырды.

Хәлим тәмам аптырады: нинди уен бара монда? Юри кыланалармы? Бер-бер тозак коралармы? Әллә?.. Әллә ул төш кенә күрәме? Арып кереп яткандыр да черемгә китеп баргандыр... Хәлим моны тикшереп карарга булды. Майяга төбәп барган җиреннән, кырт борылып, кое янындагы ялгашка таба китте. Менә ул аның читенә ике куллап ябышты, аннары бөтен йөзе-чырае белән су өслегенә иелде... Кем карар? Үз сурәтеме, әллә... җенме? Җен булса, барысы да аңлашыла: бу ул үзе түгел, ниндидер түбән рух аның кыяфәтендә йөреп ята, ахры...

Су көзгесеннән таныш сурәт карап тора иде. «Юк, төш түгел бу, өн бу, өн, өн, өн! Ләкин ниндидер шаукымлы өн...» – дип, күңеленнән кат-кат тәкрарлады Хәлим, аннары әллә җәйге кояштан, әллә зиһенендә чәбәләнгән тыгыз, кайнар уйлардан кызган башын ялгаштагы җылымса суга тыкты...

Башын судан калкытканда, Майя аның янәшәсендә басып тора иде. Кулын Хәлимнең иңбашына куйган. Шушы йомшак, назлы кулмы, әллә кызның тыныч, итагатьле тавышымы, Хәлимне бик тиз фани дөньяга, сихердән ваз кичә алмый җәфаланган, шул ук вакытта сихердән башка яши дә алмый торган чынбарлыкка кайтарды:

– Хәлим... Тынычлан, зинһар... Син моңа нәрсә булды дип аптырыйсыңдыр инде. Шикләнмә, барысы да нормада... Мин үз акылымда... Без ныклап сөйләштек, аңлаштык. Мин монда калам. Әбиләргә ярдәм кирәк. Бик бетерешкәннәр... Сизенгән кебек, эштән киткәндә, увольнениегә гариза язган идем... Анысы әйбәт булды. Беркем дә югалтмаячак. Морат әтиме? Аны мин кешегә исәпләмим... Беләсеңме, мин бу утарны авыл итеп теркәргә, рәсмиләштерергә уйлыйм. Юрист бит мин. Бу эшне башкарып чыгу авыр булмаячак...

Хәлим Майяны бүлдерергә мәҗбүр булды. Баягы сәер йола күренеше аңа һаман әле тынгылык бирми иде.

– Ә бу спектакль, тамаша нәрсәгә кирәк булды инде?

– Ә... Анысы әбиләр капризы... Каршы килмәдем. Алар да тынычланыр дидем, үземә дә җан тынычлыгы кирәк иде. Менә... тәнем дә, җаным да рәхәтләнеп калды. – Майя, кырт борылып, Хәлимгә зур матур күзләре белән текәлде: – Син... Син мине күреп тордыңмы?.. Оятсыз!..

– Шулай туры килде инде, М-м-майя, мин с-с-сезнең өчегезне дә анадан т-т-тума күрдем... – Каушавыннан Хәлим тотлыга башлавын тойды...

– Кайсыбыз чибәррәк соң?

– Барыгыз да бертөрле. Ләкин беренче Майя гел минем күз алдында.

– Ныграк яраттыңмы әллә?

– Юк, беренче булганга шулай кадерле, газиз булып күңелдә калды. Ул, чыннан да, бу дөнья кешесе түгел иде. Шуңа бик тиз китеп тә барды...

Хәлим, үзенең китәргә тиешлеген искәрткәндәй, күккә карап алды. Ә күктә кояш шактый түбәнәеп бара иде. Гомердә булмаганча, ап-аяз көнне кояш тирәсендә берничә кара болыт куерып булаша... Яңгыр булыр микәнни, хәерсез... Урман эчендә яңгыр астында калудан да әшәке әйбер юк...

Майя аның уйларын аңлады, ныклап күреп каласы килгән кебек, Хәлимгә тутырып карады:

– Ярый, Хәлим... Барыбер синнән яраттырып булмас, бар, кайт инде үзеңнең Нәфисәң янына... Сәлам әйт барысына да, мамка-инәкәйгә дә, Сания апага да. Күрешкәләп торырбыз, документлар юллап, бик еш кайтып йөрергә туры килер... Аңынчы бераз монда яшим әле. Утарга, әбиләргә күнегергә кирәк. Морат дигән бәндәне күрсәң, артык күп сөйләнмә. «Үзе хәбәр бирер», – диген дә эшен бетер. Ә инде бу якларга килеп чыкса, әбиләр аның башына җитәчәк. Алар аңа бик ачулы... Ул әлегә бу хакта белми, белмәсен дә...

Нәкыя белән Тәкыянең үз алачыкларыннан кабат чыгып килүләрен күреп, Хәлим аерылышырга кирәклеген аңлап алды. Майя белән кул биреп саубуллашкач, карчыклар ягына карап баш какты да якындагы урман аралыгына юл тотты. Утарның яңа хуҗабикәсе күзләренә мөлдерәмә тулган яшьләрен сөрткәләде, карчыклар исә, кул очлары белән һавага боҗралар сызып, медер-медер үзләренең мәҗүси догаларын пышылдадылар...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (34)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (34)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: