Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 октябрь , 09:25

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (7)

...Шулай ята-ята да янә, хәлем шулай да мөшкел микән, дип куя. Бүген иртән тагын профессор ханым кереп карады. Ул берни дә дәшмәде. Әгәр берәр яңалык булса әйтми калмас иде.Фәнил килде. Яңа журнал алган. Янәсе, монда апасы китап укып ята. Ярый инде, һәркем кешене үзе кебек күрә. Дәрига аңа үпкәли алмый – энесе укытучылыкка укый. Янәсе, Катау иле риваятен тапкан! Студент кеше. Ул ешрак килә, хәлен белешеп кенә тора.

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (7)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (7)

(Дәвамы.)

* * *
Шул кичерешләрдән соң ул авырып китте. Хастаханәгә ятар алдыннан Мөслимен Мәгъдәнгә илткән иде, хәзер көз, баласын авылдан барып алырга кирәк, ә сабые... Аны Катауда кулыннан тартып диярлек алдылар. Көн дә өзелеп аны уйлый.
– Саумы, Дәрига апа!
Миләүшә белән Җиһания аны кочаклап алалар. Әһә, сеңелкәшләре килгән! Әһә, Заһиры да ияргән...
Авыру телсез кала. Ул сеңелкәшләренең ире белән очрашуыннан каушап төште, галәмәт.
– Ә син кайдан? – дип кенә сорап өлгерде.
– Мин сиңа килергә күптән җыена идем...
– Сабый ничек?..
– Ул...
Барысы да бергә өелде, хәбәрләр, яңалыклар – авыруның башы әйләнде. Кызлар башта сүзгә катыша алмый тордылар.
– Утырышыгыз!
Аның шул гамьсез, хәсрәтсез затлар белән бер язылып утырасы, бер эч бушатканчы сөйләшәсе килә. Эх! Бу – сөенеч, бу – туганнарның табышып куанышуы.
– Кичә Фәнил дә килгән иде...
– Ул минем янга да сугылды, – дип тәмамлады Миләүшә.
Заһиры чибәр балдызларыннан күзен алмый, ул да каушаган. Хатыны авыруына кыенсына, аның авыруында, бәлки, үзен дә гаепле сыманрак итеп тоя. Ә Дәригасының йөзендә кан әсәре юк, как сөяккә калган. Кайчандыр аның хатыны да тулышып пешкән алма кебек иде. Алсу йөзле иде, дәрте ташып торды. Хәзер үләннәр саргайган, яфраклар өзелгән...
Җизни кеше тәрәзә ягына борылды, кызлар һаман шаулашкан, көлешкән булды.
* * *
Нигә тормыш катлаулы, ә бәндә бәхетсез икән? Кеше я үз-үзен җиңә, я үзенчә генә яши алмый. Ул үз көненә үзе хуҗа түгел, вакыйгалар колы. Шул зур галәмдә бер бөртек чаклы гына. Нәрсә аның хәленнән килә? Кеше – көчсез, ямьсез-гамьсез гомер сөрә. Нинди тәм, гамь кала җирдә кешедән? Ни өчен яши ул, ни мәгънә, ни файда аның җирдәге тереклегеннән? Ашый-эчә, гашыйк була...
Дәрига хәзер бары сабый хакында гына уйлый. Хәтта Мөслиме турында борчылудан арыды. Ире Заһиры турында уйламый, туганнары онытылды, Гыйльваны, Зифасы... Барысы да туйдырды, хәзер, дөресен генә әйткәндә, хәле калмады. Хәтта хәтерләр, уйлар, пошыныр өчен дә көч кирәк икән. Уйлаудан, кичерүдән ялыкты.
Сабые белән булса, нишләр иде икән. Назлар-иркәләр идеме? Аһ, Дәрига, бичара башы! Шул җан кисәге өчен җаны өзелә, нишләргә белми. Соңгы чиктә бу дөньяда бары бер үкенече генә кала: әнисеннән башка балалар нишләр, ничегрәк көн күрер?
Чирле хәзер шул хакта кайгыртырга мәҗбүр, котылып чыга алырмы-юкмы бу мәшхәрдән? Туйдырды, ялкытты хастаханәсеннән дә, җитте. Күз алдындагы барлык ялтыравыклар да сүнеп бара. Уртак бала тапкач, ире Заһиры белән яхшылап яшәп китмәбезме дип хыялланды. Ниһаять, хыялларын онытыр, адәмчә чын итеп яши башлар, ул-бу дип ымсынып йөрмәс. Балалар үсәр, әни белән әти картаер, шулай гомер узар. Аның бөтен яме шунда бит. Бала сөеп, бишек тибрәтү, бала табып көн үткәрү. Ә Дәрига шунысыннан да мәхрүм.
Башта йөрәге астында җан иясе тибүе ниндидер өмет уята иде. Бала тапкан хатыннар терелеп китә, дигәнне каяндыр ишетеп калган иде. Дөньясы, мәшәкатьләре үз уңаена агылды, барысы да тәртиптә булыр кебек тоелды.
Өйдә куанычлы көнне көтәләр, ә ул чиренең көчәюен сизде. Аннан табиблар катгый рәвештә баланы алдыруын таләп итте, янәсе, ул сәламәт тумас, әнисенең саулыгына зыян итәр. Ә Дәрига барысына кул селтәде дә, табарга булды. Соңыннан куркып та куйды, ләкин эш үткән иде. Азак – бала табу йорты, өйдә утыру... Хәвеф-хафа. Заһиры да бер сүз дә дәшмәде, хатынына каршы бара алмады.
Бала барлык яраларын төзәтер, тормышны тигезләр төсле иде. Аны түземсезлек белән көттеләр, тормышларының яңаруын теләделәр. Хәер, Дәриганың башкача юлы да юк иде, бала тапса, ул җиңеп чыга, барлык җәфалары артта торып кала. Икенең берсе: я җиңә, я җиңелә. Тормыш үзе дә хәтәр бер сайлау бит ул: я отасың, я отыласың, башкача юл юк.
Сабый аны тормышка тагын да ныграк бәйләмәкче, уртак гамь ире белән икесе арасын да җылытыр, ниһаять, ул тормышка ашмас хыялларын, Гыйльванны уйлавын онытыр, адәмчә яшәп китәр. Күпләр шулай итә бит. Хыял ул томан гына, ә томанның гомере кыска, бер мәл генә.
Тагын шунысы: табибларны тыңласаң, тозлы ашама, тойма, хисләнмә. Шешенде, аннан бөере юньләп эшләми башлады.
...Шулай ята-ята да янә, хәлем шулай да мөшкел микән, дип куя. Бүген иртән тагын профессор ханым кереп карады. Ул берни дә дәшмәде. Әгәр берәр яңалык булса әйтми калмас иде.
Фәнил килде. Яңа журнал алган. Янәсе, монда апасы китап укып ята. Ярый инде, һәркем кешене үзе кебек күрә. Дәрига аңа үпкәли алмый – энесе укытучылыкка укый. Янәсе, Катау иле риваятен тапкан! Студент кеше. Ул ешрак килә, хәлен белешеп кенә тора.
Тышта тыныч. Агачлар иртән ак бәскә төренгән иде, хәзер бәсләрен салган. Көйсез, моңсу көн.
Авыру тышны күзәтеп ята-ята да басылып-басылып оеп китә. Шулай көне сузыла. Кайсыбер көнне шәфкать туташлары аны уята алмый интегә.
Ул тын ала алмый интекте, бәбидән котылгач, оеп киткән. Табиблар үзен искә китерә алмый интеккән икән. Йөрәк тибеше тигезләнгәч, аны югары катка күчерделәр. Сабые болай сау иде. Шундук имәргә сорады. Сабый елый. Ул берни дә аңларга да, беркемгә буйсынырга да теләми. Икенче көнне үк ире Мөслим улы белән килеп җиткән, ә Дәрига аңына килмәгән иде.
Ундүртенче көнгә чак хастаханәдән чыгардылар. Ай буе өйдә ятты, тора, йөри алмый. Аптырагач, кабат хастаханәгә бардылар. Соңгы чиктә Уфага юллама алдылар.
Хәзер сабыен әтисе нишләтергә, ничек тынычландырырга белмидер инде. Әллә Заһирның сеңлесе карый микән?
Башы сызлый, башына эссе капкан кебек. Тагын нишләп кенә карарга икән аңа? Табибны чакырырга, профессорны күрергә тели, көче җитми – хәлсезләнеп ята. Кайткач, мунча керергә хыялланган иде – керә алмады, хәзер ничә ай шул керле көе палата түшәгендә ауный. Нишләргә, бу хәленнән ничек котылырга икән?
...Ике айлык баланы имчәктән аердылар. Шулай кирәк, диде табиблар. Дәрига “ыһ” та итә алмады. Үзенең хәле хәл, уколлардан янбашлары катып бетте, күп тә, озак та ятып аркасы чиләнде. Башта бүлек мөдире кул астындагы барлык чараларны кулланып карады. Азак Әминә ханым да йөдәде: чирленең организмы уколларны кабул итми. Организм даруларга кире реакция бирә. Шулай булгач, хәзер дәвалауның файдасыз булуы хакында сүз йөртергә мөмкиндер.
...Республика клиник хастаханәсендә шартлар, әлбәттә, икенче төрле. Ул медицина фәненең соңгы казанышларын үзләштерә, медицина техникасының бай арсеналыннан файдалана. Шуңа ул, күбесенең фикеренчә, дәвалауның соңгы ноктасы.
Дәриганың чирен башта ныклап тикшерделәр, ниндидер өмет чаткысы бар кебек иде әле. Соңыннан шунысы ачыкланды: сәбәп аның бөерендә генә түгел икән – башка әгъзалары да какшаган. Бөер чире йөрәккә, үпкәгә, ашказанга көч төшерә, аларның эшчәнлеген боза. Табиблар әйтүенчә, бер әгъза түгел, ә бар тән сызлый, авырый. Бүлек мөдире чир тарихын ятлап беткән, көн дә чирленең теге яки бу даруны ничек кабул итүен күзәтеп кенә бара. Дәрига табибларга соңлап мөрәҗәгать иткән, дөресрәге, әгәр авырга калмаса, бөтенләй мөрәҗәгать итмәгән булыр иде. Шулай әкрен генә йөреп тик яткан, көн артыннан төн үтә, аягөсте йөрелә бит... Хастаханәгә килгәндә бөере тәмам тузган, организм хәлсезләнгән булган инде. Профессор ханым аны ай буе аякка бастырырга тырышты, соңгы чараларын сынап карады – организм тыңламый, табиб иркенә иярми, нишлисең. Бик тә үкенечле. Моны Әминә ханым чирленең студент туганына да аңлатып карады. Фәнил белән еш очрашалар, егет һәрвакыт апасы янында, борчыла торгандыр инде. Чирле хәлен чирле үзе белми дисәләр дә, белә, тик аңа аннан бер фәтва да юк, ә яшь кеше аңларга тиеш.
Чир профессорны сагайта, икенче яктан. Әминә ханым хәзер бары үз шикләренә, үз чамаларына дөресләү генә күрә.
Профессор төрлечә уйлап карады. Башка галимнәрнең күзәтүләре белән танышты. Эзләнә, тырыша, тик берни дә барып чыкмый, ул берничек тә ярдәм итә алмый.
Дәрига үзе бу хакта төшенә микән? Табиб бит барысы турында да әйтә алмый, бу кирәкми дә. Чирле үз хәлен табибтан да ныграк тоядыр. Авыру – Дәрига ханымның күзләрендә, шул авыр караш җанга шом, хафа сала.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (7)
Ринат КАМАЛ. Дебет шәл. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: